- 07.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Татарча сериал
( Булган хәл )
Таң атып килә түгелме? Әллә йоклап калганмын инде, дип Сәхипҗамал карчык караватыннан сикереп төшкәнен сизми дә калды. Юк икән. Сәгате иртәнге дүртне күрсәтә. Килене таң атмас борын эшкә чыгып киткән. Дөресен генә әйткәндә, аны өйдә күрә алганнары да юк. Иртән китә, кичен соң гына кайта Фәридә. Заманасы шундый чакка туры килде. Бер ул гына түгел, бар илдә шул хәл. Күпме эшләмә – тамак туймый.
Сугыштан соңгы авыр еллар шул. Сәхипҗамалның улы да әнә сугыштан имгәнеп кайтты да, ни исән түгел, ни тере түгел дигәндәй, алган ярасыннан газапланып ята. Соңгы арада бөтенләй аягына басмас булды. Килене Фәридәгә рәхмәт. Әби белән авыру ирне, ике баланы туйдыру аның өстендә. Сигез яшьлек Сания белән бишектәге нәни ул – Нурислам көн туды исә ашарга сорап сөрән сала. Ашарга юк дигәнне ул сабыйлар аңлыймы соң? Нинди ипи телеме?! Суга бутап эчәргә бер кашык он, бер чеметем тозы да юк бит аның!
Шуларны уйлап, карчык тавыкларга җим бирде. Өенә кереп, калган мәтрүшкәле чәен тәмләп эчте дә, балалары йокыдан торышка нинди ризык юнәтим микән? – дигән уй белән тирән кайгыга батты. Капка төбе, бакча ызаннарында үскән кычытканны күптән җыеп, суда кайнатып ашадылар инде. Алабутадан әзерләгән, тарттырган кара он беткәненә дә атнадан артты. Какы, кузгалак катып беткән. Бәрәңге өлгергәнче бик озак әле.
Карчыкның һәр туган таңы менә шул уйлардан башлана. Әле берничә ай элек кенә хәлләре күпкә уңай иде. Килене эшләгән өчен колхоздан бик аз гына күләмдә булса да он бирәләр һәм ул тук чаклар бәйрәм сыман була иде. Ул чакта абзарларында ике сарык, сигез тавык, ике каз булды. Тик кайсыдыр явызлары ашлык саклана торган амбарны баскан шул. Ике капчык ашлык урлаганнар. Килене һәм тагын берничә хатын бик озак район белән авыл арасын таптады. Югалган игенне алардан таптырдылар. Өйгә тентү белән килеп, соңгы малга кадәр талап алып киттеләр. Өй артындагы бакчада казынучы ике тавык кына, бәхеткә үзләренә калды. Шулар салган ике йомырка да күктән төшкән бәхет кебек Сәхипҗамалга.
Тавыкларын исенә төшерүгә карчыкның күңеле шатланды: балалар йокыдан торышка йомырка әзерләргә була бит. Ашыга- кабалана карчык абзарга юнәлде. И, рәхмәт төшкере! Ояда ялтырап ятучы кечкенә генә йомырканы сөенеп кулына алган Сәхипҗамалдан да бәхетле кеше булды микән шул минутта? Саклык белән генә йомырканы алып кереп, хан заманыннан калган иске табакка сытты да, өстенә җылы су агызып, озаклап болгатты. Су урынына сөт булса, бигрәк яхшы буласы иде, – дип эченнән бер көрсенеп алды. Күп су кушканлыктан, йомырка сарысы бөтенләй дә аерылмый башлавын күрсә дә сер бирмәде карчык. Мич алдындагы сүрән утта әлеге кушылманы пешерергә тотынды. Тозы булмагач, тәме дә шуның кадәр генә инде моның, дип уйлап, таш суы белән агартылган мич кырын ватып, чеметеп кенә ризык өстенә анысын да өстәде.
Йокысыннан елап уянган нәни оныгы Нурислам бу ризыктан баш тартмады. Ач иде, шуңа көйсезләнеп борчуны кирәк тапмады. Аннан калганын Сания ялап куйды, ләкин тамагы туймады.
– Менә хәзер без синең белән су буена, Хатыйп бабаң шикелле балык тотарга төшәрбез, яме, – диде Сәхимҗамал.
Карчык, тәрәзәгә элгән пәрдәне тартып төшереп, оныгын ияртеп су буена төшеп китте. Бәлки берничә маймыч балыгы тотып булыр? Сай сулы инешне аркылыга да, буйга да әллә ничә мәртәбә айкады, ләкин пәрдәсенә бер генә балык әсәре дә эләкмәвен күреп кәефе төште. Су буйлап чабып тәмам хәле китте. Бармак башы кадәр генә балыклар су төбендә ялтырап күзне камаштырса да, шуларның берсе дә пәрдәгә кермәде.
Арып-талып, ызан турылатып өйгә кайтып килүче әби белән оныкның күзе күрше Хәтирәләр бакчасына төште. Ә анда гаилә башлыгы Давыт сарык чалган да, шуны тунау белән шөгыльләнә иде. Аларның бәхетенә көнләшүеннән оялып, Сәхипҗамал үзе дә уңайсызланып китте. Давыт сугыштан исән-сау кайтты шул. Үзен колхозның мал-туары өчен җаваплы кеше итеп билгеләп куйдылар. Хатыны да авыр эшләрдә чиләнми, колхоз кенәгәләре генә яза. Карт әбиләре дә, балаларыма ни ашатыйм микән дип кайгырып, Сәхипҗамал кебек балык тотып, кычыткан эзләп йөрми. Бик еш кына арткы якта, кеше-карадан качып мал суялар. Тамаклары һәрчак тук булгангамы, кешенең фәкыйрьлегеннән, ачлыгыннан көләргә яраталар. Мәрхәмәтсез, кызгануны белми торган кырыс кешеләр. Андыйларга эшең төшмәсен дисәләр дә, нуҗа дигән явыз кемнәр алдында баш идертә.
Сәхипҗамал да, ни булса шул булыр дип, Давыт янына якынлашты, ачык итеп сәламен ирештерде. Бер генә сөзеп карады ир, карчыкның йөрәге куркудан өзелеп төшәргә җитешеп тибә башлады. Алай да ул үзен кулга алды һәм йомшак тавыш белән күршесенә мөрәҗәгать итте: Давыт, энем, хәлебез мөшкел иде. Мал суйганыңны күрдем дә, ни… – Карчык башлаган җөмләсен тәмамлый алмыйча бутала башлады. – Ни дип… Ул сарыгыңның тояклары белән тиресен генә миңа бирә алмассыңмы дип соравым иде. Давыт әбинең ялварулы тавышын ишетмәмешкә салышты. Әйтерсең, янында бер кеше дә юк, ир гамьсез генә эшен дәвам итте. Җавап көтеп ала алмаган Сәхипҗамалга, башын иеп өенә кайтудан башка чара калмады. Ә кичен, бакчага яфрак җыярга чыккан карчыкның күзе арт яктагы утын әрдәнәсе янындагы чүплеккә төште. Берничә ач песи яңа гына суелган һәм шунда чыгарып ташланган сарык тиресен мырлый-мырлый кимерә иде.
Кичке тамак ялгау гадәттәгечә булды. Сәхипҗамал гарип улын, ике оныгын, үзен үлән чәе белән сыйлады. Ашарга бары суда кайнаткан яфрак, үлән генә иде.
Шул төндә гаиләгә кайгы килде – таң атарга берничә сәгать кала, Сәхипҗамалның солдат улы вафат булды. Килен белән кайнана таң беленә башлагач зиратка юл тотты һәм икесе генә кабер казып җитештерделәр. Шул ук көнне гаилә башлыгын җирләделәр дә. Йорт күңелсезләнеп, бушап калды. Бердәнбер улын югалту кайгысыннан нишләргә белмәгән Сәхипҗамалның уен күршесе Хәтирә тавышы бүлде.
– Әй, җаным, юкка бетерешмә, бер артык кашык кимүенә сөен, – дип такмаклады ул керә-керешкә. – Үзегез дә көчкә тамак туйдырасыз, яшәү ансатрак булыр. Карчыкның бу сүзләрдән йөрәге ярыла язды. Кансыз күршесенең аның кайгысыннан көлүен күреп, башы чатнап авыртырга тотынды, тамагы кипте.
– Һәр кеше җиргә үз ризыгы белән туа, берәүләр печән ашап көн күрә, икенчеләр бал-майда гына йөзә, – дип әйтергә генә көч тапты бичара карчык. Хәтирәне андый сүзләр белән генә алырсың!
– И, җаныкаем, бал-майда кемнәр йөзәдер, белмим, менә без алты җан да, нәкъ син әйткәнчә, печән ашап җан асрыйбыз, – диде ул, бичарага сабышып. Сәхипҗамалның ярсуын күреп кенә сүзне икенчегә боруны кирәк тапты. Ишеттеңме әле, югары оч Сабираларның мәче ашаганын күргәннәр. Фу, шакшылар, – диде ул, җирәнеп читкә төкереп. Бу хакта Сәхипҗамал ишеткән иде. Ләкин аларны гаепләмәде дә, җирәнмәде дә. Ачлык юк, – дип, көне-төне кабатласалар да, ачлыкның иң кызган чагы икәнен танымый булдыра алмыйсың. Сабира да дүрт баласын саклап калу өчен генә бу адымга баргандыр. Ник аны гаепләргә? Һәркемгә дә атна саен сарык суеп ашау тәтеми бит.
Хатирәне көч-хәл белән озатканнан соң, карчык улының караваты янына килеп утырды. Кадерлесенең исе сеңгән, тузып беткән бишмәтне кулларына алып, йөзенә якын китерде һәм йотлыгып иснәргә тотынды, үксеп елап җибәрде. Ишектән килеп кергән килене Фәридә белән оныгы Сания дә аны юатырга теләп янына чүгәләде һәм үзләре дә тыела алмый еларга тотынды. Бишектәге нәни Нурислам да бу тавышка кушылды.
Озак елады алар. Иң беренче булып Фәридә аңга килде.
– Елама, әнкәй! Ничек тә яшәрбез, югалмабыз. Үзеңне сакла, синнән башка булмый, – диде ул кайнанасын кочагына алып. Карчыкның бөтен тәненә җылы рәхәтлек таралды.
– Рәхмәт сиңа, кызым! Әле дә ярый минем сез бар! – диде ул килененә.
Көннәр үтә торды, хәлләр генә үзгәрмәде. Ачлыктан кибеп, коры сөяккә калган кешеләр күпләп кырыла башлады. Иртүк Сәхипҗамалны да кайгы басты. Ишелергә җиткән абзарына килеп керсә, ни күрсен: ике тавыгының берсе үлеп ята. Утырып елады карчык. Йомыркасы белән җан асрарга ярдәм иткән кадерле җан иясе иде бит ул! Елап туйгач, үлгән тавыгын ике аягыннан эләктереп алды да, ташларга дип бакча артына алып чыкты. Күршеләр тагын сарык суя икән, – дип үзалдына гына әйтеп куйды ул. Ләкин анда борылып та карамады. Тукта әле, бу тавыкны ташлаганчы, әллә балаларга пешереп кенә ашатыйм микән? – дигән уй килде әби башына. Юк ла, ярамас, үлгән бит ул! Нишләп ярамасын ди? Кешеләр үләксә, мәче дә ашый бит әле, ә бу тавык кына.
Сәхипҗамалның эчендә ике мин тарткалашты. Беренчесе үлгән тавыкны пешереп ашау яклы булса, икенчесе үлеккә каршы иде. Ахыр чиктә, беренче мин җиңде. Ач сабыйларны күз алдына китереп, тире-сөяккә генә калган киленен жәлләде карчык.
Тавыкны бүлгәләп, бер атна ашадылар. Җылы шулпа кергәч, нәни Нурислам да тынычланды, Сания да куанып чабуларга кереште. Ләкин карт тавыкның күпме ите булсын? Бер тамак ялгаган белән ай буе яшәп булмый. Кабат юклык үзәкне өзде.
Тегеләй итте, болай сугылды Сәхипҗамал. Гадәттәгечә, үләннәр белән гаиләсен коткара килде. Тагын берәр ай түзсәләр, бәрәңге дә җитешер, хәлләр уңайланыр, – дип хыялланды ул. Чәчәк атып утыручы бәрәңгеләрен карап юанды.
…Ул көнне Сәхипҗамалның кәефе иртәдән үк төшенке булды. Урамда коеп яңгыр ява. Ашарга эзләп кая да булса бару мөмкин түгел. Җитмәсә, йокыдан торышка ук башы әйләнеп, хәле китеп тора. Килене, гадәттәгечә, эштә. Ике бала ашарга сорап тинтерәтә. Кечесе, бишектәгесе шар ярып кычкыра. Карчык аны кулларына күтәреп йөреп тә карады, җырлар да җырлады, тик нәни Нурислам гына тынычланмады. Шулай шул, ашыйсың килә инде синең, балам. Нәрсә генә әзерләп бирим, ничек кенә тамагыңны туйдырыйм микән? – дип сөйләнә-сөйләнә Сәхипҗамал өстәл өстенә, мич кырыена күз төшерде. Ялгыш кына бер кабым ризык та калмаган шул. Су булса да җылытып эчерергә кирәк. Бәлки, йоклап торыр. Аңарчы яңгыр туктаса, бакчага чыгып бәрәңге төбе булса да актарып карыйсы булыр. Кем белә, борчак кадәр булса да бәрәңгеләр яралмый калмагандыр әле. Болай ачка үлеп булмый бит.
Яңгыр туктавын көткән карчык үзен дә, баланы да тынычландырырга теләде. Үзе бертуктаусыз өй эчендәге иске-москы арасында актарынды. Нарасые авызына каптырырлык әйбер таба алмаячагын аңласа да, үрелеп, иске шкаф өстенә күз салуны да кирәк тапты. Ә анда, чите китек кечкенә генә тәлинкәдә берничә кашык ап-ак он күргәч, куанычыннан ахылдап ук куйды. Кара әле бер генә! Килен алып кайтып куйгандыр да, миңа әйтергә оныткандыр. Куана-куана җылынырга өлгергән суына шушы онны бутарга кереште әби. Менә улыма боламык та булды, рәхмәт төшкере, – дип, онлы суны авызына кабып карады. Тәме күңеленә ятмаса да, суынганын тикшерү өчен 3-4 кашык татып карарга туры килде аңа.
Җиденче ае белән генә барган Нурислам боламыкны яратып ашады. Ашады да тынычлап йокыга китте. Сания кызым авыз итәргә дә өлгермәде, калганы аңа булыр, йокыдан торгач ашар, дип карчык калган боламыкны шул иске шкаф өстенә куйды. Алҗып йокысы килгәнлектән, бала бишегенә башын куеп йокымсырап киткәнен дә сизмәде ул. Күпмедер вакыттан, күңеле болганып, эче талап авыртканга уянып китте. Нурислам да уянып, үзәк өзгеч тавыш белән еларга тотынды. Оныгының көчкә сулыш алуын, күгәреп, зәңгәрләнеп китүен күреп, Сәхипҗамал үз газаплары турында онытты. Баласын күтәреп әрле-бирле йөренде, килене кайтканын түземсезлек белән көтте. Минутлар тулы бер гомер кебек тоелды карчыкка.
Килене эштән кайткач кына хәлнең асылына төшенде Сәхипҗамал. Ашаганнары онлы боламык түгел, Фәридәнең эшеннән алып кайткан, тычканнар өчен агу икәнен белгәч, карчык чарасызлыктан идәнгә сыгылып төште. Калтыранган куллары белән Нурислам бишегенә үрелде, үзе бертуктаусыз: «Харап иттем, харап иттем баланы», – дип кабатлады.
…Алты айлык сабый шул кичтә мәңгегә күзләрен йомды. Ә тагын өч көн узгач, аның белән янәшә Сәхипҗамал карчыкны да җирләделәр.
Энҗе ЯКУПОВА.
Язмыштан узып кара! ,

Комментарии