Сирень чәчәк аткан көн

Сирень чәчәк аткан көн

Быел хикәяче, публицист Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллинга 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, рәхимсез үлем аны 2011нче елның 15нче февралендә арабыздан вакытсыз алып китте. Шушы олы шәхеснең якты истәлегенә багышлап, бүген аның бер хикәясен тәкъдим итәбез.

1955нче елның 8нче мартында Татарстанның Сарман районы, Урта Кәшер авылында туган Рафис 1972нче елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1977нче елда аны тәмамлап, студент чагыннан ук хезмәттәшлек итә башлаган «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша. Шуннан бирле аның тормыш һәм хезмәт юлы, нигездә, Казан каласындагы көндәлек матбугат белән бәйле. 1978-79нчы елларда Свердлау, Ижау һәм Тоцк якларында мәҗбүри гаскәри хезмәтен тутырып кайтканнан соң, ул берникадәр вакыт «Ялкын» журналында, аннары озак еллар «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хәбәрче, өлкән хәбәрче, бүлек мөдире вазыйфаларын башкара. 1994нче елның гыйнварыннан «Татар-информ» агентлыгында баш мөхәррир була.

Әле мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Гыйззәтуллин үзенчәлекле хикәяче буларак республиканың «Ватаным Татарстан», «Идел», «Чаян», «Казан утлары» басмаларында һәм Мәскәүнең «Пионер» журналында, «Российская газета» битләрендә басылып килгән. Ул хикәяләр, нәсерләр, лирик парчалар, юморескалар тупланган алты китап авторы.

1993нче елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Ә 1989нчы елдан ул СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Сирень чәчәк аткан көн

Гел биеккә, югарыга омтылып үсте ул. Тизрәк өченче кат­ның тәрәзә турысына менеп җитәргә ашкынды. Чөнки анда аны утырткан кешеләр яши иде.

– Кояшлы язның матур иртәсе. Тынлыкны челпәрәмә ки­тереп, кинәт якында гына көлү авазлары ишетелде. Әле яңа гына шытып чыккан йомшак, хәтфә чирәм өстеннән ике яшь йөрәк йөгереп узды. Үләннәргә кунган чык бөртекләре аларның яланаякларын юды. Кыз башына беренче умырзаялар­дан үрелгән тәкыя кигән, өстендә – ап-ак күлмәк. Чык бөртек­ләре чәчрәп аның алсу йөзенә, дулкын-дулкын булып сибелгән калын чәчләренә кунган. Алар кояш нурларында җемелдәп-җемелдәп китәләр. Менә-менә җитәм дип, кул сузымы ара калдырып, кыз артыннан егет йөгерә. Куып тотам гына дигәндә, кыз, болан баласыдай, читкә тайпыла Бу минутлар­да ул очып баручы аккошны хәтерләтә. Юк, очмый, гүя яшел диңгез эчендә йөзә ул. Көлү тавышы, чишмә чылтырагандай, тыныч урман аланының әле бер, әле икенче ягыннан яңгы­рап ишетелә.

Кыз капыл гына тукталып калды. Аның каршысында ко­лач җитмәслек юан бер имән тора иде. Йөгерүдән сулуы кап­кан кыз имән ышыгына сыенды. Егете очынып килде дә кыз­ны кочагына алды. Кайнарланып сөйгәненең иреннәренә үрел­де:

– Мин яратам сине, Рәйханә!

– Мин дә, Зиннурым!

Бу сүзләр икенче, өченче көнне дә, аннан соң да шулай кабатланды. Яшьләрнең әлеге урман аланында сөйләшкән серләрен аландагы һәр үлән, һәр җан иясе ишетеп торды.

Көннәрдән бер көнне егет белән кыз мәңге бергә булырга вәгъдә бирештеләр. Туй көне сирень чәчәк аткан вакытка бил­геләнде.

Озакламый бу бәхетле көн дә килеп җитте. Сирень куак­лары аксыл-шәмәхә төстәге эре-эре чәчәкләргә төренде.

– Әйдә, урман аланында үскән шушы кечкенә каен кы­зын үзебезнең йорт янындагы тәрәзә каршына утыртабыз, – диде Рәйханә. Үзе, аяк очларына басып, Зиннурның иреннә­ренә кагылып-кагылып алды.

– Кавышкан көнебезнең истәлеге – вакытлар үтү белән синең шикелле үк чибәр булып үсеп җитәр ул,– дип, Зиннур да аның фикерен куәтләде.

Шулай эшләделәр дә. Язылышып кайткан яшьләр утыр­ган ак «Волга» биек йортның ишеге төбенә килеп туктауга, алар машинадан төштеләр дә, көрәк алып, нәкъ үзләренең тәрәзә турысында чокыр казыдылар, икесе генә белә торган урман аланыннан алып кайткан каен агачын утыртып та куй­дылар.

– Зур булып үсеп җит, каеныбыз, – диде алар. Зиннур белән Рәйханәне күтәреп диярлек югары катка алып менеп киттеләр. Ул да түгел, өстән, өченче катның ачык тәрәзәсеннән, янә үзен утырткан бәхетле йөзләрне күрде яшь каен. Әнә алар, үрелеп, аңа кул изәделәр:

– Тизрәк үсеп җит, каеныбыз! – дип кычкырдылар. Шул көннән бирле гел югарыга, биеккә омтылып үсте ул. Тизрәк өченче катның тәрәзәсе турысына менеп җитәсе, нәни ботаклары белән пыялага чиертеп: «Күрегез, менә мин дә үсеп җиттем бит», – диясе килә иде аның.

Әмма үсү дигәнең алай тиз генә, җиңел генә булмый икән шул. Бик күп вакыт, шактый гомер үтә икән үсеп җиткәнче. Икенче язга бары бер карыш биеклеккә күтәрелә алгач кына төшенде моңа каен.

«Бу җәйдә әнә тегендә кадәр күтәреләм», – дигәндәй, үзен җилкендерде каен, үрелеп кенә беренче катның тәрәзәсенә күз атты. Анда ялгыз карчык яши иде. Каен аның бер гадәтенә аеруча игътибар итте. Карчык буш вакыты чыккан саен тәрәзә янындагы өстәл янына килә дә тын калып утырырга ярата. Өстәл өстендә кемнеңдер зурайтылган рәсеме тора. Әллә улы, әллә ире – каен ул кадәресен белә алмады. Карчык, сәгатьләр буе рәсемгә карап торса да, ялыкмый. Үзе эченнән генә нидер сөйләнә. Каймалап алынган рәсем белән серләшеп туйгач, ул, акрын гына атлап, түр якта торучы шкаф янына бара, аның тартма­сыннан калын гына төргәк тартып чыгара. Кабат элеккеге урынына килеп утыргач, төргәкне чишеп җибәрә. Үзенең дул­кынланудан куллары калтырый. Күзлеген киеп алгач, анда­гы кәгазьләрнең берсен кулына ала да, саргаюдан язулары тоныклана башлаган хатны укырга керешә. Хәер, ул аны ят­тан да белә булса кирәк. Бөртек-бөртек күз яшьләре аның җыерчыклы бите буйлап тәгәрәшеп китәләр. Хатны укып чыккач, ул төргәктәге орден-медальләрне әйләндерә-тулгандыра карарга керешә, кытыршы куллары белән сыйпап-сыйпап ала.

Карчыкның беркеме дә юктыр, күрәсең, һәрхәлдә, аның янына килүче-китүчене күрмәде каен.

Каенга әлеге тәрәзә каршында озаклап туктарга ярамый иде. Әби аңа кызганыч, мескен тоелса да, ялгызын калдырып, кояшка, югарыга үрмәләргә мәҗбүр булды, чөнки аның яшь парлар янына тизрәк менеп җитәсе килә.

«Үсеп кенә җитим менә. Рәйханә белән Зиннурга аның турында әйтермен әле. Алар аны ялгыз итмәсләр: хәлен беле­шеп, ярдәм итеп торырлар. Идәнен, керен юарга да булышыр­лар. Әбинең аяклары авырта, кибеткә дә бара алмый. Шуңа күрә чәйне дә күп вакыт сөтсез эчә», – диярмен дип уйлады ул.

Каен күзгә күренеп матурайды. Үткән-сүткәннәр аның көннән-көн чибәрләнгәнен күреп сокландылар. Эссе көннәрдә аның күләгәсенә сыенучылар, хәл алучылар күбәйде. Яңгыр­да калып юешләнгәннәрне дә ул үзенең калын шәле белән каплады. Кичләрен, ят күзләрдән ышыкланып, аның янында бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатучылар да табылды.

Икенче кат биеклегенә күтәрелергә дә күп калмаган иде инде.

Шулай беркөнне каен үсеп утырган урынга өч-дүрт кеше тукталды. Аларга йорт тирәсенә чокыр казырга кушылган икән. Тегеләр эшкә дә керештеләр. Лом, көрәк, кәйлә хәрәкәткә килде. Чокыр каен янәшәсеннән терәлеп үтәргә тиеш булды… һәм шунда арадан берәү юлда очраган каенның тамырына кизәнеп балта чапты.

Бу көтелмәгән хәлдән соң каен күзгә күренеп сулды, сар­гайды. Берничә яз тернәкләнеп китә алмый иза чикте. Тик яшәүгә, үсүгә булган көчле теләк барысыннан да өстен бу­лып чыкты. Тәне буйлап кабат тереклек суы йөгерде. Кинәт кенә бер-ике башка югары күтәрелде каен. Шунда ул, икенче катның тәрәзәсенә кадәр җиткәч, теге чакта үзенә ни өчен балта чабылуының сәбәбен белде. Шушы икенче катта яшәү­че ялтыр башлы, калын гәүдәле агайга телефон кертү өчен чокыр казулары булган икән. Хәзер кинәнә фатир хуҗасы. Телефоннан гына шылтыратып кемнәргәдер төрле әмерләр бирә. Ачулана, үгетли, яный…

Ул өйдә юк чакта аның хатыны, керфекләренә калын итеп сөрмә тарткан, көнгә ике-өч күлмәк алыштырып кия торган көяз яшь ханым кемнәр беләндер чырык-чырык килеп озак­лап телефоннан сөйләшә. Үзе авызындагы тәмәке төтенен ачык тәрәзәдән өреп чыгара, черт итеп каен өстенә төкереген сибә. Сөйләшеп туйгач, бизәнеп-ясанып каядыр чыгып китә. Ул беркайда да эшләми иде бугай. Чөнки көндезләрен еш кына аның янына, ире өйдә юк чакны туры китереп, чит-ят ирләр дә килгәли…

Үсеп буйга җиткән саен каенга авырга туры килә башла­ды. Һәр язны аның тәнен җәрәхәтләп бетерә торган булдылар. Кадак кагып, төрле савыт-сабалар элеп куялар да шифа­лы суын агызып алалар. Хәер, нишләсен, тора-бара монысы­на да күнде каен. Сызланса, сыкранса да горур башын имәскә тырышты.

Аны борчыган башкамөһимрәк нәрсә бар иде. Күпме ел­лар үтеп китсә дә, ул әле һаман да үзен утыртучылар яши торган биеклеккә күтәрелә алмый изалана. Дөрес, Зиннурны да, Рәйханәне дә еш кына ишегалдында күргәли анысы. Элегрәк алар балаларын җитәкләп шушы тирәдә йөриләр иде. Хәзер инде балалары зурлар, мәктәптә укыйлар. Каен хәтта шунысын да белә: яз җиткән саен аларның балалары да баш­калар белән бергә чыр-чу килеп аның суын эчәләр. Зиннур да, Рәйханә дә аларның бу кыланышларына игътибар бир­ми. Гел каядыр ашыгалар. Каен аларның үзенә карамау­ларына, туктап аз гына булса да сөйләшеп тормауларына, яшьлекләрен искә төшермәүләренә кимсенеп, борчылган ке­бек ботакларын түбән ия. «Тик бер алар гына шулай булса икән…» — дип, үз-үзен тынычландыра, чөнки күреп тора ич, тирә-юньне каядыр ашыгучылар уратып алган. Әнә машина­лар берсен-берсе узып китә, кешеләр кабатлана

Шушы өзлексез хәрәкәтне күзәтә торгач, каен үзе дә юга­рыга таба калкынды. Өченче катның тәрәзәсенә җитәм-җитәм дип талпына әнә. Тиздән күптәнге хыялы тормышка ашачак аның. Сакланып кына, назланып кына тәрәзә чиртәчәк ул.

– Бу мин әле, таныйсызмы? Күрегез, үсеп җиттем бит, – диячәк.

– Урман аланын онытмадыгызмы сез? – дип тә со­раячак.

Әлеге очрашуга каен ныклап әзерләнде. Яңа күлмәген киде, ботакларына янып торучы яшел чукларын элде.

Ниһаять, ул көн килеп җитте. Каен кызы, талгын җилдә тирбәнеп, нәни ботаклары белән тәрәзә пыяласына орынды.

– Күрегезче, мин үсеп җиттем, – диюе иде бу аның. Тик ни гаҗәп, аңа игътибар итүче булмады. Өйдәгеләрнең һәркайсы үз эше белән мәшгуль иде. Ничаклы гына теләсә дә, каен­ны күрүче булмады ул көнне.

Ә икенче көнне Рәйханә белән күзгә-күз очрашты каен. Урта яшьләрдәге хатын көтмәгәндә тәрәзә каршысына килеп басты. Биленә таянып, бераз карап торганнан соң, телгә кил­де:

– Бу арада бүлмә нигә караңгыланды дисәм, шушы агач каплый икән яктылыкны, – диде ул.

«Чү! Рәйханәме соң бу?» – дип уйлады каен. Үзенә текәлеп караучы хатыннан таныш чалымнар эзләде. Урман аланында көлә-шатлана йөгергән кызны хәтерендә яңартты. Әйе, Рәйханә басып тора иде аның каршысында. Дөрес, үзгәргән, олыгаеп калган. Шулай да каен таныш чалымнарны тапты ан­нан. Дулкын-дулкын булып сибелгән чәчләреннән, зәңгәр күз­ләреннән танып алды. Тик узган еллар хатынның чәчләренә кырау булып кунган, күзенең зәңгәрлеге тоныклана төшкән…

– Зиннур, сиңа әйтәм. Башын кисеп төшерергә кирәк үзе­нең, – дип кычкырды Рәйханә. Икенче бүлмәдән Зиннурның карлыккан тавышы ишетелде.

– Соң, ни… пычкыны әзерлә…

Озак та үтмәде, Зиннур киң ябалдашлы, зифа каенның башын кисеп төшерде. Рәйханәсе, ире егылып төшмәсен дип, сөяп куелган озын баскычны тотып торды.

Урман-бакчаларда сиреньнәр шау чәчәккә төренгән көн иде бу.

Комментарии