БИБИНУР

(бәян)

– Бибинурның кызы коега төшкән!

Бу хәбәр Бибинурның гына түгел, кырда эшләүчеләрнең дә җанын суырып алгандай булды. Ничек? Ярты сәгать элек кенә, борын астыннан нидер көйләп, әнкәсе сындырып биргән гөл ботагын әле бер, әле икенче җиргә күчерә-күчерә ишегалдында уйнап калган иде ич ул.

Бибинур бар көченә авылга таба йөгерде. Тик аяклары гына үзенеке кебек түгел. Тышаулаган ат кебек, әле ыргып, әле туктап, тыны капланганчы чапты ул.

Ул бит Мөсәллимәсен сугышка киткән Хатыйбының төсе итеп, сөепләр туя алмый иде.

– Әтиең кайтуга зур булдың инде, кызым, – дип иркәли иде ул аны.

Бәгырен телеп, «хәбәрсез югалды» дигән хәбәр алгач та, өметен сүндермәде Бибинур. Анда, миллионлаган сугышчы арасында, бәлки, бутаганнардыр гына, аннан соң бит, яу кырында да ни булмас. Бәлки әле, яраланып, аңсыз гына, офицерлары күзеннән югалып торганга гына андый хәбәр килүе булгандыр. Кайтыр Аллаһы боерса, өзелеп сөйгән Бибинурын, күбәләктәй нәни Мөсәллимәсен калдырып, кайтмыйча калалар димени!

Бибинур капкадан кергәндә, кызын коедан чыгарып, җиргә сузып салганнар иде инде. Хатынның аяк астында җир убылгандай булды.

– Йөрәк парәм! Синсез ничекләр яшәрмен? Әтиең алдында ничекләр акланырмын? Ничекләр итеп күзләренә карармын? – дип ачыргаланды ул.

Никләр генә үзеннән калдырды ул Мәсәллимәсен? Башка көннәрдәге кебек, арка кочтырып кына, нигә үзе белән алмады?

Кайнанасы:

– Килен, үзең дә интегеп, баланы да интектереп йөрмә, без өйдә бит, – дигәч, калдырган иде шул.

Кызын җирләгәндә аңкы-миңке җир белән күк арасында йөрде Бибинур. Бу хәл аның белән булмагандыр яисә уянып китәр дә, төш кенә икәненә сөенер кебек аңлап булмый торган бер халәттә иде ул. Хатыйбы кайгысына кызының хәсрәте дә өстәлде.

Сугыш беткән елны, язгы чәчүне төгәлләгәч, кайнана-кайнатаның фатыйхасы белән, үзенә тигән тананы ияртеп, хәзер инде абыйсы белән җиңәсе яшәгән төп йортка кайтты Бибинур. Югыйсә кайнатасы:

– Килен, әллә үзебездә генә торасыңмы? Без сине бик яраттык, – дигән иде.

Бик калыр иде дә, тик өйдә иренең абыйсы белән килендәше бар шул. Шуңа да китәсе итте ул. Тик бер киселгән икмәк кире ябышмый диюләре хак икән: хәсрәтле хатынны сыйдырсалар да, абыйсының хәзер үз тормышы.

Бибинур колхозда җир җимертеп эшләп йөрсә дә, йөрәгендә күтәрә алмаслык таш, җаны тулы сагыш иде. Бергә вакытларның кире кайтмас рәхәт мизгелләрен уйлап юанса да, күңелендәге әрнүе сүрелмәде. Ә яшәргә кирәк иде. Бәлки әле Хатыйбы да табылыр…

Сугыш бетеп, авылга солдатлар кайта башлагач, тагын бер тапкыр җилкенеп алды Бибинур. Баштарак, берәр хәбәр булмасмы дип, иренең авылына баргалады. Колхоз эшеннән соң бик арылса да, биш чакрым араны йөгереп кенә үтә, ә менә кире кайтканда ул ара озыная кебек иде. Юлны кыскартыр өчен әле җырлап, әле сөйгәне белән сөйләшеп кайта Бибинур.

Яратышып өйләнеште алар. «Бибием дә, Нурым да син, җырла әле «Рамай»ны», – дип сорый иде Хатыйбы. Болында печән чапканда булсын, урман эшендә булсын, алар гел бергә булды. Бигрәк ягымлы, бигрәк җан-җолымлы кеше иде аның Хатыйбы. Әллә яратканга гына шулай тоелды микән?

Кайнаталары да үз итте Бибинурны. Эшкә батыр, тәмле телле, туры сүзле, чиста-пөхтә булганы өчен яраттылар аны. Шулай булмаса, сугыштан кайтуына бер малае белән тол калган Фәртдингә: «Безнең киленнән дә кулай кеше булмас, ризалашса, алып кайт син аны. Безнең дә күз алдында булыр», – дип киңәш бирерләр иде микән.

Бер барды, ике барды ир Бибинурны сорап. Хатын гына, Хатыйбым кайтыр кебек, дип, кире бора торды. Фин, Бөек Ватан сугышының утын-суын кичкән, концлагерьларыннан исән чыккан ирне андый кире кагулар гына туктата алмады. Бишенчеме, алтынчымы баруында, абыйсы белән җиңгәсе дә кушылып димләгәч, Бибинурны, ниһаять, күндерделәр. Тол иргә – хатын, биш яшьлек малайга әни булып, ул янәдән шул ук авылга килен булып төште.

Сугыштан соңгы бер телем ипигә тилмергән еллар иде бу. Кырда эшләгән кешегә әбәт вакытында бер телем ипи бирәләр. Кырыен гына сындырып капкан шул ипекәйне киндер кисәгенә төреп, әллә кай төшләренә яшерә-яшерә, малайга алып кайта иде Бибинур. Бала да аны үз итте, беренче көннәреннән үк «әни» дип дәште. Сугыштан кайтуга ук бригадир булып эшли башлаган Фәртдин белән һәр көнне өчәр норма биреп, колхоз эшендә йөргән Бибинурга хуҗа юкта җимерелгән каралты-кураны торгызу бурычы да өстәлде.

Бер-бер артлы балалар туды. Тормыш авыр дип зарланып торырга вакыт та булмады ул чакларда. Вакыт шулай үз агымы белән акты да акты.

Тик… Көннәрдән бер көнне, радиодан ял концертын өзеп, эзтабарлар отрядының хәбәрсез югалган булып исәпләнгән совет солдатларының сөякләрен табулары турында тапшыру башланды. Гильза эчендәге кәгазь кисәгенә язылган исем-фамилияләрне укый башлагач, Бибинурның күңелендә кабат өмет чаткысы кабынды. Һәр якшәмбедә, әлеге тапшыруны тыңлар өчен, бөтен эшен ташлап, радиоалгыч янына елыша торган булды ул.

Бибинурның хәлен ире дә сизде. Чираттагы бер тапшырудан соң:

– Юкмы? – дип сорап куйды. – Табылса, ичмасам, каберенә барып килер идек. Мин дә үзем сугышкан җирләрне күреп кайтыр идем, – дип өстәде.

– Чынлап барыр идеңме? – дигән сорауга каршы ир, ышандырып, баш какты.

Барыр, ник бармасын, табылсын гына! Шулай булмаса, Хатыйпның абыйсы һәм җиңгәсе белән гомер буе якын туганнар кебек йөрешер иделәрмени. Алар бит, Бибинурны алып кайткач ук, уртага салып, туганнар кебек аралашырбыз, дип, кул сугышты. Фәртдин йомшак күңелле, кешелекле иде. Бибинурның элеккеге кайнатасы йортына алар үз туганына барган кебек кереп йөрде. Кирәк вакытта бик теләп ярдәм итте Фәртдин аларга. Анда баргач Бибинур: «Мөсәллимәмнең тавышы ишетелгәндәй була», – дип озак кына ишегалдында басып торырга ярата иде.

Инде Фәртдин белән Бибинур да, Хатыйпның абыйсы белән җиңгәсе дә гүр ияләре. Ә аларның балалары әле дә хәл-әхвәл белешеп яшиләр.

Фәнүзә САБИРОВА,

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы

Комментарии