Мәңгегә уелган исем

Бүген гадәттәгечә түгел, ә ниндидер бер ашкыну белән очрашуга ашыкты Чулпан. Ашыкмаслыкмыни! Аларның күрешә башлавына бүген ике ел тулды бит. Әле кайчан гына шәһәр үзәгендәге паркта танышкан иделәр. Яфракларын җиргә койган алтын көздә ялгыш кына бер-берсенә кагылып үттеләр. Бермәл күзләр-күзгә төбәлде, куллар кулга тотынышты. Менә шуннан яшь йөрәкләр кушылды да…

Чулпан өйдән ашыгып чыгып китте. Шау-шулы шәһәр буйлап күптән таныш булган паркка ашыкты. Бүген нәкь беренче очрашудагы төсле. Каенның алтын-сары, өрәңгенең кызгылт-сары яфраклары әйләнгәләп аяк астына төшә. Агачлар арасыннан кызыл миләш тәлгәшләре “мине күр” дә, “мине күр” дип, күз кыса шикелле. Ул бу матурлыкка хозурлана-хозурлана эскәмиягә килеп утырды да телефонына күз салды. Өйдән шактый иртәрәк чыгып киткәнгә, вакыт бар иде әле. Монда ул берүзе генә түгел. Эскәмиянең икенче башында тирән уйга чумып, бер карт утыра. Чулпан үзе өчен оялып куйды, картның болай моңсулануына үзен гаепле итеп тойды. Карт та аңа карап куйды. Аннан янәшәсенә үк килеп тә утырды. Чулпан кабат телефонын карады, аннан аны бөтенләй сумкасына ук шудырды.

Карт кызның дулкынлануын сизгән иде инде. Ул әле Чулпанга, әле сумкага карап торды, аннан тынлыкны бозды.

– Көтәсеңме?

Чулпан аптырап китте, аннан елмаеп ым какты.

– Мин дә элек монда берәүне сагынып көтә идем, янып-көя идем. Хәзер дә көтәм.

– Көтәсез? Ә ул килмимени? Нигә ул сезнең янәшәдә түгел?

– Әй, кызым, – диде карт кеткелдәп, – яшь шул әле син. Бары тик бүгенге, кайгысыз көн белән яшисең. Синең бәхетле, шатлыклы чагың. Ә минем тарих бөтенләй башка…

Карт уйланып кына читкә карап торды, аннан сөйли башлады.

– Хәзерге кебек гел карт түгел идем. Таза, матур чакларым да бар иде. Кечкенәдән үк бу паркка килергә яраттым. Әле ул чакта менә бу төз каеннар бик бәләкәй иде. Егет булгач та монда килүемне дәвам иттем. Җәен кошлар сайравын тыңласам, көзен яфраклар коелуына сокландым. Язын чәчәкләргә хозурлансам, кышын агачларга кунган ап-ак карга карап юандым.

Көзге көннәрнең берсендә, монда килү белән, эскәмиядә ялгыз утыручы кызны күреп алдым. Бер күрүдә үк ошаттым аны. Йөзе борчулы иде аның. Якынрак килгәч, хәтта күзләрендә яшь тә күрдем. Ул миңа бик кызганыч булып тоелды. Аның янәшәсенә килдем…

– Туташ, нигә елыйсыз? – дим.

Ул яшьле күзләре белән миңа карады. Алар бик матур булып яна иде. Ул бары үзенә моңсу булуын әйтте. Шул минуттан ул миңа ничектер кадерле, якын булып китте. Аны юатасым, көлүен күрәсем килде. Ул көнне кичкә кадәр бергә булдык. Мин аны юатырга теләп, төрле кызык вакыйгалар сөйләдем. Кыз аларны тыңлап, көлеп үк җибәрде. Бу миңа чиксез бәхет иде.

Шушы көннән без очраша башладык. Ул чакта мин дөньядагы иң бәхетле кеше идем. Һәр очрашуга канатланып килдем, очып өйгә кайттым. Әйе, чын-чынлап гашыйк булдым! Аның белән һәрвакыт шушы паркта очраштык. Адресын белсәм дә, өенә килгәнем булмады.

Көзләрне кичтек, кышка кердек. Язны, җәйне дә бергә үткәрдек. Кабат көзләр җитте. Очрашуларыбызның берсендә ул кулымны алды да анда үз исемен язды. Аннан үз кулып сузды.

– Менә, – диде ул, – яз һәм сакла. Исемне югалтма. Аны югалтсаң, безнең мәхәббәт тә җуелыр…

Мин ул чакта моңа аерым игътибар бирмәдем. Кулдагы язуга сокланып бер карадым да ул көнне аның хакында бөтенләй оныттым.

Ләкин икенче көнне ул очрашуга килмәде. Өченче көн, дүртенче көн дә үтте. Мин аны өзелеп көттем, ләкин ул юк иде. Беркөнне аның адресы буенча барырга булдым. Ләкин анда бөтенләй башка кешеләр яши торган булып чыкты. Аны белүче дә, күрүче дә юк икән. Көннәр, атналар айларга, айларым елларга сузылды. Тик ул һаман килмәде. Мин һәр көнне аны шушы паркта көтә торган булдым. Башкаларга, нигәдер, күңелем тартмады. Нигә килмәвен, тормышымнан аның шулай кинәт югалуын мин аңламый идем. Бәлки, бу бары кенә булгандыр, бәлки ул бары минем белән шаяргандыр, билгесез.

– Ә исемне, исемне җуйдыгызмы соң? Бәлки, сезнең аерылышуга ул сәбәпче булгандыр, – диде Чулпан.

– Юк. Мин аны бик озак юмыйча йөрдем. Аннан аны мәңгелек иттем. Менә, кара, – дип карт кулын Чулпанга сузды. Уң кул аркасында эре кызлар язуы татуировка булып кулга сеңгән иде…

Тиздән паркта ак розалар күтәргән егет күренде. Чулпан таныш йөзне күреп, каршы йөгерде. Кыз үзе дә дулкынлана, күзләре яшьләнгән иде. Гүя янәшәсеннән үткән чын мәхәббәт ялкынын ул да татыган. Чулпан карашы белән картны эзләгәндә, ул инде яфраклар коелган юлдан атлап китеп бара иде…

Алсу НУРГАТИНА,

Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбе укучысы.

Комментарии