Сазлыкта хәрби йөкләмә

Түбәндә бәян ителгәннәрне әткәебез сугыш һәм хезмәт ветераны Мирсәет Шәрәфетдинов сөйләгәннәрдән язып алдым. Алар бүген әнкәебез Мөгалимә белән Сарман районының Юлтимер авылында исән-сау яшәп яталар. Әнкәебез дә – тыл һәм хезмәт ветераны. Аларның өйләнешкәненә узган ноябрь аенда 65 ел булды. Котлыйбыз үзләрен.

Әткәй сөйли: «1943 елның башы белән безне, безнең елгыларны армиягә чакырдылар һәм вагоннарга төяп, себер ягындагы бер лагерьга илтеп калдырдылар. Бер барганда 800ләп кеше идек. Чита өлкәсенең Хранур станциясендәге лагерьда безне өч ай өйрәттеләр. Монголия чигендә диярлек. Без барып кергәндә, ул лагерьда командирлардан башка бер кеше дә юк иде. Безне буш казармаларга урнаштырдылар. Бу 754нче укчылар полкы икән. Шулай өч айдан өч айга өйрәтеп җибәрә торган полк булган бу. Өйрәтәләр дә сугышка җибәрәләр. Безнең Хәләфетдин абый да шунда булган. Ул сугыш башлангач та алынган иде, сугышта үлде дигән хәбәре килде. Биредә төп өйрәтүләре мылтыктан төз атуга кайтып кала. Гомердә дә мылтык тотып караганым юк иде, төз атучылар рәтенә кердем бит. Мишеньның нәкъ үзәгенә тидерәм. Полктан биш-алты кешене, шул исәптән мине, төрле ярышларга җибәрә башладылар. Барган саен я беренче, яки икенче урынны алып кайтам. Алай бүләк-мазар бирмәделәр, һаман “благодарность та, благодарность”. Шулай итеп, безгә “снайпер” дип язып, документ тоттырдылар. Өч ай дигәндә, безнең полкны, шул сигез йөз кешене сугышка җибәрделәр. Өйрәнеп җиттек дигәч инде. Мәскәү аша Украинага киттек. Украинаның да көнбатышына, каты сугышлар барган җиргә. Сугышка кергәч тә, миңа һәм тагын иң оста атучылар рәтендәге биш-алты кешегә снайпер винтовкасы бирделәр. Калганнарга ике кешегә бер гади мылтык. Автоматлар карт солдатларда гына. Анысы да бөтен кешегә дә түгел. Шул көе сугышка керәбез. Кергән саен кырыла барабыз. Солдатлар һаман килә тора, үлә тора. Хәзер Полтава, Рауна шәһәрләрен, күп авылларны азат иткәч, килеп җиттек Польша чигенә. Шулай бер көнне, мине, тагын бер рус малаен (Колесников иде бугай), бер өлкән сержантны комбат Королев чакырып алды. “Менә сезгә – бирем. Бу җирдә, Польша белән ике арада иңе дә, буе да бер-ике чакрым чамасы сазлык бар. Ике ягында да немецлар оборона тота. Сезгә төнлә шушы сазлык уртасыннан үтеп, теге башына чаклы чыгарга кирәк, анда бер олы юл һәм шәп кенә күпер булыр. Бу юлдан олы чинлы бер немец командиры атнага ике мәртәбә үтеп йөри. Аның исемен хәтерләмим инде. Гитлерның махсус приказларын үтәп йөрүче ата бер фашист. Шуны юк итәргә кирәк, бу бик җаваплы бурыч, үтәлмичә калырга тиеш түгел”, – ди.

Я приказны үтәп кайтасыз, яки үлеп каласыз дигән сүз бу. Бу штандартенфюрер шушы юлдан оборона тоткан немец частьләре янына барып, дисциплинаны тикшереп йөри икән. Шуны юлда көтеп торып, машинасын шартлатырга кирәк. Ләкин сазлыкны ничек чыгарга. Кеше үтәрлек түгел. Шуңа күрә немецлар ул сазлык аркылы безнекеләр керер дип уйламый. Безгә шуннан файдаланырга. Башкача ул юлга якын килү мөмкин түгел. Немецлар оборонаны каты тота. Комбат: “Менә сезгә махсус чаңгылар ясаттык, аларны кисәң, сазлыкны үтәргә була”, – ди. Чаңгы дигәннәре – ике киң такта. Сазлыкка аяк белән керсәң бата, өсте мүк тә камыш. “Менә, – ди комбат, – сез бүгеннән шул бурычны үтәргә юлга чыгарга тиеш”. Сержантка бинокль белән наган тоттырдылар, миңа снайпер мылтыгы, теге руска автомат бирделәр. Өчебезгә дә берәр граната. Артыгын бирмиләр. Берничә көнлек азык-төлек алып, баштан-аяк коралланып, караңгы төшү белән, сазлыкка кереп киттек. Төнге унберләр булгандыр. Теге чаңгы сыман нәрсәне сазлык өстеннән шудырып барабыз. Бөтен кирәк-ярак, кораллар җилкәдә, кулда озын күсәкләр. Таянып барабыз. Баскан саен су чыга. Нык батмый. Урталыкка килеп җиткәч, тезгә тикле бата башладык. Бару авырайды, тик барыбер туктамыйбыз. Чалбарларны, ботинкаларны капчыкка тыктык. Немецлар вакыт-вакыт ракета атып, күкне яктырта. Сазлык кошлары бездән куркып пырхылдап оча. Ярый немецларның игътибары сазлыкта түгел, фронт сызыгын күзәтәләр. Юкса шундук сизенерләр иде. Төнге берләрдә юлга ярыйсы гына якын килдек. Күпергә туры чыгарга ярамый – камышлыкта эз калырга мөмкин. Шуңа чаңгыларны бер кырыйга яшереп, күпергә таба шуышып киттек. Исәп – күпер астына качу. Тик анда кеше яшеренерлек түгел икән. Төн дөм караңгы, тирә-як күренми. Таң яктысы төшә башлагач кына, ерак түгел бер куаклык күрдек. Хәзер анда урын карыйбыз. Куе гына куаклык булып чыкты бу. Яттык шуның артына кереп. Юл ике яктан да күренеп тора: кайдан килсәләр дә, яхшылап күзәтергә була. Җайлап урнаштык. Алмашып сакта торабыз. Икебез ял итә, беребез карап ята. Теге офицер көндез үтәргә тиеш. Иртәнге уннарда фронт сызыгына таба, кичке өчләр белән дүрт арасында кире кайтырга тиеш. Көн яктырды. Карыйбыз: машиналар күренә. Солдатлар төялеп үтә. Фашистлар корал ташый. Куллар кычытып тора. Кырып бетерәсе килә шуларны. Тик сиздерергә ярамый. Бронемашиналар да күренә. Мотоциклда да пырылдатып үтеп китәләр. Ятабыз җиргә сеңеп, офицерлар йөри торган машиналар узмасмы, дип күзәтәбез. Шулай итеп, бер көнне үткәреп җибәрдек, ә теге күренми. Безгә шундый-шундый булыр, өч кеше утырыр дип, өйрәтеп куйганнар иде. Икенче көн дә үтте. Ашарга да бетте. Иң үтергәне шул: су юк. Җәйге эссе вакыт бит. Җитмәсә, черки талый, һич чыдар хәл юк. Башка капчык киеп, тишек ясап та карадык. Кич белән яңгыр яуды. Бөтен җир чыланды. Төнлә туңдыра, көндез бөркү. Сусауны бераз бастык басуын. Ерак түгел бер кура җиләге куаклыгы таптык. Төнлә пилоткага кура җиләге җыеп алып киләбез дә ашап ятабыз. Хәзер өченче көн җитте. Карап торабыз. Сәгать уннар тирәсендә без көткән күренде. Хәзер бинокльдән алмашып карыйбыз. Ялык-йолык килә. Бу ябык түбәле җиңел безнең тирәгә килеп җитте. Сержант: “Әлегә моңа тимибез”, – ди. Аның фамилиясе Воробьев иде. Арттан да килә, каршы яктан да күренә. “Кире кайтканда дөмектерербез”, – ди. Ятабыз черки симертеп. Төш үтте, сирәк-мирәк кенә машиналар да узып китә. Сәгать өчләр үтте, юлда бер әсәре дә күренми. Дүрт тула язды, һаман күренми теге. Кире килгәнен көтәбез. “Әллә килмәскә булды микән”, – дип, пошаманга төштек. “Башта ук дөмектерәсе калган собаканы”, – дибез. Бер заман атылып килеп чыкмасынмы болар! Без югалып калдык. Тегеләй итәрбез, болай итәрбез, дип план корып яткан идек. Күпергә якын килергә дә өлгерми калдык. Алдан ук барып ятсак, башкалар күрүе бар дип, соңгы минутка чаклы көтәргә булган идек. Кем уйлаган шулай кызу килерләр дип. Очалар бит безгә таба, куалармыни? Шуышабыз күпер астына. Боларны ничек тә туктатырга кирәк, узып китсәләр, соң булачак. Сержант: “Ут ачарга әзерләнегез”, – диде дә аягүрә басып, гранатасын астына томырды. юлның икенче кырына янтаеп туктап калды. Без дә тегеләргә таба ата-ата йөгерәбез. Шулчак машинаның ишек ачылып китте дә бер офицер агачлыкка кереп йөгерде. Машинадан безгә таба ут ачтылар. Иван автоматтан сиптерә генә машинага. Без килеп җиткәндә, машинадагылар дөмеккән иде инде. Шофер да, теге офицерның тән сакчысымы, адъютантымы да шунда җан тәслим кылган. Сержант машинадан бер немец автоматы алды да теге офицер артыннан йөгердек. Ярыйсы гына китеп өлг

Комментарии