Урман кистем…

Урман кистем…

Агач егу эшендә катнашканыгыз бармы? Бакчадагы чия куагын ботарлау яисә чери башлаган карт шомырт агачын аудару турында әйтмим. Ә куе урман эчендә барган чын ир-атлар «көрәше» – колач җитмәс юан имәннәрне, һаваны төртеп тишеп торган биек каеннарны урман ярып аудару эше турында әйтүем…

Әти мине гел үзе белән ияртә иде. Минем бишенче сыйныфта укыган чак, юньләп пычкы-балта да тота белмим, олыларга комачаулап йөрүдән ары бүтән файдам юк. 11 яшьлек «бала»ны курыкмыйча үзе белән алуын әйт әле син әтинең! Әзмәвердәй ирләр арасында орчык буем белән мин йөрдем… Очраган бер агач ботагына сөрлегеп… Әтинең йөрәге нык булган, күрәсең. Шул рәвешле миннән «егет кисәге» ясамакчы булырга теләгәндер…

***

Иманны өшкерә торган салкын җилле көн иде ул. Узган көннәрдән дә зәһәррәк. Ишекне ачып, бер адым атлауга ук кире өйгә кайтасы килә башлады: салкын җил бит алмаларын умырып-умырып тешләде. Теш эзләренә кадәр калды биттә. Котырып алган чакларында мине бер якка метр-метр ярымга этеп куя. Кар бөртеге сыман бер урында шактый бөтереләм. Җитәкләргә дип әтинең кулын эзлим, ә ул – юк. Юри бирми кулын.

– Шушы җилгә дә каршы тормаслык егетмени син? – ди.

Үҗәтләнеп бардым артыннан. Елап булмый, каршы әйтергә ярамый. Ачуы бер чыкса, яман куба. Бераз баргач, шулай да батырчылык иттем.

– Мондый суыкта урамга да чыкмый бит инде кеше. Ә без урманга барабыз…

– Җиле генә суык аның. Урманга кергәч ышыкланачак, борчылма…

***

Авылда яшәгән, ир-ат исемен йөрткән һәр кеше үз гомерендә, ким дигәндә, бер тапкыр булса да урман кисү эшендә катнашмыйча калмый торгандыр ул. Аерма шунда гына: кемгәдер – күбрәк, кемгәдер кимрәк эшләргә туры килә. Берәүләр агачны төптән кисү, аудару кебек җаваплы эш белән мәшгуль, берәү тракторда – өстери, эттерә. Агач ботакларын чабу, чыбык-чабыклар ташу кебек вак-төяк эшләрне башкаручылар да кирәк. Иң ваграк ботакларны ташуга мин дә батам. Агач аударучылар белән трактордагылар аның ише вак эш белән «пычранып тормый», гадәттә.

Илгиз абый шундыйлардан: агачны ега гына ул. Аңа Мортас кушаматлы каяндыр Үзбәкстан якларыннан килгән егет булыша. Әти дә шулар янында бөтерелеп йөри.

Илгиз абыйның буе парк капкасы баганасыннан ким түгел. Куллары – экскаватор көрәге кадәр. Күрешкәндә юри каты итеп кыса торган бер тиле гадәте дә бар әле аның. Шактый яшүсмерләрне шулай елатып бетерде.

Яңалык түгел – урман кисүчеләр «салырга» ярата. Салкында, суыкта бу бик кирәкле һәм файдалы эш сыман күренә. «Файдасы» икеләтә. Җылыта да, егәр дә өсти. Сез ул егәрләре арткан абзыйларның ничек янып эшләгәннәрен күрсәгез! Берара ару-талуны бөтенләй белмиләр кебек: бензин пычкысы сәгатьләр буе бертуктамый тырылдый. Ягулыгы янып беткәнче урман эче тоташ калтырый. Агачлар шул бер сәгать эчендә бер-бер артлы ишеләләр генә. Шул вакытта урман эче ярым бушап, агачлары сирәгәя. Пычкы тавышы туктый, урман тынып кала, эшчеләр, кул астындагы чималлардан өстәл әмәлләп, тамак ялгарга тукталалар. Әбәт вакыты!

***

Салырга яратучылар арасыннан иң куәтлесе – тракторчы Тәбрис абый. Чандыр гына гәүдәле, мультфильм каһарманына охшаган, күзләрен челт-челт йомып, сүзләренә мәзәк кушып сөйләшергә ярата торган уен-көлкеле кеше ул. Хәер, аның мәзәк кушып сөйләшергә яратуын, тыңлаучылары даими рәвештә эче катканчы көләләр икән, дигән сүз түгел әле. Салуы артыграк китсә, әйтергә теләгән йомры сүзләре кинәт киртлеләнеп, авызыннан чыгып җитә алмыйча, ярты юлда төртелеп-кадалып кала башлый.

Әбәт ашау – урман кисү эшенең иң күңелле вакыты. Бер-берсенә төртмәле сүзләр әйтеп, бер-берсен котыртып, көлешә-көлешә ир баһадирлары өйләреннән алып килгән азык-төлекләрен чыгара башлыйлар. Һәр сумкадан диярлек пешкән йомырка, ипи, тозлы кыяр, бәрәңге башлары күренә. Өендә уңган куллы хатыны булганнар өстәлне пешкән камыр ризыгы белән дә куандыра. Йә мантый, йә өчпочмак, кыстыбый ише ризык була ул. Аннары бөккән дигәне дә бар. Бездә камыр эченә бәрәңге тәпкеләп, шуны әнис белән болгатып салып пешерелгән, өске камыры бөгеп ябыштырылган мич ашын бөккән дип йөртәләр. Һәр кеше дә камыр ашы дигән байлык белән мактана алмый. Бигрәк тә, Тәбрис абый кебек, хатынсыз яшәүчеләр. Барысы да бер-берсенең ризыгыннан авыз итеп, рәхәтләнеп сыйлана.

Сүзгә осталары ниндидер маҗара сөйләп ала, кайчандыр бергә каядыр эшләгәндә булган хәлләрне искә төшереп көлешәләр. Берсе бер төрле сөйли, икенчесе, алай түгел болай иде, дип төгәллек кертә. Кайчак кызу бәхәс тә булып ала. Әйтик, шушындыйрак:

– Үтергәндә калдырды мине Илгиз ул көнне, – ди Факил дигәне. Аның буе арада иң кечкенәсе. Башкалардан аермалы буларак, ул хәмер белән мавыкмый. Аның каравы, мавыгучылар дулкынына кереп, аларча сөйләшә белә. Илгиз абыйның кайнеше ул.

– Һай, харап икән инде. Синең йоклап киткәнеңә мин гаеплемени! – дип, Илгиз абзый үз версиясен төртә.

– Һәй, мин дә шунда идем бит, – дип кет-кет көлә башлады шулчак тракторчы Тәбрис. – Китте, малай, теге тәгәрәп! Һавада килеш ике тапкыр мәтәлчекләр аткан кешене үз күзем белән күргән юк иде әле минем моңарчы.

Илгиз абзый белән бергә бер-ике кушылып, тагын көлешеп ала.

– Сөйләгез инде безгә дә, безнең дә көләсе килә бит, – дип, әти түземсезләнде.

– Факилнең карт алашасын чалганда ул. Илгиз абый катырак салып, алышынып йөргәнрәк вакытларда…

– Бер грамм да капмаган идем… – ди Илгиз абый, көлеп.

Тәбрис мультфильм кыяфәтләре ясап сөйли башлады:

– Факил абыйның чирле алашасын мылтык белән колагына атып, егып салдык та, тәртибен китереп чалдык без моны… Хәтерлисезме ул алашаны?

– Заманында Сабантуй мәйданын тоткан Миржар кушаматлы ат иде ул, – дип өсти Факил.

Тәбрис дәвам итә:

– Аркасына яткызып куеп, дүрт аягын дүрт баганага тарттырып бәйләдек. Факил алгы аягын туный, икенче алгы аякны – каршыбаштан Илгиз абзый туный башлады. Факил абый үзе эшли, үзе һаман авыз эченнән мыгырдана. Илгиз абыйның иртән үк салмыш килеш килүен ошатмады инде ул. Кәефе кырылды. «Әйттем бит инде кичә, «иртәгә салма», дип. Атны чаласы бар, дидем. Уен эш түгел бит. Эш беткәч салдырган булыр идем. Күрмәгән аракысымыни…» – дип, бертуктаусыз мыгырдана да мыгырдана. Илгиз абый ишетми дә. Мыш-мыш килеп, бәйләп куелган аякларның берсен үз көенә туный. Мин катышмыйм боларга. Үзегез беләсез бит инде: боларның икесе арасына кысылмавың мең өлеш артык. Бәласеннән башаяк. Әкрен генә арткы аякта мәш киләм. Факил абый мырлавын дәвам итә. Аны мин генә ишетәм, Илгиз абыйның колагы катырак бит аның. «Айга бер тапкыр чакырам инде эшкә. Кисәтеп куймасам бер хәл. Шалтыратып әйтеп куелган килеш бит…» – дип мыгырдый Факил абый. Илгиз абыйның тыны да чыкмый. Авызы ерык, тырышып-тырышып эшли. Алга таба мин нәрсә булганын абайламый да калдым. Күз ачып йомган арада булды ул. Илгиз абый тәпәч пычагы белән, никтер, тотты да үзе туный торган аякның баганага тарттырып бәйләгән шпагат бавын кисте дә җибәрде. Атның аягы, ракета кебек, каршы якка атылды. Керамзит блок кадәрле ат тоягы Факил абыйның башына «шык» кына итте, малай. Ул «шык» иткән тавышны мин аерым-ачык ишеттем. Коймалар яңгырап куйды. Шунда Факил абый… Шунда Факил абый… Мескен Факил абый шунда… Ике тапкыр һавада килеш мәтәлчек атты… Башын ышкый-ышкый үрле-кырлы сикерә… Үзе улый, үзе дулый: «Исерек кешене мал чалырга чакырган мин дурак! Әй дивана! Исерек кешене кем мал суярга чакыра инде…» Кызганыплар куйдым үзен, билләһи… Каты эләкте бит бигрәк. Сез шунда Илгиз абыйны күрсәгез. Башта бер мизгел катып карап торды ул. Нәрсә булганын башта ул да аңлап бетермәде булса кирәк. Аннары, аңлап алгач, ваемсыз кыяфәт белән кесәсеннән тәмәке кабызды да… Шуны ирен чите белән килешле генә кабып… Бик эшлекле кыяфәт белән, берни булмагандай, арткы аякны тунарга кереште… Бу күренешне күрергә кирәк иде, җәмәгать. Мин көлеп ычкынам дип торам…

***

Тәбрис әлеге вакыйганы сөйләгән вакытта урман эче баһадирлар көлгән тавыштан биш-алты мәртәбә яңгырап-яңгырап алды.

– Йоклап тормыйлар аны, игътибарлырак булалар, – дип, ирен читен генә кымшатып Илгиз абый үзе дә көлде…

Олыларга кушылып, мин дә тыела алмыйча көлдем…

Тракторчы Тәбрис сөйләгән арада халык ашап-эчеп утырды. Ә аның бер начар гадәте бар: ике эшне эшли алмый торганрак. Нидер сөйли башласа, дөньясын оныта. Бирелеп-бирелеп, тәмләп, детальләп сөйли бит. Шул гадәте аркасында күп вакыт ач та кала инде ул. Монысында да, сөйләп бетергәч, ашыйсы килүе исенә төшеп, берзаман өстәл кармалый башлады.

– Монда кайдадыр бөккән бар иде… Фоат абый алып килгән… Рәмзия апа пешергән… – дип, әле бер буш пакетны күтәреп карый, әле икенчесен…

Илгиз абый шунда ярым мыскыллы караш ташлап:

– Син телеңә салынып утырган арада ул бөккәнне күптән бөктеләр инде, энекәш… – диде.

Шул мәлдә урман эче ир-атларның тоташ көлүеннән тагын бер тапкыр яңгырап куйды…

***

Тагын кызык хәлләр булды әле ул көнне. Бөтенесен дә язып бетереп булмый. Ярамый да, дигәндәй. Теге Үзбәкстаннан кайткан Мортас кушаматлы ир-атның артыгын «сала» төшеп, бензин пычкысы күтәргән халәттә агач артыннан куып йөргәне аерата кызык иде.

Ә менә соңгы вакыйга минем белән бәйле булды. Бер эшче кулы кимегәч, миңа эшне күбрәк куша башладылар.

– Бар, син егылган агачларның ботакларын чап, – дип, кулга балта тоттырды да әти, Илгиз абыйга юан имән егышырга урманның куерак өлешенә кереп китте.

Сөенүләремне белсәгез шунда! Нинди җаваплы эшне ышанып тапшырдылар бит! Алайса чабылган вак-төяк ботакларны җыеп йөреп туйган да, арган да идем. Ә монысы күпкә авыррак, әмма аның каравы кызыграк эш. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Өченче ботакка барып җиткәнче… Анысы алда чапкан ботакларга караганда юанрак иде аның. Ботакның баш өлеше янәшәдә яткан икенче бер агач кәүсәсе астында кысылып калган булган. Ә андый ботакларның «тибә» торган гадәте бар икән. Ә минем дөнья күрмәгән баш беләме соң инде аны?! Шул ботакны төптән чабып җибәрүем генә булды, иң юан өлеше кинәт күтәрелеп китеп, йөзгә сыламасынмы! Менә хәзер инде мин ике мәртәбә һавада килеш мәтәлчек аттым. Бермәл бар дөньясы кызыл-кара төскә күмелде. Йолдызлар гына күрмәдем мин ул мизгелдә… Ә тулган айга кадәр калкып чыккан иде. Бары шунда гына Факил абыйның хәлен аңладым. Минем йөзне җимергән ботак аның башына килеп төшкән ат тоягыннан бер дә ким түгел иде, миңа калса…

Ә урман кисүчеләргә нәрсә аларга? Аларга көләргә генә булсын. Әти үзе мине «айныта», ярылган иренне «рәтли», үзе шырык-шырык көлә. Уен-көлкеле кешеләр бит, сүз дә әйтеп булмый… Урман тутырып көлгән бер көтү авылдашлар каршында рәхәтләнеп елаган идем шулчак…

***

Өйгә кайтып барабыз, ниһаять. Көн әзрәк сындырды. Иртәнге салкынның инде «с» хәрефе дә юк. Әти инде көлми… Мыек астыннан елмаеп кына алгалый.

– Менә шулай егеткә әйләнәләр инде, улым, – ди миңа. – Иртәгә тагын барабызмы соң? – дип үртәп алырга да җитешә.

Минем ирен шешеп, бүлтәеп чыккан, алда аслы-өсле ике теш юк, кайбер хәрефләрне әйләндереп әйтү авыррак.

– Мин балып толмам инде, әти. Әни җибәлмәс мине бүтән… – дим, азаплана торгач.

– Анысы дөрес… Әле миңа да эләгәчәк кайткач… – диде шулчак әти, авыр сулап.

Бөтен гәүдә, баш, ирен сызлап авыртуга карамастан, никтер шат идем мин ул көнне.

Шат булмый ни! Чын ир-атлар эшен башкарып кайтып килү бит. Урман кистек, дип, авыз тутырып әйтергә була. Әйе була, тик әйтә генә алмыйм, барып чыкмый. Чөнки ул чакта авыз дигәне ертыграк иде.

Ә аның каравы, нинди алтын хатирә!

Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ

Комментарии