- 05.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Татарча сериал
– Зәлия бик кызганыч, сулып калган. Ялгызы үстерде бит. Инде хәзер япа-ялгыз каласы…
– Аллаһы бар ул, Зәлияне коткаргандыр да әле…
– Синең авызыңда рәтле сүз юк. Җеназада көфер сүз сөйлисең. Үлгән кешене яман итеп искә алмыйлар.
– Алмыйлар да, безнең күз алдында булды бит барысы да. Күп җәфа чикте Зәлия.
– Үзе дә гаепле булды инде. Улына бер сүз әйттертмәде. Хаклымы, хаксызмы гел яклады шул. Артык иркә булып үсте.
– Бала чакта бик еш авырды. Әтисе дә холыксыз булды. Шул холыксызлыгы, аракы гына сорап торган кыек авызы аркасында, ул да бик иртә китеп барды. Ә Маратлары сабак алмады. Күреп үсте, һәм шуны үзе күрсәтергә тотынды…
– Наркоман булуы яман булды шул. Безнең якта кеше-кара күрмәгәнне күрсәтте. Зәлия өендә әйбер калмады бугай инде, малае урлап бетерде.
– Хәзер безнең урам бушап калган кебек булыр инде. Алайса, Марат кына яши кебек иде анда. Ул берәр җиргә китеп торса, ничек тынып кала идек. Теге төрмәдә чагында 3 ел ничек тыныч булган иде. Маратны мафиози, диләр иде. Әллә кемнәр килә иде янына, әллә нинди машиналарда, сүз әйтергә куркырсың. Кыйнап, яндырып көл итәрләр…
– Бәрдергән бала кызганыч. Татар малае икән. Беркеме дә юк, ди. Детдомда үскән. Эшли генә башлаган. Торыр урыны да, таяныр кешесе дә юк, ди. Инде бандитлар харап итмәсә ярый.
– Әйе, шул үлгән кеше, китә дә котыла, калганнарга читен. Кичә күрдем мин ул баланы. Малай гына әле ул. Мәктәпне яңа тәмамлаган. Күз яшьләре белән елый. Миңа ничек яшәргә инде хәзер, ди. Җитмәсә, Зәлия дә очып килеп кунды. Ә мин сүз дәшәргә базмадым. Ул балага ияреп эшеннән кемдер килгән иде әле, ярый. Ул тынычландырды. Ярдәм итәбез, ди. Инде ул баланы да ярдәмнәреннән ташламасыннар. Дөм-ятим ди бит. Мәктәптә укыган чагында ук үзенең дә туганнары машинада бәрелеп үлгән. Әтисе-әнисе, апасы, бабасы шунда ук җан биргән. Ә бу бала әбисе белән генә калган. Әбисе дә тагын бер елдан китеп барган бакыйлыкка, оныгын дөм-ятим калдырып… Теге ияреп килгән кеше, нәчәлникләре ахры, тиз генә сөйләп китте. Ярдәм итегез, аңлатыгыз инде бу апага. Без ярдәм итәбез. Харап итмәсен баланы. Кызганыч бит, диде… Ә мәрхүм, уйламаганда, үзе ташланган машина астына. Әмма моны исбатлавы бик кыен. Шаһитлар юк. Хәзер шоферны гаепләргә мөмкиннәр. Бик тәртипле бала, дип сөйләде. Маратның наркотик таба алмый йөдәгән чагы булган ахры, ди. Ул вакытта андыйлар бар дөньясын оныта, чыдый алмый икән…
– Вакыт барын да дәвалар. Зәлиягә дә тынычлык кирәк иде инде. Башта ире, аннан – улы… Бирде аңа дөнья кирәкне…
Капка төбенә җыелышкан хатын-кызлар тынып калды. Өйдән ике кеше колаша күтәреп чыгып ишегалдына куйды. Димәк, мәет әзер. Ирләрнең берсе хәбәрен капка төбенә үк чыгып җиткерде.
– Гайбәт сатасыздыр инде. Юып, эшен бетерделәр. Керәсе, карыйсы кешеләр рәхим итегез. Саубуллашып, бәхиллек сорап, гафу итеп, үзегез дә гафу сорап чыгыгыз.
Хатын-кызлар тезелешеп сүзсез генә өйгә юнәлде. Зираттан кабер өлгертеп кайткан, бер кырыйда читтәрәк тәмәке көйрәтеп үз темалары буенча гәп корган ирләр дә аларга иярде.
Өйгә авыр ис таралган. Бу берничек тә тасвирлап булмый торган үлем исе. Ул һәрвакыт авыр була. Ул күзләрне, борынны гына ачыттырып калмый, күңелне яндыра. Әле мәет киткәч тә, өйдә калган хатын-кызлар барын да сөртеп, юып чыкса да, ул ис стеналарга сыланып, киемнәргә, урын-җиргә сеңеп, ярыкларга тулып, бик озак үзен сиздереп торыр. Өй кечерәеп, тәбәнәкләнеп калган шикелле. Янәшәдәгеләрнең борын тартуы, яшьләрен сөрткәләп алуы, йогышлы чир кебек сиңа күчә. Күзгә яшь, тамакка авыр төер тыгыла, йотып җибәреп булмый. Ә уртада иске ишек өстенә мәрхүм сузылып яткан. Ирексездән башка уй килә: бу баланың җаны кайда икән, кайда бәргәләнә, әллә тынычлык таптымы микән инде үзенә?.. Җеназа авыр шул ул.
Күрәсе килгәннәр, чиратка басып, мәрхүмне әйләнеп узды. Башлар иелгән, күзләр өскә күтәрелми. Күпләрнең иреннәр селкенә, нидер үз алдына аңлата, сорый, ялвара, тели… Һәркем Марат белән шулай, үзенчә, эченнән генә бәхилләшә иде. Үзәкләренә үткән Марат бөтенләйгә китә ич бүген. Бүгенге көн Аллаһы тарафыннан бирелә торган кисәтү иде: барына да чик бар…
– Маратның гамәл дәфтәре инде ябылды. Ул үзен аклау өчен башкача берни дә эшли алмый. Иман да китерә алмый, намазга да баса алмый… Боларны исән чакта эшләргә кирәк, изгелекләрне исән чакта өлгерим, дип көн саен ашыга-ашыга эшләргә кирәк. Кайчан китәсебезне беркем әйтә алмый. Бәлкем, бүген үк, я иртәгә, яки бик озын гомер итәрбез. Вакытын белмәгәнгә, дәфтәрләребезгә күбрәк гамәлләр язып калырга ашыгырга кирәк… – дип сөйләп китте хәзрәт, мәрхүмнең битен каплап төреп куйгач. – Инде бу балага ризык та кирәк түгел, кием дә. Байлык та. Бу дөньядан бар алып киткәне4 метрчүпрәк – кәфенлек. Кеше җиргә ялангач туа, ялангач китеп тә бара. Урамга чыккач, җеназа намазы укырбыз. Кеше тугач, исем кушканда азан әйтелә. Менә ни өчен җеназа намазында азан әйтелми, беләсезме? Менә шул тугач та әйтелә торган азан аның үлеме өчен дә әйтелеп куя. Менә күрәсез, Марат берни дә алып китми. Аңа бу дөнья малы кирәк түгел. Әмма без аны догаларыбыз белән туйдыра алабыз. Ул безнең догаларыбызга мохтаҗ…
***
Вакыт барына да дәва, дип юкка гына әйтмиләр, тормыш үз агымы белән ага торды. Ниһаять, шәһәр читендәге тынгысыз бистәгә дә тынычлык иңде. Исерекләр компанияләре дә кимеде. Җыелышып эчеп ятучылар да, ялгыш яткан әйберне чәлдерергә омтылучылар да, хәтта теге чакта күрше-күлән хатыннар куркып искә алган бандитлар да күренми.
Тормыш шулай бер сипләнгән калыпка салынганга, аптырамады халык, ә менә телдән телгә күчкән бер искитмәле хәл булды. Кайсы сөенеп, кайсы гаеп итеп, әллә ниләр өстәп чыгарып сөйли аны. Зәлиягә, чынлап та, Маратны таптаткан теге шоферның эшеннән ярдәм иттеләр. Шофер үзе дә бик еш килеп йөри торган булып китте. Бистә халкы белән дә аралаша, шунысы гаҗәп – аның да исеме Марат икән бит. Суд аны аклаган. Мәрхүмнең наркоман булуын, үлгән вакытында да бик үк аек булмавын искә алганнар. Шофер Маратның ятимлеге, эшеннән бирелгән яхшы характеристика да ярдәм иткәндер, диләр. Хәер, ул гына җитмәс иде, эшендәгеләр суд чыгымнарын, адвокатларга түләүләрне үзләре акча җыеп күтәргән. Егетне бәладә калдырмаган. Карусыз, тырыш егетне бар да хөрмәт итә икән. Иң мөһиме, ул баланы хөкем итмәүләрен сорап, Зәлия үзе елый-елый ялварган. Шунда гына белде авыл халкы, аның улы берничә тапкыр асылынып та караган булган. Әмма Зәлия үзе сагалап йөреп, ике тапкыр арканын кискән. Өйдә балта-пычакларын яшереп саклаганын да сөйләгән судта… Аңа ышанды авыл халкы. Күрше-күлән шикләнә иде. Тик шушы тәмугка тиң тормышын, ничек, сер бирми, яшереп саклый алганына гына гаҗәпләнделәр. «Киң күңелле кеше икән , диештеләр.
Ә Зәлия үзе хәзер яктырып киткәндәй булды. Әле беркөн кибеттә этенеп-төртенеп гәп корып торган хатыннар өстенә май кояшыдай балкып килеп керде дә, шау-гөр килеп әйберләр җыярга кереште. Кибетче Әлфия аптырамый инде аның бу эшенә. Чөнки белә: бүген аңа кунак килә. Улын таптаткан шофер Марат. Гел шулай яктырып каршы ала ул аны. Кыз бу юлы да сорап куйды. Аның үзен дә бу егет кызыксындыра иде. Кызыкмаслыкмы, бистәдә рәтле егет юк, авызларында – тәмәке, үзләре гел кызмача. Кияүгә чыгып рәхәт күрмәячәгеңне алдан ук белеп кәләш булып утырасың туй түренә. Ә бу Марат – икенче. Шуңа да, Әлфия күбрәк сер белергә теләп, сорап куйды:
– Зәлия апа, тагын кем килә инде?
– Әй, кызым, улым килә бүген. Улым?
– Әстәгафирулла, Зәлия, улың мәрхүм бит, 2 ай була. Саташасыңмы әллә? – кырыйда басып торган арткы урамда яшәүче ханым телгә килде.
– Саташмыйм. Үз акылымда, Аллага шөкер. Нишлисең, улымны җирләдем. Ә менә икенче улым барлыгын әле күптән түгел генә белдем.
– Теге улыңны таптаткан шофер синең улыңмыни?
– Таптатмаган ул аны! Бәхетсезлек, язмыш. Өстегезгә гөнаһ алмагыз, гайбәт сөйләмәгез. Иман турында уйлагыз. Моннан 5 кенә тукталыш барасы, мәчеткә алып барам үзегезне, менә мин дә күңелемә тынычлыкны шунда таптым. Анда тормышта җыкланган, михнәт ашаганнар күп. Ә иман, Аллага шөкер, күңелләребезне яктырта, шул яктылык бәхет тә китерә. Менә миңа да килде ул. Аллаһы күпсенә генә күрмәсен. Картаймыш көнемдә, миңа да бәхетнең ни икәнен татырга язган икән, дип Аллаһыга намаз саен рәхмәт укыйм. Ул хәзер миңа үз улым кебек. Нишләп улым булмасын ул…
– Намазга бастыңмыни, Зәлия? Бигрәк серле инде син. Без берни белмибез.
– Мин гыйбадәт кылам, дип кычкырып йөрмиләр, иң мөһиме, Аллам белсен, Ул кабул итсен, үзенә Ул сыендырсын!!!
– Әй гөнаһларың күптер, безнеке булмагач… Әле без өлгерербез, пенсиягә генә чыгыйм, сиңа килеп үзем өйрәнермен… – Теге арткы урам хатыны һаман сүз уйнатуын дәвам итте. Аны җөпләп башкалар да көлеште.
– Алай димәгез, безнең гөнаһлымы, юкмы икәнне Белүче – бер Аллаһы. Ул гына хөкем итә безне. Без ниләр өчен җавап тотасыбызны әлегә белә алмыйбыз. Алла сакласын инде казалардан, гөнаһлардан. Аның белми кылганнары да җитәрлектер. Моңарчы рәхәт тормыш күрмәдем, беләсез, мин генә сер бирмәгәч тә. Күгәргән җирләремне күрсәтми яшәгәч тә… Дөньяда изге күңелле кешеләр бардыр, миһербанлы балалар бардыр, дип уйламый да идем. Бар икән. Бу Марат улым шундый. Тормышның ачысын татыганга микән… Кешегә барын да аңлау өчен шул михнәтләрне дә кичәргә кирәк шул. Михнәткә чыдыйбыз, рәхәткә – юк. Ятим калган. Детдомга эләккән. Анда да тормыш баллы булмаган. Укытучылары күрмәмешкә салышкан, бозыклык арасында ул ничек шулай исән калгандыр. Әти-әниләре бик инсафлы кешеләр булган шул. Намазлы булганнар. Улларына да иманны сеңдереп өлгергәннәр. Кыеннар ашаса да үзе булып кала алган.
– Зәлия апа, ник алайса килеп-китеп кенә йөри соң ул Марат. Аның торыр урыны да юк икән, кандалалы тулай торакта интеккәнче, дим. Болын кадәр иркен өең бар…
– Һай кызым, күзең төшкән ахры… Күз төшәрлек шул ул минем Маратым, – дип елмайды ана.
Кибетче кыз кызарды. Үзенең кызыксынуын яшереп кала белмәвенә эченнән янды.
– Юк ла инде, Зәлия апа. Әллә ниләр сөйлисең?!
– Ник әллә ниләр булсын. Син – әдәпле кыз, мин фатиха бирер идем.
– Фатиханы аны әни кеше генә бирә бит, Зәлия, – дип тагын сүзгә кысылды, баягы арт урам хатыны.
– Ә кем әле әни түгел?! Узган атнада Маратым килгәч, бик озак сөйләшеп утырдык. Улым, болай йөрмә, өем иркен. Күч монда. Бар да – сиңа. Миңа инде күп кирәкми, дидем. Менә бүген кич эштән соң әйберләрен төяп киләселәр, – дип елмайды Зәлия сумкасына кабаланып әйберләрен тутырып.
…Алда Марат белән Әлфиянең татлы да газаплы да булган мәхәббәт маҗаралары көткәнен белми иде шул әле Әлфия. Зәлия апасының бәхетле килене була алырмы, монысы инде аның үзеннән тора. Язмыш-тәкъдир, дибез дә. Анда борылмалы тыкрыклар да җитәрлек. Ялгышып кереп китсәң, юлыңны саташтырасың һәм тәкъдирең башкача языла. Монысы да язмыш, диелә. Әмма ялгыш язмыш. Бу яшьләргә андый язмыш язмасын!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
АВТОРДАН: әлеге яңа повестымның беренче өлеше «Безнең гәҗит тә кыскартылып бирелде. Әсәрне тулысынча «Серләр гәҗите»нең киләсе елдагы гыйнвар саныннан укырга мөмкин. Зәлияне дә, Маратны да, Әлфияне дә алда олы сынаулар көтә. Кемдер, хәтта сыната да… Геройларның катлаулы язмышлары төене чишелешен белергә теләсәгез «Серләр гәҗите нә язылып калыгыз. Ул киоскларда сатылмый. Татарстаннан читтә яшәүчеләр аны редакциядән соратып ала ала.
Индексы: 16109. Каталогта 75 бит. 2012нче елның беренче яртысы өчен өйгә яздырып алу хакы 81 сум.
Бу газета мавыктыргыч хикәя-повестьлардан тора. Ә авторлар – укучылар үзләре. 32 битле роман газета. 2 айга бер чыга.

Комментарии