Декларация

(Моңсу хикәя)

Ракип Карибовичның үпкәсендә рак таптылар. Яшәргә күпме калгандыр, анысын бер Ходай белә. Бәндәдән генә түгел, Аллаһыдан да куркуны белмәгән шәһәр мэры соңгы вакытта физик һәм рухи яктан бетереште, үзен дөнья тоткасына исәпләп йөрүенең эзе дә калмады. Еш кына эш кабинетында уйланып утыра торган булып китте, кылган гамәлләрен исенә төшерде. Кешеләргә эшләгән яхшылыкларын хәтер төпкеленнән күпме генә барлап караса да, таба алмады. Ә менә начарлыклары буа буарлык. Бигрәк тә моннан биш ел элгәре бер әби белән булган вакыйга күз алдыннан китми, ятса төшендә, торса өнендә эзәрлекли.

Губернатор торак-коммуналь хезмәтендә реформалар үткәрергә кирәк дигәч, Ракип Карибович беренчеләрдән булып инициативаны яклап чыкты һәм җиң сызганып эшкә тотынды. Торакка, җылы һәм салкын суга, җылылыкка, тагын әллә нәрсәләргә түләүләрне ике-өч мәртәбә арттырды.

Шәһәр халкы моның белән ризалашмыйча шау-гөр килде. Мэрның кешеләре күпме генә аңлату эшләре алып бармасын, китергән аргументларны ишетергә дә теләмәде. Бигрәк тә пенсионерлар чәпчеде, ялгызларга ничек яшәргә кирәк дип, күз яшьләре белән елады. Көннәрнең берсендә меңләп адәми зат каланың төп урамын ике башыннан ябып хәрәкәтне туктатты. Ярсыган өернең мэрия бинасына бәреп керү куркынычы туды. Мондый хәлгә юл куймас өчен, бина эченә тәпәннәр һәм автоматлар белән коралланган омончылар кертеп тутырдылар. Ә хаким үзе, яраннарны ияртеп, шау-гөр килгән халык алдына чыкты. Гомер буе авыр эштә чиләнеп бөкрәйгән, күзләрендә яшәү нуры сүнеп, хәрәкәтләре сүлпәнәйгән өлкәннәрне берничә сәгать үгетләгәннән соң, өйләренә кайтарып җибәрә алдылар. Тик шулчак куанычтан балкыган Ракип Карибовичның кәефен кырган күңелсезлек булды. Бер кортка аның йөзенә төкерде.

– Безне кыерсыткан өчен, гомереңә рәхәт күрмә, кеше талап җыйган байлыкларың тамагыңа утырсын, җан биргәндә тилмереп үлсәң иде, – дип кычкырынды ул.

Карчыкны тиз туктаттылар. башлыгы бер-ике ярдәмчесе белән кулларыннан каерып, аны читкә өстерәде. “Аннан соңгы язмышы ничек булды икән әбинең, исән микән әле”, – дип уйлады шәһәр хакиме, кортканы кызганулы хисләр белән исенә төшереп. Үзен каты авыру аяктан екканчы, янына барып гафу үтенергә, ничек булса да хәер-фатихасын алып калырга дип күңеленә беркетте. Маңгаен куллары белән учлап, әбигә кичектергесез ярдәм күрсәтү мөмкинлеген эзләде.

Хатын, балалар, туган-тумача исеменә салганнарын да исәпкә алып, банкларда 7 миллиард сумнан артык акчасы бар. Алардан тыш, авылда гектардан артык җир белән коттедж, шәһәр үзәгендә өч катлысы, елга буенда өлгереп килүче, хан сараеннан да ким булмаган корылмалар комплексы, калада элиталы фатир, кыйммәтле җиңел – һәммәсен санап, тиз генә очына да чыгарлык түгел. Бөтенесе аныкы ич! Ничә еллар тырышып җыйды бит ул байлыкны. Тиздән барысы да җир өстендә өелеп калачак, ә ул караңгы гүргә керер. Анда инде берни кирәк түгел, берничә метр ак кәфенлек җитә. Шуларны уйлап, үзәге өзелде хакимнең, җанын кая куярга белмәде. Акча-байлыклар кеше хакына кереп җыелды шул, алар күз яше тота торгандыр. Бигрәк тә теге әбинең каргышы авыр, андый нәрсәләр эзсез югалмый, диләр бит. Үлгәнче гөнаһларның бер өлешен булса да юып өлгерәсе иде, югыйсә теге дөньяда кыенга туры килер.

Иң баштан, әбине эзләп табу уе белән, мэр звонок төймәсенә басты.

– Тыңлыйм Сезне, Ракип Карибович, – дип, һәр капризын үтәргә күнеккән, аксыл чәчле, калку күкрәкле, гүзәл йөзле сәркатибе аның каршына кереп басты.

Хаким кызга товар итеп түгел, кеше буларак төбәлеп карады һәм кияүгә чыгарга җыенган егетеннән аеруы хәтерендә яңарды. Аңа инде бу чибәркәйнең дә, хәтта инде башка сөяркәләрнең тәне дә кирәк түгел.

– Кичекмәстән шәһәр милиция идарәсе башлыгын чакыр миңа, аннары теләгән җиреңә бара аласың. Теләсәң, сөйгән егетеңне чакыр, – дип, Ракип Карибович кызның аптыраулы карашының ачулыга әйләнүен күрмәс өчен, ашыгып өстәлендәге кәгазьләренә иелде.

Милиция башлыгы тиз килде. Тугры эттәй ялагайланып, майлы күзләрен боссына текәде.

– Чакырткан идегезме, Ракип Карибович?

– Моннан биш ел элек булган бунтны хәтерлисезме? – дип сорады мэр, сүзен гадәттәгедән үзгә башлап.

– Аны онытырга мөмкинмени, Ракип Карибович?

– Чыраема төкергән әбине дә онытмагансыңдыр?

– Ул чагында 15 тәүлек КПЗда утыртып чыгардык без аны. Прокурор биш елга төрмәгә утыртыйк, дигән иде. Зурламадык инде, яше дә олы, я үлеп китәр, дип калдырдык.

– Син ул карчыкны таба аласыңмы?

– Нишләп тапмаска ди, мин аның кайда яшәгәнен дә беләм. Урамда хәер сорашканын да күрәм.

Ракип Карибовичның эченә җылы йөгерде. Исән икән әле, дип уйлады ул куанып.

– Хәзер үк карчыкны эзләп тап. Мунчага алып барып яхшылап юындырырга, өстенә чиста киемнәр кидереп, кафеда тамагын туйдырырга кирәк булыр. Минем әти исеменә язылган елга буендагы биналар комплексы бүген-иртәгә өлгерергә тиеш, аларны караучысыз калган һәм инвалидлар файдалануына бүләк итәм. Теге әбине бүген үк шул йортларның берсенә урнаштыра тор, ятим балаларны да иске торакларыннан күчерергә кирәк булыр.

Милиция полковнигының гаҗәпләнүе йөзенә чыкты. Ул халык арасында таралган чыш-пыштан шәһәр хакименең үлем хастасы белән авыруын ишетсә дә, шефының мондый башсыз адымга баруын көтмәгән иде. “Уйлану акылына зыян китергәндер мескенкәйнең”, – дип фикер йөртте.

– Ярар, ничек кушасыз, – дип чыгу юлына юнәлде.

– Тукта әле! – дигән мэр әмере милиция башлыгын әйләнеп карарга мәҗбүр итте. – Бүгеннән башлап шәһәрдәге һәр чиновник еллык кереме турында декларация тапшыра башларга тиеш, рәсми билгеле хезмәт хакын гына түгел, күләгәдәге керемнәрен дә күрсәтеп.

– Ничек инде? – дигән сорау әче тавыш булып атылып чыкты, күзләрендә ачу чаткылары биеште полковникның.

– Менә шулай. Син хезмәт хакыңны гына күрсәтмә, кыска вакыт эчендә “гаишник”ларны сыгып, хан сарае салдырып куюыңны да шәрехлә. Алардан ай саен ким дигәндә алтмыш-җитмеш мең алып торуыңны әйт, башка каналлардан агылган акчаларны да телгә алырга онытма.

“Эх, ата коррупционер, – дип уйлады чиновник-офицер ярсуын чак тыеп. – Синең үзеңә минекенә караганда уннарча тапкыр керә бит!” Тик ул моны кычкырып әйтергә базмады, казнасы авыртканчы тешләрен генә кысты. Шефының:

– Мин дә хаким постына килгәннән башлап җыелган керемнәрем турында тулы хисап бирәчәкмен, – дигән сүзләр аны инде кабул итү бүлмәсендә куып җитте.

Полковник бүтән чагында сәркатип кызның матурлыгына бихуш икәнлеген белдереп комплимент әйтмичә калмый иде, бусында кызның яшьле күзләрен күреп сәерсенсә дә, үзенең хәле хәл булганлыктан, дәшмичә үтте…

Ракип Карибович шәһәрнең баш милиционерыннан иң беренче урынбасары Хәшәфәт Иблиевичны чакыртты.

– Каланы юбилейга әзерләгәндә һәм бәйрәм чараларын уздырганда күпме акча керде әле? – дип сорады ул урынбасарының ияләнгән гадәте буенча кәнәфигә җәелеп утыруын өнәмичә.

– Оештыру чыгымнарын әйтәсезме? – диде Хәшәфәт Иблиевич.

– Юк. Безнең кесәгә кергән керемнәрне әйтәм.

– Өч миллиард сум чамасы. Шуның 30%ы откат рәвешендә үзәккә китте, 20%ы ярдәмчеләре белән губернаторга бүләк ителде, миллиард ярымы – безнең өлеш.

– Иртәгә үк өч миллиард сумның ничек бүленүен тәфсилле аңлатып декларация тутыра башла. Үзеңнең банктагы счетларың, күчемле һәм күчемсез милекләрең турында хисап ясарга да онытма.

– Ракип Карибович, сез нәрсә сөйлисез, гомерлек срокка башлар Себергә китә бит безнең болай булса? – дип урыныннан сикереп торды Хәшәфәт Иблиевич. Аның куркудан күзләре акайган иде.

– Әйткәнне эшлә! – дип җиткерде мэр, йодрыгы белән өстәлгә шапылдатып. – Бар, күземә күренмә.

Урынбасар ачуына буылып ишеккә юнәлде. “Җиңеләйгәндер бу, дип уйлады ул. – Акыллы кеше болай эшләмәс. Ничә еллар бер табактан ашадык, аның кушуы буенча һәр оешмадан, сәүдә нокталарыннан ай саен зур акчалар җыеп килдем. Һәм менә сиңа мә, бер мизгелдә шуларның барсы юкка чыгарга мөмкин. Нәрсә булды икән моңа? Авыртуы көчле булып, шулай кылана микән ни? Аннан да күбрәк ришвәт алучылар да авырый, үлә. Тик берсе дә мондый тинтәклеккә бармый, җыйган байлыкларын балаларына, оныкларына калдыра”. Бик нык пошынган урынбасар нинди чара күрергә дип уйлап, урамга чыкты…

Чират прокуратурага җитте. Инде прокурор Гакыйль Каһиров кайбер нәрсәләрдән хәбәрдар булгач, мэр янына психологик әзерлек белән керде.

– Нефть магнаты Сан Саныч елга буендагы хан сараеңны бушлай җиткереп биргән диләр. Мондый киң күңеллелек күп гөнаһларына күз йомуың өчен эшләнгәндер инде? – дип каршылады мэр шәһәрнең төп закончысын. Каһиров туры җаваптан качты.

– Бөтен нәрсәне дә күрсәк, илдә тагын шуның кадәр төрмәләр җиткерсәк тә җитмәс иде.

Ракип Карибович җавапны ошатмыйча, кашларын җыерды.

– Синең ведомстводагы яшьләр тәртәгә тибә дип зарланалар. Үзләрен әллә кемгә куялар, кеше белән юньләп сөйләшмиләр, юк-барга бәйләнеп көн үткәрәләр, имеш. Күбесе ике-өч миллион сумга бәяләнүче иномаркада җилдерә, утыз яшькә җитмәс борын дистәләрчә миллион сумга төшереп, йорт өлгертә. Нинди ришвәтчеләр үрчеттегез Сез үзегезнең рәтләрдә, шайтан алгыры?! Калада Сезнең өстән тикшерүче бер генә оешма да юк шул. Озын сүзнең кыскасы: иртәгәдән үк үзеңнән башлап идән юучыңа кадәр керемнәрегез турында декларация тутырасыз. Кара аны, бернәрсәне дә онытма! Чиста керем дә, күләгәнеке дә күрсәтелгән булсын. Үзем тикшерәчәкмен, – дип мэр Каһировны чыгарып җибәрде.

Моңа кадәр шефының күрсәтмәләрен төгәл үтәүче прокурор алай эшләргә уйламады да. “Чыннан да, акылы чыккан икән моның”, – дип уйлады ул. Алга таба нишләргә кирәклеген ачыклар өчен милиция башлыгына, хакимнең беренче урынбасарына кесә телефоныннан шалтыратырга кереште…

Ракип Карибович Сан Санычны да чакыртты. Аның белән сөйләшкәндә дә үгезне мөгезеннән эләктерү җаен карады.

– Сан Саныч, барлык керемнәрең турында декларация тутырырга кирәк бит, скважиналар санын да төгәл күрсәтергә.

– Ракип Карибович, алты скважина тәүлекләр, еллар буе сезнең файдага нефть суырта, акчаларын да тиененә кадәр сез аласыз, – диде югалып калуы йөзенә чыккан олигарх. Ул сөйләшүнең мондый юнәлеш алуын һич көтмәгән иде, калтыранган куллары белән үгезнекедәй таза муенын кысып торган галстугын бушаткалады.

– Беләм. Мин аларны кире дәүләткә кайтарып бирәчәкмен. Нефть, газ, урман һәм башка байлыклар халыкныкы булырга тиеш дип саныйм. – Хаким күз алдына урамда хәер сорашучы әбине китерде. – Приватизация дөрес нәрсә булып чыкмады. Сезгә дә компаниягезне дәүләткә кайтарырга киңәш итәм.

Мэр кабинетыннан чыкканда, Сан Санычның аптыравы чиктән ашкан иде. Ул әле каладагы беренче кешенең авыруы хакында ишетмәгән һәм акча өчен кичә генә җанын фида кылырга торган кешенең кызыл коммунист кебек сөйләнә башлавы аның өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Ул прокурор белән киңәшләшергә уйлады…

Көн дәвамында Ракип Карибовичның эш кабинетында шәһәрнең эреле-ваклы түрәләре һәммәсе диярлек булып чыкты.

Төштән соңга чиновникларның фикер бергәлеге оешып җитте. Аның эчтәлеге менә болай: “Мэр Ракип Карибович озак еллар шәһәр хуҗалыгын уңышлы җитәкләде. Аның кул астында кала танымаслык булып үзгәрде, матурайды. Кызганычка, хәзер сәламәтлеге какшау сәбәпле, аны психиатрия дәваханәсендә кичектергесез дәвалау сорала. Соңгы вакытта кылган гамәлләре бу турыда ачык сөйли. Ул – социаль куркыныч авыру, әйләнә-тирәсендәгеләргә җитди зыян салырга мөмкин”. Текст астында урынбасар, прокурор, милиция башлыгы, олигарх, баш һәм башкаларның имзалары тезелеп киткән иде. Телеграмма губернатор исеменә дә очты.

Икенче көнне үзәктән махсус комиссия килеп, тикшерү эшләре башлап җибәрде. Комиссиягә ярдәм итүдә аеруча Хәшәфәт Иблиевич, прокурор һәм милиция башлыгы тырышты. Шәһәр мэрының гамәлләрендә күп хилафлыклар табып, губернатор аны эшеннән алды. Мэр постына беренче урынбасар билгеләнде. Элекке мэрның бик күп мал-мөлкәте конфискацияләнде, банклардагы хисапларына арест салынды. Аның үзен дә иректә калдырмадылар. Акылына зәгыйфьлек килгән дип, “психушка”га яптылар. Анда кергәч тә, Ракип табибтан керемнәре турында декларация сорап аптыратты. Чираттагы аңгырайткыч уколын кадаучы табиб пациентына:

– Тынычлана гына күрегез, декларация дә тутырырмын, син күрергә теләгән әбине дә табып китерермен, – дип тынычландырырга тырышты.

– Ә бу вакытта хәер-фатихасын алырга теләгән әби урамда хәер сорашып утыра. Элекке мэрның әти-әнисенә: “Йортыгыз законсыз юл белән җиткерелгән”, – дип прокурордан кисәтү килгән. Улларының үпкәсендәге рак диагнозының расланмавы турында үзәктән килгән медицина белешмәсен укып, кычкыра-кычкыра елый иде алар.

Фирдәвес ХУҖИН

Комментарии