- 05.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Татарча сериал
Сөмбел туңып, калтыранып уянып китте. Аның башы бик каты авырта иде. Әле һаман караңгы булуга аптырап, торып утырырга теләде. Йа Аллам, бу бит аның фатиры түгел, ул идәндә йоклаган лабаса! Кичәге вакыйгаларны бик авырлык белән генә исенә төшерергә тырышты.
…Сөйгән егете Тимур аны үзе белән кичке клубка чакырды. Һич тә барасы килмәгән иде, егет бик ялынды шул. Клуб дигәне уеннар салоны булып чыкты. Тимур, хәзер чыгам, дип, икенче бүлмәгә кереп китте. Аннан кычкырышкан тавышларны ишетеп, бүгенге кичнең хәерлегә бетмәвен уйлап, Сөмбел чыгып китәргә җыенганда, Тимур да күренде. Шунда өч кыз да бар иде. Тимур аңа лимонад салып бирде… шуннан соң берни хәтерләми Сөмбел. Егет кая киткән, әллә акчасын оттырып, түли алмаган өчен, берәр җиргә ябып куйдылармы икән?
Бүлмәдә дөм караңгы, кайда ишек, кайда тәрәзә икәнен дә белеп булмый. Сөмбелнең киемнәре өстендә икән әле, шөкер, чишендермәгәннәр. Ул Аллаһка ялварып елый башлады. Әгәр моннан чыгармасалар, әти-әнисе ничек түзәр, аның бит шулай кызларны урлап, чит кешеләргә сатып акча эшләүчеләр турында да ишеткәне бар. Ышанмаган иде бит әле…
Ник кенә тыңлады икән Тимурны, бүлмәдәше Гөлсем никадәр ялынды бит, «Барма, харап буласың. Ышанма Тимурга, бандит ул», – диде. Барды шул, яраткан егетен үпкәләтәсе килмәде. Үзеннән бурычка акча алып, бирә алмагач та шикләнмәде. Үзе бүләк иткән алкаларны да, бу сиңа килешми, дип кире алып, югалттым, диде. Башканы да алмады. Тимур акчага мохтаҗ түгел, байларның бердәнбер баласы. Соңгы арада машина белән дә йөрми башлады, әллә уйнап оттырды инде.
Алар бер авылныкы, күршеләр диярлек. Әти-әнисе район үзәгендә яши, уллары әбисе янында үсте, Сөмбел белән бер сыйныфта бер парта артында утырып укыдылар. Баштарак дус булып йөрделәр, аннары сөю килде. Сөмбелнең әбисе генә бу дуслык белән килешмәде, «Алар белән каберең янәшә булмасын», – дигәненә кыз көлде генә…
Сөмбел әкрен генә торып ишек эзли башлады, ниндидер чиләкләргә абынып, чүттән генә егылмады. Тавышка ишек ачылып китеп, аннан урта яшьләрдәге бер хатын күренде.
– Кем син, балакай, адәмме, җенме, тагын кем китереп ташлады инде. Йа Раббым, хәзерге ата-аналар, балам укый, эшли, дип җәфалана, ә балалары бай егетләр кочагында рәхәт чигә, – дип ачуланып, чиләкләрен алды.
Сөмбел, өзгәләнеп, аның чыгарып җибәрүен үтенде. Хатын ризалашмады, «Хуҗадан башка чыгара алмыйм, мин монда синең кебекләрне һәркөнне күрәм, өеңнән барып алмагандыр, урынсыз йөргәнсең», – дип, Сөмбелнең йөрәк ярасына тагын тоз гына сипте.
Хатын сүзен әйтеп бетерүгә, бүлмәгә Граф килеп керде. Кызның аны күргәне бар, әле бервакыт бер кичәгә баргач, Тимур таныштырган иде. Бергә биеделәр дә әле. Аны күреп, Сөмбел бераз тынычланып китте, елмайган булды:
– Граф абый, зинһар әйтегез әле, мин нишләп монда, берни хәтерләмим. Миңа кайтырга, лекциягә барырга кирәк, югыйсә имтиханнарга кертмиләр, – диде кыз, ялварып. – Мин югалсам, әти-әнием нишләр, әбием, сеңелләрем ничек түзәр.
Егет, бер сүз дәшми, елап, шешенеп беткән кызга карап торды. Чибәр генә авыл кызы, азып-тузып йөргәнгә охшамый. Йөргән егете үзен илле мең сумга сатканын белсә, ни дияр икән?!
Тимурның бурычы бик күп шул, илле мең генә дә түгел. Инде кызыгызны тере килеш күрергә теләсәгез, шул кадәр акчаны күрсәтелгән урынга куегыз, дип, әтиләренә дә хәбәр иткәндер. Кызның Сөмбел исемле икәнен дә, III курста укыганын да белә Граф кушаматлы Гариф. Аның да сеңлесе бар, әгәр аның белән шундый хәл булса… Аллаһ сакласын, дип уйлады. Аннары:
– Егетләр белән төнге клубта йөрүеңне әти-әниең беләме соң? Алар сине укып йөри, дип уйлый инде, мескеннәр, – диде. – Сине Тимурдан илле меңгә сатып алдым – миннән китә алмыйсың, минем хатыным булачаксың. Аның белән күптәннән йөрисеңме, ул синең яхшы танышыңмы? – диде.
Сөмбел барысын да сөйләп биргәч, Гариф башын чайкап куйды. Ошый иде бу кыз аңа, дөрес, егет каты күңелле, ул армиядә вакытта сөйгәне ташлап, кияүгә чыккач, кызларга ачу саклады. Кулына эләккәнне кызганмады. Ә алар күп булды, күбесенә акча гына кирәк. Ә Гарифның акчасы бар, ул акча табуның җаен белә, уен автоматлары – уен тәртибен белгән кешеләр өчен хәзинә ул!..
Сөмбел Тимурның үзен сатуына ышанмады, хәтта ышана да алмады. Гариф язуны күрсәткәч тә, ни әйтергә белмәде, үзен сатылган мал кебек хис итте. Ул илле меңне Гарифка каян табып бирсен, колхозда эшләүче тракторчы әтисе акчаны ничә айга бер генә ала. Ә әнисе, йа Раббым, бу хәлне ишеткәч нишләр, ул бит укытучы! Кызның башында мең төрле уйлар бөтерелде һәм Гарифка ризалык бирергә булды. Тик алдан кайтып, әти-әнисеннән сорасын, аннары никах укытып килерләр.
Бу – язмыш эше. Аның әнисе күршегә ачкыч сорарга кереп, кияүле булган. Авылга укытучы булып эшкә килгән Гөлфирәне ялгыз әбигә фатирга керткәннәр. Кыз беренче көн укытып кайтканда, өй ишеге бикле булган, ә әби күршедә никах мәҗлесендә икән. Никахка халык та җыелган, мулла да килгән, ә кәләш юк ди. Кыз, авылга кияүгә чыкмыйм, шәһәр егете таптым, дип, арасын өзгән. Кирәк бит, нәкъ шул чакта Гөлфирә кергән һәм, аны-моны уйлап тормыйча, Зиннур белән икесен түргә утыртканнар. Мулла, инде озак көттем, дип, никахны укый да башлаган. Гөлфирә, һич ни аңламыйча, бу авылда шулай тиеш, дип белгән. Мулла икесеннән дә иман кәлимәсен әйттергән, икесеннән дә ризалык сораган. Риза, дигән кыз да. Мәҗлес таралгач, Гөлфирә савытлар юышырга тотынган, табыннар җыелгач, чыгарга җыенган. Зиннур: «Кая барасың, безгә никах укылды бит», – дигәч, кыз аптырап калган. Зиннур никах укылганга кош тоткандай сөенеп йөргән, үзе дә чибәр булган шул ул. Кыз ризалашмагач, «Чыксаң чыгарсың инде, сине хәзер ярты авыл кияве куып чыгарган, дип сөйләр», – дигән. Шуннан торып киткәннәр. Әти-әнисе еракта булгач, соңрак туйга гына килгәннәр. Сөмбел – аларның беренче мәхәббәт җимешләре. Әле аңардан соң тагын өч кыз үсеп килә. Зиннур, малай көтә-көтә, дүрт кызлы булды. Барыбер малай да туды. Сөмбелгә әнисе һәрвакыт:
– Кызым, син безнең йөз аклыгыбыз. Мәхәббәт дип, зинһар, башыңны югалта күрмә. Ул узгынчы хис булырга да мөмкин. Хәер, чын күңелдән яратып, гаилә корырга теләгән егет беркайчан да начар гамәл кылмый. Тормышта мәхәббәт кенә җитми, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү кирәк. Мин әтиеңне бер тапкыр күреп кияүгә чыктым, тик үкенмим. Без әйбәт яшәдек, син дә йөзебезне кызартмассың дип уйлыйм, – дип әйтеп килде.
…Икенче көнне кыз сорарга ике машина белән кайттылар, Гарифның әнисе Гөлфирә белән авылдаш булып чыкты, кочаклашып күрештеләр, каршы килмәделәр, кызны бирделәр. Сөмбел дә гел елмаеп кына йөрергә тырышты. Гариф Сөмбелдән Тимурның язуын алып ертып ташлады.
– Үзеңнең генә яманатыңны чыгарырлар, һәркемнең үз баласы үзенә якын. Баласының тайгак юлга кереп китүенә ата-ана гаепле түгел. Баланы һәркем олыгайган көнендә үзенә ярдәмче булыр, дип үстерә. Тимурны артык сикерткәннәр, акчасы булмаса, уйнамаган булыр иде. Инде машинасына кадәр оттырды бит, – диде.
Сөмбелләрдән чыкмаса да, кемнәрдер Тимурның әти-әнисенә ишеттергәннәр. Тагын башка кешедән дә күп акча алган булган. Акча китермәсәгез, улыгызны күрмәссез, дигәннәр. Әтисе малаеның алган бурычларын түләгән һәм, бәлки сабак алыр дип, сорап армиягә җибәргән.
Яратып чыкмаса да, Сөмбел Гарифка ияләште. Сөмбелне ире яратса да, никтер, бала алып кайтуны кирәксенмәде.
– Укуыңны бетер әле, рәхәтләнеп яшәп калырга кирәк. Балалар була ул, яшьлек кире кайтмый. Әле без дөнья күрмәгән, ә яратыр өчен сездә балалар җитәрлек, – диде.
Алар, дөньяның рәхәтен тоеп-белеп калырга теләп, елына ике тапкыр чит илдә, диңгездә булдылар. Зиннур белән Гөлфирә кияүләренең яхшылыгына шатланып туймадылар. Аларга да бүләкләр күп кайтты. Гариф хатынының эшләвен теләмәде, Сөмбелнең тырышып укып алган дипломы шкаф тартмасында ятты. Ялгыз калган саен, Сөмбел яшен түкте. Байлыкка чумып яшәп тә, бәхетсез булып була икән. Тикмәгә генә: «Байлар да елый икән», – димиләр шул.
Балалары булмаганга бигрәк тә Сөмбелнең әбисе борчылды. Ул инде кияүне дә аптыратып бетерде. «Акчагыз булмаса, пенсиямне биреп барырмын, алып кайтыгыз инде бер бала. Оныгымның баласын күреп үләсем килә», – дисә дә, кияү кеше тыңламады. Сөмбел үзе дә елады, ялварды, тик юкка. «Миңа син генә кирәк, җәфаланма, гел шулай сылу, матур тор», – диде Гариф. Үзе гел Сөмбелнең энекәше Сәйдәш белән уйнарга яратты, аңа нинди генә уенчыклар алып бирмәде, ялга барганда да кайчак үзе белән алып барды. Белмәгән кешеләр Сәйдәшне аның улы, дип уйлыйлар иде. Ә бервакыт Сәйдәш:
– Җизни абый, ә син бандитларның башлыгымы? – дип сорады.
Бу сорауны ишетеп, Сөмбел куркып иренә карады, ә Гариф исә көлемсерәп куйды.
Ә сүз болай булган икән, апасы кечкенә вакытта, телевизор карап утырганда: «Мин кияүгә бандитлар башлыгына чыгачакмын, аның акчасы күп, рәхәтләнеп, туңдырма ашармын», – дигән булган. Шуны искә төшереп көлештеләр. Белмиләр шул инде алар кызларының бандитлар башлыгы белән яшәгәнен. Ничек кенә бәхетле булып күренергә тырышса да, бәхетле түгел шул ул, аерыла да алмый. Бер гаилә дусларының хатыны Сөмбелгә: «Акыллы бул, балам, аларның хатыннары аерылып китә алмый, бәхетсезлеккә генә очрый», – дип әйткән иде. Менә шуңа акыл белән яши Сөмбел, сеңелләрен кунакка да чакырырга курка, ире кебекләр белән бәйләнмәсеннәр, ирекле булып яшәсеннәр, ди.
Сөмбелнең инде кияүгә чыгуына биш ел, тик аның шушы гомер эчендә бер генә тапкыр да үзе генә кайтып, авылда кич кунып килә алганы юк. Янәшәсендә гел Гариф, аерым гына әнисе белән дә бер сүз сөйләшә алмый. Әллә сөйләр, дип курка, әллә яратуы хак. Сөмбел юләр түгел инде, әти-әнисен борчуга салмас, сөйләсә, аны аңламаслар да иде. Очын-очка ялгап яшәгән ата-ана кызларының шундый тормышта яшәвенә сөенә генә, алар өчен бала да сәбәп түгел, үзләре беләдер, диләр. Сөмбелнең эшсез утыруына да исләре китми, эшләсә, бу зур йортларын, бакчасын ничек карап бетерер, дип куялар.
Шулай кайта-китә йөреп, еллар үтте. Шөкер, сеңелләре авылдан еракка китмәделәр, бер-бер артлы үз тиңнәрен табып, кияүгә чыктылар. Зиннур белән Гөлфирәнең барлык оныклары да малай булды. Уналты яшеннән кияүгә чыккан сеңлесе Зөһрә дә әни булгач, Сөмбел бөтенләй төшенкелеккә бирелде. Хатынының көннән-көн сулып баруын күргәч, Гариф аптырап китте. Бала Сөмбел өчен шул кадәр мөһим микәнни? Ир ни уйларга да белмәде. Кичен елап утырган хатынын кочаклап:
– Ни булды соң сиңа, нәрсә җитми? Нигә болай үз-үзеңне өзгәлисең? Бала табасың килсә, әйдә алып кайтыйк соң. Иртәгә үк табибларга барып тикшерелик, мөмкинме икән әле безгә? – дип куйды, теләр-теләмәс кенә. – Эшкә керәсең килсә, күршедә генә мәктәп, яңа уку елына ачылачак, кереп белеш.
Сөмбел, яткан урыныннан сикереп торып, беренче мәртәбә, Гарифны үзе кочаклап алды. Әйтерсең, ул инде тиздән әни булачак. Ул, елый-елый, иренә рәхмәт әйтте. Әле алда нинди сират күперләре торганын һәм тагын күпме күз яше түгеләсен белми иде Сөмбел…
Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Комментарии