Балачакның изге хыяллары…

Балачакның изге хыяллары…

Алия кечкенә чагында зиратка бара иде дә, әтисе каберенә озак кына карап тора иде. Ышанмый иде: аның олы гәүдәле, нык беләкле таза әтисе ничек шушы тар кабергә сыйган? Ничек ул шул кабергә кереп яткан? Бәлки, Алияне алдыйлардыр, нәрсә эшләп ятсын аның әтисе җир астында?!

Элегрәк, кыш көннәрендә балалар җыелып чана шуалар иде. Алияләрнең өеннән дә өч кыз чыга. Аларның чаналары иң шәбе, әтиләре үләр алдыннан алып калдырган тимер зур чана. Өчесе дә сыя. Тау башыннан бөтен балалар белән бергә шуып төшеп китәләр, ярышалар – кемнеке иң тиз һәм ераккарак шуар. Әлбәттә, Алияләр җиңәчәк, аларныкы кебек чана беркемдә дә юк. Җиңүе күңелле. Башта алар башкаларны җиңә иделәр. Әниләренең энесе, Илдус абыйлары да үлеп китте бит әле. Ул карый торган иде чананы, майлап-җайлап йөри иде. Менә хәзер чаналарын караучы да, майлаучы да юк. Тау башында яшәүче Азатның кечкенә чанасы да, күрше Алмазларның тимер, Ландышларның озын агач чаналары да җиңә. Тик Алияләрнеке генә түгел. Җиңү түгел, юньләп шумый да инде ул хәзер, асты күгәргән. Тау шууның да бар кызыгы бетте. Әтиләре юк шул. Әнә, Алмазларның чаналары да шуа, сарайлары да какшамый, капкалары да аумый. Ир кеше – ир кеше инде, каралты-кураны бер әниләре генә ничек сакласын, ди. Әтиләре нигә генә ташлап киткән инде, авыр бит әниләренә. Әй, ул чана ярышлары, узышлары, шуышлары белән кадалып китсеннәр шунда. Әниләре жәл бит, әниләре…

Алия башта шундый сорауларына җавап эзләп, уйлары чуалып, кабергә озак кына карап тора. Монда бит аның әнисе дә, апалары да килә, кабергә чәчәкләр куя. «Тыныч йокла», дип, чыгып китәләр. Йоклыйдыр инде әтисе, тагын нәрсә эшләсен инде ул җир астында…

Менә күрше Алмазларның әтиләре бар, Азатныкы да бар, ә безнеке юк. Алар кая да барасы булса, машина белән чыгып китәләр, ә Алиянең апалары Казанда укый, аларны озатучы да, каршы алучы да юк. Чөнки әтиләре менә монда, кабер астында ята. Ишегалдында мотоциклы да, гаражда машинасы да бар, йөртүчесе генә юк.

Шул кабергә карап, нинди генә уйлар килми кызның башына. Үпкәли әтиләренә. Нинди әти инде син, алдыңа утыртып, бер сөймәгәч. Юк, әтисенең хәлләрен сорап тормый Алия. Үзеннән өч яшькә зур апасы гел әйтә: «Безнең әти оҗмахта, анда рәхәт, кояш, җиләк-җимешләр», ди. Әтисенә рәхәт икәнен белә инде кыз. Аның да оҗмахка бер барып кайтасы килә, әтисен дә күрер иде, җәй буе саклыйсы бәбкәләрдән бераз ял итәр иде. Нишләп әтиләре аларны да кайтып алмый микән, бергә күңелле дә булыр иде. Оҗмахка юл менә бу караңгы кабер аша сузылганын чамалый кыз. Ә кабергә төшәргә куркыта, анда бит караңгы, салкын, һава да юк…

Минем ирем дә синең кебек мине ташлап китмәс микән, әти. Син бит киткәнсең. Җитмәсә, алты бала белән калдырып. Менә әни хәзер төнне-көнне белми, ат урынына җигелә. Алты дилбегә аның өстендә. Юк, алты дилбегәне ат та тарта алмас иде. Ә әни тарта. Син үпкәләмә инде, әти, миңа. Беләм, аңларга да тырышам: син бит үзең теләп үлмәгәнсең. Алла бабай шулай язган. Димәк, аңа шулай кирәк булган. Безгә хәзер авыр инде, үскәч, Алла бабай безне дә әле бәхетле итәр, безнең дә әни балда, майда гына йөзәр, менә күрерсең әле, әти, Ходайның кодрәте киң, диләр бит. Бары сорый белеп сорарга гына кирәк.

Ә Алия сорый. Ул йокыга ятканда да, каз бәбкәләре саклаганда да, табак-савыт юганда да, түтәлдән чүп утаганда да, сыер көтүен каршы алганда да, мәктәпкә укырга барганда һәм кайтканда да Алла бабайдан, иң беренче чиратта, бу дөньяның һәм олылар сөйләгән сүзләрнең серләрен ача алырлык акыл сорый. Аның барысын да беләсе килә: нәрсә ул үлем, нәрсә ул оҗмах, нәрсә ул язмыш, нишләп Алмазларның әтиләре бар да, Алияләрнеке генә юк. Хәтта олы апалары да аның сорауларына җавап бирә алмый. Димәк, белмиләр. Ә Алия белер, Ходай бу тормышның фәлсәфәсен аңларга ярдәм итәр. Ул бит үтенеп сорый. Аннары әнисенә исәнлек тели ул. Әнисенең сау-сәламәт, озын гомерле булуын тели. Ул үзенә әнисен бәхетле итәрлек көч сорый. Аны шатландырып, сөендереп яшәргә тели. Ходайдан ярдәм сорый.

Менә әнисенең туган көненә туганнар, дуслар җыелган. Котлыйлар, туган көнең белән, диләр. Бөтенесе дә елмая, шат, хәтта апалары да. Ә Алиянең җене сөйми туган көннәрне, бигрәк тә әнисенең туган көнен. Бер яктан уйлап карасаң, әнисе туган көн бит инде ул, сөенергә кирәктер, бәлки. Тик юк, ул бит белә: бу көнне аның әнисе тагын бер елга картаячак. Аны инде болай да әтиләренең үлеме, апаларының тудырган мәшәкатьләре картайта. Күрмисезмени, маңгаенда күпме җыерчык. Кулларында кан тамырлары күренә башлаган. Төнлә дә юньләп йокламый бит ул. Ничек акча җиткерәсе, каян нәрсә аласын уйлап ята. Үзе ишетте Алия, күрше әбисе белән сөйләшеп торганда, ялгыш ишетеп алды. Хәзер ник ишеткәненә үкенә, ишетмәгән булса, ул диванда кыңгыр яткан әнисенең йомык күзләрен күрә дә, әнием ял итә, дип сөенеп китәр иде. Ә хәзер ул йомык күзләрне күрсә, нәрсә уйлый икән, нәрсә өчен борчыла икән, дип башын катыра. Әнисен кочаклап алыр иде дә, «Әни, син нәрсә уйлыйсың, бәлки, мин ярдәм итә аламдыр», дип әйтер иде – тик юк, ярамый. Аларның гаиләсендә андый сөйләшүләр, кочаклаулар, үбешүләр, уйларга, хисләргә бирелүләр, сер уртаклашулар, гомумән, юк. Балалар бары үзләре белеп өйне җыештырса, сыер астын чистартса, бакча эшләрен эшләсә – шул җиткән. Алар моның барысын да үзләре белеп эшләргә тиеш.

Үсте Алия, мәктәптә дә әйбәт кенә укып, үрнәк бала булды. Әниләре барысын да югары уку йортына кертте. Дипломлы, грамоталы чибәр алты кыз үстерде. Алия Коръән фәлсәфәсе белән дә, дөнья фәлсәфәсе белән дә танышты. Кечкенәдән башында туган сорауларга җавап эзләде. Инде ул хәзер авылга кайткач, зиратка килә дә, әтисе рухына дога кыла, бала чактагы кебек үпкәләп тормый. Күп нәрсәгә карашы үзгәрде кызның. Әнисенең туган көненә дә. Ул хәзер әнисенең туган көнен ярата, ул да апалары кебек бүләк ала да, дөньядагы иң газиз, иң изге, бердәнбер, кадерле кешесенең күзләренә карап, матур һәм җылы сүзләр әйтә, үзе язган шигырьләрне укый. Соклану, горурлану, ярату хисләре белән тулган күңел сандыгының җиде йозаклы биге ачыла да, җанга шифа булып, йөрәктә балачактан бирле йөрткән изге сүзләр яңгырый: «Син безнең горурлыгыбыз, әни. Кая барсак та, нәрсә эшләсәк тә, без, иң беренче чиратта, сине уйлыйбыз да, син ничек эшләр идең, дип күз алдына китерәбез. Һәм шул юлдан китәбез. Син һәрвакыт дөрес юлдан бардың. Синең үткән һәм барасы юлың – безнең өчен үрнәк, маяк. Авырлыкларга очрап, хәлсезләнеп җебеп төшкәндә, син күз алдына киләсең дә, йөрәккә көч керә. Безнең көчсез, ялкау булырга, авырлыклардан куркып торырга хакыбыз юк. Чөнки без – алты кыз баласы белән яшьли тол калып, шул балаларга җәмгыятьтә үзләренең кирәкле якты урыннарын табарга ярдәм иткән гади бер кечкенә авыл хатынының йөрәгеннән өзелеп төшкән җимешләре. Мондый көчле рухлы, сабыр татар анасының балалары, һичшиксез, әниләре кебек сокландыргыч тормыш юлы үтәргә тиеш. Синең өметләреңне, ышанычларыңны аклар өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез, кадерле әниебез безнең!»

Әйе, Алия «без» дип сөйли, чөнки ул яхшы белә: алар алтысы да бүген шул уйлар белән яши. Алар алтысы да әниләренең горурлыгы булырлык юлдан атлый, әниләренең якты маягы аларга авыр караңгы тормышта юл күрсәтә. Бүген инде алты кызның гына түгел, кияүләрнең һәм оныкларның да иреннәре бөек анага бәхетле, тыныч, озын гомер тели.

Алия МӨБӘРӘКШИНА.

Мамадыш, Көмеш Күл авылы.

Балачакның изге хыяллары... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии