Әйдәле, Акбай…

«Әйдәле, Акбай, өйрән син,

Арт аягың белән тор…»

Әмир баскыч төбендә шигырь ятлап утыра. Укытучысы Сания апа иртәгә Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлап килергә кушты. Әмир өченче класста укый, бик тырыш, уңган-булган малай, сүз тыңлаучан, әти-әнисен дә бик ярата. Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укый. Өлкәннәрне хөрмәт итә. Күршесе Әсма әбигә кибеттән икмәк, сөт алып кайтып бирә. Юлында кем очраса, шуның белән исәнләшеп үтә. Акыллы малай булу белән бергә, ул әле бик тә кызыксынучан. Әтисен мең сорау белән аптыратып бетерә: ник алай да ник болай? Нишләп яфрак яшел, ә чәчәк кызыл? Нигә кояш зур, ә ай кечкенә? Нигә таракан берни эшләми, ә кырмыска гел эштә? Сорау артыннан сорау, җавап кына табып бетер. Кайвакытта әтисе дә аптырап кала. Менә бүген дә шигырь ятлаган җиреннән уйга калды: нигә этнең кушаматы Акбай? Аларның авылында кушаматы «А» хәрефе белән башланган этләр күп: Актырнак, Актүш, Актәпи, Акборын, Акколак. Болары аңлашыла инде, кайсы җире ак, шуңа карап кушканнар. Ә Акбай? Тукай бабай каян алып кушты икән бу кушаматны? Әмир озак уйлап утырды, очына чыга алмады. Һич тә җавап таба алмагач, әтисен көтәргә булды. Әтисе бүген җир сукаларга китте, ул инде 14 елдан артык тракторда эшли. Әмирнең корыч атка утырып та йөргәне бар. Әмир әтисен бик ярата, чөнки ул күп белә, эштән арып кайтса да, Әмирнең сорауларына иренмичә җавап таба.

Менә көн кичкә авышты. Әтисенең кайтканын капка төбендә көтеп алды Әмир. Тик утырганчы шигырен дә кабатлап алды. Ничә тапкыр сөйләсә дә, һаман шул сорау: ник Акбай? Карабай кушаматлы эт тә бар микән? Караколак, Караборын, Каратәпи кушаматлы этләр бар. Әнә Алмазларның эте – Каракүз, ә Әхмәтләрнеке – Картлач.

Менә әтисе дә күренде: «Улым, мине көтәсеңме? Хәзер, юынып, тамак ялгап алыйм да, синең янга чыгармын». Ул кереп киткәч, Әмир әтисенең сүзен аңларга тырышып утырды: «Тамакны ничек ялгап була икән? Ярар, анысын икенче сорармын», – дип уйлады. Ниһаять, Әмир әтисенә үзен кызыксындырган сорауны бирде. «Акбай дисең инде? Минем уйлавымча, улым, Тукай заманында байлар күп булган. Ул байлар халыкка якын булган. Халыкны эш белән тәэмин иткән. Авылларда кибетләр, тегермәннәр тотканнар. Үзләренең акчаларына мәчетләр, мәдрәсәләр төзеткәннәр. Габдулла Тукай да Фәтхерахман мәдрәсәсендә укыган. Сәләтле балаларны акча түләп Гарәп илләренә, Төркиягә укырга җибәргәннәр. Казан каласында фабрикалар, заводлар төзеткәннәр. Печән базары мәйданнарында сәүдә иткәннәр, кибетләр ачканнар. Алар үзләренең керемнәренең күп өлешен дини чараларга сарыф иткәннәр, хәйриячелек белән шөгыльләнгәннәр, аерым алганда, мәчетләргә зур ярдәм иткәннәр. Шушы изге эшләре өчен аларны «ак байлар» дип атап йөрткәннәр. Акбай кушаматы да шуннан калгандыр. Дөрес, байларның да төрлесе булган. Кайберләре үзенең кесәсен калынайту, мал, байлык җыю турында гына кайгырткан, кешеләрне яллатып эшләткән, хезмәтенә юньләп түләмәгән. Саран, комсыз да булганнар. Ә андыйларны «кара байлар» дип йөрткәннәр. Бабай әйтер иде: «И-и, ул Газизҗаннарныкылар – кара байлар ич алар, алырсың алардан бер тиен». Менә, Әмир улым, аңлата алдыммы икән бу сүзне? Тукай бабаеңа ярдәм итүче ак байлар булгандыр, шуңа эткә шул кушаматны күчергәндер.

– Әти, әти, хәзер дә бармы ак һәм кара байлар?

– И-и, улым, хәзер бигрәк тә кара байлар күбрәк. Түрә булып алалар да, дәүләтне, халыкны ничек талап була, шул турыда гына уйлап утыралар. Күп кешенең торыр урыны да юк, әнә Кәримә апаларың бер бүлмәгә күп акчалар түләп торалар. Түрәләрнең 3-4 катлы йортлары, аның өстенә әллә ничә җирдә коттеждлары бар. Кайберләре хан сарайлары, ташпулатлар төзеп куйдылар. Гади кешегә ярдәм йөзеннән берни эшләмиләр, хәтта авыру балаларга да ярдәм итмиләр. Ә ак байлар күп түгел, алар – динле, иманлы кешеләр, мәчетләргә дә, авыр хәлле кешеләргә дә гел ярдәм итеп торалар.

Әмир әтисе сөйләгәннәрне озак итеп тыңлап торды да:

– Әти, ул кара байларны нишләтергә соң? – дип куйды.

– Ә менә монысы безнең эш түгел. Без булган тормышыбызга риза, Аллаһ каршында җавап та бирәсе бар. Намусыбыз чиста, сау- сәламәт булып, шушы кулларыбыз белән эшләп торырга язсын. Ә син Тукай шигырен әйбәтләп сөйлә, бишле булсын! Әйдә, йокларга керик!

Әмир баш какты. Әти белән малай, җитәкләшеп, капкадан кереп киттеләр.

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии