Кайтмый калган кыз яки авылда бер төн

“Нәүмиз калган сыерлар яки авылда бер көн” артыннан ияреп

Көне буе бар җиһанны якты нурга күмүче, күрше малаеның битләрен чуар сипкелләр белән бизәүче кояш, йокысы килгәндәй кызарып, авыр гына офыклар артына тәгәрәде. Иртән киртәгә менеп бар халыкны яңгыравык тавышы белән йокыдан уятучы әтәч дус та, үз артыннан чуар тавыкларын җыеп, кунакчага ашыкты.

Шулай әкренләп, вак-төяк мәшәкать-борчулары белән көннең үтеп киткәне сизелми дә калды. Көн үтте үтүен, алда әле кызыклы вакыйгаларга бай булган төн көтә иде авылны…

Комган-тастымалларын тотып, абзар тирәсеннән чыгып килүче авыл хатыны Хәкимәнең каршына күзе-башы буялган, борынына егетләр “исе” кереп, алны-артны күрми башлаган 16 яшьлек кызы – Гөлфия очрады. Шәһәрдәге җиңгәсе кайтарган фасонлы, озын үкчәле түфлиләре белән шак-шок атлап, кыз әнисе яныннан берни эндәшми, шыпырт кына сызуны кулай күрде. Хәкимә кызы артыннан: “Озак йөрмә, ишетсен колагың!” – дип кычкырырга гына өлгерде, капка шап итеп ябылды.

Көне буе чабып, тормыш мәшәкатьләреннән тәмам арыган авыл хатынының, никтер, күзенә йокы кермәде бу төндә. Йокымсырап китүгә, күз алдына күптән түгел генә күршеләре алып җибәргән “Шүрәле” автомашинасы килеп баса да, Хәкимәттәй чын Шүрәле күргәндәй куркынып, шыбыр тиргә батып уянып китә. Янында гырлап ятучы “мужик кисәге”нә күз төшкәч, ачу уты били башлый. Җитмәсә, Гөлфиясе кайтмый да кайтмый… Соңгысы бар уен биләп алды Хәкимәнең. Башка көннәрдә кызының кайчан кайтканын да белми йоклаган әни кешенең башына уй керде. “Сәгать төнге унике, кайда йөри икән бу кыз шул гомер…”, – дигән сорау борчыды аны. Озак уйлап тормастан, төнге урамда йөрергә курыкса да, Хәкимәттәй кызын эзләп алып кайтырга кирәк дигән карар кылып, урамга чыгып китте.

Урам буйлап китте шулай Хәкимә. Беркем юк, тирә-юнь тып-тын. Назлы гына иркәләүче җәй җиле хатынның битләрен, муеннарын кытыклый. Бар борчуларын онытып: “Эх, рәхәт тә соң”, – дип елмаеп, урам буйлап уйга чумып атлаган җирдән Хәкимәттәй, кинәт кенә кычкырып җибәргән тавышлар ишетеп, сискәнеп куйды. Я Ходаем, нәрсә булыр икән бу?! Әллә-нинди уйлар килде башка. Куркуыннан тәһарәтен үк боза язган Хәкимә, кая чабарга да белми басып торган арада, караңгы тыкрыкта аты-юлы белән нидер җикеренүче тавышын танып алды. Фермада сыер савучы күршесе Оста Бибигөл икән ләбаса. Фермада кичтән яшереп калдырган “полторашка”ларын кыстырып кайтып барганда, трактор тирәсендә маташучы ир затын күреп курыккан. Ир заты дигәне кача-поса “горючий суыртучы” тракторчы Шәүкәт икән. Шулай берсенең кырын эшен икенчесе күрә дип куркудан кычкырып ук җибәргәннәр, бичаралар. Шуның өчен йөрәген яра яздылар бит Хәкимәттәйнең. Эх, боларны!

Бер-ике сүз алышкач, Бибигөл өйләренә таба, ә Хәкимә кабат үз юлына кузгалды. Мәдәният йорты тирәсендә гөж килүче яшьләр кайсы кая таралышкан мәлгә туры килде Хәкимә. Яшьләр арасында Гөлфиясе күренмәде. Күбесе шәһәр килмешәкләре. “Шушы җәйнең ямен ике каһәр генә боза: чебеннәр һәм шәһәр балалары…” – дия-дия, Хәкимә яшьләр көтүен ерып алга атлады. Хәкимә апаларын күргәч, берничәсе кулларындагы сыра шешәсен яшерергә тырышты. Ә түбән очның исерек Барый малае Хәкимәгә килеп үк бәрелде. “Ну бу яшьләрне, бер тәртип дигән нәрсәне белмисез!” – дип дулады Хәкимә.

Ниләр генә күрергә туры килмәде бу көнне мескен Хәкимәгә. Төнге маҗаралары шуның белән генә тәмамланмады әле. Тәмәке пыскытырга өйрәнүче малай-шалайларны да, урам буйлап куышып йөрүче ирле-хатынлы Маһруй белән Гәптерине дә, фураж урлап өенә кайтып баручы ферма каравылчысы Хәйдәрне дә, каяндыр исерек килеш абына-сөртенә кайтып килүче Гайнулланы да, югары очта “ут урлаучы пилорамчы” Сәйфулла малаен да, җинаятьчеләр таба алмыйча тилмереп йөрүче участковый Рамилне дә, тагын әллә-кемнәрне күрергә туры килде бу төндә Хәкимәгә. Тик Гөлфиясен күпме генә эзләп тә таба алмады. Хәтта Хәкимә инде Гөлфияне эзләргә чыкканын оныткан да иде булса кирәк. “Менә сиңа мә, монда төнлә белән бер мин генә йоклап ятам икән, авылның иң кызган вакыты – төн икән ул, моннан соң йокы симертеп ятып булмас”, – дигән уйлар белән Хәкимә гаҗәпкә батып “төнге прогулка”дан өйгә кайтып кереп, Гөлфиясенең инде күптән кайтып ятканын да белмичә, караватка ауды.

Төнен дә йокы белмәүче авылда таң атып килә иде инде. Абзардагы сыерлар чыбыркы тавышларын көтеп ята. Хәкимә апалары кабат аларны саварга соңга калыр, ахры, бу иртәдә. Маҗаралы төнге прогулкадан соң, сыерларны саварга аз гына соңга калу да гөнаһ булмастыр.

Рафилә САЛИХОВА

Сагынасыңмы дип сорыйлар

Агыйделнең пароходы –

Олы юлга маяк ул.

Сагынасыңмы дип сорыйлар,

Сагынмаган кая ул.

Күрше Хәерниса әби – җыйнак кына гәүдәле, күңелле вакыйгалар сөйләп үз сүзләреннән үзе чын күңелдән кеткелдәп көлә торган сөйкемле карчык – еш кына шушы җырны җырлап моңаеп ала иде. Ул вакытта мин бу җырның сүзләрен дә, көен дә аныкы дип уйлый идем.

Кемне сагына икән соң шулкадәр күрше әби? Яше сиксәннең бу ягына чыккан, балалары урнашып беткән. Берсе дә сагынырлык җирдә түгел, шушы авылда төпләнгәннәр инде. Үзләре оныклар тәрбияли. Карты Гаделша бабай да әкрен көйгә кыштырдап йөреп тора.

Бервакыт әбидән кемне сагынуын сорадым. Ул, гадәттәгечә, бераз кеткелдәп көлеп алды һәм җитдиләнеп: «Яшьлегемне, узган гомеремне сагынам, бәбкәм, сагынып үзәгем өзелердәй кешем юк. Картым да, Аллага шөкер, исән-имин. Бу яшькә кадәр пар канатлы булып яшәү – үзе зур бәхет ул. Күпләрнең ир-канатлары сугыш кырларыннан кайта алмады бит. Мин гомер буе үземне бәхетле санап, шөкерана кылып яшәдем», — дип сөйләп китте.

Мин әбидән яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем. Ул җайлырак утырды да, иркәләнергә уйлап алдына сикереп менгән песиен сыпыра-сыпыра, тәмләп сөйли башлады. Йөзенә татлы елмаю җәелде.

— Без яшь чакта хәзерге кебек тансы-мансылар да, төне буе урамда йөрүләр дә юк иде. Кичке уеннан соңарып кайтсаң – беттең, әни шунда ук әтигә җиткерә. Ә аның талканы коры — чыбыркы белән ярырга да күп сорап тормас. Без апам белән кичке уенга бергә чыгарга, бергә кайтырга тиеш. Тормышыбыз әллә ни бай түгел иде. Тамагыбыз икмәккә туя туюын, сатарлык, акча юнәтерлек булмады инде. Чөнки гаиләбездә кызлар күбрәк. Ә хатын-кызга ул вакытта җир бирелми, әйтерсең, һава сулап безнең тамак туя. Өстә үзебез суккан киндердән тегелгән күлмәк, аякта чабата. Шулай булса да икебез дә авылның иң чибәр кызлары рәтендә, күз салучы егет тә аз түгел. Озакламый апама яучы килде һәм ул авылыбызның икенче башына булып төште. Кичке уенга иптәш кызларым белән генә чыга башладым. Чая идем, ут идем, җыр-бию дигәндә беренчелекне бирмәдем. Бездән берничә йорт аша гына торучы күрше егете Сәгыйть минем тирәдә бөтерелә башлады. Үзем дә аны ошата идем. Шулай очрашкалап сөйләшә, уенлыкта бергәләп бии торган булдык. Миңа ул вакытта 18 яшь иде.

Беркөн әти белән әни күрше авылга кунакка киткәч, кичке якта әтинең энесе килеп керде. Ул мине яучыларга килгән булып чыкты. Югары оч Гарифҗанның олы улы Гаделшага икән, имеш. Бараммы соң шуңа! Бердән, минем йөргән егетем Сәгыйть бар, икенчедән, ул Гаделшаның бер күзе гарибрәк дип ишеттем, дим. Абзый үгетләп карады да, булдыра алмагач чыгып китте. Аның, үзенчә, миңа яхшылык эшләве икән. Гарифҗан абзыйлар бай: ике сыерлары, атлары, тагын әллә ниләре бар, чәчүлек җирләре дә күп, ди. Балда-майда гына йөзәчәкмен, имеш. Булмагае, барыбер аныкы буласым юк, дим. Икенче көнне абзый кичке якта тагын килеп керде. Башта үгетләп карады, аннан соң иңемдәге шәлемне тартып алды да: «Болай гына бармасаң, шәлең артыннан барырсың», — дип чыгып китте. Мин дә җебегәннәрдән түгел. Аның артыннан ташландым, чөнки шәлем бер генә. Ул алып китсә, урамга да чыга алмыйм. Ә тышта кыш уртасы бит. Капка төбенә йөгереп чыксам, мине бөтереп алдылар да, толыпка төреп чанага салдылар. Атларны куып китеп тә бардылар, ни булганын абайларга өлгерми дә калдым. Һушымны җыйганда, Гарифҗан абзыйларның өй эчендә идем инде. Мин сүз әйтергә өлгергәнче, Гаделшаны янәшәмә бастырдылар да, безгә никах укытачакларын әйттеләр. Аптырап, як-ягыма карандым. Гаделшаның әти-әнисе көйләп-җайлап мине калырга, ризалашырга өндиләр, егет үзе каушаган, ни әйтергә дә белми. Игътибар белән аңа күз төшердем. Чибәр иде егет, сүз дә юк. Кара бөдрә чәчләре генә ни тора. Бер күзе, чыннан да, гарибрәк икән. Безнең кечкенә, фәкыйрь йортыбыздан соң аларның яхшы нарат бүрәнәләрдән салынган йортлары патша сарае булып күренде.

Ул арада кунактан кайтып өлгергән әти-әни дә килеп җитте. Мине алып керүгә, чыгып качмасын дип, ишекне эчтән бикләгән булганнар икән, югыйсә тамашалар буласы иде. Әни балта алып ишекне каера, әти исә: «Гарифҗан абзый, җаным, зинһар, ач ишекне, җибәрегез баламны, ашап – тамагы, йоклап йокысы туймаган сабый ич әле ул, ничек килен хезмәте итсен?!» — дип ялына. Төпчек кызы булгач, ул миңа һәрчак баласытып карый иде.

Гарифҗан абзый ахырдан дилбегәне минем кулга тапшырды: «Болай күңелсезләнеп булмый инде. Хәерниса нишлисе килсә, шулай эшләсен», — диде. «Әти-әни ризалашыгыз, кияүгә барып кайткан исеме күтәреп йөрисем килми, калам», – дидем. Әни тузынып кайтып китте, әти ризалашты. Әни әле озак вакытлар Гаделшаны кияве дип кабул итмәде.

Сәгыйть туганнан туган энем Габдулла аша гел хәлемне белешеп тора икән. Беркөн Габдулла миңа әйтә: «Сәгыйть бик елый, кайтса, өйләнер идем, кайтсын дип әйтә», — ди. Ул вакытта Гаделшаның никахлы хатыны идем инде. Ачуым килеп әйттем: «Егет кеше авызын күтәреп елап тормас, ярый аңа бармаганмын әле», — дип.

Менә шулай яшәп киттек. Өйдә ике каенэне, ике каенсеңел, каенана белән каената, биш ел шулай бергә яшәдек. Аннан соң без Гаделша белән яңа йорт салып чыктык. Бу вакытта инде ике балабыз бар иде. Колхозлашу чоры башлангач, беренчеләрдән булып колхозга кердек. Гаделша – алдынгы карашлы кеше, оештыру сәләте дә зур. Башта колхоз рәисе, аннан соң авыл Советы рәисе булды.

Шулай яхшы гына яшәдек. Тормыш булгач, тавышланмый тормыйсың. Бабагызның кул көчен дә татып карарга туры килде. Шулай да ул мине кыерсытмады, кимсетмәде. Сугыш башлану барысын да харап итте. Гаделша да сугышка китте, мин өч бала белән берүзем калдым. Әй ул чактагы авырлыклар, берәүгә дә күрергә язмасын. Бабагыздан ярты ел буе бернинди дә хәбәр булмады. Ул каты яраланып, госпитальдә яткан икән. Сугыш бетте, ул исән-имин әйләнеп кайтты. Балалар белән безнең ничек шатланганны белсәң!

Сугыштан соң бабагыз мал табибы булып эшләде, үзем балалар тәрбияләдем. Ул миңа беркайчан да авыр эш эшләтмәде, мохтаҗлыкта яшәтмәде. Мине бәхетле димичә, тагын ни дисең. Ә җырга килгәндә, үткән гомер нинди булуга карамастан, сагындыра ул. Балалар үстергән, җир җимертеп эшләп йөргән чакларым исемә төшеп сагындыра, моңландыра, бәбкәм, – дип сүзен тәмамлады әби.

Комментарии