- 03.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Татарча сериал
– Яшь буынны Владимир Ильич Ленин үрнәгендә, коммунистлар партиясе кушканча тәрбияләү – һәр ата-ананың изге бурычы! – дип төгәлләде Гөлсылу чыгышын һәм карлыгандай кара күзләрен залда утыручы бер төркем ата-аналарга текәде. Халык, дәррәү күтәрелеп, укытучының сүзен алкышларга күмде. Җыелыш башланганнан бирле кемнеңдер үтәли карашын һәр күзәнәге аша тоеп, шуңа җаны тынгысызланган мөгаллимә кыз күзләрен кабат зал буйлап йөгертте: арттагы рәтләрнең берсендә әле һаман аңа текәлгән пар күз, сихерләнгән кебек, тораташтай булып, кызга төбәлгән иде… Мизгел эчендә карашлар очрашты, шул карашлардан бәреп чыккан кайнар очкын, әйтерсең, секунд арасында йөрәккә үтеп, бар халәтне ялкынга урады – Гөлсылуның бөтен тәне ут капкандай кызыша башлады… Үз тойгыларыннан үзе оялыпмы, куркыпмы, карашын тизрәк читкә борды… Көчле алкышлар әле һаман тынмаган иде, кыз, башын иеп, салмак кына адымнар белән сәхнә артына атлады. Анда аны түземсезлек белән мәктәп директоры Ногман Госманович көтә иде:
– Булдырдың, күгәрченем! «Биш»ле сиңа, – дип, нык, көчле куллары белән Гөлсылуның нәзек бармакларыннан кысты. Аерым бер нәзакәтлелек күрсәтеп, кызга пальтосын кияргә булышты.
– Үзең генә кайтырга курыкмыйсыңмы? – дип сорады җитәкче, олыларча бер кайгыртучанлык белән.
– Юк ла, Сез нәрсә, Ногман Госманович! – дип көлемсерәде кыз. – Чишмәбашны инде биш бармагымдай беләм!..
Тулган айның яктысында кыйммәтле асылташлар кебек җемелдәүче кар яткан тар сукмактан кызу-кызу өенә атлады кыз. Йә ул кайтканчы Сәйдә апасы әвен базына китеп өлгерер… Ә кызның хуҗабикә апасын бер дә, бер дә йоклатасы килми бүген, төн буена сөйләшеп чыгарлык булып тулды ла күңел биштәре!.. Тизрәк кайтып җитеп, Сәйдә апасының мәтрүшкәле чәен эчеп аласы да каз мамыгыннан ясалган йомшак түшәгенә чумып, татлы хыялларын уртаклашасы килә иде кызның…
Шашкын йөрәге кинәт кысып куйды: тукта, чү, артыннан кемдер сагалап бара түгелме? Шулай да, караңгы тыкрыкның тар гына такыр сукмагында кеше-кара күренмәде. Күңеленә килгән шөбһәле уйларыннан котылыр өчен җыр сузып җибәрде кыз:
Шул егетне яратам, дип,
Әйт, Зөләйха, әнкәңә…
Ләкин җыры да шикләнү катыш курку хисен һич тә җиңә алмады: җырның соңгы сүзләрен артында кемдер кабатлагандай тоелды… Кыз янә артына борылып карады: аның борылуын көтмәгән кара шәүлә койма ышыгына сикерде. Йа, Раббым, шөбһәләнүе юкка булмаган икән!
Кыз адымнарын тагын да кызулата төште. Аның артыннан баручы шәүлә дә кызулый төште, кызга якын ук килергә кыймаса да, һич калышмый атлый бирә иде…
Гөлсылуның бар тәне калтырарга тотынды, сулышы кысылды… Шөкер, менә тыкрыктан да төшеп җиттеләр… Борылыш… Кыз, үз халәтен үзе белештерми, эре адымнар белән җан көченә чабарга кереште… Менә беренче йорт, әнә икенчесе… Менә ул яши торган йорт капкасы… Бикле генә булмасын… Кыз, йөгереп килеп, бар көченә капканы этте, капка (Алланың рәхмәте!) шыгырдап, киң генә ачылып китте, Гөлсылу уктай ишегалдына атылды, яшен тизлеге белән капканы ябып, келәне төшерде… Капка артында теге билгесез затның арлы-бирле йөренүеннән шыгырдаган кар тавышы, бу якта исә капкага сөялеп баскан кызның еш-еш сулавы катыш дөп-дөп типкән йөрәк авазы яңгырап тора кебек иде…
Чоланга ут эленде… Ул да түгел, Сәйдә апасының үпкәле тавышы ишетелде:
– Гөлсылу, кызым, синме? Озакладың…
– Мин, Сәйдә апай, мин…
Кыз, үз-үзен белештерми, Сәйдә апасының арык гәүдәсен кочып алды да, үксеп елап җибәрде…
– Бәй, ни булды, канатым?..
…Чәйләр эчеп, бераз тынычлангач, йокларга яттылар. Сәйдә апасы әле һаман теге билгесез затны каһәрли иде:
– Бәдбәхет, имансыз… Кеше төсле генә кыланса ярамаганмы… Сине ошатып йөрүче берәр җегет кәмәшедер инде ул, балам…
– Куйсана, Сәйдә апай, нинди егет…
– И-и-и, канатым, безнең чишмәбашлылар алар шулай… – дип кеткелдәде хуҗа апасы. – Урлап китәргә дә күп сорап тормаслар… Чибәрлегең бар, уңганлыгың хәттин ашкан… Җитмәсә, авылның күз өстендәге кашы үзең – укытучы…
Ул, сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, кемдер урам аша өй алдындагы бакчага сикереп төште… Икесе дә дәррәү торып утырдылар…
– Әстәгафируллаааа!..
Сәйдә апай тәрәзәгә ташланды… Йодрыгы белән пыяланы төяргә тотынды.
– Кайсыгыз анда, имансызлар! Милисә чакыртам хәзер…
Кемнеңдер койма аркылы кире сикереп, ашыга-ашыга китеп баруы шәйләнде… Сәйдә апа, башын тагын да суза төшеп, парланган пыяланы ашыгып сөртә-сөртә, үрелеп-үрелеп аның артыннан карап калды:
– Бәрәкалла, кем соң бу? Йөрешләре нәкъ түбән оч Нуриәхмәтнекенә охшап тора, диимме? Әй, Нуриәхмәткә син ни хаҗәтемә… Алма кебек хатыны, тупырдап торган өч малае бар. Бик тәүфыйкълы, игелекле бәндә үзе. Тракторда эшли.
– Ничава, бер дә кайгырма, – дип дәвам итте карчык, бисмилласын укый-укый ятагына барып яткач. – Белербез без аның кем икәнлеген. Иртән күз күрер. Йоклыйк, булмаса.
Йокыга китәргә никадәр генә тырышмасын, булдыра алмады Гөлсылу: кем генә шулай усал шаяртты соң бүген, йә?
Иртәгәсен Сәйдә апасы аны мәктәпкә кадәр озата килде. Кызның ай-ваена карамыйча, кичен каршы алырга сүз куешып аерылыштылар. Кышкы көннең гомере бер саплам җеп озынлыгы гына, балалар белән әвәрә килеп, кич җиткәне сизелми дә калды. Гөлсылу, кирәкле кәгазьләрен барлап, укучыларның дәфтәрләрен тикшереп чыкты да, өйгә җыена башлады. Тәрәз артында кар шыгырдаганны шәйләп алып, урам якка күз салды: мөгаен, Сәйдә апасы килеп тә җиткәндер… Тик пыяла аша күз төшерүе булды, тәне чымырдап куйды: тәрәзәнең теге ягында аңа таныш пар күз, нидер әйтергә теләгәндәй, кызга текәлгән.
– Сез кем? Ни кирәк сезгә?
Ир (әллә егетме), елмаеп куйды, берни кирәкми дигән мәгънәдә, иңбашларын сикерткәләп алды. Ул да булмады, бүлмә ишеге шыгырдап ачылып, Сәйдә апасының зәңгәрсу шәлъяулык бәйләгән кечерәк башы күренде:
– Әйдә, канатым, кайтыйк…
Үз халәтен үзе аңламады Гөлсылу: сабыр гына киенде дә, китап-дәфтәрләрен куенына кыстырып, Сәйдә апасы артыннан иярде. Акылы белән теге сәер ирнең кабат килүен бик тә сөйләргә талпынса да, йөрәгенең кайсыдыр бер почмагы, сәгать текелдәвен хәтерләтеп, «Сөйләмә, сөйләмә, сөйләмә», – дип тәкрарлый иде…
Икенче юлы инде, көпә-көндез, егет аны мәктәпкә кадәр озата барды… Артыннан кемдер килүен абайлап, борылып караса: я Раббым – Ул! Гадәттәгечә, көлемсерәп басып тора…
– Исәнмесез! – диде кыз, каушавын сиздермәскә тырышып. Шул арада егетнең килеш-килбәтен дә күздән кичерергә өлгерде: ыспай гына гәүдәгә бик тә килешле итеп тегелгән соры бишмәт, кырпу бүрек, кыска кунычлы киез итекләр… Яше утыз-утыз биш тирәсе булыр… Ничек әлегәчә өйләнми калган?.. Шул кыюсызлыгы комачау иткәнме?..
– Саумысыз! – диде егет тә, шат елмаеп…
Башка берни сөйләшми, атлап киттеләр. Гөлсылу – алдан, егет, өч-дүрт адым ара калдырып, арттан… Күңеленең бер почмагында егет белән тизрәк аңлашу теләге пыскып алса да, дәшми калуны кирәк тапты Гөлсылу – кызлар горур булырга тиеш!.. Беренче сүзне һәрчак ир-егетләр башлый!
Әйе, барып чыкмады сөйләшү… Бүген дә, иртәгә дә, киләсе көннәрдә дә… Серле карашы белән җанны иркәләп, сөеп, йөрәккә кайнар очкын салса да, нигәдер аңлашуны кирәк тапмый иде егет… Әллә махсус шулай эшләп, кызны тәмам чыгырдан чыгарырга тели идеме – билгесез… Барысы да көтмәгәндә, кинәт ачылды…
– Канатым, озаклама, пәрәмәчләремне мичкә тыктым, – дип озатып калды Сәйдә апасы кызны, кер чайкарга китеп барганда.
Ашык-пошык кер чайкау ярый торган эшмени: һәркайсын карга салып, бәләкли-бәләкли, инештә озаклап чайкады Гөлсылу. Көн кичкә авышкач кына, ап-ак керләрен таслап-таслап, тимер чиләкләренә тутырды да, көянтәсенә асып, кайтыр юлга юнәлде.
Татлы хыялларына чумып, басманың уртасына җитеп килгәндә, аргы яктан үзенә таба килүче ир-атны шәйләп алды кыз. Я Хода – Ул! Ниһаять, күзгә-күз очраштылар… Йөрәк, берни белештерми, Аңа очты, Аңа тартылды… Бер адым, ике, өч…
– Хәерле кич!
– Сезгә дә шулай ук…
Һәр икесе бер-беренә көлтәсе белән елмаю бүләк иттеләр… Егет кызга якынрак атлады һәм аның йомшак кулларыннан кысты…
– Сез бик матур!..
Гөлсылу куе керфекләрен түбән иде:
– Рәхмәт!..
Басма уртасына басып, хәрәкәтсез калган ике гашыйк, фани дөньядан аерылып, бер-беренең матурлыгына, күркәмлегенә сокланып, дәртләнеп, канатланып, сөю киңлекләрен иңли иделәр…
– Курыкмагыз, мин Сезгә тимим…
– Нигә куркыйм?..
Егет, нидер әйтергә теләп, кызга төбәлгән иде, сүзләре әйтелми калды: чиләк-көянтә асып, тар сукмактан су буена төшеп килүче ике хатын-кызның ачулы сүзләре аларны кабат чынбарлыкка кайтарды:
– Бәй, Нуриәхмәт, син түгелме соң?..
– Тегесе кем, тегесе?
– Сәйдә корткада торучы укытучы кыз, диимме?..
– Шул, шул…
– Әй, оятсызлааар…
Басмадагылар, әйбер урлап тотылган угрылар төсле, икесе ике якка ыргылды…
Хәлнең ни дәрәҗәдә мөшкел икәнлеген шул мәлдә генә аңлап алды Гөлсылу: кем диләр, Нуриәхмәт, диләрме?! Тукта, чү, җанының бар тынычлыгын, йөрәгенең бар ялкынын алган, төн йокыларын качырган сөекле кешесе Сәйдә апасы сөйләгән Нуриәхмәт булып чыга түгелме соң?.. Гаиләле, өч балалы!.. Хатыннар белән кыяр-кыймас кына исәнләшеп, Гөлсылу үргә атлады.
…Менә дүртенче көн инде Гөлсылу урын өстендә… Узган кичерешләр үзенекен иттеме, әллә салкын эләктеме – белмәссең…
– Бәй, бу Нуриәхмәт өченче кат урый инде безнең урамны, әйберен-фәләнен югалтканмы?..
Сәйдә апасының кайгыртулы тавыш белән әйтелгән сүзләреннән сикереп торып, Гөлсылу тәрәзәгә ташланды… Тик, тәрәзәгә күз салуы булды, йөрәктәге соңгы өмете дә киселде: урам буйлап салмак кына адымнар белән аңа бик тә таныш сын-гәүдә үтеп бара иде… Бетте, бар да бетте… Челпәрәмә килде… Ватылды, уалды…
Кыз, яшьле күзләрен Сәйдә апасына күрсәтмәс өчен, мендәренә капланды…
…Иртәгәсен почтага дип чыгып киткән Сәйдә апай борчулы кыяфәттә кайтып керде, өс-башын да салып тормый, Гөлсылу караваты янына килеп утырды:
– Канатым, авыл өстендә сүз йөри, йә әйт, дөресме шул сүз, юкмы?..
– Син нәрсә, Сәйдә апай?
Гөлсылу, апаеның түгәрәк иңнәренә башын куеп, үксеп елап җибәрде… Әй акты ла күз яшьләре, елга булып, дәрья булып акты да акты, акты да акты… Хуҗабикә апасына күңелен бушаткач, бер мәл тынып калды кыз…
– Асылташка пычрак ябышмас, – дип куәтләде Сәйдә апасы. – Шөкер, Аллаһ каршында йөзең ак, күңелең пакь икән, калганы җайланыр, канатым, иншалла…
Шулчак капка тавышы ишетелде. Ул да булмады, ишекне киң ачып, карсак буйлы, юантык гәүдәле бер хатын килеп керде. Керә-керешкә җиңнәрен сызганып, аякларын киң җәеп басты да, аваз салды:
– Сәйдә апа, кайда ул өстерәлчегең? Изззмәсен изәмм…
Гөләндәм ГАЛИЕВА,
Аксубай.
(Повесть кыскартып бирелде)
РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге повестьның тулы вариантын һәм укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән башка мавыктыргыч әсәрләрне «Серләр гәҗите»нең яңа саныннан укырга мөмкин. Илфат Фәйзрахмановның «Бәхетле җеназа» повесты, «Яшенле яңгыр», «Әйтелмәгән мәхәббәт», «Кайту» һ.б. хикәяләр дә игътибарыгызны җәлеп итәр.
Әгәр «Серләр гәҗите»нә язылырга өлгермәгәнсез икән, киләсе айдан килә торган итеп язылырга була. «Серләр гәҗите» 2 айга 1 тапкыр чыга. Шундый халыкчан роман-газета барлыгын таныш-белешләрегезгә дә әйтегез.

Комментарии