- 02.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №29 (28 июль)
- Рубрика: Татарча сериал
Караңгы төндә яңгыр яуган тавышны бүлдереп, сәгать уникене сукты. Аның һәр сугуы суд залында яңгыраган хөкем төсле иде. Ишек ачылды һәм аннан Васыйл килеп керде. Керүгә үк ямьсез итеп кычкырып җибәрде. Ул исерек иде. Озак кына кая барырга белмичә чайкалып торганнан соң, бүлмәгә үтте, ут кабызды. Ә анда, караватның бер кырыенда баласын кочаклап, хатыны утыра. Ул бик курыкса да, моны яшерергә теләде.
– Нигә соңладың, Васыйл, төн бит инде?
Күзе-башы акайган ир ашка таш аткандай итеп җавап кайтарды. “Кайда булуымда эшең булмасын, ишеттеңме?” – дип стенага китереп сукты. Кулдагы бала кычкырып елап җибәрде. “Нишлисең син, акылыңа кил”, – диде баланы елавыннан туктата алмаган хатыны. Ирне бу сүзләр чыгырыннан чыгарды. Ул йодрыкларын төйнәп, хатыны өстенә ташланды. Хатыны яшьләренә буылып бүлмәдән чыгып йөгергәч, берәм-берәм әйберләрне идәнгә ыргыта башлады. Ә бала һаман елый да елый иде.
…Башының бик каты авыртуыннан уянып китте ул. Идәннән чак кына башын күтәрде дә тагын төшерде. Аннан көч-хәл белән торып йотлыгып-йотлыгып су эчте. Ул берни дә хәтерләми иде. Бүлмәдән-бүлмәгә йөреп хатынын эзләгәндә, кичәге хәлләрне өлешчә исенә төшерә башлады. Пыран-заран килгән бүлмәгә кергәч, өстәлдәге кәгазь кисәгенә күзе төште.
“Бу кыланмышларыңа башка түзеп тора алмыйм. Сиңа кыйналып яшәр өчен килмәдем. Китәм. Мине эзләмә”.
Җөмләләрне һәр хәрефенә, ноктасына кадәр укып чыкты Васыйл. Аннан кәгазьне йомарлап, бер почмакка томырды. Ул вакытны белергә теләп, сәгатькә күз салды, тик ул урынында юк иде. Аның карават кырыенда аунап ятканын бүлмәдән чыгып киткәндә генә күрде. Кулына алды. Тик сәгать йөрми иде. Ватылмаган да үзе, ләкин уклары элеккечә келт-келт итеп селкенми. Озак кына карагач, ул аны яңадан үз урынына элеп куйды.
“Кичә күбрәк эчелгән шул”, – дип көрсенде ул үз-үзенә. Эшеннән кыскарту хәбәрен ишеткәч, бөтенләй тилерде ир. Авыл хәтле авылдан шәһәргә чаклы килеп эшләп йөрде, ничек инде аны кыскартканнар? Кризис дип акылыннан шашты халык… Юк, әле тиз генә кайтмады ул. Затлы ресторанга кереп дуңгыз булганчы эчте дә машинасына утырып юлга кузгалды…
Хатыны киткәч, тормышының түбән тәгәрәгәнен сизеп алды ул. Гүя аның өчен вакыт шул өзелгән урынында туктап калды. Юк, башка эчмәде. Киресенчә, өйне тәртиптә тотарга тырышты, ваткан әйберләрен җыйды, төзәтәсен төзәтте. Тик менә сәгатьнең эшләмәве генә йөрәкне әрнетә. Хатыны бүләге иде ич… Тормышын бар көченә тәртиптә тотарга тырышса да, юктан барлыкка килгән күңел бушлыгы аны шулай түбәнгә, упкынга өстери иде. Хатынының дә әнисендә икәнен белә бит югыйсә. Ләкин аны нидер тоткарлый… “Белә, күрә торып югалтасың бит бәхетеңне, кара аны”, – дип яралы йөрәгенә тоз салып чыкты хат ташучы ханым. Бу турыда озак уйлады Васыйл. Ләкин һаман тәвәккәллеге җитмәде. Аның каравы, бер хезмәткәрнең үз теләге белән эштән китүе сәбәпле, аны яңадан эшкә алдылар. Тормыш җайланган төсле булды, тик күңелдә һаман да бушлык иде…
Иртәгәсен көтелгән ял көне иде. Ул иртән үк уянды, аннан шәһәргә кибеткә юнәлде. Өй кирәк-яракларын җыйгач, хатынына да берәр бүләк алырга уйлады. Күптән бүләк биргәне юк иде шул аның… Кызын да исеннән чыгармыйча, аңа курчак сатып алды.
Көн кичкә авышканда гына ул дөньядагы иң кадерле кешеләре янына очты. Алардан да кадерле, якын кешеләр юк иде бу минутта аның өчен. Озак кына үгетләп, гафу сораганнан соң, хатыны кайтырга ризалашты. Кайткач, табын әзерләделәр, бергәләп чәй эчтеләр. Өстәл артында Васыйл, үз гаебен танып, тагын бер кат гафу үтенде. Аннан: “Хәзер киләм”, – диде дә бүләкләр алырга дип, бүлмәгә кереп китте. Шат күңел белән бүлмәдән чыгып барганда стенадагы сәгатькә күзе төште. Ә ул гадәттәге тынлыгыннан арынып, укларны тибрәтә иде…
Алсу НУРГАТИНА.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Яраттым сине, фәрештәм
…Күңелем белән сөйләшеп эштән кайтам. Артымнан исемем белән дәшкән тавышка борылсам, яшьлек дустым Гадилә икән. Исәнлек-саулык сорашкач, кисәк кенә:
– Син Данилның үлгәнлеген ишетмәдең мәллә? – дип әйтеп куйды.
Бермәл өнсез калдым, чөнки бу хәбәр минем өчен, дөрестән дә, көтелмәгән яңалык иде.
– Кайчан, ничек инде үлде? – дидем, соравына каршы сорау белән.
– Ул бик каты эчте бит. Аннары чирләде, шуннан терелә алмыйча үлде…
Кисәк кенә авыр булып китте. Ни дисәң дә, тормыш юлыңда очраткан, аралашкан-күрешкән кешеләрнең вакытсыз үлеме турында ишетү күңелне тырнап ала.
Ул минутта Гадиләгә әйтердәй шифалы сүзләр таба алмадым. Әле ярый, эчке халәтемне аңлагандай, ашыгып китеп барды.
…Унынчы сыйныфны тәмамлагач, хезмәт юлымны Күгәрчен авылы мәктәбендә әйдәман булып башладым. Ул авылда укытучыларга шимбә-якшәмбе көннәрендә, бәйрәмнәрдә клубта тәртип саклау йөкләнгән иде. Үземнең дә мәктәп партасыннан гына аерылган елым, беренче тапкыр авыл клубына чыктым. Чәчемне ике толымга үреп, бантиклап куйган килеш идем әле. Клубка җыйналган яшьләр барысы да миңа караган кебек тоелды. Ул арада бер егет: “Апасы, сез кайсы авылның балалар бакчасыннан килдегез?” – дип бәйләнә дә башлады. Мин аңа җавап бирмичә генә, икенче урынга күчтем. Шул чакта клубка кап-кара чәчле, озын буйлы, кара костюм-чалбар, күк йөзедәй зәңгәр күлмәк кигән егет килеп керде. Әлеге мизгелдә аның кояш кебек балкыган чибәр йөзеннән бөтен клубка нур сибелгән кебек тоелды. Күз карашымны башкалар сизә күрмәсен дип, клуб стенасына эленгән төрле стендларга юнәлдерергә тырыштым. Теге бәйләнчек егет, ачуны китереп, һаман тирәмдә чуала. “Бакчада биергә өйрәттеләрме? Әйдә биибез”, – дип тинтерәтергә кереште. Түзмәдем: “Башта кызлар белән сөйләшергә өйрән, аннары биергә чакырырсың”, – дидем. Шул вакытта баян чибәр егет кулына күчте. Сыздырып, бию көе уйнап җибәрде. Уртага чыгып, рәхәтләнеп күбәләк кебек очып-очып биисем килде, әмма уңайсызландым.
Тиешле кизү сәгатем тулгач, кайтырга чыктым. Көзге төн, авыл урамында багана башларында утлар да берән-сәрән генә яна. Мәктәп интернатыннан бирелгән бүлмәгә караңгыда егылмыйча кайтып җитәргә кирәк. Шунда берәү артымнан кесә фонаре белән юлымны яктыртып килә башлады. Ул узмады, мәктәп капкасына җиткәч туктады. Артыма борылып карарга да курыктым, тизрәк бүлмәмә кереп бикләндем. “Кем булды икән ул?” – дип уйлыйм, әмма монда әлегә берәүне дә белмим. Клубта кизү чираты ике атнага бер мәртәбә туры килә. Бу юлы да теге бәйләнчек яныма килеп утырды. “Ленталарың бигрәк матур, сеңлемә бирмисеңме?” – ди. Кире балалар кебек: “Юк, бирмим”, – дидем. Шул чакта аны теге чибәр егет чакырып алып нәрсәдер әйтте дә ул бүтән килеп йөдәтмәде.
Бу юлы да укытучы дәрәҗәсен югары тотып, вакытым тулуга клубтан чыктым. Яңадан фонарь юлны яктырта башлады. Артка борылып карыйсы, кемлеген беләсе килә дә бит, ниндидер эчке бер көч тыелырга мәҗбүр итә. Өченче тапкыр озата кайтканда ишектән кереп китәм генә дигәндә, эчтән бикле булып чыкты. Гөнаһ шомлыгына каршы, мәктәпнең утын сарае яныннан зур эт килеп чыкмасынмы! Куркуымнан: “Әни”, – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. “Саклаучы фәрештәм” койма аша сикереп килеп тә җитте.
– Курыкмагыз, безнең авылда мондый матур кызларга тимиләр, -дип, ап-ак тешләрен җемелдәтеп, каршымда зәңгәр күлмәкле баянчы егет басып тора.
– Сез? – дим, гаҗәпләнеп.
– Сез каршымы әллә? – ди.
– Юк, – дип әйтүемне сизми дә калдым.
Дулкынланудан каушаган идем, телемне әйләндереп сүз әйтә алмый йөдәдем. Ишекне шакыйм, ачучы юк. Данил җирдән нәрсәдер алып, келәне күтәрде.
– Нурия, ишекне ача алмасаң, этләр куркытса, мине генә чакыр, яме, – дип, бер тапкыр да мәхәббәткә бөреләнеп карамаган хисләремне кузгатып китеп барды.
Күздән йокы качты, тамактан ризык үтми башлады. Иртә ятсам, кич торсам, уйда гел Данил гына. Чын-чынлап гашыйк булдым аңа. Тора-бара ул мине чибәрлеге белән генә түгел, кешелеклелеге, ихласлыгы белән дә җәлеп итте. Беренче тапкыр сөюнең – тәмен, үбешүнең ләззәтен татыдым…
Бу авылда ун ай гына эшләдем, аннары университетка укырга кердем. Данил хушлашканда: “Авылда шофер булып калмыйм, укырга керәм, Казанда эзләп табам сине барыбер”, – дисә дә, аның белән безнең юллар башка очрашмады.
…Берничә елдан соң Данилның авылларына эшкә килгән укытучы кыз Гадилә белән өйләнешүен, аннары Казанга күченеп килүләрен ишеттем.
Гадилә белән без университет елларыннан таныш идек. Берничә ел элек Казанга семинар-укуга баргач күрештек. Шул вакытта ук Данилның эчүчелеккә сабышуыннан зарланган иде ул. “Ике балабыз бар, акча җиткерә алмагач, Төркиядән товарлар алып кайтып сатам”, – дигәнен хәтерлим.
…Узган ел аның белән безне язмыш кабат очраштырды. Казанда нәкъ алар йорты каршында машинабыз көйсезләнде. Ирем автосервиска китте, мин Гадиләләргә кердем. Ишекләре ябык булса, әйбәтрәк буласы иде дә бит!… Гадиләнең ачуы ташып чыккан вакытка туры килдем. “Башка түзә алмыйм, кара улыңны, мин эчәргә өйрәтмәгән”, – дия-дия сумкага киемнәрен тутыра иде. Аптырагач: “Гадилә, син кем белән сөйләшәсең?” – дип сорадым. Дәшми. Шулчак түрдәге йокы бүлмәсеннән Данилның әнисе Камилә апа чыкты. Мине танымады. Гаеп итеп тә булмый. Ул белгән чакта миңа 17 яшь булса, хәзер иллегә якынлашып киләм бит. Ул: “Авыру иреңне калдырып кая китәсең? Акылыңа кил. Вакытында өеңә кайтмыйча, җылы ризык ашатмыйча, үзең чирләтеп бетердең. Син кадерсезлеккә чыгарганга күрә эчте ул. Бәгыремнән өзелеп төшкән балам бит ул минем”, – дип, ана еларга кереште.
Ачык ишектән ыңгырашкан тавышка күз салдым. Караватта бабай кыяфәтендәге чандыр гәүдәле ир ята. Аның кайчандыр минем яшьлек мәхәббәтемне яулап, төн йокымны качырган Данил икәнлегенә ышануы авыр иде…
Казан каласына килеп, шәһәр уртасыннан өч бүлмәле фатир алырлык эш күрсәтә алган ирне кем бу түбәнлеккә төшергән? Йорт эчендә кирәкле бар җиһазлар да үз урынында. Данил акчаны аз эшләмәгән. Ирне ир иткән хатын, ди шул өлкәннәр. Гадилә минем саклаучы фәрештәмне бәхетле итмәгән. Димәк, теләмәгән. Әгәр ул аны тормышындагы иң кадерле кешесе итеп санаган булса, аракы артыннан упкынга төшүе белән ризалашмас, чарасын күрер, иренең күңел түренә үтеп керердәй серле сүзләр тапкан булыр иде…
Бу йорттан тизрәк китәргә ашыктым, монда миңа уңайсыз иде. Камилә апаның да туктарга исәбе юк, күңеленә җыелган моң-зарын бушатырга җыенганга охшый.
– Әтиләрен кадерсезләп яшәгәнгә күрә, балаларың да санламый, аларның кайда йөргәнен дә белмисең. Күрсәтәләр әле алар сиңа, үлгәнче тыныч көнең булмаячак, – дигән сүзләре колакка эленеп калды…
Гөл ҖИҺАН
Комментарии