МОҢСУ ХИКӘЯТ

МОҢСУ ХИКӘЯТ

Балачакта без Рөстәм белән якын дуслар идек. Инде килеп еллар үткәч, чәчләргә чал кунгач, мин аны ешрак искә төшерәм, төшләрдә күреп саташам, аның гыйбрәтле язмышын ничек юрарга белми газапланам. Дөресен генә әйткәндә безнең аралар җир белән күк арасы иде, күрше торулар ирексездән якынайтты ахрысы үзебезне. Җидедәме-сигездәме укыганда, алар гаилә белән безнең авылга күчеп килделәр. Аның әтисен, Гафур абыйны, безнең колхозга рәис итеп җибәрделәр. Гафур абый белән Рәйсә апаның бердәнбер көтеп алган балалары иде Рөстәм. Гел җитәкчелек эшендә булган Гафур абый мул тормышлы иде, әлбәттә. Авылдагы беренче аклы-каралы телевизорны да алар алды, кешедә булмаган Москвич-408 җиңел машинасы да бар иде, өй эчен йомшак диваннар, түшәмгә кадәр сузылган көзгеләр, катлы-катлы тартмалы комод ямьләп тора иде. Боларның күбесен мин кешеләр сөйләгән аша белдем, чөнки үзем бер тапкыр гына батырланып китеп аларның капкаларыннан үттем, өйгә кергәч тә ишек төбеннән ары узмадым. Мине Рөстәм үзенең җыйган значокларын күрсәтергә тарткалап дигәндәй алып кергән иде. Кызыл бәрхет чүпрәк кисәгенә йөзләрчә значоклар кадалганын күреп исем китте. Әллә нинди шәһәрләр исемнәре нәкышләгән, шахтер лампалары төсле ясалган, юлбашчыбыз Ленинның аркылыга-буйга сырланган йөзен чагылдырган, тагын әллә нәрсәләр төшерелгән значоклар күз явын алырлык иде. Баксаң, бу шым гына малай озак еллар буе төрле значоклар җыя икән. Миңа, өч ялкынлы пионер, байрак сыман комсомол значокларыннан гайре нәрсә күрмәгән авыл мокытына бу дәүләт нык тәэсир итте, минем каршыда дустым тагын бер башка үсеп китте. Дәүләт дигәнем дә юктан түгел, шул кадәрле сыннарны җыяр өчен күпме акча түләргә кирәк булгандыр бит әле. Акча ягы бик тә, бик тә кадерле иде безнең тавык кетәгенә тиң өйдә. Берсен берсе басып барган биш баланы туйдырам дип, ялгыз әни иртәдән кичкә кадәр ферма буеннан кайтып керми иде, шуңа алган акчаларның һәр тиене санаулы, һәр тиен исәптә иде. Әйтәм бит, без икебез ике планетадан төшкән идек бу җиргә, шулай да никтер Рөстәм мине якын итте. Аңа атлыгып торган сельпо рәисе, агроном, баш ветеринар малайлары бар иде югыйсә. Алар барысы да шул безнең яшьтәге үсмерләр иде. Тиң түгел идем мин шундый хөрмәтле кешенең улының дусты булырга.

Мәсәлән, аның ялтырап торган, фаралы, кыңгыраулы, тормозлы бер дигән «Орленок» исемле сәпиде бар иде. Аңа утырып йөрүләре, хәзерге иномаркаларда җилдерүгә тиң булгандыр, валлаһи. Гөнаһысына кермим, миңа утырып карарга насыйп булмады. Сорый калсам, тәгаен, бер урам әйләнергә рөхсәт иткән булыр иде дустым, киң күңелле иде ул. Әмма мин үзем харап йомык, үз кабыгына яшеренгән, кыеп сорарга батырчылык итмәгән, үз уйларында яшәгән бер юньсез малай булдым. Минем дә бар иде ул сәпидкә охшаш бер нәрсә. Тыкрык башында яшәгән, үземнән күпкә олырак Бату, ике атна чамасы әтисе урынына бергәләп сарык көтүе көткәннең хакы итеп биргән иде. Куәтле ЗИЛ сәпиденең кайбер тимерләреннән тора иде ул гыйбрәт. Алгы, арткы крылолары, урындыгы, тормозы ише кирәксез өлешләре бөтенләй юк иде, тимер рама да ике күләсә-вәссәләм, тагын ишәргә педаль урынына тимер кисәкләре чыгып тора иде әле. Туктарга булса, алгы күләсәгә каешланган табаннарны тери идем. Озак йөрдем мин ул тимер атта, харап чыдамлы булды, барам дигән җиремә һәрчак барып җитә идем, әкәмәт, кайчакларда этми генә урап та кайта идем әле. Ике күрше аллы-артлы китә идек шулай су керергә, җиләк җыярга, Рөстәм бара елкылдап торган сәпидендә башын артка ташлап, мыш-мыш килеп мин ишәм калтыравыгымда.

Аның киемнәре дә мәктәптә берәү иде. Классташларым арасында клуб буена яңа фуфайка киеп чыгу купшылыкка тиң иде. Аның билбавына ак төстәге брезент та тегелгән булса, кыеп карый алмыйлар. Киң балаклы чалбарларның балакларына уратып бер тиенлек акчаларны бөгеп ныгыта торган идек әле. Такта идәннәргә, көйгә салынып, шап-шоп бәрелә иде теге бакыр тиенлекләр. Купшы йөрергә яратканнарга тагын бер сер ачам әле: юк кына товардан тегелгән чалбарыгызда үтүк эзе озак саклансын дисәгез, стрелка буйлап кат-кат суланган сабын кисәге йөртегез. Ятып аунасагыз да борчылмас чалбарыгыз, чөнки сабын күбеге таштай катып, фигылен гомер үзгәртмәячәк. Әлбәттә, чалбар тышында әлеге эз бераз агарып күренеп торачак торуын, ну анысы икенче мәсьәлә. Күн перчатканы мин шәхсән үзем югары уку йортында укыганда беренче тапкыр кидем. Ә авыл егетләре, узышмактан, куян мамыгыннан бәйләнгән перчаткалар киделәр. Ул перчатка исемен күтәргән нәрсә галәмәт кабарып, куян баласыдай зурая торган иде. Аякта, гадәттә, төпләнмәгән пималар, аларның кунычлары берничә тапкыр бөкләнеп, кыска гына калганнар, башта чүпрәк бүрекләр, колаклары теләсә нинди салкында да күтәрелгән, бераз гына кыеклап салынган. Менә шундый иде кызларның йөрәген яндыручы яшьтәшем ул заманнарда. Ә Рөстәм ул чакта ук килешле пәлтәдә йөрде, җылы ботинкалар киде, башында да сырлап-сырлап бәйләнгән башлык башкалардан аерып торды. Ашау-эчү дә алар гаиләсендә икенче төрле булгандыр инде.

Истә калган бер-ике вакыйганы билгеләп үтәсем килә. Без аның белән бер парта артында утырдык. Безнең арттагы иң соңгы парта һәрчак диярлек буш була торган иде. Укытучы сорар дип шүрләпме, беркөн буш урынга классыбызның иң чибәрләрдән саналган ике кызы күчеп утырган иде. Без яңа күршеләребезгә шатланып, минут саен аларга таба борылдык, нәрсәләрдер әйтешкән булдык. Шулчак дустым кырык кесәле чалбарыннан бер уч шоколад кәнфитләр тартып чыгарды да юмартланып кызларның алдына өйде. Әйтергә кирәк, төскә-башка чибәр генә кызлар булсалар да, күбрәк ярып пешерелгән бәрәңге ашап үскән кызлар иде алар. Мондый нигъмәтне күргәч, бөтенләй үзгәреп киттеләр, чырык-чырык көлгән булдылар, гел Рөстәмнең күзенә генә карап тордылар. Кәнфитләрнең берсе, әлбәттә, миңа да насыйп булды. Тышлык кәгазьләрендә карлыгачлар очкан, бик тә тәмле «Ласточка» дигән кәнфитләр иде алар. Соңыннан мин күп җирләрдә булдым, затлы-затлы табыннарда җиде диңгез артларыннан китерелгән тәгамнәр җыйдым, әмма башкача андый тәмле кәнфитләрне авыз иткәнем булмады шикелле. Ә минем тиңнәремә алай учлап тәм-том йөртү ят булды.

Сигезенче классны тәмамлагач экзаменнарга әзерләнергә без Рөстәм белән Комлы күл буена йөрергә гадәтләндек. Иртәдән китап-дәфтәрләрне йөкләп китәбез дә бер-беребезне тыңлап, катлаулы өлешләрен бергәләп чишеп, шигырьләрне-фәлән кычкырып сөйләп, кичкә авышканчы шунда гөр киләбез. Тамак ялгап алырга һәркем хәленнән килгәнчә ризык та төреп ала. Рөстәмнең төргәгендә еш кына калын-калын колбаса телемнәре йә булмаса кыздырылган тавык ите кисәкләре була иде. Мин фәкыйрегезнең гел бертөрле инде: ике-өч йомырка белән бер шешә сөт. Дустым кыстап-кыстап миңа үз ашларын ашатырга тырыша. Мин исем өчен генә кечкенә кисәк алып кабам да теге сыйлардан таралган тәмле исләрдән башым әйләнеп сөтне чупырдатам, тыгыла-тыгыла, икмәкләп, каты йомырка чәйним. Иркен яшәгәннәрдер инде алар. Иркен, мөмкинлекләре икенчерәк булгандыр күрәсең. Әмма дә ләкин Рөстәм бервакытта да башкалардан үзен өстен куймады, күкрәк киереп йөрмәде. Йомышың төшкәндә һәрвакыт ярдәмгә ашыга иде ул, гомумән тугры дус булды. Укуга да хирыс иде ул, гел дүртле, бишлегә укыды, дәресләргә җентекләп әзерләнеп йөрде, түгәрәкләрдә катнашты, ярышларда алдынгы урыннар яулады, мәктәпнең горурлыгы булды. Кайбер укытучылар кем баласы икәнен исләрендә тотып, төчеләнеп, ялагайланып булаштылар, төрле чак була бит, арттырып билгеләр дә куйгаладылар. Аның ишеләрне җене сөйми иде Рөстәмнең. Йөзләренә бәреп әйтмәсә дә, сүз чыкканда, тетмәләрен тетә иде. Яхшы егет иде дустым, кем дә аның турыда хилаф сүзләр сөйләмәс. Шундый кешегә дә язмыш кайчакларда күтәрә алмаслык сынаулар билгели икән.

Әйткәнемчә, Рөстәмнәр безнең авылга күчеп килделәр. Ә яңа кеше барыбызның игътибарын үзенә тарта. Тарих укытучысына ияреп беренче тапкыр класска килеп кергәч тә без барыбыз бу таза гәүдәле, кыю карашлы, яхшы киенгән үсмергә карап каттык. Һәрберебез аны ничек тә үзенә җәлеп итәргә тырышты. Чыш-пыш сөйләшүләр башланды, кирәксә-кирәкмәсә ул утырган тарафка борылдылар, тәнәфестә аның тирәсеннән китмәдек, һәр әйткән сүзен авыз ачып тыңладык. Һәркемнең аның белән дуслашасы, яңа малайны шаккатырасы, үзенең лаеклыгын күрсәтәсе килде. Ә кызлар турында әйтәсе дә түгел инде. Кызлар бит алар сизгер күңелле халык, танауларына иртәрәк ис керә аларның, капма-каршы затлар турында күпкә иртәрәк хыяллана башлыйлар. Мин, мәсәлән, үзем унны тәмамлаганда да ниемә кирәк шул кыланчыклар дигән төслерәк фикер йөртә идем әле. Мөгаен, физик яктан үсешем бераз тоткарланган булган күрәсең, балачактан чыга алмый озак мәшәкатьләндем мин, әле һаман бала акылы үзен сиздереп куя, яшермим. Без малайлар үзара тиз дуслашып киттек, әйтәм бит, яхшы күңелле иде Рөстәм, һәркем белән уртак сүзне тиз тапты. Ә кызлар, ә кызлар кырык фигыльләргә кереп беттеләр читтән килгән үсмерне үзләренә карату өчен. Икенче көннән үк кызларыбызда танымаслык үзгәрешләр башланды. Иң яхшы саналган күлмәкләрен кигәннәр, чәчләренә кыландырып прическалар ясаганнар, бер ишеләре завучтан курыкмый сөрмә дә тартканнар әле. Йөзләрендә гел серле елмаю, керәләр дә чыгалар, каш сикертеп безнең партаны әйләнгәлиләр, кулларында шау чәчәкләр чигелгән кулъяулыкларын уйнаткалыйлар. Рөстәмгә турыдан-туры сүз кушарга батырлыклары җитеп бетми, шуңа да әйләнгән саен ниндидер йомыш тапкан булып мине тарткалыйлар. Алгебрадан мәсьәләне эшләгәнменме, җавабы нинди чыккан, каләм очларга пәкем юкмы, бүген клубта нинди кино була икән?

Ул тавышларын тыңлап торсаң, күңелең болганыр. Әй дә һәй, дип кенә җиппәрә торган кызлар фәрештәгә әйләнгән, җөмләләре дөрес, сүзләре энҗе-мәрҗән, үз-үзләрен тотышлары нәзакәтле. Чистый ачуымны чыгарды болар минем. Өченче көн генә өй эшен күчерергә сорагач, көндәлеге белән түбәгә кундырган Гөлфисә, үзе дәфтәрен китереп алга сала, минем аша, үтәли карап йөргән Әлфия дәрестән соң бию түгәрәгенә чакыра. Хәлләр… Минем авторитетның кискен күтәрелүенә, әлбәттә, Рөстәм сәбәпче булганын бик яхшы аңлый идем. Шулай да кызлар игътибары үзәгендә булу бик тә күңелле хәл икән ул. Алга китеп шуны әйтәм, ул килгәнче безнең класс икегә бүленгән иде: бер якта кызлар, икенче якта малайлар. Шушы яшькә кадәр яшәп без тегеләргә яхшы сүз әйтмәдек, шакшылар, нәзберекләр, елаклар дип күзләрен ачырмадык, алар безне чучкалар, пычраклар, тәртипсезләр, дип тиң күрмәделәр. Рөстәм безне дуслаштырды, башка классларда гауга тынмаса да, безнең класс кызлары, егетләре нык якынаеп китте, бер-беребезгә хөрмәт белән карарга өйрәндек, кадерли башладык, дошманлашып ямьсезләнмәдек. Мәктәпне укып чыкканчы бу шулай дәвам итте, әле дә мин һәр классташымны сагынып, сагышланып искә алам. Шуны да әйтергә кирәк, безнең кызларның да башка классларда яңа ахирәтләре күбәеп китте. Алар аша кемнәрдер Рөстәмнең күңелен яуларга өмет иткәннәрдер күрәсең… Үсмер чакның гөнаһсыз, дәртле хис-тойгылары иде болар. Тора-бара, ияләшә төшкәч, кызларыбыз класста Рөстәм барлыгын гадәти хәл итеп кабул итә башлады, ул барыбызга да ышанычлы, эчкерсез, җор телле, йомры башлы иптәш кенә булып калды.

Башы йомры иде аның, шәп эшли иде. Геометрия фәне буенча өйгә бирелгән эшләрнең очына чыга алмаса, шырпы бөртекләреннән теге каһәр суккан өчпочмакларның макетларын эшләп, киселешләрен ясап, алга, артка, йөзтүбән боргалап, тәки җавабын таба торган иде. Катлаулы мәсьәләләрне чикләвек урынына яра иде. Мин үзем, мәсәлән, сатучы товарның беренче көнендә өчтән берен, икенче көнне икедән бишен саткан, өченче көнгә күпме товар калган дигәнрәк табышмакларга кереп бата идем. Бүген дә вакланмалар белән эш итәргә туры килгәндә югалып калам, ә Рөстәм өчен болар барысы ике тиен бер акча иде. Кызлар турында сүз чыккач әйтим: ниндидер йөрәк эшләре мәшәкатьләмәде аны, монысын мин ышанычлы әйтә алам. Күбрәк фәнгә тартыла иде ул, физика законнары аны гаҗәпкә калдырды, астрономия белән җенләнеп, күктән әллә ниткән Кассиопея, Андромеда йолдызларын эзләде. Шул ук вакытта спорт белән теләп шөгыльләнде: гер күтәрде, волейбол, баскетбол уйнады, кышларын чаңгыда беркемгә дә ал бирмәде. Мөгаен ул, берәр фән эшлеклесе, я булмаса илне саклаучы хәрби булыр иде, төрле якка сәләте бар иде дустымның. Әмма бәндә сагышлый, Ходай багышлый, дигән дә тәкъбир бар икән тормышта. Адәм балаларын тәкъдир, утлардан алып, суларга сала икән. Мин ул вакытта бу турыда белми идем.

Бу әйткәннәремнең мәгънәсен тулырак ачыклар алдыннан тагын бер нәрсәне ассызыклап үтәсем килә: Рөстәм бездән бер яшькә олырак иде. Күченеп йөреп бер класска түбән калганмы, әллә әти-әниләре бердәнбер балаларын җәлләп соңрак укырга биргәннәрме, анысы миңа мәгълүм түгел.

Кызлар турында ихласлап телгә алган идем инде. Шунысын да өстим әле: араларында Рөстәмне яуларга теләгәннәр һәрвакыт бар иде, кыз-кыркын игътибары үзәгендә булды ул. Ләкин аралашулар билгеле бер киртә аша чыкмадылар. Кемнеңдер мәктәптән Рөстәм белән янәшә кайтса да атна буена йокысы качты, кемдер көн дә күреп, аралашып йөргәнгә шатланды.

Шулар арасында аерылып торган берсе бар иде. Исеме Рәзилә иде аның, бездән ике өй аша гына яшәделәр. Ишле гаилә иде, тугыз-унмы бала иделәр, хәзер төгәл генә ничәсе кыз, ничәсе малай булганын да әйтеп бирә алмыйм. Әтиләре гомер буе колхоз эшендә йөрде, балта остасы булды. Безнең бригададагы бар ферма каралтыларын ул төзеде. Буш вакытларында шабашкада акча сугып ала иде. Шабашка дип арттырып җибәрү була торгандыр, үзе төсле авылдашларыннан күпме генә тамсын инде, шул күбрәк ризыклата биргәннәрдер, кемдер онын, кемдер тозын дигәндәй. Шундый зур гаиләне туйдырырга күпме булса да җитмәгәндер. Ә балалар тәртипле булды. Чәй эчәргә утырсалар, арадан бер җаваплысы һәркемнең алдына зур алюмин кружкалар (мәңгелек савыт, ватылыр дип куркасы түгел) тезеп чыга, икенчесе зур калаклар тарата (зур калак җайлы: ашка да, чәйгә дә таман), әни кеше калак очына элеп кенә шикәр комы бүлә, сыек кына чәй агыза. Безне, ак чәй эчсәң йөзең ак була, дип сыек чәй эчереп үстерделәр. Өстәл башында утырган хуҗа, күкрәгенә терәп икмәк түгәрәген телә, зурлыгына карап, исемләп озатып тора. Шуның белән тәмам, артык нәрсә юк озын такта өстәлдә, җәй көннәре генә табагы белән җиләк, чия өстәлә, кыяр уңган елны анысы күренгәли. Рәхәтләнеп, тирләп-пешеп эчәләр дә чәйләрен, рәхмәт әйтеп, өстәл артыннан коелып торалар.

Рәзилә яхшы укый иде, тәртипле, йомыкый кыз булды. Ни хикмәттер, класс кызлары аны читкә кактылар, үз араларына алмадылар. Дөрес, йөзенә бәреп, кыерсытырлык сүзләр әйтмәделәр, әмма араларындагы салкынлык сизелә иде. Сораса җавап бирделәр, очраса сәләмләделәр, утырырга теләсә урын таптылар, тик кара-каршы калганда һәммәсе су капкандай сөйләшүдән туктадылар, кичәләргә чакырырга оныттылар, кайда анда колактан колакка чыш-пыш пышылдашулар, чыкырдап көлүләр. Үсә төшеп үзенең урынын чамалаганнан соң, Рәзилә дә аралашырга артык ашкынып тормады, эченә бикләнде, үз тормышы белән яши бирде. Әлбәттә, авыр булгандыр кыз балага шундый мөнәсәбәтне тоеп, белеп тору. Икенче яктан сеңелләре, апалары күп иде аның, бергә-бергә шау-гөр килеп яшәделәр. Кабатлап әйтәм, тыштан караганда барысы да ал да гөл иде, кызлар халкының катлаулы, аңлап булмастай тойгылары, арадан берсен тиңсенмәүләре күзгә бәрелеп тормады. Гаиләнең матди торышына һич тә бәйләнмәгән иде ул, безнең күп кызлар мәктәпкә апаларыннан калган форма күлмәкләрне киеп, иртән ашыкканда чәч тарарга бер таракка чират торып, гаиләдәге бердәнбер яхшы саналган аяк киемен алмашлап киеп үстеләр, аның нәрсәсе бар, имеш. Бүген, күпме еллар үткәч, аларның күңел сизгерлегенә мин хәйран калам: нинди йөрәк кыллары алдан хәбәр салган икән кызларга? Шулай дәвам итсә, Рәзилә әйбәт кенә укуын тәмамлар иде, берәр техникумда укып чыгар иде, гомумән, статистика исәпкә алган урталыкта матур гына яшәп ятар иде. Рөстәмнең безнең класска килүе барысын челпәрәмә китерде. Бу йомыкый кызыкай дөньясын онытып гашыйк булды дустыма. Шуңа охшаш хисләрне беренче көннәрдә безнең мәктәп кызларының күпчелеге үз йөрәкләре аша үткәргәндә Рәзиләне күрүче дә булмады, әлбәттә. Эт чаба дип бет чаба дигәндәй, аңамы фәрештәгә тиң чибәрләр белән тартышырга? Вакыт үтә торды, кайнар хисләр сүрелә төште, кызлар да, егетләр дә ияләндек яңа иптәшебезгә. Шул чакларда башланды инде искитәрлек вакыйгалар. Рәзилә бездән ике парта алда утыра иде. Берзаман шәйләп калам, ярым борылган да шул кызыкай безнең тарафларга, ашардай булып Рөстәмгә текәлгән, күзләрен аерып ала алмый, һәр хәрәкәтен күзәтә дустымның. Бер тутырып карап алу – була торган эш, кыеп карап куй, рөхсәт ителә, ә монда бәбәкләрен шардай ачып караган да каткан – дөньяда булмый торган әдәпсезлек. Тарих дәресе бара иде. Ә тарих укытучысының тавыш көр, тауларны тетрәтерлек. Укучы баланың тыңламый артка карап утырганы күзенә салынгач:

– Кәбирова!!! – дип бер генә кычкыртты бу, барыбыз дерт итеп төштек. Кинәттән мондый тавыштан тотрыклыгың югалырга мөмкин, бик куркыныч очрак, кызлар ниндирәк хәлдәдер…

Рәзилә комачтай кызарып башын аска иде, парта өстендәге нәзек бармаклары дер-дер килә иде. Кромвель турында кызып сөйләгән укытучы, хәтер җебен чуалтмас өчендер, вакыйганы куертып тормады, инглизләр турында сөйләвен белде. Дәреснең калган өлеше тыныч кына үтте. Озын тәнәфестә орчык урынына әйләнгәләп, мин бу турыда оныта төшкән идем инде. Киләсе дәрестә Рәзилә тагын борылды, тагын нәүмизләнеп Рөстәмгә текәлде. Дәфтәренә иелгән дустымның кабыргасына терсәк белән каты гына төртеп алдым да һушсыз кызыкайга таба ымладым. Каным кайнап чыкты бу оятсызлыктан, әзрәк кенә әдәп дигән нәрсә бармы икән бу җирбитнең? Гаҗәпләнүемә каршы Рөстәм башын күтәреп карап елмайды да, тагын синуслар, косинуслар арасына кереп чумды. Башка укучылар да Рәзиләнең йөгәнсезләнгәненә игътибар иттеләр шикелле, шырык-шырык көлүләр ишетелгәләп калды. Бу тәнәфесне инде мин түземсезләнеп көтеп алдым. Укытучы чыгып китәр-китмәс Рәзилә янына бардым да, җилтерәтеп, тегене коридорга алып чыктым, ян тәрәзә төбенә кысып, очып кундым тегеңә:

– Син, тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә, йокламый төш күрәсеңме? Нигә кадалып каттың Рөстәмгә? Әйтер сүзең булса, кил дә әйт, утырма анда күзләрең белән ашап. Бөтен класс гөр килә синең кәмиттән, Рөстәмне уңайсыз хәлгә куям дип уйламыйсыңмы? Кара аны, тагын шулай кылансаң, кыз кеше дип тормам, кирәгеңне алырсың. Аңладыңмы? Аңладыңмы дип сорыйм мин синнән? – дип ду куптым.

Рәзилә идән ярыкларын күзәтеп, шым гына басып торды. Шунда гаҗиз булып:

– Мин Рөстәмгә карамадым да… мин каләм сорарга дип борылган идем… ялгыш бер тапкыр гына күзем төшеп калды… – дип акланырга маташты ул калтыранган тавышы белән. Я Хода, бер генә карап алган имеш ул! Әнә шул бер генә тапкыр, унар минутка сузылса, бергә исәпләнәме икән? Төкерекләремне чәчеп, тагын нәрсәләрдер сөйләдем әле мин. Тегене акылына килергә чакырдым, кыланышының кызлар горурлыгына кара тап төшерүен аңлатырга тырыштым, Рөстәмнең хәлен аңларга чакырдым.

– Ярар, аңладым, башка кабатланмас, – диде ул, ниһаять. Берәр зыян эшләгәч, укытучылар алдында без һәрвакыт «башка кабатланмас» дип тәкрарлый идек. Ул да бу сүзләрне куллангач, тәгаен, аңлагандыр, дип тынычланып киттем мин аның яныннан. Чынлап та Рәзилә тыела төште, ачыктан-ачык Рөстәмне эзәрлекләмәде, әмма сагалый иде күрше кызының сагышлы карашы дустымны. Көтмәгән җирләрдә мин ул карашка еш очрадым: җыелып сөйләшеп торганда, клубта кино карап утырганда, баткак ярып юлдан атлаганда, койрыгын текә чәнчеп чапкан сыер артыннан куганда. Үз гомеремдә мин дә егет саналып кызлар белән сөйләшкәләгәнем булды, сөйдем, сөелдем дә бугай, әмма дә ләкин андый сагышлы карашлар бервакытта да озатмады мине тормыш юлында! Шуның аркасында нәрсәдер югалтканмындыр төсле бу фани дөньяда, кем белә… Мондый карашларның нәрсә аңлатуыннан без барыбыз да хәбәрдар инде, акылын җуйган иде юләр кыз, йөрәге парә-парә килә иде аның дустымны уйлап. Төннәр йокламый, нинди хыял диңгезләрендә колач салып йөзгән булды икән исәркәй? Әлбәттә, минем ачуым килә иде аның кыланышларыннан, әмма ни гаҗәп Рөстәм боларның барысын тыныч кабул итте. Рәзиләне башка кызлар белән тиң-тигез күрде, берни булмагандай сөйләште, туры килгәндә ярдәм итте, хәтта аңа ныграк игътибар бүлә иде шикелле. Монысын мин аңлый алмадым, нигә шуның белән кәнфитләнеп торырга?!

Әйтсәм әйтим инде, килеш-кыяфәте дә шулкадәр генә иде ул Рәзиләнең. Кыскарак буйлы, җирән чәчле, сипкел баскан табак йөзле, тавышы да нечкә генә үзенең, дәртеңне кайтарырлык. Мин үзем, мәсәлән, бер дигән чибәрләргә тартылдым, ну алар мине тиң күреп бетермәгәннәр икән, үзләре гаепле. Юк, Рөстәмдә кызга карата ниндидер хисләр бөреләнмәде анысы, ләкин шулкадәр түземле булырга да кирәкме икән. Сирәк кенә мин класс белән төшкән фотоларны караштыргалап утырам. Кайда Рөстәм, аның янына кысылып-тыгылып Рәзилә баскан, амбарга ашлык көрәргә чакыралар, безнең янга тып итеп ул килеп баса, экскурсиядә табигать кочагында табын корабыз, Рөстәмнең алдындагы табакка калагы белән Рәзилә үрелә, кич астрономия укытучысы йолдызларны танырга өйрәтә, Рәзилә дустымның пинҗәгенә сырышып галәм кунакларын күзәтә, без, комсомоллар, бәйрәмнәрдә урамга тәртип сакларга чыгабыз, өченче булып безнең арада тагын ул! Галәмәт инде менә… Тора-бара барыбыз да аның бу гадәтләренә өйрәндек, Рәзилә янда булмаса, нидер җитмәгән төсле тоела башлый иде.

Без унынчыда укыганда үзебезне зурлар итеп хис итә башлаган идек. Беренче эш итеп, алар арасына керер өчен, кача-поса тәмәке тартырга өйрәндек. Атна азагында клубта үткәрелгән кичәләргә кызып бару егетлек саналды. Тамак ягы да чамалы булган үсмерләрнең кибеттән хәмер алырга рәтләре юк иде анысы, әмма безнең заманда һәр өйдә диярлек бал ачыту гадәткә кергән иде. Артык тыюлар да булмагандыр күрәсең, кайсы өйгә керсәң дә мич башында чаҗлап утырган көрәгәгә тап буласың. Хәтта әзер товарны кышларын бидрәләп туңдырып та куйганнары хәтердә. Әниләр өйдә юкта без шул зәм-зәм суларын кызык итеп тәмләп карарга өйрәндек, туры килгәндә шактый кабул иткәләдек. Куәтле нәрсәкәй безнең күңелне күтәрә, телләрне чишә, аякларга дәрт кертә иде. Дәрт дигәч тә сикереп төшеп бии белгән егетләр сирәк иде арада. Минем ишеләр, барып басалар да, аркалары белән клуб стенасын териләр, дер селкетеп биегәндә авып китмәсен янәсе. Шулай бер-ике сәгать башкаларның күңел ачканын карап торасың да, риза булып кайтып йоклыйсың.

Рөстәм исә безнең күңел ачуларга бервакытта да катнашмады, тәмәкене авызына кабып карамады, шимбә саен клубка чапмады. Өй тавыгы түгел иде, һич юк, китапларга гына капланып утырмады. Әйткәнемчә, бар ярышлар аның катнашында узды, урманга походларны үзе башлап йөреп оештыра иде, сәхнәдә «Галиябануда» күңелләрне тетрәндерерлек итеп Хәлил ролен уйнаганын һаман хәтерлим әле. Ә менә юкка урам киләпләп йөрүләрне, хәмер, тәмәке ише нәрсәләрне кабул итмәде, мине дә күп тапкырлар «азынма, тартылып китәрсең дә, ничек котылырга белми тыпырчынырсың…» дип кисәтүе хәтердә. Мин, әлбәттә, ул сүзләргә көлеп кенә карый идем, акыл сату дип кабул итә идем. Яшермим, юраганы юш булып кала язды дустымның. Сизгәнегез бардыр, яшь чакта бит ул гомер бик тиз үтә, яшен төсле ялтырап кына кала, әле генә башланган айның азагына җиткәнеңне сизми каласың.

Без дә унынчы классның соңгы атналарын укыйбыз имеш. Алда торган имтиханнар хакында кисәтеп укытучылар таләпчәнрәк була башлады, көн саен консультацияләр дип тинтерәттеләр, әз генә буш вакыт табылса бер-беребезне тыңлап, белгәннәребезне кабатладык. Ул чакларда әле белем алуга караш икенче иде, бик тә күңел салып укыды тиңдәшләрем, каты сынауларны үтеп, белемнәрен раслап керделәр уку йортына, бер дигән белгечләр булдылар. Кемгәдер акча төртергә кирәк икән дигән кыргый фикер юк иде җиһанда, берәрсенә әйтсәң, тилегә санап, йөзеңә карап шаркылдап көләр иде, валлаһи. Мин боларны бүгенге балаларны хурларга теләп язмыйм, алар арасында да яхшылары күбрәк. Минем моңа иманым камил, чөнки яхшылык яманлыктан өстенрәк булмаса, бу дөнья көнендә дөбердәп җимерелеп төшкән булыр иде. Без бары икенчерәк идек, акыллырак та түгел, тәртиплерәк тә түгел, бары икенчерәк идек. Кызлар җыелышып чыгарылыш кичәсен ничек үткәрү хакында киңәшләштеләр, малайлар исә кызлар нинди күлмәктән булыр икән дип баш ваттылар. Укытучыларны, ата-аналарны чакырып табын кору аларның башын бетерде. Шулкадәр халык җыеп, туйганчы ашату уен эшмени? Алар алдына бәрәңге пешереп куймассың бит инде, ә бер шешә лимонад кына да утыз җиде тиен тора! Алга китеп әйтим, ерып чыктылар барысын уңган кызларыбыз, төрле якка осталар иде шул алар, рәхмәт төшкерләре. Кызларыбыз ул тантаналы кичәгә барысы бер төстән зәңгәрсу күлмәк тектерделәр, сатиннан булса да бик купшылап тегелгән иде күлмәкләре, үзләре болын күбәләкләре төсле очып кына йөрделәр. Шундый зур чыгымга ничек баргандыр әти-әниләре, үзләренә генә мәгълүм. Егетләр кара кәчтүм-чалбардан, галстуктан була дип игълан иттеләр. Хәллерәк малайлар яңа кәчтүмнәр алды, кайсыныңдыр гомерендә беренче кәчтүме булгандыр әле. Мин алай зур мәшәкатьләр тудырмадым. Урман кисеп шактый гына акча каерып эшләгән күрше егетенең кәчтүмен бер кичкә сорап тордым. Кәчтүм, әлбәттә, ике-өч размерга зуррак иде, керфегем дә селкенмәде, өстән төшеп калмаса шул җиткән, барыбер минеке түгел ул.

Экзаменнар яхшы гына үтте кебек. Рөстәмнең бар фәннәрдән гел бишләр булды, кемнәрнеңдер аттестатында дүртле, бишлеләр аралашып барды, минекендә өчлеләр белән дүртлеләр саны тигез иде. Физикадан дүртлегә өмет иткән идем дә, бөтенләй белмәгән билет эләгеп көчкә ерып чыктым. Күңелне кырган бер четерекле хәл булып алды алай да. Безнең класста бума чире белән җәфаланган Юлай исемле малай бар иде. Артык дулкынланып китсә, торган урыныннан ава иде дә, авызыннан күбекләр чыгарып, тартыша башлый иде мескен. Берничә минут шулай бәргәләнә дә, битен-башын юып, парта артына кереп утыра. Укытучылар аның хасталыгын белеп артык сорамыйлар, ике-өч бәйле җөмлә әйтсә, уңай билге куеп утыртырга ашыгалар. Мулла песие төсле шым гына малай иде ул, рәсем ясарга оста иде, ул ясаган ялангач кызлар рәсемнәре һәрберебезнең түш кесәсендә саклангандыр тәгаен. Ун ел буена нигә әти-әниләре җәфалап аны мәктәпкә йөрткәннәрдер? Икенче яктан караганда, бер эшкә дә ярамаган балалары дүрт стена арасында сагышланып утырганчы, яшьтәшләре арасында тузан коеп кайтсын дип уйлаганнардыр инде. Менә шул Юлайга тарих укытучысы каныкты бит кәһарең. Нәрсә ишетергә теләгәндер ярым-ярты гариптән, әллә гадел булам дип кыланды. Без тын алырга куркып ишектәге ярык аша бу алышны күзәттек. Бер-бер артлы яуган сорауларга ничек тә җавап бирергә белми калтыранып торды торды да классташыбыз иңрәп җибәрде, чатанлап класстан чыгып та китте. Өстәвенә чатанрак иде дә ул, кибет каршында машина бәрдергәннән шулай чирле калган дип сөйлиләр иде, аягы да шунда аксагандыр инде. Без өелешеп, аның артыннан йөгердек. Мәктәп ихатасының коймасына капланып яшьләренә төелгән Юлайны мин бик тә җәлләдем. Азагы бу вакыйганың яхшы тәмамланды. Педсовет утырышында күпчелек тавыш белән Юлайга да таныклык бирергә дигән карар чыгарганнар диделәр. Белеме белем белән, аннан кыйммәтлерәк кешелеклек сыйфаты дигән төшенчә бар бит әле дөньяда. Айга сузылган киеренке халәттән котылганнан соң, барыбыз да җиңел сулап җибәрдек. Шактый мәшәкатьле, шул ук вакытта күңелле борчылуларда кайнап, чыгарылыш кичәсен үткәрергә җыена башладык. Кунаклар каршында куелачак концерт номерларын кабатладык, спортзалны бизәп плакатлар язып элдек, җырлар кабатлап гармун тыркылдаттык. Шулай да матур иде көннәр ул чакта, ишегалдында котырып үскән үләннәр аякка уралып шаярттылар, бакчадагы сирень чәчәкләренең хуш исләре бар авылга таралды, күк йөзе гел аяз торды. Без дә бер-беребезгә игътибарлырак булып киттек, гомер кыланмаганча ишектән кызларны алдан үткәрә башладык, авыр җиһазлар күчергәләгәндә тегеләрнең кулларын да йогындырмадык. Гел сөйләшәсе, аралашасы килеп торды үзебезнең, ничәдер елдан соң тагын барыбыз да җыелырга вәгъдәләр бирештек, ул вакытта кемдә нинди үзгәрешләр буласын фаразларга тырыштык. Әмма ни сәбәптәндер, беребез дә кая укырга барырга җыенуын әйтмәде. Әлбәттә, һәркемнең үз хыялы бар иде, күзаллаган уку йорты турында белешмәләр тупланган, ниндидер әзерлек эшләре дә башланган иде вә ләкин башкалар өчен бу сер булып кала бирде. Аулакта калганда бер-беребезне тел яздырырга тырышып карадык, үзебезчә чамалап фикер йөрттек, әнә шул иң мавыктыргыч киләчәкне барыбер белә алмадык. Бары Рөстәм боргаланмый-нитми, турыдан-туры ярып әйтте. «Мин, дуслар, башкалага, университетка барам, күптәнге хыялым – космос киңлегенең ак тапларын ачыклау, – диде. – Җирдән торып булса да шул ымсындырган йолдызларга омтылырмын, ә бәлки, космонавтлар мәктәбенә эләгеп, Галәм айкау бәхетенә тиенермен. Ничек булса да җиһанга омтыла күңелем. Тормышымны шуңа багышлармын ахрысы». Без аның сүзләрен бераз көнләшеп, шул ук вакытта хөрмәт белән кабул иттек. Рөстәм әйткәч булдыра инде ул, таш яуса да теләгенә ирешер дип юрадык. Безнең заманнарда өч малайның икесе космонавт булырга хыяллана иде. Хәзер генә кыйблалар үзгәрде. Мин беркатлы адәм, туганнарымның кечкенә оныгына ярарга тырышып:

– Кем буласың киләчәктә? Космонавтмы? – дип төчеләнеп сораша башлаган идем, бу миңа өздереп җавап бирде:

– Юк, мин бандит булам!

– Нәрсә сөйлисең, балакай? Ул чакта төрмәгә утыртырлар бит, –дип үгетләргә тотынган идем, җавабы әзер икән замана баласының:

– Юк, утыртмыйлар. Әти әйтте, күп урлаган кешене төрмәгә утыртмыйлар, диде…

Монысы сүз арасында, хәзер дә, әлбәттә, космонавт булырга хыялланган төймә танаулы малайлар бардыр, тик безнең чакта бу теләк эпидемиягә тиң иде шул. Мин үзем алай зурдан кубып планнар кормадым, гәзитләрдән уку йортлары да сайламадым. Берәр ай колхоз эшләрендә йөреп юллык акча эшләп алырга иде исәбем. Аннан соң туры апа янына, Ташкент шәһәренә җилдерәчәкмен, өч көн поезд тәрәзәсеннән дөяләр карап барасың да, карбызлар башкаласына барып та төшәсең. Туганнан туган апа кайткан чагында мине кызыктырып киткән иде. Тулай торакка үзем урнаштырырмын, эш табылыр, дип өметләндерде. Укырга кайчан да соң түгел, бераз тернәкләнеп, өс-башны карап алырга кирәк, яхшылыкка киеп чыгарга киемем дә юк ич минем. Аллы-гөлле төсләргә манылып каршыма килә иде яңа тормыш: ел әйләнәсе җылы икән анда, алмасы-хөрмәсе аяк астында ауный, базарларда үзбәк картлары тау булып өелгән карбызларын бушлай тараталар икән. Ул вакытта иң тәмле ризык минем өчен балланган карбыз телеме булгандыр инде.

Бик тә күңелле булды безнең чыгарылыш кичәсе, гөрләп торды иске спортзал бинасы, арганчы җырладык-биедек, уйнадык-көлдек. Төн уртасында әти-әниләр, укытучыларның күпчелеге таралышкач, гармун тартып урам әйләнергә булдык. Гәрәбә йолдызлар нурларына коенган мәктәп ишек алдына чыгып баскач, класс җитәкчебез дә безнең үзебезне генә калдырырга батырчылык итте.

– Урам буйлап тәртипле генә бер үтәсез дә кайтып йоклыйсыз. Ниндидер мөгез чыгарырга уйламагыз, – дип кат-кат кисәтте ул безне. Аның юка гына шәүләсе агачлар артында югалгач, без кызларыбызны бер генә минутка калдырып спортзал артына чаптык. Бәйрәмнең тагын бер – үләннәр арасына яшерелгән күңелле өлеше түземсезләнеп көтә иде безне. Шундый тантаналы көнне шартына китереп билгеләр өчен ике шешә вермут шәрабы алып яшереп куелган иде анда. Вермутны халык арасында «вертит, мутит» дип исемләгәннәр иде, ник дигәндә башка каты бәрә иде ул нәмәрсә. Төнге чыктан чыланган шешәне без кулдан кулга йөртеп әчкелтем шәраб чөмердек, түгәрәкләнде дөньябыз, тирә-як тагын да матурланыбрак киткәндәй тоелды. Арада булган Рөстәмгә дә көчләп-көчләп шәраб эчердек. Кемдер, кызлар кебек булма, дип кытыгына тиеп алды аның. Ул үҗәтләнеп, барыбыздан да күбрәк чөмерде әле, менә мин дә булдырам, күрегез янәсе. Озаклап булашырга вакыт юк иде, кызлар тавыш бирә башлады, без авыз-борыннарны сөрткәләп кирегә йөгердек. Матур гына атлап киттек без урам тутырып, мәктәп белән хушлашып җырлар суздык. Шуннан Рөстәмнең башына бәрде теге шайтан суы, тәмам кешелектән чыкты. Без төбәп атлаган клубтан кампа-каршы иде аларның өйләре. Мин сызланып кына булса да озатып куярга алындым, безгә әлеге дә баягы Рәзилә тагылды, башым авырта, кайтам диде. Дустымны ике ягыннан җитәкләп дигәндәй шактый ара үттек. Вакыт соң иде инде, урамда кеше заты юк, еракта безнекеләрнең гармун моңнары яңгырап кала. Мин Рөстәмгә ачу чыгып, каты-каты әйткәләп атлыйм. Ул әйткәнеңне ишетер дәрәҗәдә түгел инде, чүпрәккә әйләнгән чистый. Шулчак Рәзилә әйтә миңа:

– Бар инде, калма классташлардан. Ерак калмады бит, үзем озатып куярмын, – ди. Мин аның яхшылыгына гаҗәпләнеп, кат-кат рәхмәтләр укып элдердем кирегә. Таң атканчы шулай күңелле генә йөрдек без, гомер онытылмаслык хатирәләр калды йөрәктә.

Икенче көнне йокыдан мин соң уяндым. Ун ел тырышып-тырмашып укыганнан соң бер тапкыр соңга калу фарыздыр әле дип, уянгач та иренеп тормый яттым. Төннәр җылытуга мин урынны абзар башына җәйгән идем инде. Йомшак печән өстендә, саф һавада йоклау үзе бер рәхәт бит. Без бүген барып спортзалны тәртипкә китерергә сөйләшкән идек. Ярар, әйдә күчерә торсыннар парта, өстәлләрне, калганы миңа җитәр әле дип ашыкмадым. Чәй эчәргә өйгә керг

Комментарии