ТЕРСӘКНЕ ТЕШЛӘП БУЛМЫЙ…

ТЕРСӘКНЕ ТЕШЛӘП БУЛМЫЙ…

Язгы нурына сөенеп, түбәдән тамган тамчылар тавышына Айгөлнең баскычтан атлап төшкән аяк тавышы да кушылгач, ниндидер бер аһәң барлыкка килде. Алдан төшеп җиткән Илдар артка борылып Айгөлне көтеп алды. « Кара ничек үзгәргән, бигрәк җиңел атлый», – дип уйлап алды ул. Янына килеп җиткән Айгөлнең күзләренә текәлеп карады. Тирәнгә яшеренгән күпме сагыш, никадәр моң, күпме җылылык күрде ул бу күзләрдә. Хәтта йөрәгенең иң тирәндәге бер кылы тетрәнеп куйды бу күз карашыннан. Бик якын икән бит бу хатын аңа, бик якын. Кайчандыр ул иркәләп үпкән иреннәр, назлап сөйгән чәчләр, менә янәшә генә бит! Эх, тагын бер кулларыннан тотып «Гөлем» диясе иде.

Тик теле башканы сөйләде. Илдар, үзенә дә ят булган тавыш белән:

– Менә хәзер закон буенча да син минем хатын түгел инде.

– Әйе, Илдар, икәү яккан учакның соңгы очкыны сүнде бүген, – диде Айгөл сабыр гына.

– Кабызырбыз, – диде Илдар, үзе дә ышанып бетмичә һәм гадел хөкем йортына үпкәле караш ташлап, машинасына ашыкты. Аның башкача бу күзләр белән очрашасы килмәде. Бүген беренче тапкыр Айгөл һәм улы Илназ язмышы өчен үзен гаепле сизде ул. Юл өстендәге кибеткә кереп аракы алды һәм өенә ашыкты. Төне буе шешәне бушата-бушата хәтер йомгагын сүтте.

…Айгөлнең йөргән егете еракта булудан файдаланып, үзенә каратыр, үзенеке итәр өчен, аз көч куймады ул. Мәхәббәт озаклап килде Айгөлгә, һәм гомерлеккә күңелендә торып калды.

Ә Илдар барыбер үзенекенә иреште. Матур булды аларның мәхәббәт кыйссалары. Тик һәрбер матур кыйссаның ахыры моңсу була бит.

Илдар урын өстендә ятучы әнисе, әтисе, кияүгә чыкмаган ике апасы, өйләнмәгән ике абыйсы белән яши иде. Апалары Айгөлне башта ук яратмады. Ни өчен икәнлеген үзләре дә әйтә алмадылар. Әллә карт кызларның көнләшүе идеме бу?! «Барыбер яшәтмибез!», – диде алар, Илдар өйләнешү турында авыз ачкач. Айгөл авырлы да булгач, чын мәкерле сугыш башлады алар яшьләргә каршы.

Балалары бик елак булып туды. Бик авыр тапты аны Айгөл. Көн-төн елаган бала янына килеп караучы, яшь әнигә булышырга уйлаган кеше дә булмады. Әле шуның өстенә, килен хезмәте шул килеш калды. Ике арада йөреп тавыштан туйган Илдар «шабашкага» чыгып китте. Кайтышына аны авыру кыяфәтле, ябыккан, күз төпләре каралып киткән хатыны, елак бала, зәһәр апалары каршы алды.

«Булмый болай. Әнигә тынычлык кирәк. Теләсә кая куй хатының белән балаңны», – диде олы апасы. Сәламәтлеккә туя алмаган яшь ана, баласын алып, карт әбисенә юл алды. Сыендырды аларны күпне күргән Разыя карчык. Кечкенә генә өй бала елаганнан зыңлап торса да, догалары белән өшкереп гел яхшыга өметләндерде әбисе.

Башта хатыны белән баласын юксынган Илдар тора-бара тынычланды. Сирәк сугылды Разыя әби өенә. Һәм көннәрдән беркөнне Илдарның яшь кызлар, тотнаксыз хатыннар белән маҗаралары хакында сүз йөри башлады. Ышанмады Айгөл. Аның максаты башка иде. Баласын Казан шәһәренә шифаханәгә күренергә алып китте. Врачлар ни әйтергә дә белмәде. Тикшеренүләрдән алҗыган Айгөл Илназын күрәзәчегә алып барды. «Туганда башын кысканнар, башы авыртып елый балаң. Өч яшендә елаудан туктар, тик шифаханә юлларын таптыйсың әле. Әй, бала, бала! Ходайдан сабырлык сора», – диде караучы әби.

Илназ елаудан туктады, тик аның тын алуында авырлык сизелде. «Операциясез булмый», – диделәр.

Разыя әбисенең пенсия акчасы белән генә ерып чыгып булмасын аңлады Айгөл. Ә булышыр кешесе юк. Илдары күрше авылдан, иреннән аерылган ике балалы хатын яныннан кайтмый. Үзенең әти-әнисе дә булышабыз, дип тормады. Бәлки, бу язмышның беренче кискен сынавы булгандыр. Хакимияткә ярдәм сорап барды хатын. Җирдә әле яхшы кешеләр барын тоеп кайтты ул аннан. Анда ярдәм кулы сузарга әзер булучы кешеләр табылды.

Операция җиңел булмаса да, тиз тернәкләнде сабый. Күзгә күренеп яшәү нуры иңде йөзенә.

Авырлыкны җиңеп, сабые өчен куанган хатын ирен югалтканын шул вакытта тулысынча төшенде. Ул арада Разыя әби дә бакыйлыкка күчте. Айгөл тирән депрессиягә бирелде. Аракының ни икәнен, аны эчкәч, җиңел булачагын белде. Өстерәде аракы аны чоңгылга. Бөтенләй төшеп китсен дип, типкәләүчеләр күп булды. Ә төп рольне Илдар үзе уйнады. Үзен аклар өчен, кая барса, шунда Айгөл турында шакшы чәчте ул. Йортка керткән хатын янында аның тормышы көйле барды. Айгөл белән авыру улы Илназ аңа кирәкми иде инде. Ә Җир шары әйләнүен дәвам итте. «Дөнья куласа – бер әйләнә, бер баса» – дигән мәкаль бар бит. Шулай икән шул.

Еллар үтте. Айгөл депрессиядән чыгып, үзен кулга алды. Икенче кешегә әйләнде ул. Һәр туган көнгә куанып, үзен баласына гына багышлап, Ходайга сыенып, тормыш юлын дәвам итте.

Айгөлне кияүгә сорап килүчеләр күп булды. Тик ул бердәнбер мәхәббәтен йөрәгенең иң серле почмагына яшереп, үзен эш белән күмде. Ә тырышлыгының җимешләре озак көттермәде. Эшендә югары уңышларга иреште. Хуҗалыгын торгызырга тотынды. Ә Илназы чынлап торып спорт белән шөгыльләнә башлады.

Беркөн Илдар үги малае белән сүзгә килде дә телевизор каршына барып утырды. Район хәбәрләре тапшыралар, ә анда улы Илназ спорттагы уңышлары турында сөйли иде. «Барлык җиңүләремдә әниемнең өлеше зур», – диде үсмер егет. Бәлки, шул чакта әчеттереп беренче күз яшьләре чыккандыр Илдарның.

Җыелма команда составында республика буйлап йөргән Илназ өстәл теннисында да, хоккей, футболда да сынатмады. Таныйлар иде аны, хөрмәт итәләр.

Ә бит Илдар улына кул селтәгән иде. Кем уйлаган?! Тормышын гөл иткән хатыны Айгөл, үҗәтләнә-үҗәтләнә, үз көче белән спорт үрләрен яулаган улы Илназ йөрәген өшетте аның. Кайчандыр аңа кушылып Айгөлдән көлгән дуслары, хәзер аның үзеннән көләләр иде. «Ни оттың?» – диләр алар, ирнең хәзерге тынгысыз тормышын күздә тотып. «Йортка кергәнче утка кер» – дигәннәр шул борынгылар. Илдар шуларны уйланып утырды да чыгып машинасын кабызды һәм туган авылына юл тотты. Әкрен генә Айгөл яшәгән йортның капка төбеннән үтте. Тик йөгереп елмаеп каршы чыгучы гына булмады.

Кайчандыр кайнап торган туган йорты буш бүген. Әти-әнисе гүр ияләре инде. Абый-апалары да таралып бетте. Илдар кибеттән бер шешә аракы алды да үзе белән шабашкага йөри торган иптәше янына юнәлде. Дустының өендә балалар чыр-чу килә. «Эх, ялгышмаган булсам, тормышым шулай гөрләр иде бит», – диде дә, күз яшьләре белән елап җибәрде. «Үз терсәген тешләгән кеше юк әле», – диде ир, үзалдына уфтанып.

Ә бу вакытта Айгөл телефоннан Илназ белән сөйләшә иде. Татарстанның ерак көнчыгышындагы районнан шалтырата ул. « Суворов нәрсә дигән әле? Килдем, күрдем, җиңдем, дигәнме. Кайтабыз, Аллаһы боерса. Айгөлнең күңелен шатлык хисләре биләп алды. Улы тагын җиңү яулаган! «Рәхмәт, балам!» – диде ул куанып.

Язгөлем.

Редакциядән. Авторның тулы адресы редакция өчен генә. Язмада аның үз тормышы сурәтләнгән. Без аның ихтыяр көченә сокланабыз. Парлап канат какмаса да, улы белән бәхетле тормыш корасына ышанабыз.ТЕРСӘКНЕ ТЕШЛӘП БУЛМЫЙ… , 1.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии