Куркак…

Ул курыкты. Нидән курыкканын үзе аңламаса да, курыкты.

Уйларына бирелеп, саташып яткан вакыты иде, әнисе айнытып җибәрде.

– Кызым, ни булды сиңа, балам , әллә нинди сүзләр сөйлисең, нидән куркасың соң син, я булмаса, кемнән, берәр хәл булмагандыр бит, балам, – дип юрганын рәтләп, сорап куйды Дания апа кызы Гөлкәйдән.

Әйе, Гөлкәй. Чын исеме Айгөл булуына карамастан, Әнисе кызын Гөлкәй, дип атый иде. Кечкенәдән бик игътибарлы, сәер бала булып үсте ул, туганда да елап тумады, туып берничә ай үтүгә, еларга тотынды. Көн юк, төн юк, Айгөл елый иде. Шуннан әбиләр әллә исемен бик яратып бетермиме соң бу бала дип, исемен алыштырырга киңәш бирделәр. Әбиләр сүзенә колак салып, бу баланың исемен Гөлкәйгә үзгәрттеләр. Менә шуннан бирле әнисе Дания – апа Айгөлгә гел Гөлкәй дип дәшә килде.

Дания апа бик көчле рухлы хатын, Гөлкәйне берүзе тәрбияләде. Егетләр белән дә бик тәртипле йөреп, сөйгәненә чыкты, ләбаса, Закиры гына әллә нәрсә булды шунда, бала тугач та хатынын ташлап китте. Югыйсә, иң кирәк чагында ялгыз итте бит ул аны. Юк, кайгыга батып йөрмәде Гөлкәйнең әнисе. Киресенчә, көчле булырга тырышты, кызын да шулай булырга өйрәтте. Кечкенәдән әнисе куенында гына үскән Гөлкәй бик җор телле, халык телендә «сүзгә кесәгә керми торган» бала булып үсте. Казанда укыды, институтны кызыл дипломга тәмамлады. Шуннан соң аспирантурага читтән торып укырга керде. Әнисе янына районга кайтты, эштә булды. Эшен үлеп яратты, экономист булып эшләде – ул, чын-чынлап, төгәл фән иясе иде.

Әтисенең ялгышы аркасында, ирләрне күрә алмады, күңеленә ошаган егетләр дә аңа шул мәрхәмәтсез әтисен хәтерләтте. Бер-ике күрешүгә кырт кисеп, араларны өзеп куя иде. Менә бүген дә чираттагы очрашуыннан кайтты да әкрен генә юрган астына чумды, уйлары, хыяллары белән әллә кая китсә дә, күз алдына кабат әтисенең йөзе килеп баса, әнисе язмышын уйлый иде.

Әмир – матур исем, үзе яхшы гына күренә, машинасы бар инде, хәзерге заманда бу бик мөһим, диләр, тәрбияле дисәң, тәрбиясе бар, кайсы ягы җитешми. Ул – ир кеше, сине теләсә кайсы вакытта рәнҗетергә мөмкин, шуны онытма, дип кабатлады эчке тоемлавы. Шул уйлары белән кире якка борылып ятты да бисмилласын да әйтмичә йокыга китеп барышы иде, әнисе дәшкәндә.

– Юк, әнием, берни булмады, саташып кына киттем бугай, әллә нинди төшләр керә шунда кайвакыт, – дип әнисенә акланды кыз.

– Ярый алайса, мин әллә ниләр уйлап бетердем бит, куркам, дип әллә нинди сүзләр сөйли башладың, багалмам, – дип, кызын кочаклап алды. Бисмиллаңны кабатла әле, әллә дога укымыйча йоклап киттеңме, балам, Аллаһка зекер кылмыйча, ятма, – дип күпме әйткәнем булды, югыйсә.

– Хәзер, әнием, бер дә борчылма, укыйм.

Гөлкәйнең башында Коръән китабыннан берничә сүрә искә төште, ул аларны укыды, үзе курыкты.

Шайтан коткысымы соң бу –30 гаҗитеп килә, югыйсә, һаман тормыш кора алмый, бәлки, ул үзенә дә, әнисе кебек, адәм актыгын табарга теләми торгандыр. Әнисен рәнҗеткән кебек, аны да рәнҗетүләреннән курыкты бит ул. Хәзер нидән курыкканын үзе дә аңлады бугай. Кияүгә чыгу кыенмыни ул, менә иманлы балалар үстереп, бәхетле гаилә кору гына барысының да кулыннан килми.

Югыйсә, нинди генә егетләр белән танышып карамады, әнисе әйтмешли, сиңа «хөлләле» егет кирәктер инде, берсен дә ошатмыйсың, үзем исән чагында минем дә оныкларымны сөясем килә бит, дип сөйли иде. Әнисенә оныклар бүләк итә алырмы соң ул? Белмим, әллә шул Әмиргә чыгып, аның белән тормыш корып җибәрергәме? Ни дисәң дә, акыллы кеше, тормыш җанлы, тормышны ярата, минем өчен үлеп тора. Ярату дигән сүз аңа кагылмады, нигә яшереп торырга – ярата белми бит ул. Хәзер күп гаиләләр яратып яшәмиләр, торалар бит әле, балалар үстерәләр, тормыш итәләр, ызгышмыйлар, бер-берсен хөрмәт итә беләләр. Әйе, мәхәббәт дигән әйбер кемдер аша уйлап табылган бит ул. Аны кешене нәрсәгә булса да ышандыру өчен уйлап тапканнар, дип уфтанды Гөлкәй. Үзе авыр сулап, тагын уйланып куйды. Әмир мине рәнҗетмәсме, балалар булса, аларны ташлап китмәсме, белмим, ул тагын курыкты, гәрчә нидән курыкканын үзе дә белмәде бугай.

Инде йокы аралаш Аллаһка зекер кылганнан соң, иреннәре бер сүзне кабатлады: «Я Раббым, миңа хәерле булган бәндәңне насыйп кылсаң иде»…

.

Комментарии