- 01.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Татарча сериал
Гөлнур фермадан ашыгып, дулкынланып кайтып керде. Битләре алмадай кызарган, җил туздырган шомырт кара чәчләре яулыгы астына сыймыйча, чыгып, битләренә сибелгән. Кәефе күтәренке, авызы ерык, шатлыгыннан күзләренә яшь тулган.
Әнисе, кызының дулкынланганын күреп: «Кызым, нәрсә булды? Нинди шатлыгың бар, сөйләче», – дип куйды.
Гөлнур, сөрмәле күзләрен зур итеп ачып:
– Сөенечем зур, әнием, фермада сыер савучылар арасында савылган сөтнең күләме, майлылыгы, чисталыгы буенча ярыш уздырдылар. Миңа беренче урынны биреп, ял йортына путевка бүләк иттеләр. Кызларның ачулары килде, көнләштеләр, ә минем шатлыгым эчемә сыймый. Әнием, өч көннән юлга чыгарга кирәк. Андый җирләргә барганым булмагангамы, дулкынланам. 18 көнгә барам, син миннән башка яши алырсыңмы? – диде.
Әнисе эченнән сызланса да, кызына сиздермәде. «Барырсың, кызым, сиңа да бераз ял итәргә кирәк бит», – дип сүзен кыска тотты. Ә башында мең төрле уй бөтерелә: кызы шунда үз тиңен очратса, аның янына яшәргә китсә? Тазалыгы чамалы шул: йөрәге борчый, хәлсезлек тә сиздерә, кызы кайтканчы андый-мондый булып куйса. Бу күңелсез уйларны ул башыннан чыгарып ташларга тырышты. Кызыма әйтеп кәефен төшермим, барсын, рәхәтләнеп ял итеп кайтсын, ә мин яшәргә тиеш. Бар да яхшы булыр, Аллаһы боерса, дип үзен тынычландырырга тырышты.
– Санаулы көн тиз уза ул, ничек тә яшәрмен, – дип әнисе кызын барырга үгетләде.
Китәсе көн килеп җитте. Гөлнур белән әнисе икәүләп автобус тукталышына атладылар. Автобус килгән иде инде, алар утырып станциягә кузгалды. Күп тә үтмәде, җылы якка китәсе поездның килүен игълан иттеләр. Гөлнур чемоданын алып, әзер булып торды, чөнки поезд берничә минутлык кына тукталыш ясый иде. Әнисе белән саубуллашып, эчкә кереп утыруга поезд кузгалып та китте. Баргач та хат язып салырмын дип уйлап куйды кыз.
Поезд кызу барды. Гөлнур урын-җирен алып җәйде, ә инде иртән уянганда проводник хатын киләсе станция аныкы икәнен әйтте. Кыз торып юынды, киенде, чәчләрен рәткә китерде, ирененә иннек сөртте, вагоннан чыгарга әзерләнде. Моңарчы ерак юлга чыкканы да, ял йортына барганы да булмагач, йөрәге урынында түгел иде. Бүлмәгә кемнәр белән эләгермен, дип тә борчылды,
Автобуска утырып ял йортына килеп җиткәндә, төш вакыты узып бара иде инде. Аны ике кешелек бүлмәгә урнаштырдылар.
Ике көн узгач, төшке аштан кайтышлый аны бер ир-ат туктатты. «Сезне кайдадыр күргәнем бар, без таныштыр, ахры», – диде. Кыз борылып аңа карады, ләкин танымады. Ир үзенең кем, каян икәнен әйтте. Кыз аңлады, әмма сиздермәде.
Менә сиңа язмыш. Ничек монда килеп күрешергә язган. Нигә язмышы аның белән кабат шаяра? Бу очрашудан соң монда ничек яшәр?
Айдар яшь вакытта Гөлнурның яратып йөргән егете иде. Ләкин ул кызны үзенә тиң санамады, башкага өйләнде. Шушы хәлләрдән соң кыз ирләргә карата салкынайды, яратуга ышанмый башлады. Ул күпме күз яшьләре түкте, кеше арасына чыгарга оялды, үз эченә бикләнде. Ә авыл халкы алар турында шау килеп сөйләде. Әле дә бу вакытлар исенә төшсә, йөрәге әрни. Инде онытылып кына бетте дигәндә…
Айдар армиягә киткәнче бар да әйбәт иде. Һәр кичне очраштылар, бер-берсенә күпме ярату, назлау сүзләре әйттеләр. Гөлнур аны армиягә озатты.
Хезмәт срогын тутырып кайткач та очраштылар, бик сагынышканнар иде. Озакламый авылда сүз таралды, имеш Айдарның әнисе: «Гөлнур сәләмә киемнәре белән әнисе янында гына яшәсен, мин улыма бай гаиләдәнкыз алдыртам» , – дип әйткән ди.
Әйе, кыз авыр тормышта үсте, әтиләре кисәк кенә яшьли үлеп китте. Озак та үтми әнисе авырый башлады. Аңа бик яшьли эшли башларга туры килде шул. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга фермага сыер савучы булып керде. Дару, ашау-эчү, кием-салым алуга, өйгә ремонт ясау өчен дә Гөлнур эшләгән акча тотылды. Алга таба уку турында хыяллана да алмады кыз.
Шулай бервакыт жәй көне авылга артистлар концерт куярга килде. Гөлнур да киенеп-ясанып клубка китте. Кыз килеп кергәндә инде зал тулы, утырырга урын калмаган иде. Шулчак Айдар аны күреп, үз янына чакырып утыртты. Концерттан соң уеннар уйнап, биегәч, аны озатып та куйды. Шуннан аралары якынаеп китте. Кичләрен клубтан соң егет кызны озата кайта. Дуслык әкренләп мәхәббәткә әверелде. Айдар: «Гөлнур, мин сине яратам. Син минеке генә булырсың, мин сине беркемгә дә бирмим», – дип әйтергә ярата иде. Гөлнур да яратты Айдарны. Тик менә ничек килеп чыкты, Айдарның әнисе ишеттергән сүзләрдән соң Гөлнурның әнисе тагын да ныграк авырый башлап, аны хастаханәгә салдылар…
Менә хәзер, Айдарны күргәч, бу вакыйгалар хәтердә кабат яңарды. Алар ял бүлмәсендә үткәннәрне искә төшереп шактый гына сөйләшеп утырдылар. Айдар үзен дә, әнисен дәгафу итүен сорады. Әнисе инде вафат булган, Айдар ялгызы гына шәһәрдә аерым йортта яши икән. Ул кызны әле дә яратуын, оныта алмавын, әгәр Гөлнур риза булса, үзе белән алып китәргә теләвен әйтте. Без бәхетле булырга тиеш, диде ул.
Гөлнур эндәшмәде, аның башында бары бер уй бөтерелә иде: онытылып бетте дигәндә генә нигә кирәк булды инде бу очрашу? Юк, онытылмаган икән шул, Айдарны күрүгә ярату хисләре кабат яңарды. Әмма кыз хисләрен тезгенләргә булды. Айдар белән башка сөйләшмәскә кирәк дигән максат куйды. Төшке ашка бергә барырга, аннары диңгездә су коенырга чакыруын да кире какты. Онытырга кирәк, бер кискән икмәк кире ябышмый, кызлар горур булырга тиеш, үземә тиңе табылыр, дип уйлады ул. Гөлнур аңы белән шулай уйлый, әмма йөрәге, бөтен үпкәләреңне оныт та гафу ит, ул бит әнисе сүзен тыңлап кына ялгышкан, дия иде.
Алдагы тормышын уйлап Гөлнур Айдарны кабул итәргә булды. Алар ашарга да, су коенырга да, кичләрен дә бергәләп йөри башладылар. Бәхетле сәгатьләр тагын әйләнеп кайтты, гомерле генә булсын.
Кыз әнисе өчен нык борчыла, аны сагына иде. Еш кына төшенә дә керә: әнисе нидер әйтергә тели, үзе каядыр ашыга, аннары кисәк юкка чыга. Мондый төшне ул беренче тапкыр гына күрми инде, нигә юрарга да белми. Аңа Ходайдан тазалык, тынычлык сорый, исән-сау булуын тели. Айдар: «Без кайткач, бергә икәнебезне күреп, әниең дә терелер», – дип юата.
Көннәр үтә торды. Ял итү күңелле, үзләре тазарып, каралып, матурланып киттеләр. Нинди генә борчу булса да, бергә барыбер җиңелрәк шул. Айдар вокзалга барып поездга билетлар да алып кайтты. Алар иртәгә Гөлнурның әнисе янына кайтачаклар. Ул аларны ничек кабул итәр?
Менә алар станциягә барып туган якларына кайтучы поездга утырдылар. Алар үткәргән ялдан икесе дә канәгать. Әмма Айдар элеккеге күңелсез хәлләрдән соң Гөлнурның әнисенә күренергә читенсенә иде. Кызны үзе белән алып китәргә теләвен әйткәч, әнисе моны ничек кабул итәр? Авыру әнисе үзе генә яши алмаячак, аны да үзләре белән китәргә күндерә алырмы? Моны инде кайткач кына хәл итеп булачак. Әнисе риза булмаса, кыз әнисен ташлап китмәячәк.
Поезд кычкырта-кычкырта алар чыгарга тиешле станциягә якынлашты. Гөлнур кайтасын әнисенә алдан хәбәр итмәде. Поезддан төшүгә автобус та килеп җитте. Авылларына кайтып җиткәч, Айдар җәһәт кенә сикереп төште дә, Гөлнурны күтәреп төшерде, аннары әйберләрен алып кулларына тоттырды.
Авыл буйлап ашыкмый гына кайтты алар. Өйгә килеп кергәндә күрше Җәмилә апа әнисе янында утыра иде. Әнисе аны күрүгә, кызым, исән-сау кайттыңмы, дип елап җибәрде. Мин нык авырыйм бит, диде. Гөлнур йөгереп килеп әнисен кочаклады, битләреннән үпте, чәчләреннән сыйпады. Аннары: «Әнием, бу – Айдар, син аны беләсең. Син терелергә тиеш, хәзер табиб чакыртабыз», – дип, әнисенә бүләк итеп алып кайткан яулыкны ябындырды. Айдар бу минутта кемне ничек юатырга белми аптырап калган иде. Әнисе иреннәрен кыймылдатып тирән итеп сулыш алды да, кызым, риза-бәхил булыгыз, мин сезнең бергә булуыгызга бик шат, бәхетле гомер итегез, дип мәңгегә күзләрен йомды.
Гөлнур әнисенең үлеме белән һич кенә дә килешергә теләмәде. Ял йортына баруына, соңгы көннәрдә бергә була алмавына үкенеп, өзгәләнеп елады. Төне буе әнисе яныннан китмәде. Икенче көнне аны җирләделәр. Өй бушап калды. Әле ярый Айдар булды, берүзе ничек чыдар иде. Айдар, ун көнгә тоткарланам дип, эш урынына хәбәр салды. Гөлнур өйдәге бар әйберләрне юып, үтүкләде, кайберләрен сандыкка салды, Айдар да булышырга тырышты: су ташыды, бакчага су сипте. Гөлнурның ялгыз калдырмаска тырышты, күңелсезләнергә ирек бирмәде. «Үлгән артыннан үлеп булмый, безгә яшисе дә яшисе әле. Озакламый шәһәргә торырга китәбез», – дип юатты. Кыз башта икеләнде. Аннары, язмыштан узмыш юк, дип китәргә җыенды. Нәрсә күрсәк тә, бергә күрербез, гаиләм, балам булыр, диде. Ялгыз яшәү дә җиңел түгел. Айдар аны кимсетмәс. Үзе дә йөрәгендә үпкә, сагыш булса да, сиздермәс. Әнисе аны тәртипле, сабыр булырга өйрәтте.
Алар самолетка билет алып кайттылар, иртәгә шәһәргә китәчәкләр. Мәчеткә барып, сәдака бирделәр. Аннары икесе бергә зиратка барып, әнисе белән саубуллаштылар. Гөлнур: «Әнием, ел саен яныңа кайтып йөрермен. Чардуган да ясатып куярбыз, кабереңә чәчәкләр дә утыртырмын, тыныч йокла», – диде. Болынга барып чәчәкләр, челтерәп аккан чишмә белән дә саубуллаштылар. Мондый матур табигатьне ташлап китү авыр шул, Гөлнур күз яшьләрен Айдарга күрсәтмәскә тырышты.
Икенче көнне кичкә таба алар Айдар яшәгән шәһәргә очтылар. Гөлнурның моңарчы самолетка утырганы юк иде. Ул бераз дулкынланса да, кәефе яхшы иде. Өч сәгать очканнан соң, самолет уңышлы гына аэродромга төшеп утырды. Алар җитәкләшеп җиргә төштеләр. Аэропорттан чыккач, трамвай тукталышына юнәлделәр.
Бер сәгать дигәндә, өйгә дә кайтып җиттеләр. Гөлнурга шәһәр ошады: яшеллеккә күмелгән, күп итеп чәчәкләр утыртылган. Эх, әнием дә булса, дип өзгәләнде ул. Шулчак: «Бәхет кошым минем, без менә шушы йортта яшәячәкбез, – дип Айдар Гөлнурны күтәреп алды, – мин бу сәгатьләрне күптән көткән идем, хыялларым тормышка ашты. Ходай Тәгалә безгә чын ярату, тигезлек, бәхет, сәламәтлек, тынычлык насыйп итсен», – дип Гөлнурны үбеп алды.
Әминә МӨБАРӘКОВА.
Киров өлкәсе,
Малмыж районы,Калинино авылы.
БӘХЕТ КОШЫ ,

Комментарии