Картлыктагы мәхәббәт

Картлыктагы мәхәббәт

(Исемнәр үзгәртелде.)

Зилә шифаханәгә килүенең өченче көнендә,ашханәдә, төшке аш вакытында, үзеннән берничә өстәл аркылы аңа кемнеңдер төбәлеп карап торуын сизеп, шул якка күтәрелеп карады һәм, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте. Аңа карап, елмаеп утыручы ир-ат – бик күптәнге танышы Руслан иде. Еракта калган хатирәләр Зиләнең бөтен барлыгын биләп алды.

…Зилә педагогия институтының икенче курсында укыганда, үзе белән бергә укучы Марат исемле егет белән очраша башлады. Марат чибәр, төсе-кыяфәте килешле, ләкин үз-үзен яратучы,тәкәббер, үзенең теләгенә төрле юллар белән ирешүчән иде. Шулай да, Зилә Маратны чын күңеленнән яратты. Егет башка кызларга күз атып, алар белән чуалып йөргәнлектән, ике арада еш кына үпкәләшү, ачуланышу, бер-береннән читләшеп торулар булса да, Марат барыбер Зиләне үзенә карата иде. Чираттагы үпкәләшү вакытында, Зилә артыннан медицина институтында укучы Руслан исемле егет йөри башлады. Зилә Русланга күп тапкыр үзенең егете барлыгын әйтсә дә, Руслан йөрүен дәвам итте: «Егетең булса, бер күзгә чалыныр иде», – дип елмайды гына. Зилә: «Күрерсең әле, ул сиңа кемлеген күрсәтер», – дип, аңа шулай ук елмаеп, җавап бирде. Руслан тыйнак, сабыр холыклы, һаваланмый торган, тотнаклы кеше иде. «Шундый уңай сыйфатлар Маратта да булса, мин нинди бәхетле булыр идем», – дип кыз бик еш уйлады.

Шимбә көнне педагогия институтының тулай торагында «танцылар»га Руслан да килде. Кичәдән соң Руслан Зиләне бүлмәсенә кадәр озата менде. Алар сөйләшеп торганда, ярсыган Марат болар янына пычак тотып килеп, башта Зиләне сугып екты, аннан соң Русланны. Зиләгә пычак терәп: «Минме, Русланмы?» – дип өч тапкыр сорагач, Зилә: «Син», – дип җавап бирергә мәҗбүр булды. Шуннан соң да әле Руслан берничә мәртәбә кыз артыннан килде, ә Марат, егетләр җыйнап, Русланны бик нык кыйнадылар. Марат белән Зилә яңадан дуслаштылар. Укулар тәмамланып, кулларына диплом алган егет белән кыз, бер елдан өйләнешергә вәгъдәләр бирешеп аерылыштылар, туган якларына кайтып, мәктәптә эшкә урнаштылар.

Көтеп алган кышкы каникул да җитте, ерак араларны якын итеп, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре белән Марат кыз янына килде, бик сагынышып күрештеләр. Уку елы төгәлләнү белән өйләнешергә, туйдан соң чит илгә барып кайтырга планлаштырып, Марат өч-дүрт көннән соң китеп барды. Зилә уку елы төгәлләнгәнне көнләп түгел, сәгатьләп санады. 8 Март бәйрәме алдыннан хат ташучы кыз Зиләгә Мараттан открытка тапшырды, кыз ашкынып укый башлады. Марат Зиләдән гафу үтенгән, башкага өйләнәчәген язган һәм кызны туйга чакырган. Зиләнең яшәү мәгънәсе калмады, йөрәге «кара күмергә» әйләнде, матур хыяллары, сафлыгы, намусы оятсыз бәндәнең пычрак аягы астында тапталды. «Әле бит мыскыл итеп, туйга да чакырган. Һәрвакыт үз теләгенә ирешергә өйрәнгән адәм актыгы 5 елдан соң үзенекен итте һәм ташлады», – дип төннәр буе саташты, елады.

Бер ай авырып ятканнан соң, Зилә үзендә көч табып, үз-үзен кулга алып, яңадан балалар укыта башлады. Башы-аягы белән эшкә чумды ул, эшен яратып, җиренә җиткереп эшләде. Ата-аналар да, балалар да хөрмәт иттеләр үзен. Соңгы унике елда урта мәктәп директоры, атказанган укытучы, методист, югары категорияле укытучы булды. Йорт-җирен дә ялт иттереп тотты, җәен җиләк-җимеш, яшелчә үстерде. Әнисен хөрмәт итте, барлык эшендә дә булышты. Зилә белән тормыш корырга теләүчеләр күп булса да, барысын да кире какты.

Шактый вакытлар үткәч, Марат Зилә янына килде. Элеккеге төз гәүдә, матурлык, дулкынланып торган кара чәчләр, ак тешләр җилгә очкан. Шәлперәйгән, алга сөрлеккән Маратны Зилә кызганып та куйды, ләкин үзен бик тиз кулга алып: «Син оятсызга миннән нәрсә кирәк?» – диде. «Зилә, гафу итә алсаң, зинһар, гафу ит, мин япа-ялгызым, хатыным ташлап китте, эшемнән кудылар. Әйдә, барын да яңадан башлыйк, моннан еракка китеп тормыш корыйк», – дип Зиләнең каршына килеп тезләнде. «Тор, син түбән җан белән мин күп тапкыр барын да яңадан башладым, ярый әле син ерткычтан балам булмады, бәлки, бала хакына гафу да итәр идем. Юк, тагын бер кат юк!» – дип куып чыгарды. Маратны куып җибәргәннән соң, сәгать буе елады, ни өчен елаганын үзе дә белмәде, бәлки, әрәмгә үткән яшьлеге өчендер.

Лаеклы ялга чыккач, бөтен игътибарын әнисенә бирде, яшь баланы тәрбияләгән кебек тәрбияләде, шифаханәләргә алып йөрде. Әнисен хөрмәтләп бакыйлыкка озаткач, җәйләрен чит илләргә барды, шифаханәләргә йөрде һәм… көтмәгәндә Русланны очратты.

…Аңына килеп, ашханәдән чыкканда, Зиләне, май кояшы кебек елмаеп, Руслан көтеп тора иде. «Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше күрешә», – дип, Руслан Зиләне кочагына ук алды. Шул көннән алып очрашулар, сөйләшүләр, аңлашулар башланды. Һәр көнне күрешеп, яшьләр кебек, кулга-кул тотынышып, шифаханә тирәли йөрделәр. Зилә үзе белән булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләде. Зиләнең ялгыз тормыш кичерүенә дә, Маратның аңа өйләнмәвенә дә Руслан артык гаҗәпләнмәде.

– Зилә, башта ук аның сиңа өйләнәчәгенә шигем туды. Ни өчен дисәң, мине кыйнап ташлаганнан соң, Марат үзе генә яныма килде һәм: «Руслан, аның артыннан йөрмә, Зилә сиңа тиң түгел, ул «деревенщина» бит, аның кызыгырлык җире дә юк, төс-кыяфәте, матурлыгы да чамалы. Син бит булачак табиб, үзең шәһәр егете, буй-сының да ярыйсы гына», – диде. «Яраткан кызың турында ничек шулай сөйли аласың?» – диюемә каршы: «Руслан, мин принциптан чыгып, үзсүзле, горур кызны үземнеке итүне максат итеп куйдым, ничек булса да, кайчан булса да үз теләгемә ирешәчәкмен», – дип сүзен төгәлләде.

Зилә аптыраган хәлдә:

– Менә сиңа мә, имәндә икән чикләвек. Кышкы каникулда кайтып, тезләнеп, кулымны сорады. «Уку елы тәмамлануга, өйләнешәбез, туй ясыйбыз, синнән башка миңа тормыш юк», – дип ышандырды, – диде дә, Зилә елап җибәрде.

– Кадерлем, елама, ул синең күз яшьләреңә тормый, – дип Руслан кулъяулыгы белән Зиләнең күз яшьләрен сөртте, аны юатты.

Руслан үз шәһәрендә теш табибы булып күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәзерге вакытта 4 бүлмәле фатирда япа-ялгызы гомер кичерә. Ике ел элек кенә хатыны Халидә бавыр авыруыннан вафат булган. Кызы кияүдә, малае өйләнгән, оныклары бар. Кызы кияве белән чит илдә, малае хатыны белән Себер якларында. Балалары үзләре янына чакырсалар да, туган шәһәрен, шундагы дусларын, таныш-белешләрен ташлап китә алмаган. Тормыш корырга да ашыкмаган, чөнки үзенә ошардай хатын-кыз очратмаган.

Руслан күп тапкыр бергә тормыш кору турында сүз башласа да, Зилә уңай җавап бирергә ашыкмады.

– Мин бит бер тапкыр алдандым инде. Тагын шул хәл кабатланса, күтәрә алмам…

Зиләгә сүзен дә төгәлләргә ирек бирмичә, Руслан ашыгып сөйли башлады:

– Зилә, мин сине теге вакытта ук ошаттым, яраттым. Гомерем буе сине искә төшереп, юксынып яшәдем, күп тапкыр Ходайдан безне күрештер, дип ялвардым. Инде мин сине беркая да җибәрмим. Әйдә, хәзер үк язылышабыз, гөрләтеп туй ясыйбыз, – дип Зиләне кочып алды.

– Руслан, мин каршы түгел, син башта балаларың, туганнарың белән киңәшләш. Шул вакыт эчендә мин дә уйлап, берәр карарга килермен. Әгәр чыннан да минем белән тормыш корырга уйласаң, килеп алырсың, – дип өй адресын, телефонын биреп аерылыштылар.

Ике ай үтүгә Руслан чит ил машинасында килеп, Зиләне алып китте, язылыштылар, гөрләтеп туй ясадылар. Менә өченче ел инде пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп, һәр туган таңга сокланып, тыныч күңел белән яшиләр. Зиләгә дә соңарып булса да мәхәббәт килде. «Бер яшьлектә, бер картлыкта», дип юкка гына әйтмиләрдер инде.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы,Керкәле авылы.

Комментарии