Изге Вәли көне яки гади Фәһрикамал дәгъвасы

Мәктәптән кайтканнан бирле Илгизәр борын астыннан гына ниндидер сәер, моңарчы ишетелмәгән көйләп йөри: “Валентин, Валентин, изге Валентин…”

Бу аңлашылмаган җырның сәерлегенә исе китеп, әбисе Фәһрикамал оныгына сүз катты:

– Балакаем, нәмәстәкәй көйләп йөрисең соң син? Нинди Валентин бу тагын?

– Әй, шуны да белмисең инде, әби! – дип горурлану катыш шатлык хисләрен йөзендә балкытып җавап бирде Илгизәр. – Иртәгә – Изге Валентин көне, ягъни барлык гашыйк булганнарның бәйрәме!

– Гашыйк булганнар көне?…

Җиденче сыйныфта укучы оныгының шушы сүзләреннән хәйран калып, Фәһрикамал апа, аптырап, диванга утырды.

– Менә сиңа мә-ә… Гашыйклар көне… 12 яшьтәме?! Ә Валентин дигәннәре кем була инде ул? Әле, җитмәсә, изге дә икән үзе.

– Бу изге абыйның кем икәнлеген мин белмим, ләкин иртәгә булачак бәйрәм шәп булачак, әби. Без анда концерт куячакбыз. Миңа да бер җыр башкарасы була.

– Нинди җыр инде ул, улым?

– Александр Серовның “Я люблю тебя до слез” дигән җыры! – диде горур кыяфәт белән Илгизәр. – Ярый, әби, мин классташым Шамил янына киттем, безнең әле “валентинкалар” тутырылмаган. Пока!

Илгизәрнең кычкырып, күтәренке күңел белән әйтелгән шушы сүзләре Фәһрикамал апаның йөрәгенә әүвәл кадалган ике укка автоматтан атылган пулялар кебек өстәлде сыман. Кан басымы күтәрелгәнлектән күз аллары караңгыланган булса да, әбисе чыраен сытып, авызыннан берничә сүз кысып чыгара алды:

– Тукта, тукта… Ай-й-йөрәгем, абау! Улым, зинһар, әйт: кем тутырылмаган? Нинди Валялар ул тагын? Кая барасың син?!

– Үзең син Валя! Валя түгел, ә “валентинка”. Ул шушы Изге Валентин көненә чыгарылган матур открытка. Малайлар – кызларга, кызлар малайларга мәхәббәт белдереп, аларны язып тутыралар һәм яраткан кешеләренә тапшыралар. Аңладыңмы инде хәзер?

– Аңладым, балакаем, аңладым. Әллә яраткан кызың да бармы?

– Яратасыңмы-яратмыйсыңмы, сыйныф җитәкчебез язарга кушты. “Өчтән дә кимрәк булмасын”, – диде. Так что, эшебез җитәрлек бүген безнең, сәгать җиделәрсез кайтып булмас. Ярый, киттем, әби!

***

Фаһрикамал апа үзен начар хис итте. Җитмәсә, мәчет каршындагы мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы кызы Гөлиянең бүген уку көне, унынчы яртысыз кайтмас. Икенче корып җибәргән элеккеге кияве исә малаеның хәле белән кызыксынмый, аны бөтенләй кайгыртмый диярлек, шуңа ул киңәшче һәм таяныч түгел. Ә Гөлиягә, һичшиксез, бу хәлне сөйләргә, аның белән бергә киңәшләшергә кирәк.

Шулай уйланып утыра торгач, әби күзләрен йомып, яшьлеген искә төшерде. Әйе, ул да заманында яшь, чибәр кыз иде. Әмма яшь чакта да урамга яулыксыз чыкканы булмады аның. Шуңадыр да авылның җилбәзәк, холыксыз егетләре аңа әллә ни игътибар итмәде, артык тыйнак кыз белән аларга, күрәсең, кызык булмагандыр. Ә менә үзе кебек тыныч холыклы Гайнетдин аны читтән генә күзәтеп, ошатып йөргән, яраткан… Армиягә киткәнче дәшәргә оялган икән, бөркеткәй. Китәр алдыннан гына кыяр-кыймас: “Мин сиңа хат языйм әле”, – дип рөхсәт сорады. Хатларның дүртенчесендәме-бишенчесендәме генә сагынганын һәм өзелеп яратканын хәбәр итте. Әй, гомер-гомерләр…

Гайнетдин белән Фәһрикамал башкаларны көнләштерерлек итеп бик тату яшәде, балалары да тәртипле булды. Гомер буе бер-берсен сөйделәр, хөрмәт иттеләр. Иренең вафатына инде 9 ел булса да, Фәһрикамал апа аны һаман сагына, әле дә ярата. Аны гына. Гомергә.

Шушы уйларын бүлдереп, оныгы Илгизәрнең сыйныф җитәкчесе кушкан – “Өчтән дә ким булмасын!” дигән сүзләре башка чүкеч кебек бертуктаусыз суккандай кага башлады: “…ким булмасын! Булмасын!” Әстәгъфирулла, ничек берьюлы 3-4 кызга мәхәббәтеңне аңлатып, открытка язарга кирәк? Гаҗә-әп… Шундый шәхси, һәркемнең үз сере булып саналган хисне укытучы кушуы буенча кемгәдер белдерү исә тагын да гаҗәбрәк тоелды Фәһрикамал апага.

Ишек ачылган тавыш ишетелде. Аллаһының рәхмәте, менә ниһаять, Гөлия дә укудан кайтып җитте. Үз бүлмәсендә китап укып яткан Илгизәргә сиздермичә генә, Фәһрикамал апа көндез ишеткәннәрен кызына сөйләп бирде. Кәефе киткән Гөлия башта улына дәшмәкче булды, әмма төнгә каршы борчымыйм дип, кире уйлады:

– Иртәгә эштән иртәрәк китеп, мәктәпкә кереп чыкмыйча булмас. Аңлатып карасыннар укытучылар шул билгесез, берьюлы 3 кешегә “до слез” гашыйк булырга өйрәтә торган Валентинның “изгелеген”!

***

Иртә белән өчәүләп чәй эчеп утырганда, Фәһрикамал апа һава торышын тыңлыйм дип, радио тавышын көчәйтеп җибәрде. Шул мәлдә күңелгә хуш, йомшак кына тавышы саф татарча сөйли иде:

– Бүген шатлыклы вакыйга – Изге Вәли көне. Барлык гашыйклар көне уңаеннан сезне ихластан котлыйбыз!

Шушы игълан яңгыраганнан соң, әби кулындагы чынаяк ирексездән тәлинкәсенә шап итеп килеп төште. Илгизәр исә, шатлыгын яшерә алмыйча, сикереп торды да әсәрләнеп сөйләнергә тотынды:

– Ә! Менә-менә-менә!!! Әйттем бит мин сезгә Валентин көне дип! Татарчасы Изге Вәли көне була инде. Әни, син ул Вәлине белергә тиеш, сезгә мәдрәсәдә аның турында сөйләгәннәрдер!

Болай да хафага төшкән Гөлиянең улының шушы сүзләренә каршы каты итеп кычкырасы килде, ләкин бар сабырлыгын җыеп, Илгизәргә ул болай дип җавап бирде:

– Безнең динебездә, улым, “фәлән изгенең көне” дип билгеләп үтелә торган көннәр юк. Ә кемгәдер гашыйк булуыңны бөтен “дөньяга» белдерү, җәмәгатьчелек белән моны бәйрәм итү әхлаксызлык кына түгел – зур ахмаклык та ул, минемчә.

“Изге Вәли”, – дип татарчалатып җиффәрәләр тагын. Бу бит үз динебезне үзебез мыскыл итү! Бармы соң ислам тарихында ир-хатын мәхәббәтенә дан җырлаучы Вәли исемле изге? Юк. Ә нәрсә дип тагалар аны безгә радиодан? Мәктәпләргә ник кертәләр? Ярар, монда кухняда зарланып кына мәсьәләне ачыклап булмас. Эштән кайтышлый мәктәпкә кереп, укытучыларыгыз белән сөйләшәм әле, ни диярләр тагын…

***

Көндез, сәгать өч тулып киткәннән соң, Гөлия улы укый торган мәктәптә иде. Икенче каттагы укытучылар бүлмәсе янында балалар күренми. Илгизәрнең сыйныф җитәкчесе Венера ханым да әле бирегә килеп җитмәгән. Гөлиянең йөрәге дөп-дөп тибә, үзе исә бу бәйрәмнең мәгънәсезлегенә тагын бер ачуы килеп уйга чумды.

– Әй! Әллә идәнгә келәйләп-ябыштырып куйдылармы? Нәрсә басып торасыз монда ишек төбендә? – дигән сүзләргә Гөлия сискәнеп куйды.

– Исәнмесез, Венера Мәгъсүмовна! Мин Нәбиуллин Илгизәрнең әнисе… – диде ул кыяр-кыймас кына.

– Исәнмесез. Нәрсә кирәк?

Шулай коры башланып киткән сөйләшүнең ахыры яхшы булмаячагын абайласа да, Гөлия максатына ирешергә теләп, йомшак, әмма ышанычлы тавыш белән дәвам итте:

– Изге Валентин бәйрәме хакында белешергә килдем. Нигә үткәрәсез аны мәктәптә, нәрсәгә кирәк ул?

– Һе, тапкансыз икән үзегезгә баш бәласе. Бүтән кайгыгыз булмаса, тыныч кына өегезгә кайтып китегез!

– Юк, минем беләсем килә. Татарларның үз бәйрәмнәре бар. Нәүрүз, Каз өмәсе кебек чараларны оештырып булмыймыни мәктәптә?

– Ой, не могу! Кемгә кирәк соң ул сезнең каз-үрдәкләр! Йолкыдың-пешердең-ашадың һәм вәссәлам. Ә мәхәббәт ул – мәңгелек нәрсә!

– Алай дисәгез, фәхешлек тә барлык заманнарда булды. Мондый гыйшык-мыйшыкка багышланган чараларда балаларны мәҗбүри катнаштыру – оешкан рәвештә алар арасында ирекле мәхәббәтне пропагандалау түгелме соң? Ир-хатын мөнәсәбәтләре ул – бик җитди нәрсә, ә мондый чаралардан яшүсмерләр кирәкмәгән нәтиҗәләр ясарга мөмкин.

– Ирекле мәхәббәт дисеңме? – дип “син”гә күчте Венера Мәгъсүмовна нечкә иреннәрен кысып. – Ир-хатын мөнәсәбәте – җитди нәрсәме? Ә син нишләп соң ирең белән тора алмадың? Менә хәзер үзең нәтиҗә ясап кара инде шуннан!

Гөлиянең дөп-дөп типкән йөрәге бөтенләй сикереп чыга язды. Әмма мәдрәсәдә өйрәнелгән әхлак дәресләреннән ул белә иде: бу явызның әшәкелегеннән өстен булырга һәм ничек тә үзеңне кулда тотып калырга кирәк. Шуңа күрә ул лаеклы тынычлыкны саклап, “мөгаллимәгә” җавап бирде:

– Ирем китүенә мин гаепле түгел. Ул, күрәсең, сезнең кебек укытучыда белем алгандыр: чит кызларга күз салырга шундый Валентин бәйрәмнәрендә бик яхшы өйрәтәсез бит сез. Улым мәхәббәт открыткасын берәүгә дә язмады һәм сезнең бүгенге концертыгызда да катнашмаячак!

Шундый көтелмәгән җаваптан соң Венера Мәгъсүмовнаның күзләре зураеп ачылды, иреннәре исә ачуыннан дерелди башлады:

– Катнашмыйча гына карасын! Мин аннары аңа көн күрсәтмәячәкмен!

– Теләсә нишләгез, ләкин Илгизәр хәзер минем белән кайтып китәчәк. Алай гына да түгел, мин аны башка сыйныфка күчерәчәкмен.

Шулай дигәч, Гөлия борылып баскычка таба кузгалып китте. Ачуыннан кабарынган укытучы исә артыннан әче тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Ычкын моннан, япанча! Беләм мин синең кем икәнеңне! Өстерәлчек! Фахишә-ә-ә!!!

***

…Тынлык. Тып-тын бүлмәдә сәгать текелдәвеннән башка бернинди дә тавыш юк. Инде берничә сәгать караватында кырын яткан Гөлиянең хәленә кереп, бөтен дөнья шау-шулардан туктап, посып кына аны күзәтә сыман. Фәһрикамал апа да кызының сөйләшмәвенә борчылып, инде ничәнче тапкыр аяк очында гына янына килә дә аңа дәшә:

– Кызым… Бер генә чынаяк чәй эчеп алмыйсыңмы? Тор инде, гөлкәем, сөйләшик…

Гөлиянең мәктәпкә барганын ул оныгы Илгизәрдән белде. Шуңа да бик сораштырасы килә иде. Нәрсә булды икән соң анда? Әллә килүен ошатмаганнармы?

Бик тыйнак, кече күңелле, йомшак холыклы Гөлия балачактан ук рәнҗетүне йөрәгенә якын ала торган иде. Менә ире дә ничек рәнҗетте бит – бала белән калдырып ташлап китте, хезмәттәшенә өйләнде. Ә ничек яраталар иде аны хатыны белән улы!

Шулай да, мәдрәсәгә укырга кергәч, үзгәрде Гөлия. Мәшәкатьле дөньяны, кешеләрнең тупаслыгын тыныч кабул итәргә өйрәнде. Иман-ышанычы айлап, көнләп ныгыды. Әнисенә дә еш киңәш бирә иде ул: “Иң мөһиме – Аллаһы риза булсын; Аллаһы синнән разый булса, кешеләр дә синнән разый булырлар”, – дип.

“Юк, Гөлияне авыр сүзләр белән үпкәләтеп булмый хәзер. Рәнҗесә дә, иманына, диненә зыян салсалар гына рәнҗер. Ә-ә! Шул бәлале Валентиндыр әле моңа сәбәпче! Иртәгә үк мәктәп директорына шалтыратып сөйләшергә кирәк!” – дип уйлады Фәһрикамал апа.

Икенче көнне иртүк ул мәктәпкә шалтыратты. Шөкер, директор үзендә иде. Аңа бер сүз дә әйтергә ирек куймыйча, карчык кабалана-кабалана бөтен фикер-дәгьваларын әйтеп салды:

– Без, иптәш директор, татарлар, мөселманнар, ә үз йөзебезне, асылыбызны югалтабыз. Сезнең бу Валентин кебек бәйрәмнәрнең бер тамчы да файдасы юк, алар безнең өчен ят, аңлыйсызмы шуны? Яшьләр болай да бозылып бара, ә аларны черек Көнбатышның “кыйммәтләре” белән һаман кызыктырып торалар: ул Валентиннар, әмриканский юньсез кинолар, уен автоматлары… Күпме түзәргә була соң инде? Безнең тамырларыбыз үзгә. Мәхәббәт, гаиләгә багышлап чара үткәрәсегез киләме, әнә татарларда никах тәртибе, ир-хатын вазифалары турында сөйләтегез, тыңласыннар балалар. Һәрхәлдә, һәркемнең сайлау мөмкинлеге булсын. Һәм дә алга таба уку йортларында милләтебезнең диненә, гореф-гадәтләренә туры килми торган “изге” Валентиннарны көчләп тагу дәвам итә икән – белеп торыгыз: гади Фәһрикамал моңа риза түгел! Гади Фәһрикамаллар моңа каршы!

Комментарии