Бәләкәй балага мунча зыянлы

Бәләкәй балага мунча зыянлы

(«Тәртип» радиосы белән берлектә әзерләнә)
«Тәртипле иртә» тапшыруының кунагы – доцент, медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацияле табиб-педиатр Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин «Тәртип» радиосы һәм радиотыңлаучылар сорауларына җавап бирә: 
– Инде күп тапкырлар сөйләнелсә дә, грипп турында сөйләшмичә булдыра алмыйбыз. Мәсәлән, әле күптән түгел барыбыз да егылдык, хәтта эфирга чыгарга да кеше калмады...
– Берьюлы берничә кеше авырып китә икән, бу грипп булырга мөмкин. Ул башка ОРВИдан аерылып тора. Кеше туңа, буыннары сызлый, башы авырта. ОРВИ симптомнары – йөткерү-төчкерүләр беренче көннәрне сизелмәскә дә мөмкин. 
– Беренче симптомнар сиздерүгә нишләргә? Без инде парацетамолга тотынабыз.
– Парацетамол һәм Нурафен температураны төшерү өчен кулланыла торган ике дару, зыянсыз санала. Әлбәттә зыянлы дозасы бар. Шуңа дөрес кулланырга.
Гриппка каршы кулланыла торган махсус дарулар бар. Алар гриппның дәвамлылыгын кыскарта, хәлеңне җиңеләйтә ала. Ләкин моңарчы чирнең грипп булуын ачыкларга кирәк. Гадәти ОРВИ өчен бу дарулар кулланылмый. Гриппка каршы дарулар кулланыр алдыннан экспресс тест үтү яхшы булыр. Бу тест аптекаларда сатыла. Табибларда да була. Ул синең тамагыңда грипп вируслары бармы юкмы икәнен күрсәтә.
– Өйдә беренче кеше авырып киткәннән соң, калганнарга йокмасын өчен берәр саклану чарасын куллану мөмкинме?
– Бу нинди авыруга карый. Гадәти ОРВИ өчен андый профилактика юк. Аларга вируска каршы препаратлар нәтиҗә бирми. Шуңа күрә рекламаларга ышанып бетмәскә кирәк. Гриппка каршы даруларның инструкциясендә профилактика өчен тәгаенләнүе турында язылган. Кыскасы, табиб белән киңәшләшергә. Дарулар белән артык мавыгу зыянсыз булмаска мөмкин. 
– Грипптан өзлегүләр дә була ала бит...
– Иң еш очрый торган өзлегүләр эренле отит, колак эченә, борын куышлыгына эрен җыела һәм пневмония. Калганнары еш очрамый. Мәсәлән, грипптан соң бала хәлсезләнеп тора икән, бу хәвефле түгел. 
– Балаларны сөннәткә утыртуга мөнәсәбәт турында беләсе иде. Бу бик кирәкме? РКБга 30 мең сумга операция ясарга җибәрәләр. Бу бик кыйммәт бит. Чаллыдан Шамил Ятаев.
– Бу сорауга дин күзлегеннән түгел, фән күзлегеннән чыгып җавап бирсәк, бу тема Русиядә фәнни яктан өйрәнелмәгән. Ләкин дөньяда әйбәт өйрәнелгән. Кайбер илләрдә сөннәткә утырту бик популяр. Мәсәлән АКШта. Төрле штатларга караганда бу сан төрлечә, ләкин уртача алганда, 60 процент ир бала Америкада сөннәткә утыртыла. Бу аларның диннәре белән бәйле түгел. Мәсәлән, армиядә солдатлар чит илгә чыгып хезмәт итә икән, сөннәтле булырга тиеш. АКШта педиатрларны берләштерә торган фәнни оешма бар, аның белгечләре сөннәткә утыртуның зыянга караганда файдасы күбрәк, диләр. Беренчедән сөннәтле малайлар сидек юллары инфекциясе белән сирәгрәк авырый. Ә икенчесе сөннәтле ир ВИЧ инфекцияне сирәгрәк ияртә. Бу статистик яктан бик күп тикшеренүләр белән расланган фәнни факт. Кызганычка каршы ВИЧ соңгы елларда бик тарала. 
Яшь үзенчәлегенә килгәндә Америка һич тә мөселман иле түгел. Әмма теманың бу ягы да анда фәнни яктан өйрәнелгән. Мин ике тапкыр АКШка барып укып кайттым. Анда бала тудыру йортларында сөннәткә утырту өчен аерым өстәл күрдем. Бу аларда беренче туган көнне 24 сәгать эчендә үткәрелә. Кайбер штатларда процедура әйтеп тә тормыйча ясала. 
Сөннәткә карашлар төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, Ауропада караш башка. Андагы педиатрлар моны медицина ягыннан түгел, кеше хокукларын бозу күзлегеннән бәяли. Бу медицина ягыннан файдалы, әмма кеше хокукларын бозу булып тора, ди алар.
– Операцияне кайда үткәрү яхшырак? 
– Мин өйгә чакыртып ясауга каршы. Бары тик балалар хирургы гына башкарырга тиеш. Ә бәянең кыйммәт булуы бу операциянең дәүләт иминиятенә кермәве белән бәйле. Наркоз куллану да аның бәясенә тәэсир итә. Безнең илдә бу тема өйрәнелмәгән, клиник яктан аерым тәкъдимнәр юк. Шул исәптән ничә яшьтә ясатырга дигән сорауга да. Чит ил практикасына карасак, 3 айга кадәр наркозсыз ярый, дип санала, 3 айдан соң бары тик наркоз белән йоклатып кына. 
– Өч айга кадәр нерв җепселләренең формалашып өлгермәве белән бәйлеме әллә?
– Әйе, шулай дип аңлаталар. 
– Минем оныгым авырганнан соң никтер бер ел «кх» «кх» дип йөткереп тора. Рентген үттек. Бронхит булган, эзе калган, диделәр. Дәвалау үттек, тозлы мәгарәләргә дә йөрдек. Әмма һәрчак гел кых-хылдап тора. Ике ай ярым вакытында ул бума ютәл белән авырган иде. Хәзер инде балага 10 яшь... 
– Әгәр бала 6 айдан күбрәк йөткерә икән, аны хроник йөткерү, дип саныйбыз. Һәм моның сәбәбен аерым алгоритм белән ачыклап, диагноз куялар. Ситуацияләр төрле була чөнки. Әйбәт булмаган ситуация – диагноз куелмаган астма булырга мөмкин. Кызганычка, кайчак ул соң куела. 
Икенчедән хроник ренит, аллергия, борын проблемалары белән дә бәйле була ала. Башка ситуацияләр дә булырга мөмкин. Шуңа бу сорауга туры эфирда гына төгәл җавап биреп булмый. 
ОРВИдан соң кала торган зыянсыз йөткерү дә була ала. 
Бума ютәл (коклюш) вариантын да күздә тотарга кирәк. Соңгы елларда ул арта башлады. Бу вакытта бала озак ютәлли. Һәм коклюш булып узганнан соң аның гади генә ОРВИлары да көчле йөткерү белән, озак һәм көчле уза.
Бу инфекция белән авыру гомергә җитә торган иммунитет бирми. 5 – 10 ел үткәч кеше яңадан авырырга мөмкин. Ә икенчедән 1 яшькә кадәр авыргач, аларның иммун системалары зәгыйфь булганга күрә, көчле иммунитет булдырылмый. Шуңа күрә ике ай ярымда авырган бала 10 яше тулгач та кабат авырырга мөмкин. Кыскасы, сезгә табибка күренергә кирәк.
– Кызамык (кор) авыруы турында да берничә сүз.
– Кызамыкның бар дөньяда артуы күзәтелә. Моны пандемиянең бер нәтиҗәсе дип кабул итәргә кирәк. Чөнки пандемия вакытында балаларга күпмедер вакыт вакциналар ясалмыйча торды. Вакциянацияләнмәгән катлам барлыкка килде. 
Моны эпидемия дип әйтеп булмый. Әлбәттә, очраклар артты. Бер ике генә очрак булса да, без аңа бик зур игътибар бирәбез. Чөнки шул бер кешедән ул бик тиз тарала, бик йогышлы авыру. Шуңа күрә һәр очрак медиклар өчен ЧП санала. 
– Иммунитет булмаса һәркем авырырга мөмкинме?
– Олыларга вакцина ясарга кирәк түгел. Бәләкәй чакта вакциналы булганнар авырмый. Ә балаларга вакцинаны вакытында ясатырга кирәк. Беренчесе аның 1 яшьтә, икенчесе 6 яше тулгач ясала. Башка ясалмый. Кызамык йогышлы, хәтта битлекләр, кул юулар гына коткара алмый, төп саклану чарасы вакцина. Вакциналы кеше авырырга мөмкин, ләкин бик сирәк очракта.
– Нинди өзлегүләр булырга мөмкин?
– Кызамык үзе дә бик авыр формада үтә. Ул бик начар авыру. Бик югары температура. Авыруның хәле иртәгә әйбәтләнә, дип көтәсең, киресенчә, авырая гына. Өзлегүләр нерв системасында калырга ягъни инцефалит булырга мөмкин. Үпкә, сулыш юлларына йогынты ясарга, канның оешуы бозылу куркынычы бар. Башка өзлегүләр дә ихтимал.
Вакцинациягә каршылар да бар, дидегез. Минем күзәтүем буенча, моңарчы каршы булганнар да вакцина кирәк дип әйтә башлады. Элек бума ютәл юк иде. Кызамык та сирәк булды. Элек ул ваба, чума чире кебек үткән чорныкы кебек тоела иде. Ә хәзер без аны күреп торабыз. Антивакцинация дәвам итсә, полимелит, дифтерия дә пәйда булырга мөмкин. 
– Табиб баланы балконда гына һава сулатырга кушты. Урамга алып чыгарга ярамыймы? Балкон һавасы гына җитәме?
– Мин моны яшь бала турында сүз бара дип аңладым. Бәләкәй, балалар салкынга чыдам. Аларны җылытырга ярамый. Бездә артык эссе һавада тотып ялгышалар. Бала өчен иң оптималь температура 18 – 22 грудус. 26, 27, 28 градуста алар кыза. Бәләкәй балаларга мунча зыянлы. Бу шулай ук бездә киң таралган бер ялгыш гадәт. 
Балалар салкында үзләрен яхшырак хис итә. Урамда минус дәрәҗәдәге температура булса да, курыкмыйча 15 минуттан бер сәгатькә кадәр урамда йөртергә тиешбез. Әгәр чынлап та бик салкын икән, күпмедер вакыт чыгармый торырга мөмкин. Бу температураның ни дәрәҗәдә булуы төгәл билгеләнмәгән. Күпчелек очракта минус 15 дип ишетәбез. Аннан да салкынрак булса, урамга алып чыкмый торырга киңәш итәләр. Бу очракта балкон бар. 
Әгәр сүз ОРВИ белән авыручы бала турында икән, монда да коендырмаска, урамга чыгармаска дигән традиция бар. Минемчә, бу да дөрес түгел. Әгәр баланың хәле, урамга чыгарга кәефе бар икән, аның белән чыгып йөрергә ярый.
– Питрәчтән шалтыратам. Минем улыма 40 яшь. Башы кавыклый. Аннары кып кызыл тора. Үзем ковид белән авырып чүт үлми калдым. Ирем үлеп китте. 
– Мин балалар табибы. Сезгә ниндидер киңәшләр биреп сезгә зыян китерүдән куркам. Табибларга барырга кирәк. 
Ә улыгызга килгәндә аның псариазмы, гади себореямы икәнен ачыклау өчен дерматологка барып күренергә кирәк. Ул себорея икән, косметик препаратлар белән бетереп була. Псариаз булса, моның дәвасы бөтенләй башка. 
– Диабет яшәрде...
– Диабетның ике төре бар. Беренчесе – генетика. Кемеңдер авырый икән, бала да авырырга мөмкин. Бу төре балаларга хас. Ул көтелмәгәндә килеп чыга, аның үзеннән тормый, генетикадан. Һәм иң куркынычы да.
Ә икенче төре үзенә бәйле. Күп ашый, аз хәрәкәтләнә. Нәселегездә диабет белән авыручылар бар икән, спорт белән шөгыльләнергә, ашый торган ризыкларыгызга игътибар итәргә кирәк. Хәзер бар дөньяда шул исәптән Татарстан, Русиядә дә артык авырлык җыючы балалар арта. Мин эшли башлаган елларда бу сан 6 – 10 процент булса, хәзер кайбер өлкәләрдә 15тән артып бара. Шул сәбәпле без шикәр авыруының да артуын күрәбез. 
Икенче төр диабет акрынлап килеп чыга торган авыру. Аның билгеләре дә акрынлап сиздерә. Ул кадәр куркыныч нәтиҗәләргә китерми. 
Ә менә беренче төр диабет куркыныч. Комага киткән бер бала күз алдымда. Аның әнисе белән гел элемтәдә торабыз. Бу авыру башланганда еш кына әти-әниләр дә, табиблар да аның диабет икәнлеген аңламаска мөмкин. Мондый диабет башланганда бала чиктән тыш күп итеп су эчә, күп сия. Элек күзәтелмәгән энурез башлана. Бала ашаса да һәрчак туймаган кебек була. Ябыга. Бу хәлләргә игътибар итмибез икән, аның шикәре акрынлап күтәрелә бара, ул аңын җуеп комага да китәргә мөмкин. Әлбәттә артык куркырга, түгел. Бала үзе күп эчә торган икән, хәвефләнәсе юк. Ул чиктән тыш артыкка китсә, табибка мөрәҗәгать итәргә. Анализлар бирергә. Шикәрне сидектән тикшерә торган экспресс тест бар. 
Әңгәмәдәшләр Ләйлә ЯЛАЛОВА, Илфак ХАФИЗОВ һәм «Тәртип» радиосы тыңлаучылары

Комментарии