«Бүре»не җиңеп була, ләкин вакытында табибка мөрәҗәгать итү мөһим

«Бүре»не җиңеп була, ләкин вакытында табибка мөрәҗәгать итү мөһим

– Туганыма «кызыл волчанка» дигән диагноз куйдылар. Хәле начар, йөри алмый, аяклары кәкрәя башлады. Больницада ятып карады, дәвасы табылмады. «Безнең өлкә авыруы түгел, берни эшләтә алмыйбыз», – диләр. Бәлки, газета укучылары арасында шушы авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләр бардыр? Бераз булса да хәлен җиңеләйтәсе килә. Бәлки, яхшы табиб тәкъдим итәрсез.

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

Әлеге мөрәҗәгатьне социаль челтәрләргә дә урнаштырдык һәм мондыйрак җаваплар алдык: 

– «Эльза Закариевна – иң яхшы ревматолог. Казанның «Медэксперт» клиникасында кабул итә. Аңа мөрәҗәгать итсәгез, ул киңәшләрен бирер». 

– «РКБга барыгыз. Больницада бик әйбәт тикшерәләр. Авыру бетми, ләкин җиңеллек булачак, анда врачлар бик әйбәт».

– «Кытай дарулары булыша, диләр иде. Сорашырга кирәк. Русиядә аны дәвалый торган дару юк, ләкин хәлне җиңеләйтү өчен Кытайдан дарулар сораталар иде». 

P.S. Газета укучылары арасында да әлеге чир турында ишеткән, бәлки, дәваланган кешеләр бардыр. Булса, хәбәр итегез, сезнең җавап та кемгәдер ярдәм итәргә мөмкин.

Кызыл волчанка – аутоиммун чир. Организмның иммун системасы үз күзәнәкләренә чит күзәнәкләр буларак һөҗүм итә торган катлаулы хроник патология күренешләренең күпкырлы булуы турында, югары квалификацияле табиб, ревматолог Зоткина Кира Евгений кызы белән сөйләштек.

– Бүген Русиядә әлеге авыру актуальме?

– Авыруны «Кызыл бүре» дип тә йөртәләр. Аны беренче булып Гиппократ (б.э.к. 460-375) тасвирлаган. «Кызыл бүре» исеме (Lupus волythematosus-лат.), латинча lupus – «бүре» (йөзендә формасы буенча күбәләккә охшаган, бүре борынындагы Ак тамгаларны хәтерләткән коелма аркасында) һәм коythematosus – «кызыл» сүзләреннән килеп чыккан, бу исә тиредәге сыеклыкларның төсен күрсәтә. Русия тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, әлеге авыруның таралуы 100 мең кешегә 4тән алып 250 очракка кадәр диапазонда тирбәлә. Кызганыч, безнең илдә бу авыру буенча исемлек алып бару, аларны санау юк, ләкин яңа очраклар саны Европадагы кебек үк (мәсәлән, Швеция регистры мәгълүматлары буенча – бу 100гә 39-45 очрак).

– Системалы кызыл волчанка (СКВ) – этиологиясе тулысынча өйрәнелмәгән катлаулы авыру. Хәзерге медицинага аның патогенезы турында нәрсәләр билгеле?

– СКВ катлаулы һәм чыннан да ахыргача өйрәнелмәгән. Системалы кызыл волчанка тулысынча нәселдән килгән авыру түгел. Аның үсеш механизмына җәлеп ителгән шактый күп геннар ачыкланган (40 тан артык). 

СКВ – кешенең иммун системасы чит күзәнәкләрне үз тукымаларыннан һәм күзәнәкләреннән аеру сәләтен югалткан очракта барлыкка килә торган аутоиммун авыру. Иммун системасы башка актив молекулалар белән беррәттән, организмның үз нормаль күзәнәкләрен чит күзәнәкләр дип бәяли һәм аларга һөҗүм итә торган аутоантитәнчекләр (антитела) да эшләп чыгара.

– Нинди белгечләргә мөрәҗәгать итәргә һәм симптомнары?

– СКВ симптомнары күптөрле һәм теләсә нинди система һәм органнарның зарарлануы белән бәйле булырга мөмкин. Гомуми билгеләре – хәлсезлек, бизгәк авыруы, анорексия (аппетит булмау, кискен авырлык кимү), чәч коелу (алопеция), тәндә таплар барлыкка килү. Буыннар һәм сеңерләр зарарлануы – барлык авырулар да диярлек күчеп йөрүче авыртулардан интегә.

Теләсә нинди белгечлек табибы практикада системалы кызыл волчанка белән авыручы белән очрашырга мөмкин. Беренче чиратта, бу – терапевт, дерматолог, нефролог, невролог, гематолог, кардиолог, акушер-гинеколог, шулай ук аллерголог һәм инфекционист.

– Мондый пациентны күрми калмас өчен, табибка нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бу авыру вакытында нинди органнар һәм системалар зарарлана?

– СКВның бертөрле очраклары юк. Төрле пациентларда авыру төрлечә чагылырга мөмкин. Бу, мәсәлән, билгесез генезлы бизгәк, буыннар авыртуы, сулыш алу яки тән торышы үзгәрү белән бәйле, күкрәк читлеге өлкәсендә кыска вакытлы, күчеп йөрүче авырулар булырга мөмкин. Мондый күренешләр белән пациентлар терапевтларга мөрәҗәгать итә. Неврологларга эпилептик статус, сизгерлек бозылу, яшь пациентларда сидек чыгару яки сидек тотмау проблемалары булган пациентлар эләгә. 

Волчанка вакытында Рейно феномены күзәтелергә мөмкин (стресс яки салкын белән бәйле рәвештә бармак яки бармак очларының төсе үзгәрү). СКВ вакытында тире зарарлануы 25-50 проценты шактый типик, шуңа күрә дерматологлар һәм терапевтлар шундук аларны сизә. Волчанка күренешләренә авыз һәм борын җәрәхәтләре дә керә. Системалы кызыл волчанка кайвакыт коры синдром, яки Шегрен синдромы белән бергә бара, ул вакытта авызда корылык, каты ризыкны йотуда кыенлыклар, күз яшьләре кимү күзәтелә.

– СКВ вакытында да мөмкин кадәр иртәрәк диагноз кую мөһим. Авыруны соңга калып диагностикалау фаразы нинди булыр?

– Соң диагностика начар нәтиҗәгә китерә. Мөмкин булган зарарлануларның иң җитдиләре – бөер һәм үзәк нерв системасы зарарлануы. Бу вакытта тиз арада хроник бөер авыруы һәм уремия башлана, бу исә киләчәктә бөерләрне трансплантацияләү зарурлыгын тудыра. Системалы кызыл волчанка озак яшәп килгән аутоиммун ялкынсыну тукымаларга зыян китерергә һәм аларның нормаль эшләвен бозарга мөмкин, шуңа күрә СКВны дәвалау барыннан да элек аутоиммун реакцияләрне бастыруга юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта СКВ дәвалау өчен дару препаратлары булдыру көн кадагында тора. Клиник тикшеренүләр күп булуга карамастан, бүгенге көндә ревматологларның югары технологияле дарулар җыелмасы чикләнгән. Ген-инженерлык биологик терапиясе – СКВ дәвалауда өметле опция. 

– Безнең көннәрдә СКВ белән авыручыларның исән калу мөмкинлеге нинди? Ул нәрсәләр ярдәмендә ирешелгән?

– Исән калу мөмкинлеге 95 процентка җитте. Бу вакытында диагностикалау һәм адекват дәвалау нәтиҗәсе. 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии