- 31.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Әле берничә көн генә элек саубуллашкан идем, инде менә әссәламәгәләйкүм, дип сәламлим. Саубуллашуым шуңа: кемнәр беләндер аерылышканбыздыр. Инде менә исәнләшәм: кемнәрдер «Безнең гәҗит»не беренче тапкыр яздыргандыр, ә кемнәрдер аерылып торып, яңадан безнең янга әйләнеп кайткандыр. Ә күпчелек безнең аерылмас юлдашыбыз. Мин моны Сезнең шалтыратуларыгыздан, хатларыгыздан чыгып әйтәм. «Безнең гәҗит»не укучы тормыш, яшәеш проблемаларына битараф түгел. Сезнең: «Безнең гәҗит» күзләремне ачты», «БГ» уйландыра», «БГ» бик кыю газета, сезнең өчен борчылабыз», «Бары сез генә дөреслекне, гаделлекне даулыйсыз» дип безнең тарафка рәхмәт сүзләрен ирештерүегез безгә алга таба да, эш юнәлешен чын намусыбыз кушканча билгеләргә рухландыра. Дөресен әйтим, редакциябез адресына, минем үземә басым юк, дип әйтә алмыйм, яшермим. Коррупция чоңгылына кереп баткан түрәләр, аларның башбаштаклыкларын фаш итүләребез, хакимият тирәсенә елышкан шул түрә-карага бик ошап та бетми. Үч алырга маташулар, янаулар очраштыргалый. Мине оппозиционер, дип атаулары турында да ишеттем. Тик шуны гына аңламыйм, мин кемгә оппозициядә? Хакимияткәме? Әгәр ул коррупционерларны, булдыксыз, карак, башкаларны рәнҗетүче түрәләрне яклый икән, аңа да оппозициядәдер… Тик мин һәртөрле революцияләргә каршы, туган илебезнең чәчәк атуын, аның белән горурланырлык, бу минем бөек Ватаным дип әйтерлек дәрәҗәгә җитүен, шул Русиядә пенсионерларның коммуналь түләүләргә, ризык алырга тиеннәрен санамауларын, очын-очка ялгап яшәүче хезмәт ияләре булмавын, бар халыкның мул тормышта көн күрүләрен, бюрократик мәшәкатьләр булмавын, тиешле югарылыкта медицина хезмәте күрсәтелүен, үз телемдә белем алырга, үзем теләгән һөнәр иясе булырга, төп кануныбыз – Конституциябездә гарантияләнгән тагын бик күп хокукларга ия булырга, менә шул Конституциябезнең кәгазь документ кына түгел, гамәлдә булуын, эшләвен телим. Моңа бары тик сүз иреге, демократия аша гына ирешеп була. Әгәр менә шушы теләкләрем өчен мин оппозиционер булсам, шулай санасалар, димәк, бу ил караклык, коррупция чоңгылына кереп чумган дигән сүз.
Миңа кайчакта:
– Газетагыз авыррак, мине сәясәт кызыксындырмый, җиңелрәк темалар юкмыни, артистлар тормышы, күңелле язмышлар кызык, диючеләр очрый. Үзләре шунда ук зарлана башлый, авылларында больницаны япканнар, мәктәпсез калганнар, эштән кыскарталар, бәяләр үсә, ә пенсия алай артмый һ.б.лар…
– Бу темалар сезгә кызык түгел ич, – дим. – «Безнең гәҗит» нәкъ менә шулар турында яза бит.
– Без аны болай да беләбез, – диләр, минем җавапка.
– Әйе беләбез, һәм килешәбез. Килешкәч, миңа зарланма син. Гаделлек юк ул, дип диагноз куйма. Шул артистларның кайда ял иткәне, кем-кем белән йөри, кемгә хыянәт иткән… ише гайбәтләр белән яшә, – дим аларга. «Безнең гәҗит» җитди басма. Сәяси темаларны да читләтми, шул ук вакытта гыйбрәт, сабак алырлык язмышлар, мавыктыргыч хикәятләр дә газетабызның түрендә.
Заманалар кырыслана, Русияне кризис торган саен икътисадый кыенлыкка өстери. Шунысын да әйтергә кирәк, бу кризис өчен, күпчелектә, без үзебез гаепле. Күп кенә чикләүләр, тыюлар, иң беренче чиратта гади халык җилкәсенә килеп төшә. Чит илләрдән товарлар кертүне чикләү – кибетләребездә сыйфатлы ризыкларны калдырмады, дарулар кимеде, бәяләр үсте. Кыскасы, тормыш-яшәеш, сәясәтебез турында озын-озак сөйләшеп булыр иде. Яңа елның беренче көнендә бу сөйләшүне калдырып торыйк та теләкләр телик: алга таба дөньяларыбыз имин, тыныч, барыбыз да таза-сау булсак иде. Калганы акрынлап булса да табылыр, булыр.
Инде Яңа ел алдыннан үземә дә бер теләк телисем килә: әгәр пенсиягә чыгу вакыты буенча вәзгыять үзгәрмәсә, исән булсам, тагын 5 елдан мин дә лаеклы ялга чыгачакмын. Менә шул 60 яшьлек юбилеемда әйтә алсам иде: «60ка җиттем, журналист буларак һәрчак бәйсез эшләдем. Узган юлым өчен оялмыйм. Гаделлекне дауладым, ялган белән килешмәдем. Намусым кушканча сөйләдем, яздым. Миңа комачау итүче булмады. Димәк, Русия демократик җөмһүрият. Димәк, туган илебездә сүз иреге бар. Шул ирекне куллана белүчеләр генә аз журналистлар арасында», – дияр идем. Амин, шул көннәрне күрергә язсын!
Кыскасы, алда әле эшлисе эшләр бихисап. Аллаһы Тәгалә барчабызга да, шул исәптән халык язмышы өчен җаваплы сәясәтчеләргә дә аек акыл, зирәклек бирсен. «Безнең гәҗит» алга таба да шул тормыш-яшәешкә якын килеп, халык язмышын кайгырту буенча эшләр. Безнең эш девизыбыз да бит: «Без халык өчен эшлибез, шул халык турында сөйлибез».
2016нчы елда газетабызны үзгәрешләр дә көтә. Кызганычка каршы, бәяләрнең котырып үсүе сәбәпле, редакция үз хисабына узган еллардагыча айга бер тапкыр газетаны 24 битле итеп калынайта алмый. Ә менә апрель аенда 1 сан 32 битле булып дөнья күрәчәк. Шулай ук газетабызда кайбер сәхифәләр үзгәртелер. Телепрограмма бите акрынлап икенче төс алачак. Минем фикеремчә, анда татар телеканаллары гына булырга тиеш, шул исәптән Башкортстан телевидениесе программасы да. Әлегә сөйләшүләр алып барыла. Ә бушап калган 1 битне кызыклы язмалар белән тутырырга. Шулай ук гыйбрәтле язмышлар, мавыктыргыч сериаллар, мәдәният тормышы турындагы язмалар да газетабызда алга таба да урын алачак. Гомумән, фикерләрегезне сез дә җиткерсәгез иде. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә иртәнге 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр журналистларыбыз барлык сорауларны да кабул итә, җавап бирә. Гозерләрне башка вакытта да җиткерергә була. Әмма редакциябез хезмәткәрләре һәрчак юлда, туры китерә алмавыгыз бар. Чираттагы турыдан туры элемтә 13нче гыйнварда буласы.
Шулай итеп, хөрмәтле укучым, синең кулыңда «Безнең гәҗит»нең 2016нчы елдагы беренче саны. Аны быел да бөтен Русиядә укыйлар. Укучыларыбыз Камчатка, Магадан, Бурятия киңлекләреннән алып, Краснодар, Кара диңгез буйларына кадәр сибелгән. Ә иң күп укучыларыбыз ут күршебез Башкортстанда. Без, укучыларыбыз озын ял көннәренә кадәр алып өлгерсен өчен, 1нче гыйнвар санын 2015нче елның 30нчы декабрендә почтага тапшырабыз. Һәм ул 30нчы, 31нче декабрьләрдә сезгә барып ирешергә дә тиеш. Каникулларны «Безнең гәҗит» белән бергә үткәрегез әле, дидек. Чөнки, Русиядә гади халыкка кирәкмәгән бу каникул бар тормышны тоткарлый. Андый каникул май аенда булсын иде дә бит, сәясәтчеләргә кыш көне үзләренә озаклап ял итәргә кирәк күрәсең. Ә май аенда халык табигатьтә, бакчада булыр иде.
Тагын шуны искәртәм: 2016нчы елның чираттагы 2нче саны 13нче гыйнварда дөнья күрәчәк.
Яңа ел белән котлап, бәхетле тормыш теләп, ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии