Яңалыклар... Һәм җенес алыштыру темасы

Яңалыклар... Һәм җенес алыштыру темасы

2023нче елның ике ае калды. Без торган саен элекке елларны сагынып искә алабыз. Юк, бу яшьлектән ерагаюыбыз белән генә бәйле түгел. Тормыш елдан-ел катлаулана, күңелсезләнә бара. Бүген, менә пандемиягә кадәрге тормышыбыз коммунизм булган икән, хәер пандемиясе дә чүп кенә булган, диючеләрне адым саен очратабыз. Әйе, тормышыбыз Украина низагына чаклы дәвер һәм аннан соңгы тормышка бүленде. Русиянең халыкара изоляциядә, санкцияләр чолганышында калуы бүгенге тормышыбызда бик нык сизелә. Инде иминлек, тынычлыкка ирешкән очракта да халәтебез тиз генә матур эзгә баса алмас кебек. Тизрәк аек акыл җиңсә иде, дип теләргә генә кала. Өстәвенә Фәләстин белән Израиль сугышы бар дөньяны пошаманга салды. Болай да өченче бөтендөнья сугышыннан өркеп яшибез бит. Аек акыл җиңсен иде инде, дип телик. Киләчәктән курыкмый яшәргә насыйп әйләсен.
Гомумән, ерак киләчәккә фаразлар кору бүген мөмкин түгел, шуңа әллә кая китми, русилеләрне нинди яңалыклар көткәнен барлап алыйк. 
1нче НОЯБРЬДӘН НИ ҮЗГӘРӘ?
80 яшьтән өлкәнрәкләрнең һәм 1нче төркем инвалидларның пенсиясе 7567 сумга күтәрелә. Пенсиягә чыккач та эшләгән, ләкин 3 ай элек туктаганнарның да пенсиясенә индексация ясалачак. Ерак Төньякта 15 ел стажы булганнар да, очучылар, шахтада эшләгәннәр дә пенсияләре артуга өмет итә ала. Шулай ук Хәрби көчләр ветераннары да компенсация алачак.
Хезмәт күрсәтүчеләр һәм сәүдәгәрләр исә теге яки бу хезмәтне мәҗбүри таксалар штрафка тартылачак. Шулай ук кулланучының шикаятенә игътибар итмәсәләр дә җаваплылык арта. Аннан соң эчемлекләргә, даруларга һәм телефоннарга махсус тамга салынырга тиеш. Кагыйдәне бозучыга карата административ чаралар күреләчәк. 
«Арктик ипотека» дигән еллык проценты нибары 2 процент булган кредит барлыкка килде. Аннан 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр файдалана ала. Дөрес бу 131 шәһәр һәм авылда гына мөмкин, ягъни ерак Себер якларында. 
Хәрби хезмәт урынына альтернатив гражданлык хезмәтен үтәү урыннары исемлеге киңәя. 5нче ноябрьдән тагын 144 яңа оешма өстәлә. Шул исәптә больницалар, диспансерлар, картлар йортлары, санаторийлар һәм башка оешмалар.
1нче ноябрьдән Таиландка визасыз сәфәр 30 көннән 90 көнгә озайтыла.
Хәзер йорт һәм фатир эчендәге газ челтәренә берүк оешма хезмәт күрсәтәчәк. 
1нче ноябрьдән Русиядә әнә шундый яңалыклар гамәлгә куела. Әлбәттә бәяләр турындагы хәбәрләрне дә күзәтәбез, куркабыз, борчылабыз. Шулай ук доллар-рубль тирәсендәге вәзгыять тә эчне пошыра. Чөнки бар да тормыш-яшәү дәрәҗәсенә китереп суга. Дәүләт банк ставкасын 15 процентка кадәр күтәреп куйды. Бу ипотекаларның кыйммәтләнүенә китерә. Ә Русиядә бүген бурычсыз кеше сирәк. Бер кредиттан икенчесенә яшәүчеләр тирәбездә җитәрлек, җитмәсә фатиры да үзенеке түгел, картаеп бөкрең чыкканчы ипотека түлисе... Түли алмасаң, торагыңны тартып алачаклар. Әнә рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә 10 миллионнан артык кеше ипотека кредиты алган. 2023нче елның беренче яртыеллыгында һәр икенче кредит 25 елдан артык вакытка бирелгән. Ипотека рәсмиләштергәннәрнең 39 проценты ипотеканы түләп бетергәндә, 65 яшьтән узган булачак. Аңлашыла, русиялеләр даими стресс халәтендә яшәргә мәҗбүр. 
Бу гына түгел, ара-тирә аерым түрәләрнең мыскыллы карашы, абсурд белдерүләре гади халык белән түрәләрнең аңлашу мөмкинлеген чикли. Бүген кайбер түрәләрнең эшчәнлегенә һәм белдерүләренә карап, тукта, бу үзен халык хезмәтчесе итеп түгел, ә халыкны үзенең хезмәтчесе итеп тоя түгелме соң, дип уйлап куясың. Хәзер мисал итеп китерәсе хәбәрне ишеткәч тә, мин шулай уйладым. Кеше ватанын яратырга, аның патриоты булырга тиеш, ә менә дәүләт, аның вәкиле хөрмәт итмәсә дә ярый булып чыга түгелме...
Башкортстанның Әлшәй һәм Дәүлекан районы хәрби комиссары Вадим Яболонский хәрби комиссариатка сәламәтлеге белән проблемалары булуы турында әйтергә килгән егеткә Израилгә яки Төркиягә күченергә, яисә җенесен алыштырып хатын-кыз булырга киңәш иткән. Аның бу сүзләре яздырылган аудиоязманы «Пруфы» басмасы дөньяга чыгарды.
«Берәүнең дә теләге юк, әмма ватанны ничектер якларга кирәк. Җыенып башка җиргә китәргә – башка ватаның кайда, кайда рәхәт. Төркиягә, Казахстанга, Израильгә. Сез бит кайдадыр авылда укыгансыз, мәктәпне бетергәнсез. Шундый яхшы мәктәп. Үзеңне үзгәртеп, хатын-кыз булырга иде», – дип белдерә язмадагы тавыш. Басма моны Яболонскийның тавышы дип яза.
Егет исә элек инвалид булуын сөйләгән. Инвалидлыгын алганнар, тик йөрәге белән бәйле проблемалары әле дә калган. Хәзерге вакытта ул кардиоүзәктә ята диелә.
«Пруфы» басмасы журналисты Әлшәй һәм Дәүлекан районнары хәрби комиссариатына шалтыратып, егеткә ни өчен чит илгә китүне һәм җенесен алыштыруны тәкъдим итүләрен белешкән. Басма белән сөйләшкән кеше Вадим Яболонский булган дип фаразлана.
«Ә ул сезгә хезмәт итәсем килми дип әйтмәдеме? Аның диагнозы юк. Табиблар тулысынча тикшергән. Ул егетнең үз-үзенә диагноз куяр өчен бернинди медицина белеме дә юк. Шуңа мин аңа «алайса кыз бул, алар гаскәргә бармый» дип әйттем, дигән ул.
Инде урынлы сорау туа, кешенең шәхесенә кагылырга ярыймы, хәтта син шундый дәү кеше, военком булсаң да... 
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии