- 31.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №44 (1 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
30нчы октябрьдә репрессия корбаннарын искә алабыз. Безнең тарихыбызның кан саркып торган кара чоры… Ул артта калды, дип сөенеп яшибез. Ләкин калдымы? Республикабызда репрессиянең яңа төре башланды, дип саныйм мин бүген. Телебезгә карата киң колачлы геноцид башланды. Бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә генә бирдертү, татар мәктәпләренең урыслашуы – бәланең баласы гына булган икән.
Узган атнада Арча районының Казанбаш авылыннан шалтыраттылар, ата-аналардан ТАТАР ТЕЛЕ КИРӘКМЕ-ЮКМЫ, дип гариза алганнар. Бу бит Казан арты – татар районындагы чеп-чи татар авылында. Мин авылымда шул авыл балаларының үз-ара урысча аралашуларына аптырап йөрим. Әле яңа гына балалар бакчасына йөри башлаган 4 яшьлек оныгымның теле татарча ачылып та, бүген татарча эндәшүгә урысча җавап бирүенә гаҗизләнәм. Мультфильмнар улымны теленнән биздерә. Чөнки татарча ул кызыксынып карарлык мультфильмнар, хәер, телевидениесе дә юк. Шулай булгач, тел өйдә өйрәтелергә тиеш, дип санаучы үтә акыллыбашларны мин һич кенә дә аңламыйм. Соңгы вакытта урыслашу, үз ана телеңнән ваз кичү гаять зур тизлек белән тормышка аша, моны туктату өчен дәүләт кичекмәстән ашыгыч чараларын күрергә тиеш. Моның өчен татарча мавыктыргыч мультфильмнар, телевидение кирәк. Юкса, телебезнең гомере бер гасырга җитәр микән?!
Хәер мин бик зур гомер әйттем. Соңгы вәзгыятьне оештыручылар өчен 1 гасыр да озын тоела. Алар 10–20 ел эчендә татар телен әби-бабайларныкы гына итеп калдырырга тели. Инде без үлеп беткәч, безне татарча искә алучы балаларыбыз да булмаячак.
Мин бик борчуда, 90нчы еллардагы аңлашылмаучылык, БИЛГЕСЕЗЛЕК КОЛАЧЛЫЙ ИЛЕБЕЗНЕ. Мин ул чакта телевидениедә сәяси тапшырулар дирекциясендә эшлим. Сәяси тапшырулар алып барам. Бик буталчык заман. Урамга чыгарга куркыныч. Мари урманнары Русия армиясе карамагында әзерлек сызыгында. Татарстан җирендә, Русия үзәгендә икенче кайнар нокта – Чечня туарга тора. Урамнар митинглар белән кайный. Милләт-ара ызгыш менә-менә чыгарга тора. Ә вәзгыятьне куертучы аерым структуралар, көчләр бар. Аларга тотрыклылык кирәк түгел. Чөнки болганчык суда балык яхшы тотыла. Шул яман көчләр иминлек теләүче Татарстанны гаять киеренке төбәк итеп тасвирлый. Телевидениедә монтаж цехында эшләүче бер ханымның аптырап сөйләгәне хәтеремдә: «Әле Рязаньдагы туганнарыбыздан хат алдым, үзләренә чакыра. Сездә урысларны үтерәләр, суялар икән. Урамнарда танклар йөри, дип күрсәтәләр… Безгә килеп торыгыз, дөньялар тынычланганчы», – дип язганнар. Коллегам бу хәбәргә аптырап миннән җавап сорый.
Әйе, пропаганда машинасы шулай пычратты Татарстанны. Анда кан коелышы кирәк иде аларга. Әмма Татарстан бу дәһшәтле чорны кичеп чыкты. Мин бүген дә шаккатам ул чагындагы Президент Минтимер Шәймиевның зирәклегенә, алдан күрүчәнлегенә. Тынычлык урнашты. Аллага шөкер, кулыбызда көчле пропаганда булган безгә дә Аллаһ ялгышмаслык акыл бирде. Сәяси вакыйгаларны дөрес бәян итеп, ил-дөнья хәлләрен халыкка җиткереп, хөр мәмләкәт төзелешендә, мин дә катнашуым белән горурланам. Аннан… хокукларыбызны акрынлап Мәскәүгә тапшыра башладык.
Инде чигенәсен чигенеп беттек, дигән идем. Юк, минем ТАТАРЛЫГЫМНЫ ЮККА ЧЫГАРМАКЧЫЛАР.
Узган атнада газетабызны нәшриятка биреп ятканда тел мәсьләсенә борчылып язылган, республика җитәкчелегенә адресланган хат килеп төште. Аны укып, анализлап торырга вакытым юк иде. Газетаны нәшриятка тапшыргач кына укыдым. Әмма инде имзамны, аны укыганчы ук, куеп җибәргән идем. Чөнки телем язмышы – минем киләчәгем ул. Минем туган телемә һөҗүм итсәләр, мине телсез итәргә теләсәләр, мин әдәп саклап торырга уйламыйм. Халкым да шулайдыр. Матди проблемаларга түзеп буладыр, әмма телсез итәргә теләсәләр… юк.
Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та бу вәзгыятьне, гаять тирәнгә китте, дип бәяләде. Карагыз инде, прокуратура мәктәп директорларын, аның урынбасарларын, укытучыларны эзәрлекли башлады. Әйтерсең, һәр мәктәп программаны үзе уйлап чыгарган, һәр мәктәп аерым программа буенча эш итә. Бу ни өчен кирәк? Минемчә, бу республикада тотрыклылыкны какшату, сайлаулар алдыннан кырмыска оясына таяк тыгып болгату өчен кирәк. Юкса, мондый күрсәтмәләр иң элек Мәгариф министрлыгына ирештерелергә тиештер, бу нисбәттән иң элек министрлар, ахыр килеп безнең гарантыбыз – Республика Президенты кисәтелергә тиештер.
Болай дәвам итсә, татарча сөйләшү экстремизм билгесе дип бәяләнергә мөмкин.
Хәтеремдә 2005нче ел. Владимир Путинның татарча чыгышын, шул киңәшмәдә катнашучы буларак, минем үземә тыңларга туры килде. Президент анда татарча федераль телеканал да вәгъдә иткән иде, ул бик тиз онытылды. Ярар инде анысына бәйләнмик.
Аннан элегрәк, 2002нче елда ул туган телне өйрәнүне тыюны яки каршылыклар тудыруны «ПОЛНАЯ ДУРЬ» дип бәяләгән иде. Ә быел Йошкар Олада моның киресен әйтте. Хәер, ул тыю турында сүз кузгалтмады, ә бәлки иреклелек турында гына искәртте һәм анда да туган тел турында гына сүз булды, дәүләт телләре турында түгел. Ә без паровозның алдыннан чабучылар илендә яшибез. Эреле-ваклы түрәләр шулай, сүз чыкканчы ук, «дурь»ларны арттырып үтәргә әзер тора. Шунда Путинга киңәш бирүче, төп кануныбыз Конституциягә төртеп күрсәтүче юк. Юкса, кайчан икәнен генә хәтерләмим, Путин бер вакыт чиновникларның бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүләрен кискен тәнкыйть утына тоткан иде. Менә аңа да бу юлы 2002нче елдагы сүзләрен исенә төшерәсе иде. Аннан соң ни үзгәрде? Татарстан Конституциясе дә хәйран тапаланса да, телләр турындагы статьялар шулай ук калды бит. Русиядә урыстан башка телләр дә сакланырга, үсәргә тиеш. Дәүләт телләре турында әйткән дә юк.
Шовинивст Жириновскийлар тәрбияләгән көчләр торган саен кодрәтләнә бара шул. Жириновский, кодрәтендә булса, инде Татарстанны, татар милләтен бөтенләй юкка чыгарыр иде. Менә бу юлы да ул яшьләр белән соңгы очрашуда татарның татар телен белүе, аны өйрәнү Русиянең таркалуына китерәчәк, дип бик акыллы нәтиҗә чыгарып куйды (3нче биттә тәфсилле язманы укыгыз!).
Киләсе елда Русия Президентын САЙЛАУЛАР. Анда Жириновский да кандидат булачак. Быел гына калмас – ул бит мәңгелек кандидат. Жириновскийлар кандидат булып «эшләгән» чор инде буыннарны алыштырды. Сайланмаячагын белсәм дә (бар ил дә «дурь» авырулы түгел бит), минем татарлыгымны күпсенгән, телемне яратмаган Жириновскийга тавыш бирәмме соң?
Быел Татарстаныбызның Конституциясе юбилеен билгеләп үтәбез. Ул Русиянекенннән 1 елга иртәрәк кабул ителде. Киләсе елга Русиянекенә 25 ел. Һәр 2 Конституциядә дә минем туган телем яклана. Ә менә прокуратура никтер бу төп кануннарны белми бугай. Мәктәпләрдә ыгы-зыгы куптару артында торган структура турында мин башкача әйтә алмыйм. Инде илдә казна болай да сай. Акча җиткезеп булмый. Мин бүгенге вәзгыятьтән чыгып МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫН ПРОКУРАТУРАГА КУШАРГА микән әллә дип уйлыйм. Җинаятьчелек бетте, татар теле проблемасы гына калды… мәктәп белән прокуратура идарә итсен! Мәктәпләрдәге бүгенге гамәлләр Совет чорында да булмады, аңа бүгенге законнар күзлегеннән дә аңлатма бирерлек түгел.
Республикабыз җитәкчелеге авызыннан өметле сүзләр чыкты. Алга таба көтик. Аек акыл җиңәр, дип өметләнәм. Әле бу ыгы-зыгыны тудыручыларның фамилияләре игълан ителеп, кемнәрдер хөкемгә дә тартылыр, дигән өмет бар. Әгәр аек акыл җиңмәсә, мине, минем балаларымны телсез калдыру өчен аяусыз көрәш, эзәрлекләүләр дәвам итсә, алдагы сайлаулардан соңгы тормышымны бөтенләй дә күз алдына китерә алмыйм. Килеп терәлдек.
Дөрес, ГАЕП ҮЗЕБЕЗДӘ ДӘ. Милли университет дип сөйләндек, булдырмадык. Латин графикасына күчә язгач, хәреф рәсеме буенча сатулашып ятып, булдыра алмадык. Кайда 21нче гасыр татар мәктәбе? Кайда татарча кино, мультстудия? Ахыр килеп дәреслекләрне карыйк. Кичә бер танышым шалтырата (бу көннәрдә бар сөйләшү тел язмышына барып төртелә). Аңа урыс телле танышлары шалтырата да, ул өй эше хәзерләшә. 2нче сыйныф дәреслегендә бирем: «Наҗияләр театрга киттеләр». Шуны тәрҗемә итәргә! Тәрҗемә итеп карагыз әле: бу Наҗияләр гаиләсеме, Наҗия исемле кызлармы? «Нажии ушли в театр», дип булмый бит инде. Мондый биремнәрдән торган дәреслекләрне төзүчеләрне акыллы, дип буламы?! Дәреслекләрне ачсаң – чәчләр үрә тора. Менә аларны да кемдер төзегән, кемдер акчаларын алган бит. Наданлык өчен беркем җавап тотмый. Менә шул методиканы булдырган наданнар бүгенге прокуратурага караганда да зыянны күбрәк китергәндер. Телне камил өйрәтә торган методикаларны әллә кайчан булдырырга була иде инде. Юкса, чит телләрне 1–2 айда өйрәнеп чыга торган методикалар бар бит… Әмма без бик яхшы «булдыручылар» шул. Менә җимешләрен ашар чак җитте. Урыс туганыбыз телне өйрәнергә тели, аны гаеплисе юк. Ләкин ул нәтиҗәле булырга тиеш. Нәтиҗә өчен үзебез гаепле. Күп түгел 25 кенә ел узды бит. Ни кырдык?!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Мәгарифне прокуратурага кушаргадыр?,

Комментарии