Үзбәкстан һәм Русия

Үзбәкстан һәм Русия

СССР заманындагы союздаш республика – безнең кардәшләребез Үзбәкстанда нидер булып ята бит. Бу көннәрдә аның алыштыргысыз лидеры – халыкларының атасы дип аталучы Ислам Кәримов үлгәнме, исәнме дигән бәхәс бара. Рәсми Ташкент мәгълүматны олы сер итеп саклый. Кайбер чыганакларга караганда Үзбәкстанда кулга алулар һәм хәзер хакимият өчен аяусыз көрәш башланган. Кыскасы, Ислам Кәримов бүген үлгәнме, яисә исәнме дигән сорауга җавап юк. Әмма исән булган очракта да, аның хәле бик авыр икәнлеген фаразларга була. Ташкентта 1нче сентябрьдә үтәсе Үзбәкстанның мөстәкыйльлеккә ирешү бәйрәме дә булмаячак.

Ярар, 78 яшьлек Кәримовның хәле хәлдер, кем кем булуына карамастан мәңгелек түгел. Бу дөньяда кылынган вәхшилекләре өчен аның үзенә җавап тотасы, чөнки ул үзен чын диктатор итеп танытты. Берничә ел элек Үзбәкстанда булганда андагы коррупциянең масштаблылыгына, халыкның хәерчелегенә, хокуксызлыгына шаккатып кайткан идем. Чын мәгънәсендә, хан режимы төзелгән иде анда. Бүген бу илдә калган туганнарыбыздан белешкәндә дә, тормыш-яшәеш дәрәҗәсенең түбән булуын әйтәләр. Анда дин дә кысыла. Бирегә эшкә килгән үзбәкләр сөйләвенчә, мәчеткә кергән кешеләр исәпкә алына, ураза тотучылар эзәрлекләнә. Кыскасы, чын мәхшәр тормыш.

Диктаторлар үлгәнче хакимияттә була, гадәттә. Әмма алар үлеме белән вәзгыять үзгәрә һәм бик еш кына хаос башлана. Репрессияләр көчәергә, хәтта чуалышлар башланырга мөмкин. Мине шул куркыта.

Анысы куркыта, ләкин икенче нәрсә аптырата. Интернет форумнар да кайный. Һәм аларда Русия белән параллельләр уздыралар. Мин Русиядәге вәзгыять белән артык зур параллельләр үткәрә алмас идем. Ләкин Үзбәкстанда элеккеге СССРны сагынып яшәү русиядәгеләргә караганда көчлерәк. Чөнки ул чагында РСФСР Союдаш республикаларны, шул исәптән ришвәтчелек чоңгылына кереп чумган Үзбәкстанны туйдырды. Купшы бәйрәмнәргә күнеккән, мәктәпне дә ришвәтләр белән тәмамлап, белгечлекләрне сатып алган кешеләр яши иде инде Үзбәкстанда Союз таркалганда. Ташкентта яшәп бирегә кайтып вафат булган апама исерек хирург аппендицитка операция ясап, апам инвалид булып калды. Хирург исерек булган, операция ясый башлагач, юкка чыккан, һәм апам операция өстәлендә икенче көнгә кадәр төн кунган. Иртән стажер студент төгәлләгән операцияне. Менә шундый бардак тормышлы Үзбәкстанга, бәлкем, Ислам Кәримов кебек каты куллы кеше кирәк булгандыр да. Ләкин ул тәртип урнаштырмады, диктат режим, психоз булдырды.

Ләкин… Мин икенче яктан форумнарда Ислам Кәримов уңаеннан безнең Путиныбызга исәнлек тели башлауларга, Путин гына исән булсын, дигән шауга аптырап калдым. Путинның ни катнашы бар соң Үзбәкстан белән чагыштырырлык? Әйе, беркемгә дә үлем теләргә ярамый, исәнлектән аермасын. Әмма форумдагы кайбер репликалар мине борчуга сала. Янәсе, Путин китсә илдә гражданнар сугышы башлана. Хакимияткә кем килә, фашистлар илне болгатачак… Бу күмәк психоз корбаннары инде. Кызганычка алар күп. Өлкәннәрнең сөйләүләре буенча, Сталин үлгәч тә бар ил кара кайгыга чумган: сугыш була, дип курыккан, кая барырбыз, дип күз яшьләрен түккән. Сугыш булмаган, бераздан Сталинның кем икәнлеге беленгән. Хрущев, Брежнев килде. Горбачевны Ельцин алыштырды. Соңгылары инде демократия дип илдә тоташ җүләр сәясәт белән илне таркатты, хәтта СССР державасын җимерде. Моның өчен Ельцинга, Горбачевка АКШ ише илләр бик рәхмәтле булды.

Форумнарда күренгән ниндидер психоз ул киләчәгебез өчен куркыныч. Ә психозны аны һәр өйдә утырган зомбитартма тудыра: җырлап-биеп алабыз да, Малаховның тапшыруында илебез гражданнарының эчке киемнәрен салып селкибез, аннан үтереш, криминал күрсәтәбез, ток-шоуларда көн-төн читтән дошман эзлибез. Барысына да АКШ һәм Украина гаепле. Безне тезләндерергә, бетерергә телиләр… Шушы психоз пенсияләрнең индексацияләнмәвен дә, кибетләрдәге бәяләрне дә, хөкүмәт башлыгының: акча сорамагыз, юк, тотынып торыгыз, дип шаяртуына да яисә, әнә бизнес белән шөгыльләнегез, дип акыл өйрәтүенә дә үпкәләмибез, сизмибез, онытабыз. Бары тик сугышлар гына булмасын. Нинди сугыш икәнен генә белмибез. Үзебез сугышмасак, кем безгә мылтык төбәр икән, дип уйлап карамыйбыз.

Психозга чумганнарны болгату, чуалышлар китереп чыгару җиңел. Психоз шартларында гына каты куллы режимнар яши ала. Безгә башкалардан үрнәк һәм сабак алып чын демократияне булдырырга, икейөзлелекне, коррупцияне җиңәргә кирәк иде. Әнә АКШта да президентлар алышынып тора, хәтта үтерелгәннәре дә булды. Польшада беръюы берничә илбашлары һәлак булды самолетта шартлап… Башка илләрдә дә президентлар мәңгелек түгел. Бернинди кыенлыкларсыз алыштыралар да куялар. Яңа президентлар конституцияләрне дә үзгәртми, элекке кануннарны да дөресләү белән шөгыльләнми. Моны аңлау җитми әле. Төньяк Кореядә яшисем килми минем. Үзбәкстанда да яшәмәс идем. Бәхетле үз илем кирәк.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии