Бәхетле илдә яшисе килә!

Бәхетле илдә яшисе килә!

Ике ахирәт сөйләшә:

– Кара әле, ахирәткәем, синнән көнләшеп тә куйдым бит әле. Иреңнән уңгансың. Шул кадәр кызык кеше икән ул. Кичә шулкадәр нык көлдерде, көлә-көлә караватымнан егылып төштем, трамвайда барганда…

… Бу да тозсыз анекдотлар яза башлаган, дип орышмагыз инде. Никтер күп укыйм мин, һәм никтер шул Русия матбугатын укыганда, телеканалларын караганда, гел шундый тозсыз мәзәкләр чуала башлый башымда. Шуңа, телевизорны, гомумән, карамыйм. Хәзер ул, чын мәгънәсендә,«тилевизыр»га әйләнде. Аны карап утыра башласаң, башыңның компасы саташа башларга мөмкин. Шуңа күрә, ара-тирә сүгенгәләп алсам, гаеп итмәссез.

ПОЛИЦИЯДӘ БАШКА ЮК

Русия Эчке эшләр министры шулай дип белдерде, Костромада чакта, урындагы полицайлар белән очрашкач. «Ришвәтчелек, вазыйфадан җинаятьчел куллану кебек чирләр узганда калды. Яңа структура өчен аттестацияне иң яхшы элеккеге милиционерлар гына үтә алды», – ди .

Министр кадәр министр алдамас, инде аңа ышанып, безгә, иминлекне шул коррупциядән арынган полиция саклый торган илне генә табасы кала. Кайда икән ул ил, берәрегез белмиме? Әйтегез адресын, тотам да күчәм. Газетабызны шунда гына чыгарып ятармын…

Совет мәктәбендә бер укытучы, балаларга, Совет илендә генә балаларның бәхетле булуы, бары Совет илендә генә яшәүнең рәхәтлеге турында сөйли икән. Шунда бер бала елап җибәргән: «Минем Совет илендә яшисем килә!» Министр бик зур сәяси хата кылган: хәзер бөтен ил халкы аннан шул илне таптырта башласа, нишләр…

Әле кичә генә коррупция сазлыгында идек, бүген ничек шулай зур уңышка ирештек соң? Министр алдамыйдыр инде. Мин гаепле аның каршында. Чөнки милицияне полиция исеменә алыштыруның хасиятенә бик шикләнеп караган идем. Бу хакта язгаладым да: исем алыштыру өчен исраф ителгән акчаларны жәлләдем. Юкка булган борчылуым. Әнә министр сөендерә. Димәк, хәзер «погонлы албасты» атамасы да тарихка кереп калачак: закон бозган Эчке эшләр хезмәткәре булмас. Моңа барыннан да бигрәк Эчке эшләр органнарындагы кадрлар бүлекләре сөенер. Юкса, абынган хезмәткәрне абынганчы ук, эшеннән иртәрәк азат итәргә кирәк иде бит. Мундирга тап төшермәс өчен. Тик шунысы гел аңлашылмый иде, ничек итеп ул вазыйфасыннан китеп тә, эшен дәвам итә ала…

Юк, бар да тәртиптә булыр. Эчке эшләр министрлыгы үрнәген киңрәк кулланырга кирәк. Башка ведомстволарның да исемнәрен алыштырырга. Иң элек Сәламәтлек саклау министрлыгын үзгәртергә. Аңа яңа исем табып, табибны башкача атап, андагы ришвәтчелекне бетерергә. Аннан челтәренә тотынырга. Шул рәвешле дәвам итеп, Русия исеменә барып җитәргә. Аннан соң, завод-фабрикалары таркалган, иске техника аркасында ешаеп киткән һәлакәтләре белән борчуга салган, табигать байлыгы хисабына гына яшәп ятучы мескен ил булып яшәүдән туктарбыз. Табарга берәр кычкырып тора торган исем… Һәм икенче көнне үк чәчәк аткан илдә, иң бәхетлеләр булып көн күрә башлаячакбыз. Әкиятләр чынга ашмый, диләр тагын: «Иванушка дурачок мич башында гына ята: әмма «чуртан кушуы, минем теләгем буенча…», – дип әйтү белән – бар да була.

Ә моның өчен күп кирәкми: үз-үзеңне ышандыру – гипноз алымын гына үзләштерергә. Әйтик, көн саен кич белән тилевизыр караганнан соң: «Мин үтә тыныч… Мин бик тә бәхетле!.. Мин иң бәхетлесе!.. Мин иң бәхетле, матур илдә яшим!..» – дип берәр сәгать үзаллы такылдасаң, чынлап та, бәхетлегә әйләнәсең. Әнә министр бәхетле илнең бәхетле министры булып куйган бит әле.

СТУДЕНТЛАР КҮП АШАМЫЙ

Бәхет дигәннән күп кирәкмени аның өчен?! «Аз да җитә, күп тә бетә» дип, студентларны тормыш итәргә яшьтән өйрәтәләр безнең илебездә. Кем әйтмешли, пенсионер булып яшәргә репетиция… Аспирант Андрей Каплиев шуны аңламый: нәфесен тыя алмый, күрәсең. хәбәренә караганда, аспирантларга түләнә торган мең ярым сумлык стипендияне минималь яшәү дәрәҗәсенә, ягъни 6986 сумга күтәрү өчен йөри. Инде оялмыйча, судларга кадәр барып җиткән, хөкүмәт кешеләрен бимазалап. Ярый әле, Русия Югары суды гадел, бу дәгъваны урынсыз, дип тапкан. Димәк, мең ярым сум – студент өчен аркылы җитә: рәхәтләнеп яши ала. Ә үзсүзле Андрей студентларның эшләп укый алмавына, күп вакытын уку йортында үткәрергә кирәк булганына ишарәли. Мәгариф министрлыгы исә, стипендиянең хезмәт хакы булмавын искәртә, студент, теләсә, эшли ала, дип аңлата. Һәм суд моңа ышана…

Ә менә төне буе машина юган, вагон бушаткан, сакта торган, башка шапшак эшләр башкарган студент дәрескә килеп лекциядә йоклап утыргач, ул нинди белгечлек алып чыга икән?! Әле шул аспирантларны укытучылар да 5–6 мең сумнан артык алмый. Фәнни дәрәҗәгә ия булганнарга тагын 2–3 мең өстәлә…

Сүз башындагы теге мәзәктә елаган совет баласы бүгенге тормышны күрсә, нишләр иде икән?! Советлар иле, чынлап та, бәхетлерәк булган, ахры. Мин – 40 сум, аннан 46 сум стипендия алдым. Ул киенергә җитмәсә дә, ашарга таман иде. Чөнки өйдән ярдәм алып яшәдем, дип әйтә алмыйм.

АГА АКЧА КЕСӘГӘ

Ваклана студент халкы, ваклана. Әле «Новая газета»ны укыдым һәм сызгырып сүгенеп куйдым. Баксаң, без салымнарны түлибез, ә ул күләгәле икътисадка агып китә икән. Журналистлар акча юуның 3 очрагын (мондый мисаллар өчәү генә дип әйтеп булмый) ачкан. 2006-2008нче елларда Универсаль саклык банкы аша 11,2 млд сум чит илгә алып чыгып урнаштырылган. 2008нче елда уртача пенсия күләме 4200 сум иде. Димәк, 2 млн 700 мең пенсионерның акчасы «очкан» әйбәт кесәләргә… Мондый эшләрнең очына чыга торган түгел. Акча юу, башлыча, салымнарны кире кайтару, НДС салымын уйнату юлы белән эшләнә. Изоляторда үтерелгән юрист Сергей Магнитский берничә фактны фаш итә башлаган иде, гомере кыскарды. Хәзер аның үлеме сәбәпләренең очына чыга алмыйлар.

Безнең ГОРУРЛЫГЫБЫЗ ОЛИГАРХЛАРЫБЫЗ. Аларның илебездә генә түгел, чит илләрдә ничек яшәүләрен гел укып кинәнәбез. «АиФ» газетасы безнең баш җитмәслек хәбәрләр җиткерә.

1. Август башында Русиянең билгесез бер олигархы Англиядә иң кыйммәтле йортларның берсен, кайчандыр корольләр гаиләсе ия булган, өрәкләре белән дан тоткан 300 еллык тарихи бинаны сатып алган.

2. Флорид ярында – Дональд Трамп утары. Бәясе – 2,9 млрд сум. Хуҗасы – Дмитрий Рыболовлев. Торак мәйданы 3 мең. м²дан артык.

3. Француз Ривьерасында – Леопольд II вилласы. Бәясе – 20,3 млрд сум. Михаил Прохоров сатып алырга теләп, 1,4 млрд сум залог кертә. Аны Прохоровка кире кайтармыйлар. Франциянең тарихи һәйкәле дип табыла, һәм сатылмый.

4. Уайтанхерст – Британиядә зурлыгы буенча икенче сарай. Бәясе – 2,4 млрд сум. Инглиз матбугаты аны Елена Батуринаныкы (Мәскәүнең элеккеге мэры Ю.Лужковның хатыны) дип яза. Е.Батурина моны үзе инкарь итә. Торак мәйданы – 4 мең. м². Бинада 65 бүлмә.

… Безнең илебез байларының мондый меңнәрчә торак мәйданы булган, млд сумнар торган утарлары, виллалары шактый.

Ә шул ук вакытта илебез халкы нинди шартларда яши:

1. Бер русиялегә22,4 м²торак туры килә.

2. Илебез халкының 50%ы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ.

3. Һәр өченче русияле кайнар суы булмаган йортта яши.

4. Илдә күпчелек йортлар моннан 40 ел элек төзелгән һәм 30%ка тузган.

5. Торак фондының 3%ы тузган һәм авария хәлендә.

НӘТИҖӘ: Бездә коррупция юк. Бетерелгәндер ул. Тилевизырлардан аерылмасагыз, андагы сериалларга чумсагыз, берни сизмәссез, үзегезне бәхетле итеп тоярсыз. «Мин ифрат бәхетле…»

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии