- 31.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Югары Ослан районының элекке башлыгы – ришвәт алганда тотылган һәм 300 млн сум штраф түләргә тиеш булган Александр Тимофеев ирегеннән мәхрүм ителде. Югары суд карары нигезендә ул 4 ел гомерен каты режимлы колониядә үткәрергә тиеш. Шулай итеп суд приставлары шикаяте канәгатьләндерелде. Экс-глава 610 сум түләсә дә, гаепләүчеләр, аның бурычын түләргә тырышмавын, булган мөлкәтен башкаларга күчереп бетерүен дәлилләп, судны ышандыра алды. Ә Тимофеевка бу карардан шок булды. Ул матбугат конференциясе үткәреп, күләгә артында калганнарны фаш итәргә вәгъдә итте. Аңа ышансаң, Тимофеев җирләрне әрәм-шәрәм итәргә теләгән алыпсатарларга комачау иткән икән… Ә ул тикшерүчеләр белән башкача килешкән булган… Аны, кыскасы, бар да алдаган һәм төп башына утырткан.
Ләкин 23нче гыйнварда ук чыгарылган суд карарын үтәү өчен, аның бүгенгә кадәр нибары 610 мең сум гына түләвен исәпкә алсаң, Тимофеевка 300 млн сумлык исәп-хисапны өзәр өчен, ким дигәндә, 200 елдан артык вакыт кирәк булачак.
Тимофеев үзе судьяны жәлләтергә тырышып карады каравын… Баксаң, аны инде җәмәгать үзе бик нык хөкем иткән, журналистлар аннан монстр ясаган. Ул үз-үзенә кул салуга кадәр барып җитәчәген бәян итте. «Мин дуракны, минем ышанучанлыгым харап итте», – дип тәкрарлады ул үз алдына.
АКЫЛЛЫ ЭШЛӘГӘН ХАКИМ
Ришвәт белән тотылуга ук Тимофеев сак астына алынган иде. Әмма 23нче ноябрьдә ул иреккә чыгарылды. Һәм шул ук көнне ул Лаештагы 400 кв метрлы йортын яшь хатынының әтисенә бүләк иткән. Баксаң, ул хатынының әтисеннән 5 ел дәвамында бурычка ала ала, 10 млн сумлык әҗәткә баткан икән. Шул рәвешле бурычын түләгән. Шунысын да искәртергә кирәк, хатынының әти-әнисе –пенсионерлар, берсе инвалид та әле…
Хәзер утырып йөри торган МERCEDES машинасы залогта, мини-тракторы лизингта… Кыскасы, элеккеге хаким бүген сукбай хәлендә, кулында берние юк. Булган милке дә йә якыннарына яздырылган, йә банк тарафыннан залогка алынган. Шул ук вакытта Гоголь урамында урнашкан элиталы фатиры өчен ул ай саен 50-150 мең сум кредит түләп барырга сәләтле икән.
Хәзер ул хатыны белән аерылышып ята икән, дип хәбәр итә Бизнес-онлайн газетасы һәм аның бар мөлкәте хатыны исеменә язылган…
Судта Тимофеев дәүләт алдындагы бурычын түләргә тырышканын исбатлап маташса да, суд аның иреген чикләү турында карар чыгарды. Дөрес гаепләүче сораган 7 ел урынына 4 ел гына билгеләнде. Судья жәлләгән: аның яшь бала атасы, сәламәтлеге какшавы, күпсанлы хөкүмәт бүләкләренә ия булуы һәм үз гаебен тануы, тикшерү эшенә ярдәм итүе исәпкә алынган.
Суд үз карары көченә кергәнче, чит-як төбәкләргә чыгуны чикләү турындагы карарга имза алып, аны залдан чыгарып җибәрделәр.
ГАДЕЛЛЕК ҖИҢДЕ?
Шулай итеп Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә бердәнбер шундый зур штраф салынган суд икенче борылыш алды. Мин инде 300 млн сумлык штраф билгеләнүгә, бу түләтә алмаслык сумма, Тимофеев аны түләмәячәк һәм эш туктатылып, ул җәзадан шома гына качачак дип газетабызда язгалаган да идем. Фаразым чынга ашмады. Суд приставлары принципиальлек күрсәтеп, штрафын түли алмаган кешенең түләргә теләмәвен исбатлап, җәзаны икенче төрлесенә алыштыруга ирешә алды. Бу гаделлек тантана итә дигән сүзме соң? Суд барышына, анда тикшерелгән детальләргә тәфсилле тукталмый гына, бу сорауга җавап бирергә тырышып карыйк.
Экс-хакимнең ришвәт алуыннан соң тикшерүнең озакка сузылуын да, гаепләнүчегә мөлкәтен туган-тумачасына күчереп бетереп, бернәрсәсез калуына мөмкинлек бирү дә, әле төрмәгә ябарга дигән карар чыккач та, башкалар кебек, суд залыннан богаулар кидереп алып чыгып китмәүләренә дә гаҗәпләнмим. Бездә затлы кешеләргә караш икенче бит. Бәлкем, шикаятьләр белән тарта суза, бәхәсләшә торгач иректәге тормыш тагын да озынаер, ә төрмә виртуаль генә булып калыр һәм ирекне чикләү вакыты тагын да кыскарыр. Инде утырта калган очракта да, хаким төрмәдә яхшы тәртибе өчен срогының яртысын гына үтәр. Димәк, күп дигәндә, ул 2 елдан соң өендә булачак. Тик шунысы, элеккеге башлыкның бәргәләнүен бүген аңларга була – аның әйләнеп кайтуын кем көтеп торыр? Ул өләшкән мөлкәт аңа кире кайтырмы? Кем әйтмешли, монысы – үзең үстергән уңыш, үзең урган урак…
Хәер, сүзем бу хакта түгел иде бит әле. Татарстанда Русия өчен искитәрлек процесс булу һәм югары дәрәҗәдәге түрәнең шулай хөкем ителүе… Бу, безгә зур дәрәҗә өсти торган фал булырга тиеш. әнә ТАТАРСТАНДА КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ НИЧЕК КӨРӘШӘЛӘР?! Әмма бу читтән караганда гына шулай.
Чуашстанга эш сәфәре белән баргач, Комсомол районы хакиме белән аралашырга туры килде. Гади, халык арасында йөри, башкалардан берни белән аерылмый. Янында әшнәләре «сукмагын себереп» йөрми… Журналистларның аптыраулы карашларын сиздеме: «Сезнең главалар белән чагыша алмыйбыз инде без. Сез бит бай, сездә нефть бар», – диде ул. Тик монда хикмәт нефтьтә генә түгел, системада. Безнең система «Хозяин-барин» принцибы буенча эшли. Әнә бит хөкем ителүче экс-главаның үз-үзен тотышына күз салыйк. 4 еллык төрмә дигәч: «Мин илебез өчен бик күп эшләдем, бу гадел түгел. Мин утырмаячакмын», дип белдерде ул үз алдына.
Шушы урында Казан шәһәре чиновнигы Альберт Салиховның мөселман зиратында тәртип «урнаштырып» йөрү галәмәтләре искә төште. Бу хакта күп яздык һәм җиңдек («Җәһәннәм биюе…» (22 февраль, 2012 ел), «Җәһәннәм биюе – 3» (25 апрель, 2012 ел). Ул да әтисенең кабер ташына фото кую өчен нинди генә органнарны җәлеп итмәде дә, нинди генә тикшерүләр оештырмады. Кодрәтле түрә. Аңа шәригать кануннары да «нипочем».
Без тарих дәресләрендә капиталистик җәмгыятьтә капиталистлар ягъни эксплуататорлар һәм эшчеләр, ягъни эскплуатацияләнүче, җәберләнүче сыйныфлар яши дип өйрәндек. Бары Советлар Союзында гына эшче-крестьян сыйныфы һәм урталыктагы интеллигенция бәхетле гомер кичерә, бары бездә генә хөрлек дип белдек. Шуңа ышандык. Бүгенге Русиядә нинди сыйныфлар бардыр, тарихта балаларга ул ничек аңлатыладыр, аңлатылса, бер кызыксынырмын. Әмма минем бу нисбәттән үз фикерем бар. Русия җәмгыяте түрәләр катламына һәм түрә булмаганнар сыйныфына бүленә. Беренчесенең хокуклары чиксез. Аларга VIPзаллар, шәп фатирлар, яхшы ял, аларның балаларына яхшы эш, яхшы тормыш… Ә икенчесенә, эшләп эшләп тә, тапканнарын инфляция йотып бетермәсә, ачтан үлмәслек җан асрарга калса, алар бәхетле. Элиталы сыйныфны мыскылларга ярамый. Русиядә бар законнар да алар хокукын яклау максатыннан кабул ителә сыман. Бигрәк тә соңгы вакыттагылары. Әле генә кабул ителгән яла ягу турындагысы, мәсәлән. Ул инде чиновникның иминлеген турыдан туры яклау өчен кабул ителде. Бу закон белән теләсә кайсы журналистны түрәне тәнкыйтьләгәне өчен җинаять җаваплылыгына тартып була. Теге Тимофеев утырып торган суд эскәмиясендә безнең «Бырат» та утырырга бик мөмкин. Һәм безнең иң гуманлы, иң гадел суд бу эшне бик әйбәтләп карар. Чөнки түрә мәнфәгате яклана бит. Шулай булгач, «хоязин барин» принцибы бездә гамәлдә түгел дип беркем әйтә алмас.
Тимофеев белән бәйле хөкем вакыйгасы бөтен Русиядә бердәнбер очрак дидек. Һәм бу бик сирәк искәрмә, очраклылык, бәлкем, соңгысы түгел микән, дип тә уйлыйм. Ни өченме? Миңа бер хакимнең мактанганын ишетергә туры килде. Тимофеевның ришвәт белән тотылуына карата: «Урлый белеп урларга кирәк», – диде ул. Күршебез Фәүзия апа мишәрчәрәк сөйләшә. Аптырый ул бүгенге галәмәткә. «Хәзер бар да ырлый шул», – ди. Әйе, бүген бар да урлый, бар да ришвәт бирә һәм ала. Системабыз шуннан башка яши дә алмыйдыр инде. Тик Тимофеев вакыйгасы эксклюзив, башка юк. Теге мин ишеткән мактанчык, урлый белеп урлаучы да –район башлыгы. Тик мин бу яктан наданрак, аның ни әйтергә теләгәнен аңламадым. Тимофеев кайда ялгышкан? Бәлкем, бүлешмәгәндер, ә бәлкем, кемнеңдер юлын аркылы чыккандыр? Юкса, әнә бит, мактанган башлыкның биләмәсендә, аның рөхсәтеннән башка чебен дә очмый, районда аны ризалатмый гына эш тә таба алмыйсың. Хәтта эш башларга теләп киоск та ачып булмый дип сөйлиләр. Откат биредә законлы куелган, диләр. Белмим, дөрестерме, бу кадәресен әйтә алмыйм. Йомышым төшкәне юк. Әмма ышандыра. Элек Совет чорында ук миңа райкомда эшләргә туры килде. Шунда райкомның беренче сәркатибенең җыелышта колхоз рәисләрен сүккәне хәтеремдә. Бүген һәркайсыгызны төрмәгә утыртырга була, шул ук кешегә орден бирергә дә мөмкин, диде ул. Бу ул чактагы түрәнең, барысы да минем кулда, чамалап, дип кисәтүе булгандыр. Әйе шул, без законнан бигрәк, кемгәдер бәйле, кемгәдер ярарга тиеш. Әгәр ярый алмасак, сәбәбен табарлар. Суд системасына эләгергә Аллаһ сакласын. Әнә Татарстан диния назарәте белән бәйле вәзгыять буенча бүген күпме кардәшләребезгә нахак гаеп ташланды. Бездә бит гаепле булуыңны исбатламыйлар, үз гаепсезлегеңне син дәлилләргә тиешсең. Көчең җитсә. Ә инде кемгәдер ярасаң, сиңа дан-дәрәҗә, хәтта орден, мактаулы исемнәр дә бирелергә мөмкин. Тик яраклаша алу, ялагайлану сәләте һәркемгә дә бирелми шул. «Безнең гәҗит» хезмәткәрләре бу яктан сәләтсез һәм булдыксыз. Аллага тапшырдык. Кыерсытылганнарны яклый-яклый нишләп бетәрбез. Ә менә Тимофеев, никтер миндә кызгану хисләре тудырмады.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
ТАМГАЛАРЯшәсен иң гадел Русия суды! ,

Комментарии