«Безнең гәҗит» ирекле хөр фикер өчен

«Безнең гәҗит» ирекле хөр фикер өчен

Бүген Русиядә сүз иреге бар, дип әйтә алабызмы? Мин әйтә алмыйм. Моңарчы да зарлана идем. Әмма үткәннәргә карыйбыз да, аның яхшы булганын аңлыйбыз, шулай үткәнне сагынып яшәргә калдык. Советлар чорын сагынабыз. Аннан дефолтлар кичеп аякка басуыбызны... Ул яшьлек, энергияле чагыбыз белән генә бәйле түгел, тотрыклылык, киләчәккә ышаныч булуына да бәйле. Безгә, журналистларга да әйтәсе сүзебезне кемгәдер ярарга тырышып җиткерү таләбе кискен куелмаган булган икән. Бүген бар да хисапта, бүген бар да контрольдә. Мине, сине, безне күзәтәләр кебек. Газета, радио-телевидение эфирында гына түгел, үзара да пышылдап, як-ягыңа каранып кына сөйләшер заман җитте!

Инде байтак мәгълүмат чаралары томаланды, тыелды, социаль челтәрләргә катгый чикләүләр урнаштырылды. Менә әле Русия хакимияте якын көннәрдә YouTube-ны томаларга мөмкин, дигән хәбәрне күреп алдым. Дөрес, РИА Новости Росскомнадзорга сылтама белән, бу хәбәрнең нигезсез булуын белдерә: YouTube-ка чикләүләр юк, аның трафигы акрынайтылмаган, диелә әлеге хәбәрдә. Украинадагы «махсус операция» сәбәпле мәгълүмат кырында ирекле фикер йөрешен тыю максатыннан, Русия хакимияте фикеренчә, фейк хәбәрләрне бетерү өчен Интернет киңлекләрендә чикләүләр кертелгәннән соң активистлар, бәйсез журналистлар һәм аналитиклар YouTube-ка күчеп, фикерләрен шунда белдерә башлаган иде. Димәк, YouTube-ның да язмышы кыл өстендә, дияргә җирлек бар. Бүген ни генә әйтсәң дә, сүзең армияне, Русиянең дәрәҗәсен мыскыл итү итеп шәрехләнергә, суд хөкеменә, зур штрафларга тартылырга, хәтта төрмә җәзасы бирелергә мөмкин. Инде дистәләп эш суд карамагында, дигән хәбәрләр бар. Димәк, бар мәгълүмат федераль телеканаллар, рәсми мәгълүмат чараларыннан гына алынырга тиеш. Анда әйтелгән сүзләргә генә ышанырга кирәк. Ләкин «Безнең гәҗит» менә шушындый шартларда да бәйсез басма булып калырга тырышачак: инде игълан иткәнемчә, эчке цензура урнаштырылса да, закон кысаларында бәйсез, тарафсыз мәгълүмат җиткерү эшен дәвам итәчәк. Барыбызга да бер төрле уйлау, фикер йөртү таләбе куелган бу чорда «Безнең гәҗит»нең булуы аеруча мөһим. Кискен каршылыклы, хәтта шомлы, өркетә торган шартларда эшләсәк тә, без кыйблабызны алыштырмаячакбыз, җуймаячакбыз. Чөнки минем өчен илебезнең иминлеге мөһим, Кемнең кем булуына карамастан, бар да исән-сау булсын, һәркем горурланырлык, яратырлык ватанында яшәсен. Балаларыбыз геройлык данын тыныч тормышта казансын.

Әлеге теманы кабат искәртүем юкка түгел, Форсаттан файдаланып исегезгә төшерәм: бары тик 6нчы – 16нчы июнь аралыгында гына газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге бар.

«Безнең гәҗит»кә 6 айга язылу бәясе 16нчы июньгә кадәр генә 99 сумга арзанрак – 740 сум 94 тиен. Башка вакытта ул 839,94 сум.

«Шифалы гәҗит»кә 2022нче елның икенче яртысына 6 айга язылу хакы 298 сум 80 тиен булса, 16нчы июньгә чаклы 265 сум 50 тиен буласы. «Серләр гәҗите»нә бары 14 апрельгәчә генә киләсе ярты еллыкка язылу хакы 32 сум 70 тиенгә арзанрак – 260 сум 70 тиен.

«Безнең гәҗит»нең Русиядә тарала торганы «Безнең гәҗит Россия» дип атала. Аңа киләсе ярты еллыкка язылу хакы 841 сум тирәсе (төбәккә карап билгеләнә), ә 16нчы июньгә чаклы ул бәя 756 сум чамасы була. Экономия 84 сумнан арта.

Бу соңгы ташламалы мөмкинлек. Аек, тарафсыз кыю фикерле «Безнең гәҗит»сез калма!

Киләчәктә дә бергә булыйк, күп булсак, бердәм булсак – без көчле.

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии