Алтыннан коелган балалар

Алтыннан коелган балалар

Русиядә кемгә яшәргә җиңел? Бу сорауга заманында Некрасов та җавап эзләгән. Бүген дә эзлибез. Хәер, аның җавабын беләбез. Һәм эстрадабызның популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова җырындагыча, «Булмый инде булмагач…» дип кенә куябыз.

ӘТИЕМ МАЛ КАЛДЫРА АЛМАДЫ

Минем дә әтием сугыштан кайтып, 6 балалы гаиләне туйдырасы бар ич дип, колхозда 3 җирдә бушка эшләп, ахырдан берсеннән-берсе кечкенә балаларны ятим итеп, вакытсыз гүр иясе булды. Шулай итеп, «шытып чыгуга» һәркайсыбыз үз көннәребезне үзебез күрдек. Инде ул эшләгән колхозын да таратып бетерделәр.

Ә менә Русиядә бер социаль төркем яшьләр барлыкка килде. Аларны «алтын яшьләр» дип атыйлар. Алар эре эшкуарлар, түрәләр балалары. Менә алар инде кытлыкка интегеп көн күрми.

«ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН»

Тормышны әнә шулай дип кенә танып белүче шундый «алтын яшьләр» белән бәйле вакыйга узган атнада дөньяны шаулатты.

Лукойл компаниясе вице-президенты Азат Шамсуаровның 20 яшьлек улы Русланның, номеры да булмаган Mercedes Geländewagen машинасында, үзе шикелле «алтыннан коелган яшьләр» компаниясендә, триллер киноларда гына күреп була торган «батырлык» кылдылар. Егетләр 23нче майда Мәскәү урамнарыннан, светофорларны санга сукмый, тротуарлар, газоннар, икешәр линия тоташ сызыклар аша маневрлар ясап, сәгатенә 200 км тизлектә ГИБДД вәкилләреннән качкан. 6 сәгать тоташ куышканнан соң гына полиция хезмәткәрләре аларны туктата алган. Егетләр бу куышны көлә-көлә аңлатмалар биреп интернетка трансляцияләп бара. Авызларында рәтле сүз ишетмисең. Интернетка куясын белә торып, шулай иркен итеп катлы-катлы сүгенеп буламы… Бу видеоны карагач, һичшиксез болар өчен «диңгез тубыктан» дип куясың.

СУДАН КОРЫ ЧЫГУ

Инде нинди җәза көтә соң, эшем кырып карамый гына байлыкның артына тибеп, 11 миллион сумлык машинада элдерүче бу малай-шалайны. Башта хокук сакчылары, катгый җәза биреләчәк, дип чәчрәп чыкканнар иде. Хәтта хулиганлык кылуда гаепләнеп җинаять эше дә ачылды. Соңыннан Мәскәү прокуроры эшне яптырды. Баксаң, бу кәттә егетләрне җинаять җаваплылыгына тартырлык гамәлләре юк икән. Алар кораллы булмаган… кешене имгәтмәгән. Гражданнарның иминлеген үтә куркыныч астына куеп, бернинди кагыйдәләрне дә санга сукмый чапкан машина үзе үк куркыныч коралга әверелмәгәнме?! Димәк, балалар мәйданчыклары, тротуарлар аша сәгатенә 200 км тизлектә җилдерүләре берни тормый. Шунда бәхетле очраклылык белән генә фаҗига булмый калганы да исәпкә алынмый. Әгәр шундый тизлектәге машина каршына кеше, берәр бала килеп чыкса – ни буласын күз алдына да китерүе кыен. Бу малайларга полиция хезмәткәрләрен, хакимият вәкилләрен мәсхәрәләсә дә ярый булып чыга. Үзләре үк төшергән видеода алар бу куышны бер кәмит итеп, көлә-көлә сөйләп баралар. Инде туктатылгач та, инспекторларның канунлы таләпләрен үтәмиләр. Документларны күрсәтмиләр. Сүгенәләр, мәсхәрәлиләр. Видеода бар да теркәлгән. Юкса, бай әтинең алтын улын 1 елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрергә мөмкиннәр иде.

Ә хәзергә Лукойл вице-президенты малае Русланны Мәскәүнең Гагарин суды административ чара – 15 тәүлеккә тоткарларга, дигән карар чыгарды. Мондый ук җәзаны руль артында булган Абдувахаб Маҗидов (дуслары аны Әмир дип йөртә) элегрәк алган иде. Ул Русланның дусты. Руслан үзе алгы рәттә шофер белән янәшә булган һәм вакыйганы төшереп интернетка трансляция альп барган. Шундый ук срок арттагы пассажирлар Виктор Усаковка билгеләнде. Әлеге узышта катнашкан бердәнбер кыз бала Мара Багдасарян 10 тәүлеккә тоткарланды. Аның түләнмәгән 130 штрафы булган…

ТОРМЫШ – УЕН

22 яшьлек Маҗидов судта «Дуслар котыртты, ә мин катыштым. Бу безгә уен кебек тоелды» дип белдергән. Аңлашылганча, бу тормыш, бу илдә яшәү мондый кәттә егетләргә уен гына шул. Үзем тапкан мал түгел, ата малы жәл түгел. Атасы да эшләп тапмаган бит ул акчаны. Советлар берлеге таркалганда тиешле урында, тиешле тагарак янында булып, кесәгә шуган байлык. Шуңа да шулай типтереп яшәргә мөмкин. Гомумән, болай типтереп бары тик Русиядә генә яшәргә буладыр.

ЯЛГЫШТЫМ

Кануннар кешегә карап эшли. Мин үзем йомшак кеше. Әмма бу типсә тимер өзәрлек егетләрнең 6 сәгать буе Мәскәү урамнарында җүләрләнүләрен күреп, һәм бу хакта хәтта дәүләт карамагындагы телеканалларда да шау купкач, аларга тиешле җәза бирелер, дип уйлаган идем. Һәм чираттагы тапкыр ялгыштым. Ә менә чын төрмә шулпасын ашап, төрмә кырыслыгын җилкәләрендә татысалар, яшәешне җилбәзәклек, шар тибеп йөрү дип кенә кабул итмәсләр иде болар, бераз гына булса да җаваплылык та тоярлар иде.

Инспекторларга да соравым бар. Бу җилбәзәкләргә урында 40 мең сум штраф салынган. Кесәләреннән 40 мең сум акча төшеп калса да 11 миллион сумлык машиналарда элдерүче бу тәти егетләр сизми бит аны. Алар төнге клубларда бер кичтә яртышар миллион исраф итә. Мондыйлар өчен миллион сум да акча түгел.

Гомумән, шаккатарлык хәлләр бүген тормышыбызда. Җинаять эшен бер ачалар, бер ябалар. Тротуар, газоннар өстеннән җилдерүче машинаны 6 сәгать куган полициянең көчсезлегенә аптырыйм. Хәер, әгәр бу гамәлне кәттә әти-әниләре булмаганнар кылса, сөйләшү кыска булыр иде. Тик судан коры чыга алу өчен 11 миллион сумлык кыйммәтле машиналарда җилдерә алу кирәк шул. Канун бары шундыйларны гына кызгана булып чыга. Бар да чагыштыруда күренә. Чиркәүгә кереп гитара тотып Путинны хурлаган хәсрәт җырчы кызларга 2 ел төрмә җәзасы бирделәр. Мәйданнарда, митингларда полиция вәкиленә каршылык күрсәтте дип, оппозиция вәкилләрен төрмәгә ябалар. Ә Саклану министрлыгында миллиардлар урлаган ханым Васильевага төрмә җәзасы бирелеп тә, ул иректә йөри. Баш прокурор Чайка белән бәйле кыңгыр эшләр турында фильм төшерелеп, күрсәтелеп шау-шу купты. Дөреслеген тикшереп карарга кирәк, дип бармакка бармак селкетүче дә, нахак гаеп тактылар, дип судка бирүче дә булмады.

Бу егетләрнең дә җүләрлекләре шулай шыпырт кына йомылган булыр иде. Әгәр үзләре үк ахмак булмасалар: башлары эшләп җиткермәү аркасында бер ахмаклык кылсалар, икенче ахмаклыклары – аны видеога төшереп, интернетка элүләре. Шикләнәм, бу егетләрнең бу беренче батырлыклары гына түгелдер, мондый яшьләр белән Русия тулы. Аларга тормыш күңелсез. Менә шул рәвешле кызык эзлиләр. Кәеф күтәрерлек наркотиклар да ярдәмгә килә…

СҮЗ АХЫРЫНДА:

Якты киләчәк төзим, бер-бер артлы дөньяга аваз салган улларымны бәхетле, бай итәм дип хыялланып, сугыш яраларыннан бик иртә каты авырып, моннан 47 ел элек вафат булган әтиемне бүген терелтү мөмкинлеге булса, ул гарьләнеп, ник уятканга сүгенеп кабат каберенә төшеп ятар иде.

Бөек рус язучысы Некрасов та теге дөньядан әтиләрем белән карап ята булса кирәк: «Кому на руси жить хорошо?»…

«Булмый инде, булмагач, атаң президент булмагач…»

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Алтыннан коелган балалар, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии