«Кеше кайгысы кештәктә» әле һаман

«Кеше кайгысы кештәктә» әле һаман

Безнең халыкның менталитеты мине еш кына аптырашта калдыра. Яңа ел кергәннән бирле Кытайда мәхшәр. Юк, ул безгә янамый. Дөньяга тарала, тик безгә түгел, кебек иде… Мәхшәр Италиягә күчте. Ләкин моннан соң да уянмадык. Әйтерсең, без Тайгада теге аерым яшәүче Лыковлар… Инде афәт һәрберебезнең ишек төбендә шакып та тормый өйләребезгә үтеп керергә әзер тора, әле дә колагыбызга да элмибез…

Татарстан 30нчы марттан «изоляцияләнү» игълан итте. Хаҗәтең булмаса, урамга чыгу тыела. 65 яшьтән узганнарга өйдән бөтенләй чыгарга ярамый. Казан ябылды.

Бүген иртәдән күзләремне редакциянең тәрәзәсеннән алмыйм, урамны күзәтәм. Халык азрак анысы. Тик… Нишләп йөриләр… Тыз-да быз йөреп кенә торалар. Өлкәннәрне дә күрәм, балалар җитәкләгән әниләрне дә… Иң аянычы шул, бүген битлеклеләр күбрәк булса да, битлекләрсез дә бихисап. Әнә бер бабай салмыш ахыры, апан-төпән үтеп китте. Аның артыннан баласын җитәкләгән яшь ана тәпили, өлкәннәр, яшьләр, балалар… барысы да битлексез.

…Редакциябез 2 атна инде буш. Узган атнада корректорыбыз Фирая апа белән хатлар бүлеге редакторы Лилия килсә, бүген аларга да килмәскә куштым. Хаталарны интернет аша тикшерттереп карыйбыз, барып чыкмаса, өлгерә алганча, үзем генә укыйм. Эш күп, ашыгычлык белән хаталар китсә – гаеп итмәссез, дип өметләнәм. Башка хезмәткәрләребез исә, язмаларын өйдән генә җибәрәләр. Мондый хәл озакка сузылырмы, белмим. Минем уйлавымча, ул тиз генә бетмәс. Әле бу вәзгыять мәхшәрнең башы гына.

Кызганыч, карантиннар белән соңардык сыман. Паника таратуым түгел, Италия, Испания, инде Америка гаять авыр хәлдә калды. Үлүчеләр бик күп. Италиядә дә, АКШта да пандемияне куркыныч дип җитди кабул итмәгәннәр иде. Безгә гыйбрәт алырлык мисал булды бу, югыйсә… Русиядәге медицинаның торышын барыбыз да бик яхшы беләбез. Афәт Италия, Испания, АКШ кебек илләрне бәреп еккач, без нишләрбез?! Менә шушы яссылыктан чыгып та, бу афәтне туктату көрәшендә һәркем үз өлешен кертә ала. Дөнья табиблары төрле телләрдә мөрәҗәгатьләр тарата: «Без гомеребезне куркыныч астына куеп сезнең исәнлек өчен көрәшәбез, сез дә безгә ярдәм итегез. СЕЗНЕҢ ЯРДӘМЕГЕЗ – ӨЙДӘ УТЫРЫГЫЗ!!! Безгә сезнең исәнлегегезне сакларга булышыгыз!!!» (Чакыру интернет сәхифәбезгә эленә)

Кем ничектер, мин социаль челтәрләр аша шушы эчтәлектәге хәбәрләрне алгач, айнып киттем. Юкса, мин дә моңарчы фаҗиганең тирәнлеген аңлап җиткермәгәнмен икән. Гап-гади чүпрәк битлек тә дефицит булган илдә ни булыр?

Узган атнадан битлексез урамга чыкмый башладым. Чәршәмбе көнне спортзалга бардым. Кеше аз. Гел кулларымны дезинфекцияләп торып, кешесез урында спорт белән шөгыльләнеп алдым. Таныш теренерларга, мине танучы шундагы хезмәткәрләргә саклану кирәклеген, вәзгыятьнең үзгәрәчәген аңлатырга тырышам. 1 атна чамасы эшләсәгез – эшләрсез, сезне ябалар, дип фаразлавымны әйттем. Ышанмыйлар. Битлек кияргә кирәклеген искәрткәч, бер тренер мине мыскыл итеп: «А что, людей пугать? Миңа вирус ябышмый…» дип көлде генә. Ябылырга 1 атна вакыт биреп ялгыштым, мин залдан чыгып китәргә өлгермәдем, фитнесзал ябылды. Миннән соң калган берничә кешене көттеләр дә, ишеккә йозак элделәр. Аптекага кердем, маскаларның юклыгын беләм. Сорыйсы иттем. Респираторлар юкмы, ниндие бар, дим. «УУУ, мечтать не вредно. Респираторлар инде Яңа елга кадәр үк бетте. Кытай бирүдән туктады. Чүпрәге дә юк. Сез бу чүпрәк битлек саклый дисезме? Аны бит 2 сәгать саен алыштырып, ташлап торырга кирәк. Ә мин менә моны 2 көн салмый киям. Ул фәкать тикшерүчеләр өчен киелә, сүз булмасын өчен. Безгә дә юк…», – диде ул иягендә эленеп торучы битлеккә ишарәләп.

Әйе шул, без бит гап-гади битлекләрне дә тегә белмибез. Больницаларда да битлекләр җитми, табиблар үзләре тегә, дигән мәгълүматлар бар. Кистереп, әйтмим, дөреслеген тикшереп булмый. Без бит бу авырудан коткара алучы бердәнбер аппарат ИВЛның (ясалма сулыш алу аппараты) ничә данә булуын да белмибез. Бик-бик аздыр, дип уйлыйм

Гади бинт марлялар алып чыгып, өйдә тектерттем битлекләрне. Кичә яңадан шундый бинтларга дип кергән идем аптекага, соңгысын алып чыгып киттем. Ул да бетә…

Мине илебезнең пандемияне шушы рәвешле каршы алуы түгел (аңа инде күнеккән), кешеләрнең сансызлыгы борчый. Берничә кешегә битлекнең әһәмиятен аңлатып карадым. Күпләр аңлаганга сабышты, тик кайберәүләр үземне сүгеп атты. Битлек турында сүз кузгалткач, икенчеләре ультиматум белдерә: аптекада булмагач, мин нишлим, янәсе, табып бирсеннәр… Тик бездә кешенең сәламәтлеге бары тик аның үзе өчен генә мөһим икәнлеген аңламыйбызмыни әле?! Икенчеләре исә, ул битлек пүчтәк бит, ул коткара, дисеңмени, дип миннән көлә. Ә нәрсә коткара, шулай авызыңны ачып йөреп, гап-гади саклану алымын да санга сукмагач, нишләргә, дигәч, җавап юк.

Әйе, чүпрәк битлекнең файдасы суга батканда саламга ябышу кебегрәк. Тик бар кагыйдәләрен дә үтәсәң, битлекнең чүпрәгенә кулың белән кагылмый, аны әйткәннәренчә, 2 сәгать саен түгел, бүгенге вәзгыятьне аңлап ешрак алыштырсаң, файдасы тими калмастыр, минемчә. Кулларны гел дезинфекцияләп торырга кирәк. Урамнан керүгә ишек тоткаларына орынмый гына иң элек кулларны кер сабыны белән яхшылап юарга. Аннан соң битлекне колакчыныннан гына тотып ябык пакетка тыгып куярга, үзең теккәне икән, кич җыеп кайнатып, икенче көнне үтүкләп, файдаланыр өчен ипле итеп чиста пакетка тутырып куярга. (Киләсе саныбызда битлек тегү, гомумән саклану чаралары турында тәфсилләбрәк сөйләрбез).

Мин оныкларымны авылларыбызга тараттым. Аны иртәрәк эшләргә кирәк иде, анысы. Анда капканың урам ягына чыгарга ярамый, дигән катгый законым бар, йөрсеннәр бакча артыннан болыннар буйлап табигатьтә тәгәрәп. Үтәрләр «приказымны», дип өметләнәм.

Кызганыч, әлеге афәтне каршылау буенча шактый соңардык. Конституцияне үзгәртү буенча мөһимрәк эшләребез бар иде шул. Пропаганда экраннарыннан гына түгел, минем танышларым арасында да әлеге гриппның куркынычын аңлап җиткермәгәннәр, аңларга теләмәгәннәр җитәрлек. Әйтик, гадәти грипптан да шулай үләләр, мәсәлән рактан миллионнар кырыла, диләр… Аңлатып карыйм: мин пессимист булып чыгам. Ләкин бу вирусның мәкере шунда: ул бик көчле түгел, кеше аны сизми дә авырып үткәрергә мөмкин, ләкин шул вакытта ул аны таратучы. Иммунитеты какшаган кеше, хроник чирләре булганнар өчен организмда кискен үзгәрешләр башлана. Иң куркынычы – үпкә кабара. Ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырып өлгермәсәләр, ул гаять авыр михнәтләр кичереп җан бирә. Рактан шул кеше генә үлә, ә бу вирусны эләктергән кеше меңнәрне зарарлап өлгерә ала.

Кызганыч, Русия чикләрне иртәрәк япмады. Вируслардан яхшырак саклый торган медицина респираторлары белән бар халыкны тәэмин итү чарасын күрергә тырышмады. Аны бушлай өләшеп, спекуляцияне дә булдырмый калдырырга мөмкин иде. Шул битлексез урамда йөрүчеләрне штрафка тарту чараларын күрергә була иде. Путин, битлекләргә, башка препаратларга бәя күтәрү очракларын ачыклап, аптекаларның лицензияләрен алырга, дип фәрман да бирде. Колак салучы гына юк. Әнә имбирның файдасы бар, дигән сүз таралгач, ул 3 мең ярым сумга кыйммәтләнгән… Ярмалар кыйммәтләнде.

Ә карантин урынына Путин 1 атна ял бирде. Халык сөенә-сөенә бәйрәм итәргә тотынды. Аңарчы балалар 1 атна каникулда иде. Халык балаларын ияртеп арбалар тартып гипермаркетларны айкады…

Шулай шул, без кайгыны кабул итә дә, аны кичерә дә белмибез. Артык иркәләнеп кителгәнме? Әллә уйламаска, ни кушсалар, шуның белән килешеп, шуны эшләргә өйрәндекме, хакимият чынлап торып куркытырга тырышса да, ышаныч беткәнлектән ышанмыйбызмы? Урам тыныч. Куркытмый безне берни дә…

Мин тагын бер нәрсәдән шүрлим: үзебезнең нинди куркыныч алдында торганыбызны аңламыйбыз әлегә, әмма аңлагач, паника башланмасмы? Әле бу карантиннар атна ун көн генә фаразланмый, айларга сузылмагае. Табигать шартлары кулай килеп вирусларны җиңәргә булышып могҗиза килеп чыкса гына инде… Балачагымның иң яраткан әкияте – «Өч дуңгыз баласы» искә төште… Куркытмый безне карт бүре, соры бүре, дип җырлаган дуңгыз балалары Ниф-ниф белән Нуф-нуф нинди хәлдә калган? Ярый ла тырыш, эшчән абыйлары Наф-наф булган. Безнең андый «абыебыз» юк.

Шуңа күрә бар булганын кадерләп саклап кына кулланып, бер-беребезгә ярдәм итеп үткәрә алсак иде бу сынауларны. Бердәм һәм сак булганда бу афәтне дә җиңә алырбыз, дип өметләнәм. Иң мөһиме: «Безнең гәҗит»не аңлы, уйлы халык укый. Бу нисбәттән башкаларга да аң таратыгыз.

Исән-имин булыйк, кайгы-хәсрәтләр безне читләтеп үтсен. Якыннарыбызны, бигрәк тә өлкәннәребезне саклыйк.

Бүген 1 апрель. Башка вакытта булса, шаярткан, көлгән булыр идек. Тик быел шатланырга урын юк…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии