Әкият күпмегә төшә?

Балаларыбыз үсеп җитте инде. Әкияткә бик озак ышандылар. Инде башкалар мыек астыннан елмайганда да, Кыш бабайның чыны бар, чыннары өлгерә алмый, шуңа аларга яхшы кешеләр дә булыша, дип риясыз сабыйлыкларын аклыйлар иде. Хәзер көләләр: бүләкләрне, бар дан-шөһрәтне Кыш бабайга сылтап баргансыз инде, үзегез тыйнак булып, диләр. Нишлисең, сабыйларны сөендерү кызык ич. Без биргән бүләкләргә дә сөенерләр иде, ә монда серлелек тә өстәлә! Алдан ук рәсемнәр ясый, хатлар яза башлыйлар… Ел саен Кыш бабай чакырып булмый, мәшәкатьле. Шуңа ул бүләкләрен ишек артында, баскыч төбенә “калдырып” китә иде. Ә без ниндидер кыштырдау “ишетәбез” дә колагыбызны сагайтабыз… Ә балалар инде эшне аңлап, урамга атыла. Аннан этешә-төртешә форточкага чабышалар. Аны ачып, Кыш бабайга рәхмәт кычкырып өлгерергә кирәк бит… Бүләкнең ниндилеген карау юк, ашыгыч, өлгерәсе бар, Кыш бабайның вакыты бик тар, ул тиз йөри…

Узган ел кечкенә кызыбыз Лилиягә Кыш бабае чакырдык. Уйнадык, көлдек, бик күңелле булды. Быел да чакырыйк дигән идем дә ризалашмады, сүзне шыпырт кына икенчегә борды.

Эх, бәхетле риясыз сабый чак… Инде оныгыбыз Мәрьямнең аз гына аңлый башлавын көтәсе калды. Әкият яратабыз без. Шул сабыйларга ияреп, үзебезгә дә күңелле бит. Һәркайсыбыз романтик булса иде. Әнә балаларыбыз да шундый балачакларын сагынып һәм елмаеп искә ала. Алар бит, хәтта тешләре төшсә дә, аны мендәр астына куеп калдыралар иде. Йоклаган арада анда тылсымчы бүләк калдырып китә… Теш сызлый башласа да, шуңа еламыйлар, түзәргә кирәк…

Әкиятне кем яратмый инде диярсез?! Әле генә бер оешмада тамада буларак эшләп кайткан дустым сөйләде. Кыш бабай булып киенеп, олыларны кинәндергән ул. “Чират торып шигырьләр сөйләделәр, ниндиләрен генә белмиләр икән. Онытмаганнар. Үземне балалар бакчасында кебек хис иттем. Көлмичә чак түздем”, – ди дустым. Бу кичә оешмага 15 мең сумга төшкән. Чөнки Кыш бабай артистлар да ияртеп килгән булган кунакка…

Ә балаларны ничә сумлык Кыш бабай сөендерә соң? Узган ел безнең Лилияне кунак кызлары белән бергә бәйрәм иттергән татар Кыш бабае Амил Нур сүзләренчә (ә ул безгә дус буларак бушлай килде), 700 сумнан башлана. “Дуслар, танышлар икән, түбәнрәк тә була. Үзем кешесенә карап арзанрак та эшлим. Ә балалар бакчасындагы бәйрәмнәр өчен Кыш бабай 1-2 мең сум сорый икән. Кыйммәтлерәк бабайлар да бар”, – ди Амил.

Кыш бабай булу өчен сәләт кенә түгел, киемнәр, сакал-мыек та кирәк бит әле. Аларның бәясе 4-5 мең сумнан башлана, дип аңлатты безгә татар Кыш бабае. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кыенлыксыз барып җитәр өчен, шофер яллыйлар. Капчыкларын сөйрәп, шәһәр транспортында йөрмәсләр бит инде. Ә капчык дигәндә — буш ул. Чүпрәк-чапрак кына тутырылган. Күчтәнәчне һәр чакыручы үзе әзерләп куя һәм баргач кына бирә.

Күргәнегезчә, беренче карашка акчалы эш тоелса да, аның үз кыенлыклары җитәрлек. Чыгымнар шактый. Аларны каплар өчен тырышырга кирәк. Конкуренция зур. Заказлар җыю кыен… Эшенә-укуына зыян килмәслек булса, Кыш бабайлар 20 декабрьдән 14-15 гыйнварга кадәр йөри ала. 31 декабрьдә эшләгәннәр исә икеләтә ота, чөнки хаклары ике, хәтта өч тапкырга артырга мөмкин. “Каян табыла соң Кыш бабайларга эш?” — дигән соравыгызга да җавап таба алам. Яңа ел алдыннан шәһәрдәге игълан такталары, газеталар “Кыш бабай белән Кар кызы сезгә килә” кебегрәк телефонлы игъланнар белән тула. Аннан соң махсус тамадалар кайда, нинди бәйрәм оештырылуыннан һәрвакыт хәбәрдар, “ә” дигәнче барысын да эшлиләр.

Менә шулай, җәмәгать. Шәһәр җирендә Кыш бабай һәм Кар кызы да кесәңә карап килә. Ә менә авылда башкача. Күршең, дустың, туганың да ярый бу эшкә. Балаларны сөендерер өчен ниләр эшләмәссең?! Хәер, шәһәр җирендә дә рәхмәткә чакырылган Кыш бабай булырга мөмкин. Узган ел Амил Нур безне дус, якын итеп бәйрәм иттерде әнә. Үз арагызда да бардыр Кыш бабай булырлыклар. Сөендерегез балаларыгызны. Минем дә яшь чакта Кыш бабай булып йөргәнем бар. Үз балаларымны да котладым, танымадылар. Хәзер дә искә алалар, хәтерләренә Кыш бабай булып кереп калганмын…

Телевидениедә эшләүчеләрнең балаларын 2 ел рәттән бушлай котладым. Урамда балаларның артымнан, “Татарский Дед Мороз” дип шаккатып, көтүләре белән ияреп йөрүләре хәтеремдә. Чөнки инде үзебез дә Кыш бабайның татарча белмәвенә ышанып беткән идек. Инде бүген алай түгел. Әнә Тукай ватаны Кырлайда Татар Кыш бабаеның резеденциясе дә булдырылды быел. Аның янында кунакта була аласың.

Ә Казанда Кыш бабайны татарча сөйләштерәләрме соң?

– Бик аз. Балалар бакчаларында да татарча бәйрәмнәр сирәк. Ә гаиләләрдә кемдер татарча белсә дә, татарчалы-русчалы сөйләшәләр, шуңа русча алып баруны сорыйлар. Белмим, татар гаиләләре гадирәкме икән инде… Илфат, бар да синең кебек романтик түгел, сер тудырып, күңелле итеп яши белми, ахры, – ди Амил Нур.

Кызганыч, әлбәттә, әкиятләр белән кермәгән тел туган тел була ала микән?! Гаиләдә татарлык нигезе – тел-иман юк икән, татарлык булырмы? Кыш бабай мөселманныкы түгел, Яңа ел безгә ят бәйрәм, дип аңлатучылар булса да, аннан баш тартып булмас. Ул безнең балачак хатирәләре белән уелып, күңелгә кереп оялаган. Кыш бабай белән Кар кызы булмаса, Яңа ел кичәсен кешеләр ул кадәр үк зарыгып көтмәс иде сыман. Нәкъ шул икәү гади бәйрәмне ниндидер могҗизага әйләндерә бит. Алар килгәч кенә табыннар түгәрәкләнә, күңел күтәрелә. Шуңа күрә балалар бакчасына, мәктәпләргә генә түгел, зур-зур абзыйлар, апалар җыелган корпоратив кичәләргә дә килә Кыш бабай. Килсен, аннан зыян түгел, минемчә. Тик бу бәйрәмне дә иманлы, татар телле итәсе, татарча гына, тәүфыйк белән генә бәйрәм итсәк иде. Бәйрәм белән, хөрмәтле укучыларыбыз!

Бәйрәм белән котлап, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Чын татар Кыш бабаен үзләренә чакырырга теләүчеләр өчен телефонын тәкъдим итәбез. Балаларыгызга сюрприз ясагыз, шалтыратыгыз, чакырыгыз. 8-9872966029

Рәсемдә: Татар Кыш бабае шундый бәйрәм үткәрде безгә узган елда.

Комментарии