Байлар өчен сөенеп яшәргә кирәк…

Байлар өчен сөенеп яшәргә кирәк…

ДәүДумада Русия Премьер-министры Михаил Мишустин белән хәзерге коммунистларның бабасы Зюганов бәхәсләште бит әле. Иң баш коммунист Зюгановның Forbes журналында чыккан мәгълүматларга исе киткән. «Мин төп олигархларның коронавирустан ничек табыш алганнарын күрдем һәм ах иттем: 62 миллиард доллар, 4,3 триллион сум», – диде Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе лидеры Геннадий Зюганов Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда. Аның сүзләре буенча, бу акча барлык ярлыларга, балаларга, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү, пенсияне арттыру өчен җитәр иде.

Зюганов Forbes журналыннан цитата китерде: «Ике ай эчендә Русиядә миллиардерлар саны 102 кешедән 104 кешегә кадәр арткан, һәм аларның уртак байлыгы 392 миллиард доллардан 454 миллиард долларга кадәр күтәрелгән, дип май аенда язган идек. Бу ике ай пандемия рәсми игълан ителгән көннән (11 март) саналмады, ә 18нче марттан саналды – әлеге дата Forbesның 2020 исемлегенә кертелгән эшкуарлар байлыгын ахыргача исәпләү өчен билгеләнде. Моннан тыш, ул көнне, Мәскәү биржасы индексы кризисның иң түбән ноктасына мәтәлде – 19нчы мартта гына начаррак булды да, базар тернәкләнә, ә миллиардерларның байлыгы арта башлады».

Зюгановка Премьер-министр Михаил Мишустин җавап бирде, ул парламентта хөкүмәт эше турында доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, тупланган капиталны ничек бүлү, яки дәүләт карамагына тапшыру проблемалары турында бәхәсләшергә мөмкин. «Ләкин без барыбыз да аңлыйбыз, кемдер баеп китсә, халыкка күчерелергә тиешле өлеш – салымнар намус белән түләнергә тиеш. Менә без бу әйберләрне тәртипкә китердек, – диде, хөкүмәткә килгәнче Федераль салым хезмәтен 10 ел диярлек җитәкләгән түрә.

«Кемдер бай булгач, мин бик шат. Бер генә гади сәбәп бар: димәк, бик кирәкле ресурслар һәм алга таба үсеш өчен акча төбәкләр казнасына, дәүләт казнасына керә», – дип тә өстәде Русиянең хөкүмәт рәисе.

Мин үзем кеше акчасын санарга яратмыйм, көнләшмим дә, Аллага шөкер, Хак Тәгалә андый авыруны бирмәгән. Әгәр кемнеңдер зур акчалар белән эш итеп, дөньяның артына тибеп яшәвен күрсәм, кемдер булдыра, минем барып чыкмый, дип кенә карыйм. Мишустин кебек тә сөенер идем, әгәр хәерчелек тагын да тирәнрәк тамыр җәймәсә. Менә шул очын-очка ялгап яшәүчеләр сөенә микән олигарлар уңышына.

Безнең олигарлар миллиардларын ничек таба соң, маңгай тире беләнме? Юк шул, Русия миллиардерлары, миллионерлары, ягъни олигархлар табигый казылма байлыклар белән эш итүчеләр.

Ел башында вице-премьер Татьяна Голикова, Русиядә 18 миллион кеше хәерчек чигендә яши, дип белдерде. Аларның 70 – 80 проценты балалы гаиләләр. Икътисади үсеш министрлыгы, 2020нче елга халыкның 10,8 проценты бик авыр матди хәлле булачак, дип фаразлый. Бу һәр унынчы кеше, әле рәсми танылганнар… Минем әйләнә-тирәмдә ачлыктан интегүче юк анысы, әмма дөньяның артына тибеп көн күрүчеләр дә горизонтта күренми. Әнә шул берничә дистә олигархның һаман да баей баруына ярты дөнья сөенергә тиешмени инде.

Инде менә 2030нчы елга чаклы хәерчелек дәрәҗәсен ике тапкыр киметергә, уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерергә, дигән указ да бар. Алдагы ун елда аны үтисе генә калды. Ничек итеп икәнен әлегә күзаллавы кыен. Чөнки мондый изге ниятләр инде сөендерми, чөнки беренчесе дә түгел, соңгысы да булмас. 2030нче елга кадәр Русиянең милли үсеш максатлары дип аталган әлеге указ бик шәп яңгырый. Тик нәкъ менә зур планнар белән шаккаттырыйм дисәң, ерак киләчәккә планлаштырырга кирәк. Әнә бит әле кайчан гына без дә Татар халкының үсеш стратегиясе турында җән-фарман гәпләштек, хәтта 2050нче елга чаклы грандиоз планнар кордык. Ул стратегия бүген ишетелми.

Әйе, еракка изге зур планнар корып, сөйлә дә сөйлә, эшләми, дип әйтә алмаячаклар. Эшлим ич, әнә 2030нчы ел гына җитсен, татар халкы исә 2050нче елда чәчәк атачак. Ә… аңарчы хуҗаның ишәге сыман буласы: әллә хуҗа үлә, әллә ишәге… Хуҗа, ишәген сөйләшергә өйрәтәм, дип шаккаттырган бит үз вакытында.

Бераздан бу планнар, ниятләр онытылыр. Яңалары кабул ителер. Ә бу арада байлар баей торыр, кемнәрдер тиеннәрен санавын дәвам итәр. Указ белән генә, озак елларга стратегияләр корып кына гомерне дә озайтып булмас, баеп та… Хәер, хәерчелек күрсәткечен ничек саныйсың бит. Путин 20 еллык идарә чорында гына да әллә ничә кат, хәерчелекне киметүне олы максат итеп куйды. Шуңа күрә «дөрес» санап та статистиканы «яхшыртып» була.

Язын ТАСС хәбәрчесенә әңгәмәдә Путин, минималь хезмәт хакыннан бер ярым тапкырга артык керем иясен урта класска кертте. Минималь хезмәт хакы бүген 12130 сум. Димәк, 18 мең сум аласың икән, син инде зарланырга тиеш түгел. Ә 25 мең сум белән байга керәсең, мөгаен, дөньяның артына тибеп яшәргә тиешсең. Шул күзлектән караганда хәерчеләр бетәр дә ул. Ничек эшләү түгел, санау мөһим бит. Тик реаль тормышны ничек кенә матурларга тырышсаң да, ул чынбарлык булып кала шул. Әнә шуңа да зур чорларга түгел, бүген еллык планнар корып, тәгаен адымнар билгеләп, чамалап атлап кына барсаң да таманга килер.

Ә хәзергә, коронавирустан бар дөнья тетрәнгәндә, Русия олигархларының бернигә дә карамый капиталларын арттыра баруларына, Мишустинга ияреп, сөенергә генә кала. Тик шунысы – коммуналь түләүләр, азык-төлеккә, кием салымга, көнкүреш техникасына бәяләр дә шул олигархлар капиталына бәйләнгәнме, күперәләр, имансызлар… Мишустин кебек сөенә генә башлыйм, менә шул искә төшә. Байларның тиз баюы, хәерчеләр саны арту яхшыга китерми. Гаделсезлекнең арты фаҗигале була ала. Социаль киеренкелек, социаль шартлау ихтималы ерак түгел, моңа Хабарвскидагы ыгы-зыгы дәлил. Протест белдерүчеләр гаделлекне күрергә тели, кулга алынган элекке губернаторларына тагылган җинаять эшендәге серле урыннарны ачарга, судны ачык уздырырга таләп итәләр. Протест акцияләренә бөтен Русияне кушылырга чакыралар һәм сәяси таләпләр күтәрәләр.

Барыбызга да иминлек, исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии