Юкны бушка аудару…

Юкны бушка аудару…

Русиядә кондиционерлар куллану киләчәктә байларга гына тәтергә мөмкин, чөнки электрга лимит кертелә. Русия Премьер-министры Дмитирий электроэнергия куллануның социаль нормаларын булдыру турында карарга кул куйды. Русиянең бар территориясендә дә лимит-паек сәгатенә 70 кВт тирәсе булачак. Һәм ул 2014нче елның 1нче гыйнварыннан, этаплап, бөтен Русиядә кертеләчәк. Билгеләнгән чиккә кадәр тарифлар бер төрле булса, электрны аннан күбрәк кулланучылар нормадан арткан өлеш өчен 2-3 тапкыр артыграк түләячәкләр.

2015нче елдан судан куллануга да шундый ук социаль норма булдырылачак.

Әлбәттә, бер караганда, әлеге яңалыктан куркырга кирәкми кебек. Әмма куркыткан урын бар: «соцнорма»га гомуми торак ихтыяҗлары өчен тотылган электр энергиясе күләме дә кертелә. Ягъни подъездларны яктырту, лифтлардан файдалану бу норманы ашап бетерәчәк. Әле ОДН дигән өстәмә түләүләр дә бар (монысының кайдан барлыкка килгәнен әлегә кадәр аңлатып бирә алучы юк).

Гомумән, торак коммуналь хуҗалыгы тирәсендәге вәзгыять катлауланырга тора. 2014нче елдан йортта капиталь ремонт өчен, анда яшәүчеләр, айлык взнос рәвешендә, үзләре түләргә тиеш булачак. Инде 2014нче елның 1нче июленнән үк айлык түләү кәгазьләрендә «капремонт» дигән графа булачак. Әлегә кадәр бу түләүләрне җыюны шәхси торакчылар үзләре хәл итә иде.

Капиталь ремонт тарифын төбәкләр билгеләячәк. Ул якынча 5-10 сум тирәсе булыр дип фаразлана. Димәк, 80кв.метрлы фатир иясе, ай саен, капиталь ремонт өчен генә дә 400-800 сум түләргә тиеш була. Тарифка үсү ягына запас зур: 1 кв.м. мәйдан өчен максималь хак – 39 сум.

Әлбәттә, бәяләрнең зур булуына, илдәге төзелеш, җитештерү тармакларындагы кебек үк, торак коммуналь хуҗалыгындагы коррупция дә сәбәпче. Шунлыктан акча җитми һәм бәяләр даими күтәрелә. Ялгыз пенсионерларның күбесе бүген шул коммуналь түләүләр өчен генә яши. Шул сәбәпле ит, яшелчә, җиләк-җимеш сатып алырга акчасыз калганнар җитәрлек. Алга таба да өметле яктылык күренми. Алгарыш үткәннәрдән аермалы булмас. Әнә бит әле 1нче июльдән генә бәяләр тагын якынча 12%ка күтәрелде. 2012нче елда исә тарифлар 2 чорда артты. 1нче июльдә газ 15%ка, электроэнергия 10%ка, шулай ук җылылык, су 6%ка кыйммәтләнде. Былтыр 1нче сентябрьдән су хакы 6%ка күтәрелде. 2012нче ел дәвамында торакка хезмәт күрсәтү бәясе дә уртача 7,7%ка артты.

Торак коммуналь хуҗалыгы тирәсендәге вәзгыять борчылырлык, ул җимерек хәлдә. Анда реформалар дип ничә еллар сөйләнелә, яңа законнар, булганнарына өстәмәләр кертелә. Әмма, реформалар, башлыча, тарифларның артуына китерә һәм шул тарифларны арттыру өчен ниндидер сәбәп, аңлатма табудан гына гыйбарәт.

Гомумән, Русиядә реформаларның берәр уңыш китергәне бармы?! Мәгариф, медицина гел тузгытыла. Бездәге реформалар оптимизация, кыскартуларга гына кайтып кала. Инде бу «уптымизация»ләрнең тискәре әҗерен күрәбез. Булган базаны, булган биналарны җимерүгә генә сәбәпче алар. Әнә мин белем алган Арча районындагы Сөрде сигезьеллык мәктәбе (ябылганчы 9 еллык иде) ябылып 5 чакрым ераклыктагы Яңа Кенәр урта мәктәбенә күчте. Ул зонада бар мәктәпләр дә ябылып бетте. Инде бу эшнең ялгыш икәнлеге ачыкланды. Ябылган мәктәпләр тавыш-тынсыз гына кабат ачыла, кызганыч, кайберләре ачыла алмый, шул исәптән минем туган мәктәбем дә. Чөнки база таратылган, мәктәп ачуга зур чыгымнар сорала.

Булганны тарату җиңел, ә менә кору, булдыру кыен шул. Күп реформалар, проектлар аек баштан уйлап чыгарылмый кебек. Әнә Дмитрий Медведев бер селтәнүдә триллион сумнарны исраф итеп, милицияне полициягә алыштырып куйды. Үзгәрдеме берәр нәрсә? Юк, исем алыштыру белән генә җисем үзгәрми бит. Мөгаен, Медведевның Президент булган чагындагы иң булдыксыз эшедер бу. Аның уңышсыз булачагы баштан ук мәгълүм иде. Ул тәкъдим ителгән чакта ук, халык реформаны өнәмәде. Хәзер Эчке эшләр министрлыгында да, хакимият структураларында да җаваплы түрәләр «Полиция» турындагы законның хилафлыкларын таный башлады. Инде аны үзгәртү буенча инициативалар да хәйран җыелган. Күп кенә позицияләрдә искегә кайту, хәтта кире исемен кайтару идеясе дә гамәлдә, һаман да актуальләшә бара. Кыскасы, яңа элеккесен төзәтү, искегә кайту булып торачак.

Хәер, ни генә майтарды соң бу Медведев Президент булганда, инде Премьер буларак ни кыра, дип сорасагыз, мин җавап бирә алмыйм. Иң шау-шулы гамәлләр аныкы булды, тик аның уйлап бетерелмәгән гамәл икәнлеген аңлау өчен озак вакыт та үтми. Әйтик, шоферларга рөхсәт ителгән промилле күрсәткечен юкка чыгаруны гына алыйк. Инде Медведев хатасы төзәтелә, 1нче сентябрьдән алкотестер 0,16 промилле күрсәтсә дә, машина йөртүчегә бәйләнмәячәкләр.

ЙОМГАК ӨЧЕН. Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге дә, депутатлар арасында да полиция турындагы законны үзгәртергә кирәклеген искәртүчеләр пәйда була башлады, дидек. Әмма шушы ук әфәнделәрдән сорыйсым килә: сез кайда булдыгыз соң милициянең исемен алыштырган вакытта? Медведев бу хакта бүген үзе ни уйлый? Исраф миллиардлаган сум акча өчен кем җавап тотар?

Кызганыч, бу бары тик риторик сораулар гына. Аңа бүгенге хакимият беркайчан да җавап тотмаячак һәм ул җавап тотасы булмасын өчен, теләсә нинди чаралар белән булса да, хакимияткә ябышып ятачак. Чөнки хикмәт реформаларда түгел, ә урлашуга, коррупциягә чәчәк атарга ирек биргән хакимияттә. Реформалар да шул аерым тарафлыларның акча үзләштерү өчен иҗат ителгән гамәле генә кебек тоела, ягъни юкны бушка аудару… Олы кубынып реформаларга тотынганчы, һәр структурада тәртип урнаштырырга, шәхси җаваплылык кертергә һәм халык контроле булдырырга иде. Халык контроле, ирекле матбугат булганда гына мөмкин. Газетабызның бүгенге санында коррупция, булдыксызлык гамәлләре фаш ителгән язмалар күп. Без әлегә яза алабыз, әмма озакламый татарча ирекле яза ала торган бердәнбер басма буларак, озак яши алырбызмы? Ирекле матбугатны чикләү буенча да «Бердәм Русия» дип аталган хакимият фиркасе депутатлары баш вата, инде тәкъдимнәре дә бар. Бу хакта башка вакытта сөйләшербез.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии