- 29.11.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023 , №47 (29 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Без инде сәясәтчеләрнең мөгез чыгарырга яратканнарына, тәкъдимнәренең акыллы-акылсызмы икәнлеген дә анализлап торырга сәләтсез булуларына, аптырашта калдыра торган белдерүләр белән чыгуларына күнегеп беткән. Кайберләре кызык та: ахмаклыкка чикләр юк, дип рәхәтләнеп көләрлек тә, ә кайберләреннән өркеп каласың – әгәр шулай була калса, Аллаһ сакласын...
Менә шундый мөгезле тәкъдим «Бердәм Русия» фиркасеннән Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзаев авызыннан чыкты. Бу юлларны укыганда тотынып утырыгыз. Ул урыс халкы турында федераль канун әзерләү тәкъдимен игълан итте. Әгәр аның нияте барып чыкса, мине, минем балаларымны татар дип әйтергә ярамаячак, без урыс булачакбыз... Депутат сүзләренчә, Русия халкын күпмилләтле дип түгел, ә урыслар дип атарга кирәк.
– Урыс халкы турында федераль канун булырга тиеш дип уйлыйм. Русиядә милләтләр күп, ә халык – бер: урыс халкы, моңа калган милли төркемнәр дә керә. Без «Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы» сүзтезмәсен кулланабыз. Мин «Русия Федерациясенең урыс халкы дип әйтер идем, – дигән ул.
Депутат аңлатуынча, элек совет халкы булган, ә аннары сүзләр белән уйнау башланган. Аның фикеренчә, Русия «урыс халкы» төшенчәсен кертүгә әзер. Урыс халкы бүген – ул славяннар, Дагыстан, Татарстан, Чечня, Башкортстан, Удмуртия, Якутиянең күпмилләтле халкы, ди Хәмзаев. Депутат түрәләр «урыс» төшенчәсен дөрес кулланмый, аның мәгънәсен ясалма рәвештә тарайта, ди ул. Русияле атамасы кереп китә алмады, ә менә «урыслар» кабул ителәчәк, дип ышана «мөгез» иясе.
«Россияннар – Ельцин сүзе... Әгәр без Дагыстанда хәтта бер-беребез белән дә (мәсәлән, даргиннар кумыклар белән) урысча сөйләшсәк, без нинди халык? Дагыстан халкы. Ә глобаль яктан – урыс халкы. Дагыстанда мин авар. Мәскәүдә – дагыстанлы. Чит илдә – урыс», ди Хәмзаев шагыйрь Рәсүл Гамзатов сүзләре белән.
Әлеге мөгез чыгаручы депутат бүген Русиядә бер милләт калдырырга юнәлтелгән сәясәт авторларына яраклашырга, чәчрәп чыгып үзен күрсәтергә, аерылып торырга чамалый ахры. Юк, ул үзе урыс түгел. Урыс милләтеннән булган кеше, акылы сау булса, мондый тәкъдим белдермәс. Руслан Хәмзаев милләте буенча кумык. Дагестанда туган. Теше-тырнагы белән бүгенге сәясәткә ябышкан, тырмаша-тырмаша аны яклый. Ул җәнжаллары белән журналистларның игътибар үзәгенә эләккән шәхесләрнең берсе. Турыдан туры эфирда йодрык сугышын оештырган депутат та ул. Аптырата торган тәкъдимнәре бихисап, ләкин арада иң аптыратканы – мәктәпләрдә инглиз телен укытуны тыю турындагысы. Аңа кадәр инглиз телендәге элмә такталарны да законсыз дип танырга чакырды ул.
Урыс халкы турында канун Русияне бүлгәләргә теләүчеләр максатларына ирешә алмасыннар өчен кирәк, дип аңлатты ул «МК» газетасына.
Русия бүлгәләнер, милләтләр баш калкытыр, диярлек калмады инде юкса бу хәсрәт сәясәт авторларына. 2020нче елгы җанисәп нәтиҗәләреннән, Идел буенда төрле милләтләр вәкилләренең саны кимүе күренә. Мәсәлән, 10 ел эчендә татарлар 600 мең кешесен югалткан, ә татар теллеләр саны 24%ка кимегән. Киләсе җанисәп вакытында татарлар, тел белмәүчеләр саны кимү рекордлы булачагын фаразлау өчен күрәзәче булырга кирәк түгел. Патша самодержавиесе гасырлар буена да чукындыра, буйсындыра алмаган татарны берничә ел эчендә телсез итү планы гамәлгә аша инде. Чөнки 2017нче елда мәктәпләрдә милли телләр ихтыярига калды. Бүген ул ата-аналар гаризасы белән генә укытыла.
Русия бүген конституциядә генә күпмилләтле санала, ә гамәлдә хәл башка. Татарның хәле әле бераз өстенрәк, ни әйтсәң дә, дәүләтчелек тарихы булган халыкта инстинктив рәвештә булса да үзаң саклана. Ләкин ул инде бездә дә үлеп бара. Башка милләтләрнең хәле тагын да аянычрак.
Урыс шовинистлары белән аралашканда, алар: «Сөйләшегез, аралашыгыз, сезгә кем тыя?» – дип авызны томаларга тырыша. Ләкин кайда, кем белән, дигән сорауга җавап табу торган саен катлаулана бара. Бүген мин туып үскән чеп-чи татар авылында чәчне йолкып аптырарлык хәл: барлы-юклы берничә бала үзара урысча аралаша. Казанда исә өйдә гел татарча сөйләм була торып, оныкларым урысчага каера. Минем белән генә татарча сөйләшергә кирәклеген таныйлар. Ләкин бу сөйләшү алар өчен җиңел бирелми. Татар теле аларга чит тел. Мин мәңгелек түгел, миннән соң балаларым минем ана телемдә кем белән аралашыр? Үз балаларына татарчаны өйрәтә алырлармы? Бу бит минем гаиләм, татарлык өчен җан атучы гаилә башлыгы Илфат Фәйзрахманов гаиләсе. Бу фаҗига түгелме?! Әйе, бу милләт фаҗигасе һәм ул махсус оештырылды.
Әлеге депутатның бу тәкъдименә илтифат күрсәтелмәс, дип өметләнергә кирәк. Шулай да, «Булмас димә, Русия бу...» Ара-тирә «Россия для руских!» дигән чакыруны ишеткәлибез, күргәлибез бит?!
Алла сакласын, ләкин минем телемне кисә алалар, үз ана телемдә сөйләшергә урын калдырмаска мөмкиннәр, әмма мине Иван дип беркайчан да атый алмаячаклар. Мин моңа рөхсәт бирмәячәкмен. Армиядә, әйтеп булмый (Илфатны әйтә алмаска агач авызлы булу кирәк!), синең исемең урысча Игорь була, дип тәрҗемә итмәкчеләр иде, чын урыслар. Мин дә аларның исемнәренең тәрҗемәсен сорадым. Ә минем исемемнең тәрҗемәсе «Друг родины» дип аңлаттым. Хәсрәт депутат ниятләгәнчә, мин глобаль масштабта да, үземнең туган җирем Татарстаныбызда гына түгел, Мәскәүдә дә, чит илдә дә татар. Мин татар, диюгә бар да аңлый, димәк, мин урыс түгел, Русиядән булсам да. Ә Хәмаев үзен урыс дисен. Тик аның әти-әнисенең, әби-бабасының бу нисбәттән фикерләрен беләсе иде. Әгәр алар да үз солтаннары белән килешә икән, әстагафируллаһ, бәхетсез токым, диясе генә кала алар турында.
Бар да рәтләнер, телебез дә югалмас, татарлыгыбыз да сакланыр. Русия кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә күпмилләтле ил булып калыр, дип өметләник. Күп нәрсә үзебездән дә тора: балаларыбызны иманлы татар итеп тәрбиялик, татарча укыйк, татарча сөйләшик. Сүз уңаеннан искәртәм, 2024нче елда да бергә булырбыз. 4 – 14нче декабрь аралыгында газеталарыбызга ташламалы хактан язылып була. Тулы мәгълүмат:
4нче – 14нче декабрь аралыгында гына газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге булачак: «Безнең гәҗит» 36 сум 60 тиенгә арзаная – 720 сум, «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит» газеталары 35 сум 10 тиенгә арзаная – 273 сум 90 тиен була.
«Безнең гәҗит»нең Русиядә тарала торганы «Безнең гәҗит Русия» дип атала. ИНДЕКСЫ – П3320.
2024нче елдан «Безнең гәҗит Русия» айга бер тапкыр, калын булып А4 форматында чыгачак.
Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе beznen.ru аша да, һttps://podpiska.pocһta.ru/press/П3320 аша Русиянең теләсә кайсы почмагыннан язылырга, башка төбәкләрдәге туганнарыгызга бүләк итәргә мөмкин.
Язылуда проблемалар туса, шалтыратыгыз: (843)239-03-53, кесә телефоны – 89270390353.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии