Бәхет өчен күпме акча кирәк?

Бәхет өчен күпме акча кирәк?

Җәен авылыма атна саен кайтырга туры килә. Соңгы атналарда ялгыша башладым, машина багымдагы бензин күләменә күз салам да, ярар, кайтып килгәч, салам, дим. Һәм менә шулай ничә атна алданам инде: АЗСлардагы таблодагы саннар мин килешкә үзгәрә дә куя. Әле кайчан гына машинама 45 сум 85 тиенлек бензин сала идем. Инде менә 50 сум чиген уза бит популяр 92нче марка бензины да. Соңгы 2 ай эчендә ул 8 процентка якын кыйммәтләнде. Әле бу чик түгел. Санкт-Петербургтагы халыкара биржада 25 августта АИ-95 бензинының 1 тоннасы беренче тапкыр 72,5 мең сумнан артып киткән. Ул 1 көн эчендә 1%ка кыйммәтләнгән. 3 көн рәттән бәяләр рекорд куя. АИ-92 узган җомгада үткән сәүдәдә 1 проценттан күбрәккә кыйммәтләнгән, тоннасы 63,1 мең сумга җиткән. Дизель ягулыгы да кыйммәтләнә. Димәк, вәзгыять әле генә тынычланмаячак. Хакимияттә дә бу нисбәттән әллә-ни борчылу да, өметләндерерлек фикерләр дә ишетелми. Әйтерсең, бәяләр үсешен хөкүмәт күрми.
Төркиядә дә инфляция котыра. Бензин хаклары 1 ел эчендә 3 тапкырга кыйммәтләнде, әмма анда ул доллар-еврога тоташкан, Төрек лиры доллар курсына ныгыса, бензин арзаная, ә инде мәтәлүен дәвам итсә – кыйммәтләнә. Ә бездә бензин бәяләре тотрыклы үсә – рубль ныгыса да, мәтәлсә дә, халыкара базарда нефть кыйммәтләнсә дә, арзанайса да. 
Әлеге теманы өйрәнгәндә кайбер чыганакларда экспертлар быелгы бензин күтәрелешен дә сезонлы дип шәрехләмәкчеләр, янәсе хәзер отпусклар чоры, авыл хуҗалыгында кызу эш вакыты... Белмим, бу дәрәҗәдә тизлектә атна саен АЗС таблоларындагы бәяләрне үзгәртеп торуларын мин белмим, һәрхәлдә хәтерләмим. Иң элек моңа вәзгыять, салымнарның дөрес билгеләнмәве сәбәпче. Ягулык базарында эшләүчеләргә зур салымнар билгеләнгән. Аны экспортка чыгаручылар 80 процентка кадәр тәшкил итә. Гомумән, бүген хакимияттә икътисадый алгарыш, күбрәк товар җитештерү, сату хисабына түгел, казнаны салымнар ярдәмендә баету турында гына баш ваталар бугай. Хәбәрләрдә шул гына күренә: әледән әле яңа төр салымнар уйлап табыла... Шуңа да үзебез нефть өстендә утырып, халык аны сатып алырга акча җиткерә алмый. 
Хәер, Путин күптән түгел Русия икътисадый үсеш буенча беренче бишлеккә керә, ә сатып алу мөмкинлеге буенча без Германияне уздык, дип белдерде белдерүен. Ил Президенты белә булыр, димәк бар да әйбәт. Бәяләр үсеше дә, рубльнең доллар-евро каршында тез чүгүе дә яхшыга гынадыр. Әмма, ул яхшыны тотып, татып карау мөмкинлеген дә күрәсе килә шул. Әнә Русиядә еллык инфляция дәрәҗәсе 4,4 процентка җиткән. Үсеш дәвам итә, дип әйтәләр Үзәк банкта. Август аенда ул 11,5 процентка җиткән. Әле мондый күрсәткечнең булганы юк иде. Бу бит иң арзанлы булырга тиешле ай, ягъни яшелчә-җиләк-җимешләрнең иң арзан чагы... Бу элек шулай иде. Уңыш җыю чоры йогынтысы хәзер базар бәяләрендә сизелми, диярлек. Мәсәлән, ул Росстат мәгълүматларына караганда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 процентка диярлек кыйммәтрәк. Башка елларда, киресенчә, бәяләрнең төшүе күзәтелә иде. Инфляциянең артуына электроника, промышленность товарлары, әлеге дә баягы бензин бәясе кыйммәтләнү аеруча зур йогынты ясый. Йорт җиһазлары сатып алу, ял итү мөмкинлекләре торган саен чикләнә. 
Ә телевизорлардан сөйләнгән матур тормыш күрсәткечләре һич кенә дә реаль тормыш картинасын сурәтләми. Бу ялган тотрыклылык кемгә кирәктер, мин шәхсән үзем аңламыйм. Әнә Romir бәйсез тикшеренү холдингы илебезнең 220 шәһәрендә яшәүче 40 мең русияленең сатып алу чекларын анализлаган. Хисап буенча, узган елның җәй уртасыннан башлап көндәлек кирәк-ярак товарлары бәясе 17 процентка, ә 2021нче елның июненнән 2023нче елның июненә кадәр 117дән 192 процентка кадәр күтәрелгән. Бу хакта «МК» яза. Шушы вакытта Росстат инфляция 4,4 процент дип ышандырырга тырыша. Ышаныргамы моңа? Аннан ниндидер могҗиза булып, рубль ныгып китсә дә, бәяләрнең кире төшүенә ышаныч юк дәрәҗәсендә. Рубльнең долларга карата 120 сумга мәтәлүе вакытында бәяләр ничек сикерде. Аннан рубль 55 – 60 сумга калды. Әмма бәяләр үз урыннарына утырмады. Бигрәк тә төзелеш материаллары шул дәрәҗәдә калды диярлек. Экспертлар күпмедер дәрәҗәдә тотрыклылык сентябрь ахырларына булырга мөмкин, дип ышандыра. Әмма тормыш дәрәҗәсе яхшырыр дияргә өмет аз. Бая әйткәнемчә, ниндидер могҗиза булса гына инде. Ә чынында могҗиза көтеп утырасы түгел, планлы, акыллы икътисадый реформа үткәрәсе иде дә бит. Әлегә андый идеяләр күренми. 
Мондый шартларда яшәү өчен күпме акча кирәк соң? Русия пенсионерлары аны уртача 69 мең сум дип тапкан. Халык сораштыруы нәтиҗәсен «МК» игълан итә. Бу бүгенге уртача пенсия күләменнән өч тапкыр зуррак, русиялеләр хәзер 21 мең 800 сум ала, дип санала. Әлбәттә, индексацияләүләр дә, перспектив планнар да ара-тирә ишетелгәли дәүләт әһелләре авызыннан. Әмма алар русиялеләрнең хыялын гамәлгә куюдан бик тә ерак. Әнә шундый ниятләрнең берсе – 2024нче елның гыйнварыннан озак вакытлы саклык кертеме ачу булачак, дип ышандыралар. Әгәр кеше акчасын аннан 15 ел алмаса, дәүләт үзенекен дә өсти. 
«69 мең сумлык пенсиягә тиенү өчен бүген кеше 30 ел дәвамында үз хезмәт хакының 20 процентын шул хисапка калдырып барырга, һәм аның хезмәт хакы 350 мең сумнан ким булырга тиеш түгел, шул ук вакытта акчаның хакын инфляция дә ашамаска тиеш», – ди РФ хөкүмәтенең Финанс университеты профессоры Александр Сафонов. 
Инде берничә тапкыр авызы пешкән халык бу программага ышанырмы? Һәрхәлдә, хыялланырга мөмкин... Әмма русиялеләргә 69 мең сум пенсияне якын киләчәктә күрергә шанслар юк. Әгәр рубль шушы тизлектә мәтәлүен дәвам итсә, хыялланган 69 мең сумы да көн итәргә җитмәслек бәягә калачак бит әле. 
 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии