- 29.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Кызык өстенә кызык бездә. Сәяси вазгыятьне күзәтеп барсаң, сәясәтчеләребездән ни көләргә, ни еларга белмәссең. Юк, бу юлы Жириновскийны телгә алмыйм. Һаман саен аңа гына аптырап утырып булмас бит инде. Журналистлар безне чәйнәсен, безгә игътибар итсен, дип баш ватучы депутатларыбыз, сәясәтчеләребез аннан башка да җитәрлек. Әнә Федерация Шурасы әгъзасы Максим Кавджарадзе үз интернетыбызны булдырырга тәкъдим итә. Исемен дә тапкан: чебурашка.рф…
Димәк, Европа илләре һәм АКШтан кереп булмый, без аларныкын күрә алмый торган коммуникацион челтәр булдырсак, безнең илебез чәчәк атачак. Чөнки, чит илләрне бер генә тапкыр булса да күрмәгән русияле үзен бәхетлерәк хис итә. Чөнки дөньядагы тормыш башкача: анда хөрлек, иртәгеге көн өчен борчылмыйлар, синең хокукларыңны кысучы юк, блат эзләргә кирәкми: син бюрократик чолганышта түгел, медицина оешмаларында ачык йөз белән каршы алалар, акчасын күпме төртәсең, шуннан ярдәм итәрмен, дигән карашлар да юк, авыру килеш озын чиратларда да интекмисең… Менә шундый тормыш барлыгын яшерергә кирәк безгә. Тимер диварларны ишеп ялгыштык… Әгәр без элеккеге Совет чорындагыча тагын үз эчебезгә бикләнсәк, бары бездә генә матур тормыш булуына ышаначакбыз. Ә теге комсыз, череп таркалучы капитализм илләрендә, шул ук Америкада кешеләр ачтан үлә…
Үз челтәребезне булдыру яхшы гамәл, әлбәттә. Нигә гел заман технологияләрен читтән генә алып кулланабыз. Әмма «мин үзем генә» дип яшеренергә, качарга ярамый. Дөрес, интернетлары чикләнгән илләр бар. Төньяк Корея, мәсәлән. Максим Кавджарадзе андагы диктаторлардан, ач тормыштан көнләшә булса кирәк.
БУ – ЧҮП ТЕМА, АХМАК ТӘКЪДИМ?
Син, Илфат, интернеттан чүп җыясың да, шуннан чыгып, акыл сата башлыйсың, диярсез. Моны миңа танышларым арасында да әйтүчеләр бар, бигрәк тә Украинадагы, Кырымдагы хәлләргә карашым сәбәпле… Мин, Кырымны куштык дип, күпчелек белән бәйрәм итмәдем бит. Чөнки пропаганда корбаны түгелмен, телевизор бөтенләй карамыйм. Карасам да, буш вакытым килеп чыкса, юмор, комедия ише риясыз тапшыруларга гына күз салам. Ә бар булмышым интернетта үтә.
Чүп димәгез, бездә җүләр уйлар тормышка ашучан. Аны башта акыл дәрәҗәсе бик үк ялтырап тормаган берәр сәясәтче кычкырып сала. Чөнки ул шул рәвешле генә властька үзенең үтә якын булуын, бары шул тәкъдимнәре белән генә үзен чын патриот итеп таныта ала бит. Ә монда форсат та чыкты. Әле 24нче апрельдә генә Путин ЦРУның бер гамәлен «фаш итте». Баксаң, интернетны шул ЦРУ уйлап тапкан икән. Кем белә, бәлки Президентыбыз хаклыдыр. ЦРУ халык, шул исәптән мин дә мәгълүмат океанында иркенләп колачлап йөзсен өчен тырышадыр. Тик мәгълүмат киңлеге, демократик карашлар, фикер төрлелеге кайбер илләр өчен куркыныч. Чөнки дөреслек хаталар, ялган, коррупция, гаделсезлек өчен җавап таләп итә. Европа, АКШ менә ни өчендер аннан курыкмый. Ни өчендер анда, безнең халыкның аңын Русия махсус көчләре агулый, безне Русия пропагандасыннан араларга кирәк, дигән чакыруларны ишеткәнем юк. Әллә без үзебезнең матур тормышыбызны, демократик карашларыбызны аларга үрнәк итеп күрсәтә алмыйбыз, әллә тешебез үтми, әллә…
ПЛАНЕТАБЫЗГА ЯЗ КИЛДЕ.
Тик безнең халыклар аны төрлечә каршылый. Европа пенсионерлары, фотоаппаратларын асып, дөнья гизәргә әзерләнә, ә безнең карт-коры бакчага ашыга. Тамак туйдырасы бар аларның, бәрәңге, кишер, суган утыртасы… Ярый әле бик сирәге генә чит илләр күргән… Җитмәсә, сәяси активлыкларын җуймаган, һаман да патриот булып калган, бар теләкләре сугышлар гына булмасын, ашарга ипи булса, шул җиткән, дип яшәүче өлкән буын арасында интернетта гизүчеләр дә бик сирәк. Алар ТВ карый. Ә анда башка дөнья, интернеттагы мәгълүматлардан үзгә, үтүкләнгән мәгълүматлар…
Путин әйткәнчә, ЦРУ интернетын тыйганчы, мин, өлкән буын кешеләрен дә күздә тотып, укучыларыбызга бүген яңа сәхифә тәкъдим итәм. Ул интернетта inopressa ярдәмендә, чит ил матбугатында безнең хакта басылган аерым фразалар, фикерләр тәрҗемәсе. Ошаса, дәвам итәрбез, юк икән, туктатырбыз.
Ә инде тәкъдимнәргә килгәндә, Русиядә сәясәтчеләр берсеннән-берсе оста. Президентның икътисад буенча киңәшчесе Сергей Глазьев Русиядә ДОЛЛАРНЫ ТЫЙМАКЧЫ. Тыю белән барып чыкмаса, аны кысрыклап чыгармакчы.
– Кичекмәстән рубльгә күчәргә кирәк. Таможня берлегендә һәм БДБ илләре белән алыш-бирештә генә түгел, Кытай һәм Көнбатыш Европадагы сәүдәне бары тик рубльдә хисапларга, – ди ул.
Әйтик, чит илгә чыгарылган товарның 44 проценты газ икән. Ә Европага газ кирәк. Кая барсыннар, рубль сатып алырга мәҗбүр булачаклар… Үзәк банкның элеккеге башлыгы Виктор Геращенко да, без долларга таянып эш итеп, АКШ икътисадын баетабыз, аны кредитлыйбыз, ди. Бары тик элеккеге финанс министры Алексей Кудрин кебек либераллар гына бу гамәлнең аяныч булу ихтималын фараз кыла. Кудрин фикеренчә, беренчедән, бу инфляциягә китерәчәк. Чөнки әйләнештә акча җитсен өчен, акча басу станокларын эшләтергә туры киләчәк. Икенчедән, болай да аз санлы чит ил инвесторларын илләренә куып кайтарачак. Ул безнең рубль белән нишләсен?! Долларны тыю спекуляциягә сәбәпче булачак. Совет чорындагыча валюта белән сәүдә итүчегә зур срок төрмә… Әмма ул урамда иркен эш итәчәк. Чөнки ерак түгел аның иминлеген кайгыртучы полиция хезмәткәре бар… Димәк, яңа коррупция төре барлыкка киләчәк… Доллар тыелган илләр бар. Мәсәлән, Иран. Анда хәтта доллар сүзе дә тыелган. Төньяк Корея, Куба. Гаҗәп, хәтта Аргентина. Аргентина моның белән отмады: кара базар чәчәк атты.
Күпчелек русиялегә доллар курсы әллә бар, әллә юк. Аның кесәсендә валютасы юк. Әмма кирәк булып чыгуы бар. Ә менә . Сергей Глазьев кебек түрәләргә кирәк булганда табу проблема тудырмаячак. Никтер түрәләр байлыкларын чит ил банкларына сала, анда күчемсез милек сатып ала, Русиягә ышанмыймы?
Доллардан баш тартырга маташу – бүген дөньяның, Украина аркасында, Русияне, икътисади блокадасы уңаеннан, кризистан чыгарга талпынуы гына ул.
Халыкның исә үз валютасы бар. Ул – СЫЕК ВАЛЮТА. Авылда ансыз бер эш бармый. Аның да «курсы» арта бара, хәер, кыйммәтләнсә дә, эчүчеләр кимеми. Узган ел эчкән аракыбыз, Русиядә яшәүче һәр гражданга бүлгәндә, 83 литр булган. Әле үзебез куган көмешкәләрне дә кушсаң…
Русиядә элек-электән эчкәннәр, чит илдәге матур тормышка кызыгып яшәгәннәр… Менә шул кызыкмас өчен интернетны, долларны кичекмәстән тыярга кирәк.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
P.S. Әлеге язманы җыярга биргән вакытта «Эхо Москвы» радиосы бу тәкъдимнең уен гына түгеллеген раслады. Русиядә интернеттагы мәгълүматка җитди фильтр куярга мөмкиннәр. Президент хакимиятендә эшче төркем инде андый программаны әзерли икән.
Интернетка йозак элмәкчеләр,

Комментарии