Журналист каләме үч алу коралы түгел

Журналист каләме үч алу коралы түгел

ЖУРНАЛИСТНЫ ТЫҢЛАМЫЙЛАР

Журналистларның сүзенә игътибар бирмәскә, дигән кычкырып әйтелмәгән фәрман бүген сиздерә. Бу ветераннар акчасына туган тумачалары белән бергә баеган Буа хакиме мисалында ачык күренә. («Тагын Мәскәү гаеплеме?», (17 апрель, 2013) «Буа ветераннары күз яше – шампан шешәсе эффекты» , (17 апрель, 2013) һ.б. язмаларга реакция булмады). Республика җитәкчелеге генә түгел, эреле-ваклы түрәләргә кадәр журналистка ниндидер бер мыжгып торучы чебен-кигәвен дип кенә карый, ягъни без аларның нервысына тиеп торучы бер зат…

Әнә бит «Безнең гәҗит» узган елдан бирле Тәтеш районының Олы Тархан авылындагы йөзьяшәр тупылны кистерә алмый. Урындагы түрәләр андагы халыкны гына түгел, инде безне дә елга якын, кистерәбез дип, вәгъдәләр белән «сыйлый». Бу түрәләр дингә ышана микән соң? Ышансалар, мин аларга көн дә Аллаһыга ялварырга киңәш итәм: Хак Тәгалә бу авылны зил-зиләләрдән сакласын! Берничә ел элек Казанда элеккеге күршеләремнең ишек алды сугыш кырын хәтерләтте (алар үз өйләре белән яши). Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыктан аркылы-торкылы утын өемнәре калдырган гарасат болар өстеннән дә узды. Бәхетләре – өйләренә зыян килмәде, үзләре өйдә бикләнеп ишегалдында ниләр булганын карап торганнар. Ә аларның йорты шундый ук йөзьяшәр тупыллар белән уратып алынган. 5 катлы йорт биеклегендәге агачларның ябалдашлары да үзләре зур-зур агач юанлыгында һәм зурлыгында. Казан яшелләндерү хуҗалыгына мөрәҗәгать итеп карадылар, кисмәделәр. Менә шул агачларның ябалдашлары ишек алдын, бакчаларын тулысынча «себерде». Сарайларны, теплицаны «сүтеп» урамга чыгарып өйде, ә үзләре бакчада аунап калды. Тәтеш районының Олы Тархан авылы җирлеге башлыгы хөрмәтле Наил Рәмис улы Маштеев, Тәтеш районы башлыгының ярдәмчесе Илдар Роберт улы Фаткулов, Тәтеш районы башкарма комитет җитәкчесе Радик Нургалиев белән сөйләштек. Хакимият башлыгы урынбасары Александр Дубровский сөйләшеп тормады.

Сез халыкны кабат-кабат алдаганда бераз гына кызарасызмы ул? Гомумән, сүзеңдә тора алмагач, ул кешеләргә ни йөзең белән күренергә кирәк?! Юк, булдыра алмыйсыз икән, булдыра алмыйм, мин булдыксыз, диегез дә китегез. Башка сүзем юк бу вакыйга турында.

Мин Совет чорында да эшләгән . Анда цензура иде дип лаф орырга яратабыз. Әмма ул башка иде. Совет чорында хезмәт ияләре соравын хаклау, тикшерү җиңел булды. Журналистның сүзе көчле иде.

– Хәзер журналистларны санламыйлар. Ирем 1966нчы елда ТЭЦ–2дә үлде. 7 ай гына яшәп калдым. Бала туды. Урамда калдым. «Социалистик Татарстан» газетасына бардым. Язу бирделәр, ярдәм итмәсәләр, кире килергә куштылар. Кайтып хатны парткомга тоттырган идем, теге калтырап төште. Балама бакчага путевка бирделәр. Үзем урам себерүче булып урнаштым. Почмак алдым. Минем белемем юк. 7 сыйныф кына укыган. Русия гомергә урлады. Коррупцияне урлашучыларны хөкем итеп кенә җиңеп була. Җитәкченең үз милкен генә түгел, гаиләсенең мөлкәтен дә конфискацияләргә. Әнә дворник булып тамак туйдырып карасыннар, – дип тәкъдим итте безгә телефон аша Казаннан Мөршидә апа борчылып.

Дөрес сүзгә җавап юк. Хак сүзләр. Мин дә, кодрәтемнән килсә, шундый закон кертер идем. Һәм Татарстан журналистикасы тешсез түгел, әмма түрәләребез каешланган, диясем килә.

Тик икенче бер хак фикер яши. Монысы журналистларның шәхси җаваплылыгы.

ЖУРНАЛИСТ ЯЛГЫША АЛАМЫ?

Ала, ләкин хакы юк, ди җаваплыйм. Ник шулай ике төрле аңлаешсыз җавап дисезме? Һәркем хаталана ала. Ул бит адәм баласы: күрми кала, игътибары җитми һ.б. Ә менә шул хатаны күреп алу, өлгермәсә, күрсәтсәләр – тану һәм аны вакытында төзәтү – аның иң беренче эше. Бу эшне гафу итәргә була. Әмма тагын яман күренеш бар. Журналист исемен йөртүче кайберәүләр үз өсләренә йөкләнгән зур җаваплылыкны онытып, «Мин барын да булдыра алам, бар да миннән өркеп торырга тиеш, мин зур көч-кодрәт иясе» дип зураеп, йолдызланып китәме, чын хаклыкны күрми, үзе күрергә теләгән, бары үзе өчен генә файдалы һәм отышлы булган тарафны гына абайлый, башка фикер, хакыйкать аның өчен юкка чыга. Бу 4нче хакимият булырга тиешле журналистикага гына кагылмый. Беренче өч хакимият: закон чыгару, башкарма идарә, , хокук саклау органнары өчен дә мөһим. Күз алдына китерегез: булган вакыйгага берьяклы гына бәя бирә, чынбарлыкны күрергә теләми, хокук саклаучылар да шулай итә, ди… Нәтиҗә – сынган язмышлар, нахакка рәнҗетелгәннәр… Мондый ялгышлар юк, дип булмый. Бүгенге статистика төрмәләрдә нахакка хөкем ителгәннәрнең бихисап булуы турында сөйли. Минем үземнең дә шундый корбаннарны ишеткәнем, күргәнем бар. Кайбер язмышларны газетабыз да язды, яклады. Әмма аларны дип тапты. Берәүнең кеше үтерүдә нахакка гаепләнеп, хөкем карарын үтәп, инде иреккә чыгуын беләм. Әлеге гаепләнүчегә карата суд процессы барганда, аны яклаучыдан ялгыз калып сорадым: бәлкем ул чынлап та гаепледер? «Юк, Илфат, түгел. Мин адвокат буларак, кемнәрне генә якламыйм. Үтерүче-вәхшиләрне дә якларга туры килә. Тик без ул вакытта суд-тикшерү процессында процессуаль хилафлыклар җибәрелмиме, җәза гаепне узып, катырак бирелмиме дип, аны йомшарту мөмкинлеген эзлибез. Монда күрәләтә торып яла, тагалар. Бу заказлы эш», – дип аңлатты миңа яклаучы. Әлеге вакыйганы өйрәнеп, мин берәр әдәби әсәр язарга дип планлаштырып йөрим, кайчан өлгерермен.

Күргәнегезчә, хәрәм гамәлләр адым саен. Мондый ХӘРӘМНӘН ЖУРНАЛИСТЛАР ДА САКЛАНМАГАН. Хәтеремдә, сүз иреге бар, дип саналган чорда, Ельцин вакытында Сергей Доренконың ачыктан ачык Мәскәү Мэры Лужковны тапалавы… Көн саен Русиянең беренче төп телеканалына чыгып ул Мәскәү башлыгын фаш итә иде. Нәкъ менә шул чорда телекиллер, дигән яман термин килеп керде журналистикага. Мин дә телевидениедә, зур-зур эшләрне тикшереп, бик күпләрнең кыңгыр эшләрен фаш иткән, үтә җитди тапшырулар алып барам. Шунда мине белгәннәр, миңа комплимент ясый, янәсе Илфат Фәйзрахманов безнең татарча Доренкобыз, дияләр иде. Ә мин һәр ишеткән очракта дорфа тонда туктата идем: «Бутамагыз, мин беркайчан да Доренко була алмыйм. Заказга эшләмим, башкаларга белә торып яла якмыйм, хак белән нахакны бутамыйм, хәрәм белән хәләлне аерам», – дия идем. Тора-бара миңа бу комплимент ясау тукталды. Инде телевидениедән китеп газетам белән шөгыльләнә башлавыма да май аенда 4 ел тула (хәер, аңарчы да 2 ел миңа татар телевидениесендә эш булмады, аннан 2009нчы елның 18нче маенда «үз теләгем белән» киттем, димәк ТВдан китүемә 6 ел дияргә була). 30 еллык журналистлык эшчәнлегемдә ниләр белән генә очрашмадым: янадылар, кисәттеләр, берничә тапкыр кумакчылар, юк итмәкчеләр дә иде… Әмма яшибез. Болары минем күңелемә әллә ни җәрәхәт ясамады. Ә менә кайберәүләрнең минем ихласлыгымнан явызларча файдаланырга тырышулары күңелемдә авыр төеннәр калдыра иде. Кешелекнең кырыслыгына, кайберәүләрнең миһербансызлыгына җаным сызлый, күңелем әрни иде. Ник бу кеше дип аталган, Хак Тәгалә тарафыннан уйлау сәләте, акыл бирелгән затта кеше хәленә керә белү, шәфкатьлелек җитми?!

Редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында шәхси мәнфәгатьләрен алга куеп КЕМНӘНДЕР ҮЧ АЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР дә җитәрлек. Бигрәк тә андыйлар шалтыратучылар арасында күп. Тикшерергә тотынсаң, андый исемдәге шалтыратучының бөтенләй булмавын, ул бәян иткән фактларның расланмавын, аның күрәләтә торып яла ягуын ачыклыйсың. Кайчагында шул кадәр ышандырып тасвирлыйлар әлеге шикаятьчеләр, аларның күз яшенә хәтта тәҗрибәле журналистларыбызның да алдануы булгалады. Күптән түгел шундый хәл Тукай районындагы бер авылдагы мәдәният йорты тирәсендә булды. Гафу үтендек.

Кайберәүләр хатлар язарга да оялмый. Газетабыз Казандагы «Әл-Ислах» мәчете тирәсендәге вәзгыятьне бик якыннан торып күзәтте һәм яктыртты. Кызганыч, көч структуралары тарафыннан бу Аллаһ йорты бикләнде. Шуннан соң мәхәллә исеменнән, күптәнге даими авторыбыз Рәүф Ибраһимовның «ОЯТ» (№9, 6 март, 2013 ел)мәкаләсе БГда басылып чыкты. Ләкин бу язма мәхәллә исеменнән булмаган икән: шәхсән күптәннән белгән танышым, бик тәкъва, ихлас, иманлы ханым Әлфия апа миңа елап шалтыратты, Рәүф әфәнденең ялган язуын аңлатты. Һәм шул ук Әлфия апаның Рәүф Ибраһмовка җавабы да – «ҖИДЕ ЯЛГАН» (№12, 27 март, 2013) безнең газетабызда басылды. Күп тә үтмәде Рәүф абый шалтырата, ул Әлфия апага җавап язган икән, шуны бастырмакчы… Ни еларга, ни көләргә белмим. Үземне тиз кулга алдым: газетаның талаш урыны түгеллеген аңлаттым, сүзең, дәгъваң бар икән, очраш, сөйләш… Рәүф ага сүземне тыңлап бетермәде, трубканы куйды.

Мондый мисалларны күп китерергә булыр иде. Инде төп темага күчим.

МАМАДЫШ ТАБИБЫ НИНДИ?

Кызганыч, намуссызлык күренешләре безнең укучыларыбызарасында гына түгел, журналист исемен күтәреп йөрүчеләрдә дә, хәтта минем янәшәмдә эшләүчеләрдә дә булгалый шул. Ни өчен болай язам. Чөнки бу сүзем алда телгә алынасы героебыз алдында гафу үтенү дә булып кабул ителсен иде.

20нче мартта газетабызда «Чир азмасын дисәң…» дигән мәкалә басылды. Аны әле безгә бер тапкыр да язып карамаган автор, шул ук Мамадышта яшәүче журналист Миләүшә Хәйруллина юллаган. Мин язманы күрүгә, аны тикшермичә урнаштыру мөмкин түгел, дип редакциябез хезмәткәрләренә газетага урнаштыруны тыйдым. Чөнки язма хисләргә нигезләнгән, расланмаган, раслау авыр булган фактларга дәлилләнеп язылган. Аның инде Миләүшә ханым даими язган газетада басылмавын да белгәч, шигем тагын да артты. Дөрес, без башка мәгълүмат чараларында дөнья күрә алмаган язмаларны басабыз. Тик алар гайбәт язмалары түгел, саллы тикшерү, түрәләр урнаштырган цензура, таныш-белеш басымы аркасында тыелган язмалар. Кызганыч, минем әлеге язмага карата күрсәтмә бирүемә 2 көн үтте, мин аның хакында оныттым, чөнки үз кешеләремә ышандым. Әмма газета типографиягә киткәч, игътибар итеп карасам, язма тулы бер биттә шул килеш урын алган. Мин инде бар тиражны гына юкка чыгара ала идем. Баш мөхәррир көне-төне хәреф җыеп утыра алмый, өлгермәдем дип зарлану мине акламый. Әмма ул язма газетабызда басылырга тиеш түгел иде. Мин аны газетабызның интернет сәхифәсенә шул сәбәпле урнаштырмадым да.

Мәкаләдә автор Мамадыш Үзәк больницасы хирургы Полад Аббасовны үз эшенә җавапсыз карауда гаепли. Ул табибның үз улына тиешле медицина ярдәме күрсәтмәвен тасвирлаган. Бу факт больницада тиешенчә тикшерелгән, табибның эшчәнлегендә хилафлык табылмаган. Авторның улы, дөрестән дә, кыйналганнан соң китерелгән (ләкин автор аның исерек булганын үз мәкаләсендә әйтүне кирәк санамаган). Табиб егет белән сөйләшә алмагач, аның әнисенә, мәкалә авторына мөрәҗәгать иткән, даруларга аллергиясе булу ихтималы белән кызыксынган, әмма җавап урынына югары тондагы дорфалык кына ишеткән. Больницадан бирелгән белешмәдә шулай диелгән.

Автор язмасының Полад Мөхәммәт улы Аббасовка кагылышлы булмаган урыннарында да хаталар бик күп. Бу инде журналист берьяклы карашны гына алга сөргән, үз сорауларына җавап эзләп тормаган, дияргә нигез тудыра. Әлеге язма, аның беренче басмасына җибәрелгәч тә тикшерелгән. Авторга аның ни өчен басылмавы аңлатылгандыр. Мәкалә авторы Миләүшә Хәйруллина «Безнең гәҗит» редакциясеннән бу фактны да яшерергә кирәк дип тапкан. Бүгенге көндә әлеге язманың газетада урын алу сәбәпләре тикшерелә һәм ул ачыкланып, катгый карар кабул ителәчәк.

Мондый күңелсез хәл газетабызга дәрәҗә өстәми. Әмма ялгышны таный да белергә кирәк. Мин үз өстемнән гаепне төшермим. Балык башыннан чери, дип юкка гына әйтмиләр… Әгәр больницада тиешле медицина ярдәме күрсәтелми икән, шул ваемсыз табиб кына түгел, аның баш табибы, редакциядә ниндидер хезмәткәр хаталана икән, аның редакторы гаепле, ил өчен аның Президенты җаваплы…

Һәм мин Мамадыш районы Үзәк больницасы коллективы, аның хирургы Полад Мөхәммәт улы Аббасов алдында гафу үтенәм. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел… Ә мин халкыбызның әлеге әйтеменә, үтергән дә тел, дип арттырып та җибәрер идем. Шуңа күрә кулына каләм алган һәркем бу хакыйкатьне аңласын иде. Ул үч алу коралы түгел, тәрбия, хакыйкатьне эзләү чарасы.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии