Кирилл атакайга христианлаштыру процентлары җитми

Кирилл атакайга христианлаштыру процентлары җитми

Ниләр генә кичермәгән халкым. Басып алганнар, тарихта тиңе булмаган коточкыч геноцидка дучар иткәннәр: асканнар, суйганнар, кол иткәннәр. Аннан көчләп чукындырганнар, диненнән, иманыннан ваз кичтерергә теләгәннәр. Әмма сындыра алмаганнар. Шушы геноцид өчен гафу үтенүче дә юк.

Кая гафу үтенү, халкыбызны телсез-имансыз калдыру вәзгыяте бүген дә дәвам итә. Псевдоэкспертлар Мәскәү акчасына бездә тикшеренүләр үткәреп, Татарстанны террорчылар үзәге, болганчык, куркыныч эшләр белән шөгыльләнүче төбәк, урыслар кыерсытыла, дип хисап тота. Урыс телен яклап пикетлар үтә. Белмим, безнең илдә урыс телен кемнән, нидән якларга соң? Радио-ТВ көн-төн урыс телендә сөйли, урамда татарча аралаша алмыйсың, чөнки аңлаучы бетеп бара… Мәктәпләребез – урысныкы. Татар гаиләсендә өйдә дә аралашу теле урысныкы.

Юк, «непорядок», әле бик нык борчый торган күренеш бар. Ул Ислам диненең көчәюе. МӨСЕЛМАННАР МӘЧЕТЛӘРГӘ ЙӨРИ, ә чиркәүләр буш, диярлек. Аларны төзү дә мәчетләр кебек тиз түгел. Халык арасында да гыйбадәт йорты дип кайгыручы урыслар күп дия алмыйм. Ә менә мәчетләр… Бүген мәчетсез татар авылы бик сирәк. Хәер, урыс авылларында бүген чиркәү кайгысы юк. Алар үзләре дә бетеп бара. Әлеге күренештә дә урыс шовинистлары республика җитәкчелеген гаепләргә маташа. Янәсе, урыс авылы республикада урысны бетерү сәясәте аркасында юкка чыга. Хәер сәбәп монда микән?! Бүген бу авылны белми торып та, читтән карап анда кем яшәгәнен аңларга була. Урыс төбәкләрендә дә татар авыллары нык, хәлле тормыш белән яши. Дин куәтле булган авыллар бөтенләй бай, урыс шовинистларының ачуын кабарта. Чөнки анда эчкечелек юк, халык эшчән…

Телеэкраннардан, радиоэфирлардан, трибуналардан сәясәтчеләр, хәтта илбашлары һәрдаим титуллы халыкның кем икәнлеген аңлатып торалар. Безгә, төп халык булмаганыбызны искәртәләр, шул исәптән татарларга да урыныбызны билгелиләр. Мин телем дип таләп итә башласам, экстремистка әйләнәм, милләтче шовинист дип атала башлыйм. Миңа толерант булырга кирәк. Тик никтер толерантлыкны бер яклы гына аңлыйлар. Бүген без күндәм булсак кына «старший брат»ка яраклаша алабыз. « урыслар өчен» шигаренә каршы сүз әйтмәсәк кенә безне какмаячаклар.

Инде МӘКТӘПЛӘРНЕ КӨЧЛӘП УРЫСЛАШТЫРУ СӘЯСӘТЕ тулы көченә эшли башлады. Авылларда да белем урысча бирелә. Чөнки БДИны татарча тапшыру хокукыбыз юк. Без милли телебездә фән белән шөгыльләнә алмыйбыз. Милли мәгарифебез тумас борын үтерелде. Әле менә Дәүләт Думасы төбәк җитәкчеләрен сайлап куюны бетерә торган канун кабул итеп ята. Кыскасы, Татарстан Президентын да (ул инде президент та дип аталмаячак, глава булачак) Мәскәү алып килеп куясы.

Ләкин бу гына җитми. Һәм шовинизм идеяләре белән коралланган технологлар алга карап эш итеп мәктәпләрдә дин сабакларын кертте. Бу яңалыкка милли республикалар, правослау булмаган дин әһелләре баштан ук каршы чыкты. Хәтеремдә, Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев бу адымның ялгыш булачагын кат-кат искәртте. Әмма Мәскәү акыллы фикерләр тыңларга күнекмәгән. Шулай да укучыларга сайлап алу мөмкинлеге булдырылды. Ул Русиядәге төп диннәр нигезен, яки дөньяви этика һәм дини мәдәният нигезләрен сайлый ала. Русияне правослау иле дип күрергә хыялланган атакайларның, сәясәтчеләрнең эче поша. Баксаң, правослау нигезләрен сайлаучылар саны, аны төп дин дип күрсәтерлек дәрәҗәдә түгел икән. Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы бу хәлгә борчылып белдерү белән дә чыкты. Мәскәү мәктәпләрендә укучыларның бары тик 23,4%ы гына правослау дине мәдәниятен сайлаган. Бу үзәк федераль округта иң түбән күрсәткеч. атакай мәктәпләрдә православиедән биздерү өчен административ басым ясала, шуңа күрә процентлар түбән, дип белдерә. Янәсе ата-аналар шуның аркасында гына «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» фәнен сайлый.

Нәрсә әйтим инде, Русиядә бер милләт һәм бер дин калырга тиеш дип төшләрендә күреп уянучы Кирилл атакайга? Аңа безнең мәктәпләрдә урыс балалары гына укымавын, Русиянең күп милләтле булуын һәм һәркемнең үз телендә сөйләшергә, белем алырга хокукы булуын әйтимме? Конституциябезгә төртеп күрсәтимме? Шушы төп закон нигезендә вөҗдан иреге гарантияләнүен аңлатып торыйммы? Белә ул аны, миннән башка да. Әмма шовинизм чире аңны томалый: төкерәләр бүген Конституциябезгә. Конституциябез Русиянеке дә, Татарстанныкы да, башка республикаларныкы да кәгазьгә язылган бер декларатив документ кына булып калды бит инде. Бүген урыс төбәкләрендә татар балаларына да, бүтән диндәге башка халыкларга да правослау нигезләре укытылмаячак, дип кем гарантия бирә ала?! Әлбәттә, аңа Татарстанда юл куелмас. Ә менә татарны кеше ашаучы итеп сурәтләгән тарих дәреслекләре буенча укытылучы мәктәптә бала үзе үк правослауга иярәчәк. Шушы гаделсезлек фонында да Кирилл атакайга процентлар җитми. «Давай, даешь проценты! Даешь всеобщую христианизацию!», дип кычкырасы гына калды.

МӘСКӘҮ – ҮЗГӘ ШӘҺӘР. Андагы сайлаулардан «Бердәм Русия» дә канәгать булмаган иде. Димәк, Мәскәү, ни әйтсәң дә, тыңлаучан төбәкләрдән аерыла. Анда оппозиция дә дистәләгән мең халыкны урамнарга алып чыга. Төбәкләрдә бу әлегә мөмкин түгел. «Бердәм Русия» дә процентларын шул курчак хакимият идарә иткән төбәкләр хисабына җыя. Кирилл атакай да шул тәҗрибәне кулланырга чакыра түгелме?!

Хакимлек итүче фирка һәм хакимлек итүче чиркәүнең максаты охшаш – власть. Мәскәү – авыр төбәк. Анда урамнарга чыгып «Жуликлар һәм караклар» дип төртеп күрсәтергә курыкмыйлар. Кирилл атакай менә шуннан курка да инде. Хакимият фиркасе «Бердәм Русия» дә шуңа борчыла. Оппозиция көчәеп китсә…

Хакимият фиркасе кебек үк, чиркәүгә дә демократия кирәк түгел. Ул чагында чиркәү әһелләре арасында да күп серләр фаш ителергә мөмкин. Хәтерләсәгез, Кирилл атакай кулындагы сәгате бәясе генә дә никадәр шау-шу куптарды. Бүген әнә шул дин әһелләренең шәхси мәнфәгатьләрен алгы планга куеп эш итүләре аркасында да, кемдер гыйбадәт йортларына килми торгандыр. Бу чиркәүләргә генә кагылмый.

Хәер дин сабакларын укытучылар да нинди сабак бирер икән?! Бу баланың башын гына адаштыру булмасмы? Мин шуңа борчылам. Ярый ла, әти-әнисе төпле кыйблалы, ата-баба эшен дөрес аңлап, үз юлын иман белән бәйләп алып баручы булса. Илебез халкы иман байлыгы белән тук дия алмыйм. Кирилл атакайга процентлар турында түгел, белем бирүнең сыйфаты, рухи байлык турында кайгырырга иде. Русияне коррупция, ришвәтчелек һәм… эчкечелек җимерә. Бүген илебездә 15 яшьтән 54 яшькә кадәрге ирләр арасындагы үлемнәрнең яртысына аракы сәбәпче. Илдә ирләрнең 40%ы пенсия яшенә җитә алмый. Аракының бәяләрен арттыру да, рекламаларын тыю да ярдәм итми. Халык арзанлы суррогатлар белән агулана. Шул ук вакытта поп-атакайлар чәкештереп шәраб эчә, «поминка»лар уздыра. Юкса, Библиядә дә исерткеч эчемлекләр тыелган. Чын правослаулар (аларын староверлар диләр) аракының янына да килми. Кирилл атакайга халыкның эчеп үлүенә борчыласы, үлем-китем процентларын өйрәнәсе иде.

Кирилл атакайны ачуландырмыйк дип, «даешь проценты!» алга куелмаса ярый… Юкса, правослау бүген Русиядә рәсми дин һәм рәсми идеологиягә әверелеп бара. Моңа шартлар да кулайлаша: Русия мәгарифе урыс телле бер халык әвәләп чыгара торган уку йортларын кора.

Бездә дәүләт диннән аерылган. Инде дөньяви мәктәпләрдә дин сабаклары укытылу – үзе үк Конституциягә каршы килә торган фал.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии