- 28.12.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023. №51 (27 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Менә тагын бер елны тарих сандыгына урнаштырабыз. Сөенерлек булдымы ул, көенерлекме? Соңгы елларда төрле даирәләрдәге мөнбәрләрдән, төрле дәрәҗәдәге түрәләр авызыннан узып баручы ел турында сөйләгәндә бер үк сүзләрне ишетәбез: «Ел җиңел булмады, авыр килде».
Аңа инде күнектек. Югыйсә, берсеннән-берсе эшлеклерәк планнар корабыз, тормышыбызның матураячагына ишарәләгән вәгъдәләрне уңа-сулга сибәбез. Президент Путин да менә инде 20 елдан артык якты тормыш вәгъдә итә. Аңарчы СССРга ясин чыгарга шартлар тудырган, болай да әлли-хөлди эшләгән икътисадлы, ялганга, коррупциягә, гаделсезлеккә корылган сәясәтле режимны хаоска керткән Михаил Горбачев та матур киләчәк вәгъдә иткән иде. Тик акылсыз реформалар бөтенләй таркатып ташлады без сагынып искә ала торган бердәм, дус Советлар илен. Тоташ хыянәт, ялган, интригалар белән яшәгән власть ишелде. Чөнки Совет иленең җеназасы котылгысыз була башлаган иде инде. Сталин золымы, репрессияләр тоталитар режим аркасында куркуга корылган тотрыклылыкны тәэмин итә алган. Әмма картайган Брежнев инде барын да үз агымына куйды, күкрәгенә орденнар тагу белән мавыкты. Тоталитаризмда йомшаклык барлыкка килде, гәрчә ул Совет системасыннан көлүче, шул ук Брежневның үзе турында анекдотлар сөйләүдән ары узмаса да... Кухняда, гаражларда шундый аралашу, анекдотлар, ә телевизорда, газета-журналларда коммунизм «төзелде». Сүзнең эштән аерылганын беләбез, әмма ник, дип аптыраучы булмады ул чакта. Һәм менә горизонтта Горбачев пәйда булды. Үзгәртеп кору җилләре исте. Халык әнә шул ник, дигән сорауга уйлана башлады. Ләкин шул чакта кибет киштәләре бушап калды. Бүген документлар нигезендә расланган фактлар бар: баксаң бу ачыктан-ачык диверсия булган. Кибетләребездә әйбер юк, ә алар шул ук вакытта складларда череп яткан, кош фабрикаларында тавыклар үлгән... Әнә шулай илнең бандитлар кулына күчү процессы башланды. Хәмер белән дус булган Ельцин, берничә шешәдәше белән, Бөтенсоюз референдумында халыкның Союзны яклавы нәтиҗәләренә төкереп карап, һәркайсына президент канәфиләре оештырып куйдылар. ГКЧП фетнәсеннән Совет хакимияте туңдырылган халәттә калды. Һәм менә 32 ел элек 1991нче елның 25нче декабрендә СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев отставкага китте. Кичке 7 сәгатьтә ул Үзәк телевидениедән халык белән саубуллашты. Кремльдә СССРның кызыл аләме төшерелде, РСФСР аләме күтәрелде. Бу СССР дигән илнең юкка чыгуы булды. Икенче көнне Верховный совет андый илнең чынлап та яшәүдән туктавын таныды.
Хәтерлим бу көннәрне. Мин аны, кайчандыр безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз мәчет манараларын кискән чактагы халәттә булганбыз, дип уйлап куям бүген. Ничек инде, Үзбәкстандагы, Таҗикстандагы туганнарыбыз хәзер чит ил кешеләре буламы?! Минем элеккеге союздаш республикаларның кайберләрендә булганым бар, һәр очраган кеше СССРны, бергә яшәгән дәверне сагына. Бәлкем аны төзү дәһшәтле тарих булгандыр. Ул гражданнар сугышы, кан коеш белән сугарылган. Әмма инде күнегелгән дөнья, камиллекне алга таба үстереп, икътисадый программалар белән байлыкка ирешәсе, иң бәхетле халык яши торган куәтле державага әвереләсе генә иде... Тик...
Тарихта дәһшәтле, дип бәяләрлек вакыйгалар аннан соң да булды. СССРдан атом коралын мирас итеп алган Русия белән хәмер белән дус Ельцин идарә итте. Ата-бабаларыбыз сөягендә корылган, каны белән сугарылган байлык бандитлар кулына күчә башлады. Кем ни эләктерергә өлгерә... Фашист илбасарларын җиңгән, авыр сугыш арты елларында илне аякка бастырган куәтле индустрия берничә ел эчендә таланды. Урамда йөрергә, балаларны мәктәпкә җибәрергә куркыныч булды. Хезмәт хаклары юк. Кайберәүләр өчен «Диңгез тубыктан» башланды, түрәләр ни тели, шуны кыланды. Башкасын әйтеп тормыйм: мәсәлән «Вамин» дип аталган ширкәт территорияләрендә укытучыларга хезмәт хакы аракылата өләшенде. Менә дигән итеп эшләп торган колхозлар аның карамагына мәҗбүриләп тапшырылды. «Вамин» бик оста эшләде, хезмәт хакын түлисе юк, аны черек колбаса, сыр белән түләсәң дә була. Миллиардлаган кредитлар җыйган бу ширкәттән берәрсе җаваплылыкка тартылдымы? Юк. Мисаллар бихисап. Минем балачагымда, яшьлегемдә гөрләп торган завод-фабрикаларның урыннары, атамалары гына бар бүген. Анда бүген, гади итеп әйткәндә, кытай токмачлары саталар. Хәзер һәр өч кешенең берсе сакчы, берсе сатучы, берсе бюджет хезмәткәре. Дүртенчесе кайда дисәгез, анысы «урам министры».
1999нчы елда 31нче декабрьдә көндез 12 сәгатьтә Ельцин көтмәгәндә отставка китүен белдерде. Аның бу адымын берәүләр батырлыкка тиңләсә, икенчеләре соңга калган адым, ди. Мин икенчесе яклы. Әгәр ул үз өстендә җаваплылык тоеп иртәрәк айныса (айныса дигәнне аракы сөреме дә, һәм җаваплылык та дип аңларга), бәлкем бүгенге тормышларыбыз да башкачарак булыр иде. Кызганыч, үткәннәрне төзәтеп булмый, аннан гыйбрәт кенә алырга кирәк. Ләкин без сабак ала торган илдә яшәмибез. Ельцинның олигархлар дәүләте төзүе, халык байлыгын аерым кулларга тапшыруы гына түгел, Чечня сугышлары да тарихыбызны аның тарафыннан үз куллары белән буяган кара тап, дип саныйм мин.
Инде менә яңа 2024нче елны каршылыйбыз. Завод-фабрикалар торгызылдымы? Мактанышабыз: импортны алыштырабыз дибез. Әмма ни белән? Никтер мин бу мәсьәләдә ура кычкыра алмыйм. Кабатланамдыр, һәлакәт булган саен, Совет чорыннан калган ләгәннәрдә йөзәбез, очабыз, дип язгаладым. Шул ук вакытта дөньядагы миллиардерлардан уздырып байлыкка тиенгән олигархларыбыз бар. Алар алдынгы технологияле җитештерүләрне җайга салучылар да түгел, завод-фабрикаларны да эшләтеп җибәрмәде. Аллаһы Тәгалә биргән халык байлыгына ирешкән хуҗалар. Санкцияләр сәбәпле чит илләрдәге байлыкларын җуйганнардыр, әмма бу чүп алар өчен. Шул ук вакытта балаларны дәваларга, авыруларны терелтергә акча җыябыз. Ә нигә бездә чит илләр килеп дәваланырлык данлыклы үзәкләр корып булмас идемени?
Бүген галимнәр, журналистлар эзәрлекләнә. Димәк фән-техника казанышлары буенча да, демократиягә ирешү юлында да без алга түгел, артка тәгәрибез.
Әйе, Ельциннан соң да инде 20 елдан артык һәр елның авыр булганын беләбез. Быел да ишетербез бу хакта. Ә нишләп авыр була соң ул?! Нигә җиңеләйтә алмыйбыз? Нигә соң, Аллага шөкер, быел шәп булды дип әйтә алмыйбыз?! Сораулар күп. Бу сораулар һәркемнең күңелендә, күз алдында. Җаваплары да күз алдында. Ләкин...
Менә 21нче яшен каршылаучы «Безнең гәҗит» өчен дә авыр көннәр килеп җитте. Эшләдек, чәчәк аттык, зур тиражлар җыйдык. Гаделлек эзләдек. Инде илдә таркатырлык, таланырлык тармак калмады дип эзләнеп йөрүчеләр почтаны исләренә төшерделәр. Без шул почтага береккән. Инде биш еллап Русия почтасын тәмам юкка чыгару антиреформасы башланды. Чаң кактык. Ләкин нәкъ теге 90нчы еллардагы кебек, таралганын күзәтеп торырга гына туры килде. Без бүген югалган газеталарны таптыру белән генә шөгыльләнмибез, газеталарыбызга яздыру проблемаларын да хәл итәбез. Намус белән эшләүче почта хезмәткәрләребез бихисап. Ләкин 6 мең сумга эшләүче шул фидакарьләребез дә олыгая, гайрәтләре чигә, алар урынына килүче юк, чөнки эш шартлары бүгенге көн күзлегеннән караганда, бөтенләй кабул ителерлек түгел.
Кыскасы, вакытлы матбугат тулаем аяныч хәлдә. Без исән калу өчен, киләсе елда айлык басма булып калырга булдык. Ул 64 битле, А4 форматында буласы. Ни өчен айлык, чөнки айлык басманы укучыларга җиткерү, атналык югалган басмаларны эзләтү мәшәкатенә караганда, җиңелрәк. Моны вакытлыча артка чигенеш, дип өметләник.
Киләчәктә дә бергә булырбыз. Яңа ел иминлек, тынычлык, бәхет һәм... җиңеллек алып килсен!
Газетабызның киләсе саны гыйнварның икенче ункөнлегендә чыгачак. 20сеннән соң килмәсә, редакциягә шалтыратуыгыз сорала.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии