Саубуллашмыйбыз, күрешербез!!!

Саубуллашмыйбыз, күрешербез!!!

Кадерле «Безнең гәҗит»челәр! Әле кайчан гына 2021нче елны каршы алган идек, инде менә аның белән саубуллашабыз да. Бер гадәт китте: авыр булды, алдагысы җиңеләйсен, дип теләкләр телибез ел саен. Ләкин, узганы җиңелрәк булганын вакыт үткәч кенә аңлыйбыз. Соңгы 2 елда ковид зәхмәте штурмласа, бик күп якыннарыбызны шул зәхмәт корбаны булуын кичерсәк, аңа икътисадый проблемалар да өстәлде. Ә ул безнең эшчәнлеккә турыдан туры бәйләнә. Бүген почта чиктән тыш начар эшли: таркалу алдында. Киләсе елда бу темага тәфсилләбрәк тукталырмын. Кыенлыкларга карамый безгә тугрылыклы булып калган укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Алга таба да үз сүзебезне ныклап әйтә торган, кыю, үткен газета булырбыз.

Бик күп сәяси гаделсезлекләр кичәбез. Без исә дәшми кала алмыйбыз. Якларга, ярдәм итәргә, күңел күтәрергә тырышырбыз. Алга китеп шундый белдерү да ясыйсым килә: белгәнегезчә, Татарстан Президенты атамасы бетерелде. Ә без үз сүзебездә калачакбыз: БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ПРЕЗИДЕНТ АТАМАСЫ МӘҢГЕЛЕК – Татарстан гел президентлы булачак. «Безнең гәҗит» соңгы чиккә чаклы «Татарстан Президенты» дип сүз алып барачак.

Бүген газетабызны соңгы тапкыр кулына алучылар белән бөтенләйгә саубуллашмыйбыз, вакытлыча гына аерылышудыр дибез: яңадан күрешербез, гыйнварның 15енә кадәр язылсагыз, ул февральдән килә башлый. Яңа очрашуларга кадәр!!!

Бергә булыйк. Бер-беребезне саклыйк, иминлектән, сәламәтлектән аермасын Аллаһыбыз.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии