- 28.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Менә тагын бер ел, гомеребезне санап, үтеп бара. Кемдер өчен ул шатлыклары белән хәтеренә кереп калыр, ә кемдер өчен… югалтулары белән. Әгәр тылсым кодрәте бирелеп, нишләр идең, дисәләр, мин үзем соңгы ике елны булдырмас, сикертеп үтәр идем. Югалтулар елы булды ул минем өчен. Ачы күз яшьләре еллары. Уйламаганда, бертуган 2 абыемны, сеңлемне һәм газиз әниемне җуйдым. Нишлисең, тормыш кануннары катгый, анда югалтулар да, табышлар да бар. Аның каравы, күңелемне сөендереп, оныгым артымнан калмый «бабай» дип тәтелди…
Иң мөһиме, минем яраткан эшем бар. Һәм сез бар, хөрмәтле укучыларыбыз, аерылмас дусларыбыз. Аллаһы Тәгалә эшемнән, Сездән аермасын.
Газетабызның узган санында, бүгенге сәяси вәзгыять, тау-тау вәгъдәләр бирүче фиркаләр, сәясәтчеләр турында язармын, дип вәгъдә биргән идем. 2011нче ел, бигрәк тә аның ахыры, сәяси вакыйгаларга бай булды. Әле язарбыз, анализларбыз, бәяләрбез… Алда – зур өметләр багланган, олы 2012нче ел. Шуңа күрә, бүген бәйрәм алдыннан сәясәт белән баш катырмыйм, бары тик гади сүзләр сөйлисем, ихластан Сезне котлыйсым килде. Һәм… галиҗәнап милләтем, укучым алдында түбәнчелек белән баш иеп, олуг рәхмәтемне әйтәм. Мин сез булганга яшим, сезнең белән янам, вөҗданыма, намусыма да, бары сезнең ярдәм белән генә хыянәт итмим. Әгәр сез булмасагыз, хаклык өчен сүз әйтү җиңел булмас иде. Кисәтүләр, бармак янаулар да булгалап тора. Турысын әйтәбез бит, ә андыйлар, беләсез, туганына да ярамый. Газетабызны башлаганда гел әйтә идем: без күп булсак кына көчлебез. Шөкер, без аз түгел хәзер. Аллаһыма рәхмәт, телебезгә, рухыбызга тугрылыклы халкым бар. Хаклык эзләүче, намусның ни икәнен белүче укучылар белән дуслаштык та, менә хәзер аерылыша алмыйбыз. Тотрыклы тираж белән матбугат базарында үз сүзебезне курыкмый әйтә ала торган газетага әйләндек. Без кыерсытылганнарны яклыйбыз, газетага кыенлык килсә, беләм, укучыларыбыз да ярдәмгә килер. Бүген туры сүзле булу җиңел түгел… Димәк, бер-беребезгә терәк булып, алга таба да бергә-бергә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, дөреслекне табарга насыйп итсен!
Исән сау булсак, алда олы планнар көтә. Әлегә алар турында тәфсилләп сөйләргә иртәрәк. Үзләрен гамәлгә куярга, сезне куандырырга, үзебезгә дә уңышларыбызга сөенергә язсын. Бәйрәм белән, хөрмәтле укучыларыбыз.
Яңа елда яңа очрашуларга кадәр!!!
Ихтирам белән, Сезне яратып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Сау бул, үткән тормыш! ,

Комментарии