Сайлыйбыз, яңанымы, искенеме?..

Сайлыйбыз, яңанымы, искенеме?..

Бик бәхетле көннәр кичерәбез. Ләкин ул тиздән үтеп китәсе. Чөнки киләчәккә өмет уяна торган вакытны депутатлыкка кандидатлар булдыра. Вәгъдәләрен тыңлыйсың да, менә 8нче сентябрь җитәр, шул кодрәтле вәгъдә ияләрен сайлау участокларына барып сайлыйбыз да, 9нчы сентябрьдән яңача яши башларбыз кебек. Тукта, мин ашыгам, ул бәхетле киләчәк икенче көнне генә тумас бит әле. Бераз көтәргә кирәк булыр. Һәрхәлдә, икенче сайлауларга чаклы сабыр итәргә, тагын шундый ук матур өметләндергеч вәгъдәләр бирер чак җиткәнче. Анысында да яңа киләчәккә тагын өметләнеп алырбыз, иске-яңа вәгъдәләр белән хозурланырбыз... Шулай якты киләчәкне үз гомеремдә ничәнче тапкыр көткәнмендер, чутын белмим. Ичмасам, Совет чорында ул сайлаулар бер ритуал-бәйрәм кебек уза иде, артык сораулар да тумый, шулай булырга тиеш, дип кабул ителә иде. Депутатлыкка түрәләр генә түгел, сыер савучылар, механизаторлар, эшчеләр тәкъдим ителә иде. Һәм бу хакта горурланып сөйли идек, яза идек. Чөнки Ленин бабабызның «Һәр пешекче ил белән идарә итәргә өйрәнергә тиеш» дигән фразасын ишетеп, белеп үстек. Аның урысчасы «Каждая кухарка должна научиться управлять государством» дип яңгырый. Дөрес ул Ленин авызыннан чыкмаган, дип тә әйтәләр, хәер, монысы мөһим түгел инде, бүгенге көн өчен искерде чөнки. Горькийның «Шуышыр өчен туганнар оча алмый» (рожденные ползать летать не могут), дигән гыйбарәсе тач туры килә кичәге һәм хәзерге вәзгыятькә. Бүгенге депутатларның исемлеген карыйк: парламентларыбызда ничәшәр кат ыштан туздыручы берүк вәкилләребез утыра бит.

Миңа бик еш кына сорау бирәләр: «Нишләп син депутатлыкка бармыйсың? Тормыш яхшырыр иде...». Бармыйм, омтылмыйм да, аның өчен исемлеккә керергә кирәк. Ә мине исемлеккә беркайчан да алмаячаклар, мин лаек түгел аңа. Шулай булгач, без 8нче сентябрьдә «очар өчен туганнарны» гына сайлап куячакбыз, дөресрәге шулар гына сайланачак. 

Вәгъдә ителүче вәгъдәләр кебек бу сүзем: чөнки сайлаулар саен кабатланам – нигә дип миллионлаган чыгымнар тотып сайлаулар оештырып торырга, кешеләрен билгеләргә дә, эшләсеннәр гомерләре җиткәнче, ә сайлауларга дигән акчаны урлап бетергәнче тизрәк социаль ихтыяҗлар өчен тотарга. Мәсәлән, шул ук Украинадагы низагта катнашучылар өчен... Юкса, әбиләрдән акча җыябыз бит. Җиңелрәк булыр иде фронттагыларга, җиңәр дә идек, бәлкем.

Ә вәгъдәләргә килгәндә, быел мин кызыксынмадым да, кем ни вәгъдә иткәндер... Үтеп барышлый гына берничә кандидатның вәгъдәләре колакка чалынып, әллә-ни үзгәрешләр булмаганын чамаладым. «Барысына каршы» дигән графа да юк бит. Юкса, шул «кандидат» «депутат» булыр иде, дөрес, хәрәмләшүләр булмаса. 

Ышаныч ягыннан депутатлыкка кандидатларга, халык хезмәтчесе булырга теләгән каһарманнарыбызга киңәшем бар. Баш ватып, әллә-ниләр уйлап ятмаска, фантазияләрегез башка гамәлләргә калсын, мәсәлән, берсеннән берсе акыллы (шулай дип әйтергә яраса) кануннар иҗат итәргә. Менә шушы анекдотны гына истә тотыгыз:

Егет кызның кулын сорый: 

– Менә болай килешик – минем фатирга күч, ашарга әзерлә, үзеңә акча эшләп алырга онытма һәм минем дорфалыкларга түзеп торырга күнек.

– Ә миңа болар нәрсәгә кирәк?

– Ярар, алайса башкачарак аңлатам. Кадерлем, мин сиңа ай белән йолдыз­ларны бүләк итәм...

Әйе, хөрмәтле кандидатлар, бүген Русия халкына ай белән йолдызлар җитми. Вәгъдә итегез, ышаначаклар, һәм ура кычкырып сайлаячаклар үзегезне.

Ә болай тормыш сайлауларга карамый, вәгъдәләрне санга сукмыйча гына үз юлыннан дәвам итә: кесә юкара, киемнәр туза, мәшәкатьләр арта... һәм картаябыз. Әнә 1нче июльдән затлы фатирларда яши башладык. Хөкүмәт капыл гына шулай статусыбызны күтәреп куйды. Коммуналь түләүләр 10–11 процентка артты. Ник, кыйммәтле әйбер затлы була инде ул, мәсәлән, моннан ун ел элек булган бәяләргә караганда, мишәрчә әйткәндә, бигрәк чарпу фатирларда яшәлгән икән...

Яңаларына үрелергә буй җитмәсә дә, иске машиналарыбыз да затлылана бара. Соң, кыйммәтле бензин гына «ашатабыз» бит. Искегә запчастьлар да күбрәк кирәк, алар да «затлылана». Әнә июльдә генә дә 93 белән 95нче марка бензин 30 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанда ул май аенда ук инде капыл гына өскә сикерде һәм 50 сум чиген узды. Инде хәзер 51 сумны атлап чыгып ята. Озакламый 60 сумлык «юбилей» да җитәр, димәк. Гомумән, Татарстанда иң затлы халык яши. Тирә күрше төбәкләрдәге бензин бездәгегә караганда арзанрак. 

Шунысы кызык, мин аналитикларны эзләп укып утырдым. Имеш, июль-август айлары ихтыяҗ арткан вакыт икән, өстәвенә бензин җитештерүче предприятиеләр дә ремонтта. Тынычландым, мондый экспертларны тыңлап, гел, даими тынычланам, язын да тынычландым, ул чакта да ихтыяҗ арткан чор бит, авыл хуҗалыгында кыр эшләре гөрли... Тик менә шул кыр эшләрен гөрләткән авыл ничек яши икән дә бүген, үстергән икмәген, итен, сөтен шушы ягулык-майлау материаллары, якын да килеп булмый торган бәһале техника белән ничек җайлый икән... Әлегәчә җайлап, түзәләр, чыдый алмаслык халәткә җитсәләр, нишләрбез?! Кытайлылар ашатыр, дип өметләнсәк кенә инде.

Тукта, мөһим яңалыкны онытып торам икән: мин бит быелдан пенсионер. 23359 сум 66 тиенлек дәүләт тәэминатына күчтем. 63 яшем тулды да, шулай тиеш, дип таптылар. Бу пенсия реформасы да халык өчен эшләнде, аны да депутатларыбыз уйлап тапты. Әле дә шул ук депутатларыбызны яңадан сайлап куячакбыз. Афәрин, ник сайламаска?! Яшәрттеләр бит халыкны. Мин, мәсәлән, 60 тулгач та картайган булыр идем. Хәзер менә 63тә генә картлыкка җиттем. Кемдер 65кәчә яшь булып каласы... Яшибез бит, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклен кем генә белми: анда Бәдри карт герое тасвирламасын «40–45 яшьләрдәге авыл карты», дип тәгаенләгән әдип. Спектаклендә дә бабайлар уйный бит... Каян белсен Мирхәйдәр Фәйзи Илфат Фәйзрахмановның 63 яшьтә генә карт буласын... Мин әле шул пенсиямне тотмыйча, 90 ел җыеп барырга булдым. 90 елдан соң миллионер булып булмасмы икән?! Дөрес, әле бу максатка 23 меңенә тия алмыйм, 66 тиенен генә җыям...

Менә шундый уйлар белән 8нче сентябрьдә мин сайлау участогына барачакмын. Бюллетеньгә боларны язып куеп булмый, мин сайлаган депутат укый алмый барыбер, дөньяны рәтләргә чабар иде, укыса... 

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Бер очтан искәртәм: газеталарыбызга 2025нче ел өчен язылу кампаниясе башланды. «Безнең гәҗит»кә ярты елга язылу хакы 810 , «Шифалы гәҗит»кә – 324 сум. Ләкин әзерләнеп торыгыз, 4нче –14нче октябрь аралыгында ташламалы язылу буласы. 

Комментарии