Дөньяга байлар хуҗа

Дөньяга байлар хуҗа

Кулыма бер видеоролик килеп керде дә, Русия гражданины, шул роликтагы ханымның ватандашы булуым өчен тагын бер тапкыр оялып куйдым. Әйе, миңа русияле булуым өчен бик еш кызарырга туры килә: подъездыма кергәч җимерелгән җиһазларны күргәч тә, яныннан балалар белән үтеп китәргә ярамый торган сүгенү сүзләре белән тулы «Здесь был Вова» ише язулар өчен дә кызарам... Чит илдә әнә лифтлар да чиста, ватмасыннар, яндырмасыннар дип төймәләрне тимердән дә ясап маташмыйлар.

Төркиядәге дусларымның улы белән сөйләшәм, ул Русиядәге урыс мәктәбен тәмамлаган, хәзер Төркия университетында белем ала... Ничегрәк биредә? Кичләрен куркыныч түгелме, яшьләр тәртиплеме, дип сорыйм.

– Монда бөтенләй тәртип. Казанда, мәсәлән, ялгыш берәрсенә тиеп китсәң дә, гомумән, тик торганда да бәйләнергә генә торалар. Ә биредә син гаепле була торып та, гафу үтенеп, ярдәм кирәк түгелме, дип китәләр. Аерма җир белән күк арасы, – ди бу егет.

Әйе, җир белән күк арасы булырлык аерма. Бу ни, нигә безнең күңелләребез күгәргән? Нигә әти-әниле ятимнәр, нигә балалы ятим карт-коры күп? Нигә инвалидларга яшәр өчен элементар шартлар тудырылмый?! Җәмәгать транспортында алар өчен махсус урыннар бар үзе, әмма автобуска утырганчы гарип кешегә урамга чыгасы бар әле. Таләп ителгәч кенә аннан-моннан ябыштырып куелган рельслардан сәламәт кеше күкрәк баласын да этеп төшә, менгерә алмый. Инвалидларны дәвалау өчен акча җыю белдерүләре адым саен... Менә шушы системаның чын асылын күрсәткән видео бүгенге сүзгә сәбәпче.

Петербургта яшәүче ханымга балалар мәйданчыгында «Какая разница» балалар үзәгендә тәрбияләнүче физик кимчелекле балаларның да йөрүе ошамый. Мондый балалар аның оныгын куркыта икән. Үзәк директоры Валерия Катаева сүзләренчә, бу хатынның бәйләнүе беренче генә тапкыр түгел инде. Видеода ханым тәрбиячегә берничә тапкыр суга да әле. Үзәк хезмәткәрләре полициягә шикаять иткән. «Эхо Москвы» ачыклаганча, авыру балалардан җирәнүче ханым Петербург эшмәкәре хатыны Наталья Липская икән.

Шунысы кызганыч, мондый күренешләр гадәти бит. Кемдер, Әстагафируллаһ, дип баш чайкыйдыр, ә кемдер шушындый вәхшилекне яклый, аны кыла тора. Бу видео безнең җәмгыятебезгә диагноз. Бу «кеше кешегә бүре» дигән принципның яшәве нәтиҗәсе. Синең акчаң күп, син дөньяның кендеге. Һәм синең тирәңдә ярлылар, бигрәк тә авырулар йөрмәсен, синең кәефеңне бер ни дә төшерергә тиеш түгел. Ләкин көннәрнең берендә син, яисә балаң шушы гарипләр хәлендә калмас дип кем дә уйлап карамый, чөнки ул бүген Аллаһ Тәгаләгә тиңдәш дип саный үзен. Аллаһ сакласын! Әстагафируллаһ, тәүбә...

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии