- 28.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №24 (23 июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Вакытлы матбугатка, шул исәптән “Безнең гәҗит”кә дә язылырга санаулы көннәр калды. Авылларда шушы көннәрдә язылу туктала, шәһәрләрдә генә ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә үкенечкә калмасын дисәгез, почта бүлекчәләренә кереп чыгарга иренмәгез, яисә хат ташучылар белән очрашыгыз. “Безнең гәҗит”кә айлап та язылырга мөмкин. Бу айда соңаргансыз икән, борчылмагыз, газета август аеннан килә башлар.
Соңгы вакытта укучыларыбыздан газетаның вакытында килеп җитмәве яисә бөтенләй югалуы турында хәбәрләр килә башлады. Язылу кампаниясендә бу махсус оештырылмыймы икән, дигән шик тә керә башка. Әйтик, Арча районы Чүриле авылында “БГ” урынына “Кәеф ничек” газетасын тоттыралар. “БГ” ничек җитми дә, “КН” ничек шулай артып кала, билгесез… Без бу мәсьәләгә бик игътибарлы. Почта хезмәткәрләрен үз эшләренә җаваплы карарга кирәклегенә дә инандырган идек инде, югыйсә. Һәр хәбәр буенча аерым тикшерү үткәрәбез. Газета кайда югалганын ачыклыйбыз. Табып алу мөмкинлеге булмаса, укучыларына килмәгән газетаны редакция бандероль белән үзе сала.
Газета килмәгән очракта, аны таләп итегез. Почта бүлекчәсе, район аша кабат соратып алырга, әгәр анда да булмаса, Казаннан китертергә бурычлылар. Алайса, “редакция җибәрми” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә икән укучыларыбзга. Бу – ялган. Без почтага тиешенчә, хәтта тиражны арттырып та тапшырабыз. Кайда, кем югалтадыр, анысы билгесез. Редакция, билгеләнгән, типография һәм почта белән килешенгән график буенча нәшер итә басманы.
Газета – товар ул. Редакция шул газетаны тараткан өчен, почтага аз акча түләми. Язылу хакының төп өлеше шунда китә дисәк тә ялгыш булмас. Бездән шул югалткан, иясенә тапшырылмаган газета өчен дә “тараттык”, дип хак алалар. Димәк, хөрмәтле укучыларыбыз, газета килми икән, акчасын кире кайтаруны таләп итегез. Бәлкем шул чакта ваемсызлык кимер. Сезгә кибеттә, акча түләгәч, әлегә ипи юк, аны пекарнядан җибәрмәгәннәр, димиләрдер ич?! Ипи булмаса, акчасын түләтмиләр. Әйдәгез, газетаның вакытында килү мәсьәләсенә игътибар итеп, югалу, урлау очракларын бергәләп бетерик әле. Моны сезнең ярдәм белән генә эшли алабыз. Газета вакытында килмәсә, безгә шалтыратыгыз. Алдан почта бүлекчәсенең телефон номерларын да белешеп куегыз. Бер генә очракны да игътибарсыз калдырмабыз. Безнең тел.: 89179075102. Казандагы тел.: 2487040.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии