Кемгә кыенрак – халыккамы, әллә хакимияткәме?

Кемгә кыенрак – халыккамы, әллә хакимияткәме?

Русиядә сүз ирегенә, протест акцияләренә каршы кануннарны кырысландыра баруга карамастан сәяси кәефләр үзгәрә. Кеше почмактагы телевизорга түгел, торган саен суыткычка күбрәк ышана бара. Ризасызлык кәефләренең артуы илдәге вәзгыятьтә дә чагыла. Хакимият бүген уйлабрак эш итә башларга мәҗбүр. Моңа Екатеринбургтагы протест акцияләре белән чиркәү төзелешен туктату мисал булып тора ала.

ВӘЗГЫЯТЬ КИСКЕНЛӘШӘ

Быел күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да парламент, кайбер губернаторлар, ДәүДумага өстәмә сайлаулар үтәчәк. Бу сайлауларны элеккечә шома итеп үткәрү кыенлаша, аннан да кыенрагы яңа сайланган депутатларга, губернаторларга төшә: дилбегәне бәйдән ычкындырмый кулда тотасы була бит. Хакимият мондый «уңыш»ка пенсия яшен, салымнар артыру һәм башка популяр булмаган чаралар майтарып иреште. Инде менә хәзер акрынлап җимешләре өлгереп килә.

Бу Путинның рейтингларында да чагыла. Ул әлегә бердәнбер рейтинглы вазыйфа иясе. Ләкин бу популярлык та сүнә бара. ВЦИОМ тарафыннан үткәрелгән соңгы сораштырылу нәтиҗәләренә караганда Пуинның эшчәнлеген 65,5 процент сораштырылучы яклый, ләкин бу күрсәткеч 2018нче елның мартында үткәрелгәненнән 17 процентка кимрәк. Путинга ышаныч узган елгы нәтиҗәләргә караганда 22 процентка кимеп, 33 процентка калган. Телевизорның актив пропагандасы, читтән дошман эзләү, куәт булдыру, милитаристик рух тәрбияләү, Украина фашистларына каршы көрәшү, алардан бушаган арада җыр-бию шоу тамашалары, артистларның гайбәтен чәйнәү, ир-хатын мөнәсәбәтләрен ачыклауга корылган җүләрләндерә торган телетапшырулар да булышмый димәк.

Дөрес, әле ил ниндидер сәяси упкынга килеп җитте, дияргә иртәрәк. Әйтик, протест карашлар 2018нче елдан үзгәрми, русиялеләрнең 29 проценты илдәге вәзгыятькә каршы чыга. Шулай да икътисадый хәлләрдән риза булмаучылар арта, андыйлар сораштырылучыларның 48 процентын тәшкил итә. Эчке сәяси реформаларны якламаучылар да 71 процентка, хакимияттән ризасызлык 65 процентка җиткән.

2019нчы ел җиңел булмас, 2020нче ел тагын да авыррак булырга мөмкин. Бәяләр үсеше белән халыкка гына түгел, шул халык арасында ризасызлык мохиты үсә барган вәзгыятьтә хакимияткә канәфиләрен саклау кыен булачак. Шулай булгач, урынлы сорау туа – алга таба кемгә кыенрак, халыккамы, әллә хакимияткәме?

КЫРЫСЛЫК БУЛЫШМЫЙ

Хакимият соңгы елларда гаять зур хаталар ясады. Салым, пенсия реформалары гына түгел, кануннарны кырысландырып, митингларга чыгучыларны эзәрлекләүләрне дә телгә алырга кирәк. Юкса, шигарь тотып чыгып баскан пикетчы кемгә комачау итә соң? Ул тыныч максат белән басып торыр да, канәгатьлек хисенә туенып кайтып китәр иде. Еш очраган андый пикетчыларга үтеп китүчеләр дә күнегер, игътибар итмәс иде. Юк кына протест акцияләреннән дә куркып, хөкем итәргә тотындылар, башкаларга сабак булсын янәсе. Ләкин тимер дә, кыса торгач, өзелеп чыга, чатный… Ахыр чиккә җиткерсәләр, кешене берни туктата алмый. Әнә бит Екатеринбургта чиркәү төзелешенә каршы протест белдереп урамга чыгучыларны хөкем дә иттеләр, әмма протест тукталмады. Әле ярый, аек акыл җиңде, төзелешне туктаттылар.

Екатеринбургтагы вакыйгадан соң Домино принцибы эшләп китте: мондый проблемаларның башка төбәкләрдә дә булуы ачыкланды. Бу инде правослау диненең дәүләт структуралары белән беректәшеп эш итеп, халыктан аерылу, кайчагында берләштерү, татулык тарату идеясеннән тайпылу галәмәте дә дер. Путин моны үзе дә таныды. Русиядә дин дәүләттән аерылган, дисәк тә, хакыйкатьтә алай тоемланмый.

КЕМ-КЕМГӘ КОМАЧАУ?

Түрәләрнең кыланмышларын күргән, гаделсезлекләр белән очрашкан кешеләрдә ризасызлык кәефләренең артуына гаҗәпләнәсе юк, соңгы елларда хакимият эшчәнлегенә анализ ясасаң, түрәләргә халык комачау итә сыман тоела башлады. Бүген шундый вәзгыять туып килә: хакимият халыкны ишетми, халык хакимиятне аңламый. Моның ахыры «өстәгеләр искечә идарә итә алмый, астагылар искечә яшәргә теләми», дигән мәгълүм революцион тәгълиматка җиткерүе ихтимал.

Демократик институтларны юкка чыгарып, хакимият вертикале урнаштыру, һәм шул чылбырга сәләте буенча түгел, ышанычлылык дәрәҗәсенә карап, түрәләрне билгеләү, хәлне тагын да катлауландыра, һәм тиз генә курсны үзгәртеп, хаталарны төзәтү юлына басарга да комачаулый. Халык бүген тезләнгән җирдән аякка торып басуның бик бик озакка сузылуыннан, корал белән масаюдан, Сүрия, Украина проблемаларын үзебезнеке итүдән арыды. Өстерәлчек илләргә бурычларыбызны гафу итүләрне белеп, үз тормышын күз алдына китереп, ризасызлык белдерә ул. Алга таба полиция тарафыннан тупас дөмбәсләүләр дә, протест белдерүчеләрне эзәрлекләү дә ярдәм итә алмас. Халык якты киләчәкне түгел, матур, мул, проблемасыз тормышны бүген тели. Ә ул юк. Бары тик вәгъдәләр генә бар. Ә вәгъдәләр елдан ел берүк сүзләр…

2011–2012нче еллардагы күмәк протест акцияләреннән куркып, хакимият кануннарын кырысландырды. Ул моңарчы булышты, ләкин моннан соң ярдәм итәрме, әйтүе кыен. Әлегә протестчылар аерым-аерым хәрәкәт итә. Экология белән килешмәүчеләр, чүп яндыру заводларына каршы чыгучылар бер күчкә җыела, фатир төзелешендә алданучылар аерым, телне яклаучылар үзләре… Әгәр ризасызлар төркемнәрен берләштерә алучы көч, лидер табылса, ай-һай хакимият кырыс кануннарына гына аркаланып кала алыр микән?!

САБАК АЛЫНАМЫ?

Икътисадый үсеш илдә күренми, әлегә НДС артудан алынган артык акчаларның да файдасы сизелми. Аның каравы түрәләр үзләрен онытмый. 2015нче елның 1нче маенда Путинның «антикризис» указы нигезендә президент һәм хөкүмәт аппараты хезмәткәрләренең хезмәт хакын 10 процентка кискәннәр иде. Ләкин 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан бар түрәләр дә указга кадәрге акчаларын ала башлаган. Күпме кискәннәр, шуның кадәр кире кайтардылар да, дип яза РБК.

СҮЗ АХЫРЫНДА: мин, яшермим, киләчәктән өркеп яшим. Путинның рейтингы терактлар, кайнар нокталарда катнашу вакытларында кинәт күтәрелә иде… Алла сакласын инде!!! Тоткан уразаларыбыз савапка булсын, илгә иминлек, бәхет-сәгадәт иңсә иде…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии