Тәрәзәгә ябышкан йомырка һәм «зур үскән» башлык турында

Тәрәзәгә ябышкан йомырка һәм «зур үскән» башлык турында

«Безнең гәҗит» газетасы зур офислар арендалап яшәми, Казанның Ямашев проспектындагы 19нчы йортта беренче каттагы минем зур булмаган фатирымда көн күрә. Килгән кешеләр аптырый да торгандыр инде, чөнки һәркайда газеталар, журналлар, документлар… Аларны урнаштырырга урын җитми. Нишлисең, аларны гомер буе саклыйсы бит. Киләчәктә, безнең дә заман таләпләренә туры килә торган үз почмагыбыз булыр, дип хыялланабыз. Аллаһ насыйп итәр, дип өметләнәм. Ә әлегә шуңа күрә дә, редакциябезгә йомышы төшүчеләргә, алдан шалтыратып, вакытын килештереп кенә килергә тәкъдим итәбез. Чөнки редакциябездә һәрчакта да кеше булмый. Журналистларыбыз гел юлда. Ә мин киләм – китәм, дигәндәй… Туры килмәвебез бар. Ә сәркатипләр тотар өчен матди мөмкинлекләребез бик чикле. «Безнең гәҗит» биналар арендаламавы, зур штатлар тотмавы белән генә бүгенге кырыс заманда яши ала, шуны аңласагыз иде. Без бит үз көнебезне үзебез күрүчеләр, бюджеттан акча алмыйбыз.

Ярый монысы сүз башы гына, фатирда эшләвебезгә аптыраучыларга аңлату гына иде. Форсаты да чыкты: менә шул беренче каттагы фатирыбыз тәрәзәсенә бүген йомырка атып киттеләр. 90нчы елларда телевидениедә эшләгәндә минем икенче каттагы кабинетыма таш атканнар иде, тәрәзәне ватып өстәлемә килеп төште. Ярый инде бу юлы йомырка гына, тәрәзәне дә ватмады, берәү дә зыян күрмәде. Гомумән, янаучылар, судларга бирүчеләр булгалап тора, анысы. Шикаятьләрне тикшерергә прокуратуралардан да, эчке эшләр министрлыгыннан да килгәлиләр. Кайберәүләргә безнең язганнарыбыз ошамый… Кемнәргә икәнен аңлыйсыздыр.

Берара оппозиционерларга буяулар, кислоталар сибү, кыйнау хәрәкәте булып алды бит. Навальныйга «зеленька» сипкәннән соң күзен пешереп, чит илдә дәваланып та кайтты… Минем дә каяндыр, нидер килеп чыкмагае, дип уйланганым бар. Менә бу йомыркадан соң ни көләргә, ни җитди уйланырга белмим. Андый сәяси мотивлар белән ялланып эшләнгән акция түгелдер, дип өметләнәм. Алай булса – курыкмадык, хурланмадык та…

Дөрес, кешеләр дә кырысланды. Бу бик иске йорт, анда башлыча, олы яшьтәге кешеләр яши. Татарлар бик аз. Шунысы: гел зарланырга яратучы, бүгенге тормышларына ил җитәкчелеге түгел, күршесе, мәсәлән, мин гаепле, дип хис итәләр… Минем начар кеше түгеллегемне, хәтта беркем җыештырмаган подъездны себерүемне күреп, шаккатып, хәзер әллә кайдан сәлам биреп йөрүчеләр дә бар. Гомумән, үзебез бәхетлеме, әллә башка сәбәп бармы, без күршеләрдән гел уңдык. Кая гына күчеп яшәсәк тә, күчкәндә күршеләребез елап озата, аннан соң да аралар өзелми, гел хәбәрләшеп торабыз. Ә менә бу йортта бераз күңелсезрәк булды. Безнең редакция урнашканчы биредә улым гаиләсе белән яшәде. Зарланмадылар, тик аралашырлык кеше юк, дияләр иде.

Әле узган көздә күрше подъезддан бер ханым керде, бик усал сөйләшә: мин аның аша, минем фатирымның притон икәнен, монда көн-төн хатын-кыз тавышларын ишетүен, шау-шу булуын белдем. Дөбер-шатыр йөриләр икән. Кыскасы, бу ханым безнең аркада төннәр буе йоклый алмый интегә… Мин аптырап: «Ник шул вакытларда полиция чакырмыйсыз», – дим. «Менә чакырырмын алга таба», – ди бу. Ә мин «Мин дә яла ягу турында шикаять итәрмен», – дим. Апа кеше «Әле разберусь я, узнаю кто ты такой…» – дип тә җибәрде. Әлбәттә, минем бу фатирда ара-тирә генә кунгалап калуым (төнлә күп язам, эшлим дә – диванга түнәм. Иртән тагын эшкә керешәм), монда бернинди дә мәҗлесләр булмавын, сишәмбе көнне редакциянең җыелуын, әмма эчке тәртипләрдә кабул ителгәнчә, үзара пышылдап кына сөйләшүләрне аңлатып карадым, әмма нишләтәсең – үз туксанын туксанлаучы аңлыймыни… Теге йомырка шул сөйләшүнең дәвамы түгел микән дип тә уйлап куйдым.

Аңа кадәр мин югында «Старший по дому» дигән әбинең фатирны тентеп чыгу очрагы да булган иде. Кызлар керткән, ә теге күршедән бер ир кешене өстерәп, аякларын да салмый монда «разнос» оештырган. Мин тиз арада килеп җитеп, аның фатиры ишеге төбендә барын да аңлаттым: законнарны җиткердем. «Сез анда антилистовкалар басып ятасыздыр, типография оештырып…» – ди бу. «Әйе, мин әйтәм, диван асларын да карадыгызмы, анда пулеметлар, танклар да бар…» – дим моңа. Кыскасы, аңлады. Хәзер ерактан сәлам бирә, йорт белән бәйле проблемалар булганда киңәшләшергә мөрәҗәгать итә.

Менә шундый шартларда эшли «Безнең гәҗит». Моңа аптырыйсы юк, ТВдан тилепропаганда менә шулай авыру караш, чирле җәмгыять тәрбияли. Бүген кеше кешегә бүре. Ярдәмләшү турында уйлау да юк.

Соң бүген түрәләрнең дә кыланмышларына шаккатарлык. Берсен-берсе уздырып халыкны мыскыл итә, аны мәсхәрәлиләр. Әле менә Чувашстан җитәкчесе Михаил Игнатьев бик үзенчәлекле «танылды». 18нче гыйнварда матбугат көне уңаеннан чыгышында ул хакимиятне тәнкыйтьли торган журналистларны һәм блогерларны «манчырга» кирәк дип белдерде. Дөрес, бүген Русиядә «манчу» сүзе әшәке түгел, аны ил башлыгы Путин да куллана ич. Аннан соң гел безелдәп торучы журналистлар, чын эш белән шөгыльләнүче затлы Игнатьевларның саруын, чынлап та, кайната торгандыр. Әнә бит аның фикеренчә, шушы манчылырга тиешле журналистлар бездә яши – чит илне мактый икән. Игнатьевның көн-төн халык өчен тырышуын күрмиләр, бу бит тәртипсезлек!!! Дөрестән дә авызларын томаларга кирәк…

Чувашстанны 2010нчы елдан бирле җитәкләп тә бернинди юньле эш кыра алмаган, аның каравы коррупция белән бәйле гамәлләре, әйтик республика бюджеты хисабына мунча төзү, кыйммәтле машиналар сатып алу белән бәйле җәнҗаллары белән танылган түрәнең бу сүзләренә әллә ни зур реакция, аны гаепләү артык сизелмәде. «Манчу» термины оппозициягә карата кулланылганда, әшәке сүз түгел бугай ул…

Тик менә бер атнадан соң башлык бөтенләй сөрлекте. 23нче гыйнварда ул республиканың МЧС хезмәте офицерына машина ачкычы бүләк иткәндә, аны үчекләп, ачкычны алу өчен сикерергә мәҗбүр итте. Тантаналы чарада төшерелгән видео дәүләт мәгълүмат чараларында күренмәсә дә, бәйсез басмаларда, социаль челтәрләрдә таралды. Соңрак ул әлеге гамәлләре өчен гафу үтенде, ләкин җәмәгатьчелек башлыкны аңламады.

Мондый шау-шуга реакция булмый кала алмый иде. Чуашстан җитәкчесе Михаил Игнатьевның «Бердәм Русия» фиркасендә әгъзалыгы туктатылган. Игнатьевка карата мондый чараның сәбәбе дип «этика нормаларын бозуы» күрсәтелә.

Хәзер аның канәфиендә үз срогын ахырынача үти алуы сорау алдында. Үзләренең кайда басып торганнарын да оныта башлаган, халык алдында түгел, бары тик Кремль алдында гына «подотчетный» дип уйлаучы түрәләрне Кремль, бәлкем, алга таба акылга утырту юлын сайлар. Юкса, власть фиркасенең дәрәҗәсен бөтенләй төшереп бетерәләр бит инде, иң аянычы – шушылай ахмак гамәлләр белән…

Ә мин бүген тәрәзәбезгә очкан йомырка берничек тә Игнатьевның «мочить» дигән чакыруы белән бәйле түгелдер, дип уйлыйм.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Тәрәзәгә ябышкан йомырка һәм «зур үскән» башлык турында, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии