Хуш киләсең, «Безнең гәҗит»ле Яңа ел!!!

Хуш киләсең, «Безнең гәҗит»ле Яңа ел!!!

2017нче ел соңгы көннәрен саный. Бу минем өчен 57нче Яңа ел. Төрлесен күрергә туры килде. Совет чорында яши башлап, шул чорда зур тормышка аяк басып, телевидениегә эшкә килдем. Аннан зур үзгәрешләрнең шаһиты булырга туры килде. Бөек держава саналган СССР таркалды. Бүген ул чорны, зур бердәм дәүләт, бер совет халкы булып яшәгән чакларны сагынмаган кеше бар микән?! Бар да үз илебез иде. Туганнарым да бар союзга таралган. Телисең Төрекмәнстанга кунакка бар, теләсәң – Үзбәкстанга. Юл чыгымнары да шалкан бәясе генә…

Ярар, узган эшкә салават. Үткәннәрне сагынып яшәсәк тә, тормыш алга бара. Ә нинди юлдан барабыз соң? Киләчәгебез яктымы? Ел төгәлләнгәндә әнә шундый сорауларга җавап эзләү актуальләшә. Кызганычка каршы, соңгы елларда еллык нәтиҗәләр турында сүз чыккач, быел бик авыр ел булды, дип нәтиҗә чыгарыла. Алдагысы җиңелрәк булсын иде инде, дип тә куябыз. Ләкин алдагы ел да ахырына якынлашканда, аның да элеккесенә караганда да авыррак булуы таныла. Бар да әйбәт кебек, тик ник шулай соң?

Кызганыч, Русиядә шундый гадәт – без башкаларның хаталарыннан сабак алмыйбыз, үзебез ялгыша-ялгыша өйрәнәбез. Миңа мәсәлән, Татарстанда салымнарның елдан-ел күбрәк үзәккә җибәрелә баруы ошамый. Донор төбәкләр хәзер Русиядә 12 генә калды. Нигә үз-үзен туйдыра алмаучы төбәкләрдән дә үз ашлы яшәү өчен мөмкинлекләр булдыруларын таләп итмәскә?! Эшләгәннәр хисабына булдыксызларны да яшәтү, минемчә, гадел гамәл түгел. Мондый принцип эшләгәннәрне да инициативаларын чикли, яхшырак эшләргә ымсындырмый. Ләкин илбашы Путин моны гаделсезлек, дип санамый. Матбугат конференциясендә шулай диде.

…Ә инде 2017нче ел нәрсәсе белән истә калды, дигәндә, минем өчен ул рухым сызлануы китергән ел булып тарихка кереп калыр. Русиядә туган телемнең дәрәҗәсен белдем. Мин оныкларыма ата-бабаларым телендә белем бирә алмыйм хәзер. Атнага билгеләнгән берничә сәгать татар теле генә балаларымда туган телләренә, аның әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли алмый шул. Ник болай? Ләкин миндә бер үкенечле уй бар. Вәзгыятьнең мондый борылыш алуында без үзебез дә гаепле. Татарстанда яшәгән руслар да, башка милләт вәкилләре дә татар телен өйрәнүгә каршы түгел иде. Һәм соңгы елларда башка милләт балалары да ипилек-тозлык кына булса да татарча аңлый алырлык дәрәҗәгә ирешеп тәмамлыйлар иде мәктәпне. Ләкин татар теле дәреслекләре, укыту методикасы бернинди калыпларга да сыймый торган дәрәҗәдә булды. Беркөнне бер танышым 4нче сыйныфта укучы баласына татар теленнән өй эшен эшләүдә ярдәм итүемне сорады. Бик катлаулы урысча текст, шуны татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. Үземне татар теле белгече дип санап йөргән мин дә, аптырабрак калдым кайбер урыннарда. Татарча аңламаган ата-ана баласына мондый очракта ничек ярдәм итәргә тиеш. Менә тагын бер өй эше: «Наҗияләр театрга киттеләр», дигән җөмләне урысчага тәрҗемә итәсе. Татар телендә Наҗияләр дигәч, аларның кемнәр булуын аныклауга ихтыяҗ тумый. Ә менә урысча алай сөйләшмиләр. Ул Наҗия исемле бер көтү кешеме, балалары беләнме? Нажии ушли в театр, дип әйтеп булмый бит. Менә шундый мәгънәсез биремнәр белән тулы дәреслекләр ярдәмендә баланы татарчага өйрәтеп буламы?! Велосипед уйлап чыгарасы түгел, югыйсә, инглиз, башка чит телләрне берничә ай эчендә өйрәтә торган интенсив методикалар бар. Шуларны өлге итеп алып үзебезнекен генә эшлисе. Бала әти-әнисенә кайтып мактанса, бүген татар теле дәресе булды, ул шундый кызык, ура, иртәгә бу дәрес безгә тагын керә, дисә… Кайсы ата-ана баласының татарча өйрәнүенә борчылыр икән.

Инде узган эшкә салават, мин зарланып утыручыларны яратмыйм. Булган мөмкинлекләрне дә файдалана белергә кирәк. Татар теле дәресләре мәктәптә бар. Менә шуны нәтиҗәле итәргә, ата-аналар баласының татар теле дәресен үз итәрлек кызыксынырлык дәрәҗәгә күтәрергә кирәк.

Һәм әлбәттә, үзебездә милли үзаңны үстерергә. Көфер сүз сөйләсәм, дини гыйлем ияләре мине гафу итәр. Мин очрашуларга еш йөрим. Күбрәк укытучылар белән очрашырга туры килә. Аларга да әйтәм, балалар белән генә түгел, ата-аналарны тәрбияләгез. Гади генә итеп аңлатыгыз. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә насыйп иткән вакытта бакыйлыкка күчәбез. Ә анда безне гөнаһларыбызны билгеләгән фәрештәләр генә түгел, бездән алданрак киткән якыннарыбыз да каршы аладыр. Минем оныгым минем телемдә сөйләшәме, үз ата-бабаларыбыз өммәтендә калдымы, дип сорыйлардыр бит алар. Татар телем минем балам, яки оныгым буынында өзелеп калырга тиеш түгел бит. Минем балаларым гына түгел, минем оныкларымның оныклары да минем телемдә сөйләшергә тиеш. Бу һәркемнең изге бурычы – бу тормыштагы миссиясе. Балаларыбызның, оныкларыбызның татарча белмәве оят булырлык дәрәҗәгә куелырга тиеш. Менә шул вакытта минем рухым авырмас. Татарым исән калыр.

Икенче проблема бердәмлек. Бүген Себер татарлары үз телләрен булдырмакчы, керәшен туганнарыбыз үз телләрен булдыра. Бу әле генә әйткән борчылуларымны арттыра гына. Бу татар телен сакламый, аның гомерен кыскартырга ярдәм итә. «Безнең гәҗит»не керәшеннәр бик яратып укый. Хатлар язалар. Үзебезчә гәҗит, дип аталуы җанга рәхәт, диләр. Минем туганнарым арасында да керәшеннәр бар. Бик гади, бик ярдәмчел, туган җанлы халык. Ә без болгар, без керәшен аерым милләт, дип лаф оручылар алар аз санлы кешеләр төркеме, халык түгел. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән әйтем, бүген кайчандагыга караганда да актуаль.

Аерылмыйк, бердәм булыйк. Һәм әлбәттә, «Безнең гәҗит» сезнең көндәлек киңәшчегез булсын.

Без 2018нче елны башкалардан иртәрәк башладык. Укучыларыбыз 2018нче елның беренче санын 2017нче елның соңгы көннәрендә үк кулына ала. Яңа ел каникуллары озын-озак булганга, аны без бәйрәм көннәрендә чыгарсак та, ул укучыларына барып ирешмәс иде. Әнә шуңа да без 2017нче елның тәүге санын алдан таратабыз. Бу тәҗрибәне инде дүртенче ел кулланабыз.

Узган саныбызда кайбер укучыларыбыз белән саубуллашканбыздыр. Ә бүген кайберәүләр белән яңа танышабыз. Сүз уңаеннан искәртәм: «Безнең гәҗит» елга 51 тапкыр чыга. Бу да шул каникул аркасында почта, типография эшләмәү сәбәпле. Ул каталогка ук «елга 51 сан чыга» дип кертелә.

Кемдер әле безнең белән таныш булмаса, аларга безнең барлыкны әйтегез. Газеталарыбызга һәр айның 15енә кадәр язылырга мөмкин. Редакциябез мавыктыргыч хикәяләр, укучыларыбызның күңел серләрен тәкъдим итә торган гыйбрәтле газета – «Серләр гәҗите»н дә, организмыңа игътибарлы булу серләре, сәламәтлек, дару үләннәре белән дәвалану, бакча эшләре, йорт-көнкүреш киңәшләре белән шыплап тулган газета – «Шифалы гәҗит» тә чыгара әле. Бу газеталар «Безнең гәҗит»не кабатламый, алыштырмый, ә бәлки анда сыймаган аерым темаларны киңрәк җәелдереп, тәфсилләбрәк аңлата. Болары айлык газеталар һәм Татарстанда гына тарала. «Серләр гәҗите», исән булсак, киләчәктә Русия төбәкләрендә дә таралу хокукына ия булырга мөмкин.

Кыскасы, алга таба да бергә булырбыз, дип өметләнәм. Күңелләребезне эретерлек җылы сүзне, назны кызганмыйк! Яңа еллар белән!!!

Исәнлек-иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии