- 27.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Быел җәй авылга кайткач, күршеләрнең борчылуларын күреп курка калдым:
– Илфат, Украина нигә шул кадәр котыра, безгә сугыш башлыйлармыни?! – диләр.
– Каян ишеттегез, кем әйтте, – дим.
– Телевизордан сөйләделәр…
Эшнең нидә икәнен баштан ук аңлаган идем инде.
ТЕЛЕВИЗОР МИҢГЕРӘҮЛӘТӘ
Авылдашларыма федераль телеканалларны сирәгрәк карарга, караганда да сәяси тапшыруларны, бер телеканалдан икенчесенә күчеп эксперт булып эшләүче шикле белгечләрне тыңламаска, карамаска киңәш иттем. Алайса, дөрестән дә миңгерәрсең ул телеканалларны карап, төн йокыларың качар. Аларга ияреп, Украина фашистларына нәфрәтең кайнап, ялкыныңда үзең үк нервыларыңны яндырырсың. Федераль телеканалларда да бетмәгән бит тапшырулар. Алары да кешене миңгерәүләтә торган анысы, тик зыяны үзеңә генә: психозың үзеңдә генә барлыкка килә, ил белән күмәк психоз тудырмый. Мин инде телевизор карамагач, анда нинди тапшырулар барын да белмим. Тик федераль телеканалларда атаклы актер Джегарханянның оныгына тиң хатыны белән аерылышу кыйссасының Русиядә иң мөһим тема икәнен беләм. Тагын ДНК анализлары белән кемдер әтисен ачыклый, фаш итә, мирас бүлешә… Болары, ичмасам, «сугыш була күрмәсен» дигән психоз тудырмый. Безнең илебез халкы сугыш була күрмәсен, башкасына түзәрбез дип яши бит ул. Зарланса да, үзара гына моңаеп ала.
СУГЫШЛАР БУЛА КҮРМӘСЕН!
Бүгенге заманда башында акылы булган президент идарә иткән ил икенче бер илгә сугыш ачмас. Чөнки бүген синең ракетаң икенче илгә барып кунганчы, сиңа каршы ракета очып килеп шартлатырга өлгерәчәк. Үз үзеңне үтерергә җыенсаң гына инде шул ракета төймәләренә басарга була…
Ә Украинадагы сугыш, Сүрия… диярсез. Аларда кан коеш ул дәүләт ара сугышлар түгел. Бер кланның икенче клан белән тарткалашы. Башлыча бу сугышучы төркемнәр башында җинаятьче башкисәрләр тора. Тик шунысы кызганыч, менә шул кайнар нокталарда мәйханәләнүчеләрне суытырга салкын су сибәсе урында, өсләренә керосин сибеп торып, утка сүнәргә ирек бирмәүчеләр бар. Болары инде үзләренең мәкерле геополитик сәясәтләрен алга сөрүче бөек державалар, башлыча АКШ, шул исәптән Русия дә…
Инде менә узган атнада тагын бер зур низаг. Керич бугазындагы (Керченский пролив) киеренкелек. Украинаның 3 нәни хәрби корабы Одессадан Мариупольгә барганда безнең сулыкларга кереп, чик буен канунсыз бозган, ә безнекеләр ут ачып корабның берсен зарарлаган, Украина диңгезчеләрен кулга алган. 3 диңгезче яраланган (Украина рәсмиләре яраланучыларны алтау дип белдерә). Хәзер Русия чик буен бозуда гаепләнүче әлеге 24 диңгезчене хөкем итү белән яныйлар. Украина президенты кайбер районнарда хәрби хәл игълан итте. Русия дә Кырым тирәсендә чик буен җитди игътибарга алырга карар кылды. Бу мәсьәлә халыкара масштабта шау-шу куптарды. Тик тагын күпчелек Русияне гаепләргә тырыша. Киеренкелек сәбәпләре әле игълан ителми, ләкин бу вакыйга Русияне тагын да ныграк изоляцияләргә сәбәп булырга мөмкин, дип уйлыйм мин. Украина гривены һәм Русия рубле болай да хәлсез иде, әнә тагын да зур тизлек белән мәтәлә башлады.
ТЫНЫЧ, ЛӘКИН ТЫНЫЧ ТА ТОРМЫЙБЫЗ
Керич вакыйгасын моңарчы күрелмәгән инцидент дип шәрехләүчеләр булды: 30 ел инде хәрби низаг булганы юк иде, янәсе. Алайса, Кырымдагы хәлләр, Донбасстагы низаг. Аңарчы, Абхазия, Грузия… Безнең катнашыбыз юк, диябез, билгеле. Тик Путин үзе үк таныды Русия хәрбиләренең Кырымда референдумга кадәр үк хуҗа булуларын. Донбасста да безнең хәрби көчләр юк. Ял вакытларында ялланып сугышучылар гына бар. Русиядә шәхси хәрби компанияләр (ЧВК) эшли, кайнар нокталарга сугышчылар җыя. Бу сугышчылар акчага яллана һәм Русия дәүләтеннән бернинди ташламаларга да өметләнә алмый. Ветераннар оешмалары һәм шул шәхси хәрби компанияләрнең элеккеге сугышчылары вәкилләре әлеге компанияләрне оештыручыларны һәм аларга ярдәм итүчеләрне тикшерүне сорап халыкара җинаять судына мөрәҗәгать итте. «Росбалт» мәгълүмат агентлыгы әлеге компаниядә Донбасста һәм Сүриядә сугышкан бер ветераннан интервью да тәкъдим итә. Бу әңгәмәдән күренгәнчә чит илләрдә сугышырга, башлыча, бурычка батканнар яллана. Дөрес, кредитлары зур булганнарны алмыйлар икән, ә менә кануннар белән дуслыклары бик үк яхшы булмаганнар рәхәтләнеп кабул ителә. Алиментлардан, җинаять җаваплылыгыннан качып йөрүчеләр, хөкем ителгәннәр ЧВК составының яртысын тәшкил итә, дип белдерә интервью бирүче.
Әлеге компанияләр канунсыз эшли, әмма аларның эшчәнлеге эзәрлекләнми. Русия гражданнарына кораллы низагларда ялланып катнашу тыела. Ә мондый сугышчыларны җыеп чит илләргә озатучы компанияләр рәхәтләнеп, иркенләп алып бара үз эшләрен.
КЕМГӘ КИРӘК?
Инде Керич бугазындагы низагка килгәндә, минемчә, ул зур шау куптарырлык вакыйга да түгел иде. Украинаның нәни 3 корабы Русия иминлегенә куркыныч тудыра ала идеме? Юк, әлбәттә. Русия чик сакчылары аңа һөҗүм итеп дөрес эшләдеме, монысына да мин, әйе, дип җавап бирә алмыйм. Бу Азов диңгезендәге хәл Русиянең, шулай ук Украинаның да болай да җиңел булмаган халәтен тагын да авырайтачак кына. Мондый низаг нигә кирәк соң, кемгә файдалы?
Украина президент сайлауларына якынлаша. Бүгенге президент Порошенконың анда җиңү ихтималы мөмкин түгел дәрәҗәсендә. Социологлар аның икенче турга да чыга алмаячагын фаразлый. Димәк, ниндидер тышкы фактор белән илдәге төшенкелекне икенче юнәлешкә борып, авыр кризистан игътибарны читкә юнәлтергә кирәк. Ә Керич вакыйгасы менә дигән форсат. Һәм ул махсус оештырылган провокациягә охшап тора. Украина фашистлары турында сөйләүче Федераль телеканаллар кебек үк, Украинаның да үз пропаганда каналлары бар. Русия иң зур дошман анда. Димәк, шушы дошманга каршы торырга, патриотик хисләрне күтәрергә кирәк. Ә хәрби хәл кертү президент сайлауларына бик кулай. Ул Президент Порошенкого үзенә комачау итүче демократияне шактый чикләргә мөмкинлекләр ача.
Бу низаг Русия өчен дә, дөресрәге сәясәтчеләре өчен зыянлы түгел. Башлыча пенсия реформасы һәм кризисның тирәнәя баруы аркасында бүген Путинның рейтингы төшә бара. Кеше бүген Украинадагы фашистларны сүгүдән туя башлады, аны Сүрия дә азрак кызыксындыра. Ул иртәгәге тормыш турында күбрәк уйлый, торган саен, телевизорга караганда, почмактагы суыткыч игътибарны күбрәк җәлеп итә. Ә бу очрак әлеге сүлпәнлекне уятып җибәрергә булышыр. Әнә бит, уяу булырга кирәк, Украина корабларын безнең чикләрне бозып ил территориясенә кертә башлады… Ә көймәләрнең бик нәни булуы, көчсез икәнлеге мөһим түгел.
БЕЗ ДОШМАН САНАГАН ИЛЛӘР КЫЗЫКТЫРА
Тик шунысы бар: сугышлар гына булмасын, дип алга таба да куркытып яшәп булырмы? Бүген «Кырымнаш», тик калган дөнья безнеке түгел, дөресрәге Кырым безнең белән, ә калганнар бездән башка. Мондый шартларда илдән китәргә теләүчеләрнең арта баруына гаҗәпләнәсе түгел. «РОМИР» холдингы үткәргән халык сораштыруы нәтиҗәләренә караганда, русиялеләрнең 12 проценты Русиядән китәргә тели икән. Андый кәеф яшьләр арасында күбрәк. 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге сораштырылучыларның 27 проценты чит илләргә күчеп китәргә тели. Ә 45 яшьтән узганнар өчен бу күрсәткеч 10 проценттан артмый.
Әлбәттә, Русиядән китүчеләр күп. Һәм анда гади кеше китә алмый. Чит илгә ике кулыңны кесәгә тыгып акчасыз керә алмыйсың. Әнә шуңа да патриотизм турында сөйләүче депутатларыбызның, сәясәтчеләребезнең балалары чит илләрдә белем ала, яши, үзләре дә шунда виллалар сатып ала, шундагы медицина хезмәтен куллана. Ә аларның Русияләре гади халык өчен.
Бу нисбәттән оппозиционер Алексей Навальный шундый бер патриот журналистны фаш итте. Русия телевидениесендә күренекле урын тоткан журналист, «Россия» телеканалы директоры урынбасары, «Вести в субботу» аналитик программасы алып баручысы Сергей Брилев та Бөекбритания гражданины икән бит. Ул 2016нчы елда анда ипотекасыз, кредитларсыз гына 66 миллион сумлык фатир сатып алган һәм гаиләсе белән Бөекбритания сайлауларында катнаша. Сергейның хатыны Ирина «Дождь» телеканалы соравына, аларның Лондонда бернинди фатирлары булмавы турында белдергән, ә Сергей үзе РБК хәбәрчесе соравына соңрак шалтыратышырбыз, дигән сылтау белән җавап бирмәгән. «Дождь» телеканалы хәбәрчесе Лондондагы фатирына килгәч, күршеләр танылган теле журналистны таныган, ә Брилевлар үзләре хәбәрчегә хәбәрне җибәрмәү шарты белән 250 фунт акча төрткән.
Бу хәбәрләр, әлбәттә, барысы да дөрес булмаска мөмкин. Мин үзем, Сергей Брилевны Соловьевлар дәрәҗәсендә эш итүче пропагандачы, дип бәяләмәс идем, әмма илнең беренче кешеләре белән аралашучы, башкаларны патриотлыкка өндәүче буларак, аның яшәү өчен Русияне кулай ил итеп санамавын кабул итә алмыйм. Хәер, бар да аңлашыла. Чит илләрдә булмаган, андагы тормышны, андагы гаделлекне күрмәгән кеше генә бу илдә үзен бәхетле дип хис итә бит. Хыялга гына калып баручы бушлай медицина ярдәме, катлы-катлы бүлмәләргә яшеренгән бюрократия, коррупция, мәгарифнең таркалуы… Русияне упкынга сөйри торган дошман менә шулар, ә без аны читтән эзлибез. Шуңа да бюрократик киртәләрсез яшәргә өйрәнгән шул дошманнар янына үзебез яшәргә китәргә хыялланабыз.
Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии