- 27.10.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Питерда 5 айлык малай үлде. Таҗикстаннан килгән әти-әнисенең Русиядә канунсыз яшәүләрен ачыклап, Федераль миграция хезмәте аларны суд залына алып килә һәм күкрәк баласын больницага җибәрә. Бала шунда үлә. Бу Таҗиксан белән ике арада халыкара киеренкелек тудыра язды. Әти-әни бала үлемендә миграция хезмәтен, полицияне, табибларны гаепли, бала сәламәт иде, диләр. Ә табиблар баланың авыру булганлыгын әйтә. Бу вакыйга инде 13нче октябрьдә үк булса да, шушы көнгә кадәр анык җавап юк. Гали Вәлигә, Вәли Галигә сылтый. Таҗикстан консуллыгы протестына да җавап булмады. Ә бала үлгән…
Мин бу хәлгә аптырамыйм. Русияне аң белән генә аңлап булмый. 5 айлык баланы әнисеннән аерып алу өчен нинди кануннарга таянырга кирәклеге дә, моны эшләүчеләрнең бәгырь ныклыгы турында да әйтмим. Чөнки, моннан торып әлеге вакыйгага бәя бирә алмыйм. Әмма хокук саклау органнарына ышаныч торган саен кими барганлыгына инана барам. Моңа газетабыз журналисты Айгөл Закированың Балтач җиренә чираттагы командировкасы да «булышты» (4–5нче битләрдән укыгыз). (Соңгы арада бу районнан шикаятьләр бик күп килә башлады, мөгаен, халык дөреслек табарга булышучыны күреп, безгә мөрәҗәгать итә башлады). Әнә бит анда да бер гаепсез кешене гарипләндергәннәр. Район хокук сакчылары җитәкчесе үзенең нинди вазыйфа биләгәнен дә оныткан: ул кеше хокукын, иминлеген сакларга кирәк, дими, тикшерү булганчы ук, үз хезмәткәрләрен яклыйм, дип белдерүдән дә курыкмый. Юкса, чын җитәкче, чын иминлек тәэмин итүче, бу хәлне тикшерербез, гаеплеләрне ачыкларбыз, әлегә җавап биреп булмый, дип җайлы гына котылыр иде. Юк, биредә, үз хезмәткәрләрен яклыйлар. Журналист дөрес язган: полиция хезмәткәрләрен бүген гади халыктан якларга кирәк шул. Алар бүген иң кирәкле вазыйфа башкаралар. Әйтик, ирек, хөррият дип хыялланучыларны авызлыклыйлар. Ә бу коррупция чоңгылына кереп баткан түрәләр өчен бик кирәкле хәл. Әнә бит полиция хезмәткәрләренең эшләре беткән: Алабугада 70–80 яшьлек, таякка таянып йөри торган әби-бабайларны җиргә егып салып, алардан җинаятьче ясарга кирәк (3нче бит). Язучы Айдар Хәлимне машиналарга утыртып Казаннарга кадәр алып китеп, сорау алулар кирәк. Ә бу вакытта кайдадыр, чынлап та куркыныч җинаятьче иректә каладыр… Хәер, бүген Русиядә җинаятьчеләргә караганда да әнә шул милли җанлы, рухлары нык булган әби-бабайлардан, мин татар, мин мөселман, дип горурланучы нык ихтыярлы, үз фикерле кешеләрдән куркалар бугай.
Бүгенге вәзгыятьтә барысы да мөмкин: минем үземне дә яратып бетермәүләре, теш кайраулары мәгълүм. Хәтта мине оппозиционер дип атарга маташуларын да ишеткәнем бар. Тик үземнең кемгә, нигә оппозициядә торганымны гына аңлыйсы калды. Әйе, мин каршы, әмма коррупциягә каршы. Үз вазыйфаларына салкын караучы, беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы түрәләргә каршы. Ә Русия дигән илемнән беркая да китәргә җыенмыйм, читкә китсәм дә, аны сагынып кайтам.
Инде шушы хәлдә, кайчан да булса, мине дә тентүгә дучар итсәләр, наркотик таратуда, йә башка гөнаһларда гаепләсәләр, мин дә, халык та аптырамас инде. Хәтер көненә килергә чыккан Айдар Хәлим атлы олпат язучыны да наркотик куллануда тикшергәннәр иде бит…
Ә Балтачтагы вакыйгага килгәндә, без бу теманы контрольгә алачакбыз. Заманында «Дальний»дагы хәлләрне дә беренче булып без язган идек. Канунсыз тоткарланган Алия Садыйкованы без якладык. Аңа шампан шешәсе күрсәтүләрен без яздык. Әмма погонлы агайлар, күзләрен дә йоммый, андый хәлнең булганы юк, дип белдерделәр. Алия Садыйкова да, тагын бик күпләр, шул ук шампан шешәсе ярдәмендә «Дальний» аша, нахакка, туп туры төрмәләргә «юллама» алган булырлар иде. Бәхеткә, диимме, кызганычкамы… Назаров үлеп коткарды һәм фаш итте. Ә Алия Садыйкова хокукын яклап, үзен аклап Мәскәү үзәк телеканалларына барып җитте. Бездә хәзер нәкъ менә шуннан куркалар бит… Балтач полициясендә дә шушындый хәлләр булмагае, дим. Кешенең якланмаганлыгыннан, көчсезлегеннән файдалану, егетлек түгел. Медведев милицияне полициягә алыштырып кына аның абруен күтәрергә теләгән иде дә, күрәсезме, хөрмәтләрлек хәлләр эшләнәме анда?..
УРРА ТАГЫН БӘЙРӘМ!
Питердан 1 депутат 7нче ноябрьне Русиянең соңгы патшасы Романовлар династиясен искә алу көне итәргә тәкъдим итә. Димәк, тагын бер бәйрәм уйлап табыла.
Тукта, безнең бәйрәмнәребез артык күбәеп китте түгелме соң? Мине патриотлык җитмәүдә гаепләмәссез, тик мин Яңа ел, 8нче март, чәчәк, шәһәр көннәре итеп калдырылган суверенлык көне 30нчы августны һәм Гает бәйрәмнәрен генә беләм һәм санлыйм. Ә калганнары уйлап табылган.
Алда шундый иҗат ителгән бәйрәмнәрнең берсе – 4нче ноябрь. Анысы нинди көн соң? Йә, менә бу юлларны укучылар, туктап, минем соравыма җавап бирегез. Татулашу һәм килешү көнеме? Халыклар бердәмлеге көнеме? 7нче ноябрьдә дә шуны бәйрәм иттек түгелме? 4нче ноябрь каян килеп чыкты?
Интернеттан актарып җавап эзләп тормыйм, кызык та түгел, үзем фаразлап фикерләп карыйм.
Бездә бәйрәмнәрне уйлап табалар да, аңа әллә нинди исемнәр дә тагалар. 1991нче елгы ПУТЧтан соң коммунистларны кысрыклау максатыннан, Октябрь революциясе көнен оныттыру өчен 7нче ноябрьгә яңа исем табылды: ниндидер килешү, татулашу көненә әйләнде ул. Кем белән татулашу, без ачуланышкан идекмени?! Халык моны аңламады, һәм ул барыбер революция көне булып калды. Димәк, бу бәйрәмнең көнен алыштырырга кирәк булды. Һәм… исем алыштыруның абсурд икәнен аңлап, икенче бер вакыйга уйлап табылды. Баксаң, 400 ел элек полякларны җиңгәнбез икән. Монысы да тарихи яктан шикле вакыйга булуга карамастан, ул кабул ителде һәм 2004нче елда рәсмиләштерелгән бәйрәм 4енә күчте. Һәм бу көндә без 2005нче елдан башлап тагын да ныграк берләшергә тиеш идек. Чөнки ул хәзер Халыклар бердәмлеге көне дип атала. Әмма берләшү барып чыкмады, бу көнгә нацистлар, фашистлар, православ шовинистлар, камчылы казаклар хуҗа булды. Бу көндә без Русиянең урыслар өчен генә икәнен ныклап торып аңладык. Урам йөрешләрендә катнашучылар бу хакта хор белән кычкыра бит…
Менә тагын 7нче ноябрьне бәйрәм итәргә өндиләр, һәм тагын яңа исемдә. Әгәр ул гамәлгә куелса, озак була алмас, чөнки бу көн коммунистларга, Совет чорын сагынучыларга зур бүләк булачак. Бу көндә төп халык Патшаны түгел, шул патшаны бәреп төшергән революцияне искә алыр. Инде 4нче ноябрьне дә календарьда кызыл итеп калдырсалар, халык тагын бер озын каникуллы булачак. Хәтеремдә, Совет чорында яллар бәйрәмнәр аркасында озагракка китсә, кайбер көннәр отпускка кушыла иде. Совет хөкүмәте ялларны ничек кыскартырга белми азапланды, ә бүгенге хакимият бәйрәм рухы белән генә яши бугай. Эшләп торасы юк, иң мөһиме яллар булсын. Әнә ноябрьдән соң Яңа ел. Анда 10 көн буена нишләп бетәрбез… Шуңа күрә мин берничек тә, «Урра, бәйрәм» дип сөенә алмыйм.
Барыбызга да аек акыл, сәламәтлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии